Туган авылым тарихы


Туган авылым Ялдәгем.
Хөрмәтле авылдашлар, килгән кунаклар! Бүген без сезнеӊ белән түгәрәк өстәл артында очрашу өчен җыелдык. Очрашуыбызныӊ төп сәбәбе булып туган авылыбызныӊ тарихын искә алу тора.
Туган Ялдәгебез нәрсәсе белән аерылып тора соӊ безнеӊ, тыӊлап үтик әле.
Туган авыл, туган төяк
Без синдә яралганбыз,
Синдә туып гомер иткән
Безнеӊ ата – бабабыз.
Иӊ тәү башлап Ельдәк дигән
Кеше килеп урнашкан,
Тора бара Камил белән
Ельдәк бергә тоташкан.
Меӊ дә җиде йөз җитмеш дүрт
Күрсәткән елныӊ чуты,
Котлыбаев Зөбәердә
Кабынган учак уты.
Ул яшәгән Кәмиләндә
Балык тотып көн күргән
Су буеннан Уфалардан
Сатып алыучы килгән.
Ҡазый Ялдәк Дүртөйледә
Моңарчы булған икән.
Аннан кучеп яләдәклеләр
Безгә дә килгән икән.
Шуннан инде Яна Ялдәк
Авылы барлыкка килгән.
Урман кисеп, җир эшкәртеп
Көн артыннан көн үткән.
Ике колхоз төзегәннәр
“Алга” белән “Игенче”
Тора бара берләшкәннәр
Бу колхозлар икесе.
“Ағыйдел” колхозы булды
2003-кә кадәр
Хәзер тағын эрелэттеләр
Замана башҡа диләр.
Бүгенгесе көндә бездә
400 хуҗалыҡ яши.
Утын яғып,суын ташып
Хезмәткә чумып яши.
316 ир кеше суғышҡа алынғаннар
Йөздә ҡырыҡ сигез кеше
Бары исән кайтҡаннар.
Бүгенгесе көндә безнең
Юк суғыш ветераны
Дошманнарны җиңеп ҡайтҡан
Алар бит илнең даны.
Туған авыл, туған төяк
Без сине яратабыз.
Тыныч тормыш булсын дибез
Без шуңа тырышабыз.
Туған авылым син үстердең
Шайгырьләр, артистларны,
Инженерлар, төзүчеләр
Авылыбызның зур яме.
Туған авыл, туған төяк
Син үстердең Фаузаны
Композитор булып китте
Ул безнең авыл даны.
Фауза Гасакированың
Җырын һәркем ярата
Аның җыр тасмалары да
Илгә моңнар тарата.
Шофер безнең Ирек Галин
Шигырьләрен гел яза
“Кызыл таң”ның битләрендә
Килгәч син уҡып ҡара.
Гарданов Рифкать абыйны
Авыл халҡы хөрмәтли
Ул төзеткән матур мәктәп
Бөтен авылны ямли.
Туған авыл, зур тарихың,
Бик күп нәрсә күргәнсең,
Чоҡыр-чаҡыр арасында
Син бит ҡалҡып чыҡҡансың.
Туған авыл, туған төяк
Урман арасында син
Ағыйделең ағып ята
Пароходҡа ҡара син.
Урманыңда авылым минем
Кып-кызыл җиләкләрең,
Шомыртларың, чикләвегең
Тутырсаң чиләкләреӊ.
Авылымның дүрт ягыннан
Дүрт чишмә чылтрап ага
Шифалы су буйларында
Кошлары ҡанат кага.
Авыл халҡы чишмә суын
Шифасын тоеп эчә
Су буенда көймәләре
Хәттә Агыйдел кичә.
Тыныч булсын тормыш дибез
Кайгы хәсрәт килмәсен
Һич кайчан да авылым сиңа
Давыл җиле тимәсен!
Гөлҗимешләр, баланнарың
Кып-кызыл өлгергәннәр
Балыкларың Агыйделдә
Бик җитез дә йөзәләр.
Туган авыл, туган төяк
Без сине яратабыз,
Синең тарихыңны җырлап
Даныңны таратабыз.
Әйе. Авылыбызда безнеӊ эшлим дигән кешегә фермерларыбыз эш бирә, бер кешене дә борып җибәрмиләр, нәрсә сорап барсак та кире какмыйлар. Утынны, печәнне китереп бирәләр, ашлыкка да интектермиләр. Бер авылда өч фермер хуҗалыгы булу зур бәхет бит ул. Рәхмәт аларга.
Түгәрәк өстәлебезнеӊ икенче өлеше кечкенә генә викторина.
Марс Назиров сүзләренә язылган ” Борай чишмәләре ” җырыныӊ музыкасын кем язган һәм кем җырлый иде?
/Авылдашыбыз Фауза Гасакирова. Борай икенче санлы мәктәбендә укыган, хәзер истәлеккә җырлары гына калды. ( китабын карап үтәбез)/.
” Ялдәкнеӊ иртәләре” җырына кем көй салган, аны кем язган?
/ Расих Ханнанов язган, Данил Хасаншин көй салган. /
Акчарлаклар китабында кемнеӊ шигырьләрен укый алабыз?
/ Ирек Галинныӊ шигырьләре басылып чыккан./
“ Ельдәк” исеме кайдан килгән?
/ ярлык хан Сахиб- Гирей-1523 ел. /
Мәктәпнеӊ яӊа бинасын төзетүче?
/ Гарданов Рифкать Тимербай улы./
Кәмилән авылына 1822 елда нинди дворян килә?
/ Кутлубаев Вильдан./
Өч авылны берләштергән ( Ялдәк, Кәмил, Сармаш) колхоз нинди исемне йөрткән?
/ Агыйдел./
Авылыбыздан чыккан нинди күренекле шәхесләрне беләсез?
/ Гарданов Рифкать, Гасакирова Фауза , Назаров Маснави.../
Түгәрәк өстәлне чәй табыны артында сөйләшү белән тамамлыйбыз.
2015 елда чыккан “ Ельдяк ” дигән китапка күзәтү үткәрәбез.

Приложенные файлы

  • docx 15162734
    Размер файла: 21 kB Загрузок: 0

Добавить комментарий