Татар теле 4 сыйныф олимпиада


Фатхриева Альсина 4 сыйныф
4 нче сыйныфлар өчен олимпиада эше
1. Сыйфат нәрсәне белдерә?
а) предметны
б) предметның билгесен
в) предметның санын
г) предметның эш-хәлен
2. Бу исемнәр кайсы килештә? Тактада, басуда, суда.
а) Иялек килеше
б) Чыгыш килеше
в) Юнәлеш килеше
г) Урын-Вакыт килеше
3. Кайсы юлдагы сүзләргә ң хәрефе куела?
а) болы...да, боры...гы
б) кара...гы, я...гыр
в) кү...елле, урма...га
г) тө...ге, мо...лы
4. Бирелгән фигыльләр кайсы заманда килгән? Китәчәк, килер, күрер, бирәчәк.
а) үткән
б) киләчәк
в) хәзерге
г) заман белән төрләнмәгән
5. Ясалышы ягыннан бу сүзләр нинди? Җидегән йолдыз, каен җиләге, тимер юл.
а) тамыр
б) тезмә
в) парлы
г) ясалма
6. Синонимнар кергән рәтне билгелә.
а) зифа, нәфис
б) елга, күл
в) кызык, ямансу
г) кис, кисәк
7. Кайсы сүзләргә -нар, -нәр кушымчалары ялгана?
а) көл, төн
б) каләм, сабын
в) агач, балан
г) күк, сыер
8. Бирелгән сыйфатларның кайсысы кеше турында?
а) җирән, хәйләкәр, җитез
б) мөгезле, зур, сөтле
в) озын колаклы, өлгер, куркак
г) мәрхәмәтле, акыллы, әдәпле
9. Бирелгән саннарның ясалышын билгелә. Унөч, унбиш, унсигез.
а) кушма
б) тезмә
в) тамыр
г) парлы
10. Ике иҗектән торган сүзләр кайсы рәттә?
а) сигез, саулык
б) иртәнге, урманда
в) әти, дәү
г) таш, баллы
11. Нинди? Кайсы? Ничәнче? Кемнең? Сораулары җөмләнең нинди кисәге?
а) ия
б) аергыч
в) хәбәр
г) исем
12. Кайсы рәттәге сүзләргә Һ хәрефе куела?
а) ...ат, ба...адир
б) мәр...әмәт, рә...мәт
в) рә... әт, ...әр
г) ...әйкәл, шә...әр
13. Уртаклык исемнәр бирелгән рәтен билгелә.
а) малай, елга, урман
б) Зиннәтов, укытучы, мәктәп
в) Сарбай, Агыйдел, Мәскәү
г) Алсу, күк, кояш
14. Кайсы рәттәге сүзләргә Ь билгесе куела?
а) рул..., вәг...дә
б) кул...язма, нәк...
в) сәнгат..., төн...як
г) яш...лек, иг...тибар

Приложенные файлы

  • docx 15016651
    Размер файла: 15 kB Загрузок: 0

Добавить комментарий