Түбән Шашы авылы тарихы


Түбән Шашы авылы тарихы.
Илдар Әүхәдиев язмаларыннан
Эчтәлек
Түбән Шашы авылы тарихы.
Файдаланылган әдәбият һәм чыганаклар исемлеге.
Түбән Шашы авылы тарихы
Ашыт елгасына коя торган бәләкәй инеш буенда утырган Түбән Шашы Казан артының Әтнә як авылларыннан үзенең матур табигате, төз урамнары, җитешлек белән төзелгән яңа йортлары, каралтылары белән аерылып тора. Авылның көньягында Ашыт буйлап сузылган яшел болыннар бирегә килүче кунакларны хөрмәтләп җәелгән хәтфә келәмне хәтерләтә. Көнчыгышта боргаланып инеш ага. Инеш белән авыл арасында авыл күрке — куе өянке, тал куаклары, халыкның ял итә торган урыны. Әйтерсең лә, аларны табигать бөтен осталыгын, сәләтен биреп иҗат иткән дә авылның янына ук китереп бастырган: «Синең хезмәтеңә хөрмәтем — шул!» Төньякта «Искра» колхозының җәмәгать корылмалары күренә. Биредә Арча районында гына түгел, бөтен республикада мактап телгә алына торган колхозның «башы» — колхоз идарәсе. Шунда ук авыл Советы, клуб, китапханә, авыл универмагы, балалар бакчасы, бала тудыру йорты, уңдарак, алма бакчасы белән янәшә, ике катлы таш мәктәп — картының-яшенең горурлыгы. Заманча төзелгән мәктәп бинасы үзәк усадьба уртасында крестьянның фидакарь хезмәтен олылап төзелгән монумент кебек, мәһабәт. Бу авылның көнбатышында — сөтчелек фермалары. Ферма каралтылары артыннан ук уңдырышлы кара туфраклы басулар башлана. Бу якларда, Ашытның уң ягында, гадәттә көлсу туфрак. Ә биредә, Шашы ягында, туфрак кара, уңдырышлы, таяк кадасаң яшнәп чыгар.
Җир кадерен белгән, балчыкны алтын итәргә сәләтле кешеләр яши Шашыда. Алар төрле. Шаяны бар, кырысы бар, әмма барысын да бердәм иткән нәрсәләре — хезмәткә мәхәббәт, эшкә сәләт. Барысы өчен дә уртагы — ачысын да, төчесен дә татыткан, иркәләгән дә, вакытында елаткан да гыйбрәтле тормышлары.
Безнең якка татарларның килеп урнаша башлавы Болгар дәүләтенең XIII гасырда монголлар тарафыннан хәрап ителүеннән соң башланган. Үзәге Иделгә Кама (борынгы исеме «Чулман», «Чулман иделе») елгасы койган урыннан көньяктарак урнашкан Болгар дәүләтенең халкы басып алучылар изүе аеруча көчле булган туган җирләрен ташлап төньякка — урманнарга качкан. Мондый күчү процессы XIII гасырның ахырында, XIV гасырның башында башланып, төрле иҗтимагый сәбәпләр аркасында берничә гасыр дәвам иткән. Казанка, Ашыт елгалары буенда беренче мәртәбә татарларның торак пунктлары барлыкка килүе дә XIV гасыр башларында булса кирәк.
Түбән Шашы халкының борынгы бабалары да шул рәвешле күчеп килгән кешеләр булырга тиеш.
Легендалар һәм топонимнар татарлар күчеп килгәнгә кадәр бу урыннарда марилар яшәгән булуы турында сөйлиләр. Мәсәлән, халык телендә сакланган легендаларга караганда, Т. Шашы утырган урында Туктамыш исемле мари яшәгән. Татарлар килгәч, ул күчеп киткән, әмма соңрак, ниндидер сәбәпләр аркасында, кире әйләнеп кайткан һәм аның токымы татарлашкан. Бу яктагы татар авылларының күпчелегндә марилар белән бәйләнгән тарихи урыннар бар. Андыйлардан «мари зыяратлары», яки «ат әйләндерә торган урыннар»ны күрсәтергә мөмкин. Болар очраклы рәвештә генә килеп чыккан исемнәр түгел. Мәсәлән, Иске Ашыт авылы янындагы «мари зыяратында» ком базы бар. Кешеләр шуннан ком алганда мариларга хас көнкүреш әйберләре тапкалыйлар икән. Т. Шашы җирендә андый урын «Үр» тавының көньяк ярында дип күрсәтәләр.
Авыл, авыл басулары урынында урман булган. Моны раслаучы топонимнар да бар: «Нарат асты» (ул урында нарат агачы үскәнен, соңрак аны яшен сугуын картлар хәтерлиләр), «Тузлимән («тузлы имән») өсте», «ышна» җире (урман төпләп әзерләнгән чәчүлек җир). Әле XIX гасыр урталарында да Тузлимәндә шактый ук куе, төзү материалы итеп файдаланырлык агачлар үскән. 1818 нче елда туган Нигъмәтулла Зәбиров исемле кешенең Тузлимән урманыннан юкә кисеп алып кайтып амбар салдырганы турында сөйлиләр.
Шул ук чорда яшәгән кешеләр Тузлимәндә тырма тырмалаганда тырманың басу кырында үскән куакларга, агачларга эләгеп-эләгеп йөрүен әйтә торган булганнар.
Димәк, монда килеп урнашкан халык урман төпләп җир әзерләгән һәм игенчелек белән шөгыльләнгән.
Легендаларга караганда, авыл урнашкан урынга татарлардан беренче булып ике кеше килгән: Әхмәт Хуҗа һәм Әҗмеяр. Беренчесе Казаннан килгән диләр. Болай булуы бик мөмкин, чөнки Казан ханлыгы Россия дәүләте составына кушылгач, шәһәр тирәсендә, шәһәрнең үзендә электән яшәгән кешеләр яңа җирләргә, нигездә, төньякка һәм көнчыгышка күчәргә, шунда урнашырга мәҗбүр ителгәннәр.
Шулай итеп, Түбән Шашы урнашкан җирдә бик борынгыдан ук татарлар һәм марилар яшәгәннәр. Аларның иң билгелесе Әхмәт Хуҗа булган. Социаль хәле белән кем булгадыр, анысы мәгълүм түгел, әмма авыл аның исеме белән аталган (революциягә кадәрге рәсми кәгзьләрдә авылның исеме «Ахметкозино»).
Авылның исеме «Шашы» кайдан килеп чыккан соң?
Риваятьләргә караганда, Т. Шашыда Югары Шашы авылыннан (Т. Шашыдан 1 км чамасы көнчыгышта) күчеп килгән кешеләр дә яшәгән һәм күршедәге борынгы авыл исеменең атама итеп кабул ителүе мөмкин, әлбәттә. «Түбән» сүзе дә шушы фикерне куәтләүче дәлил була ала кебек.
Рәсми кәгазьләрдә авылның көнчыгыш буйлап ага торган инешне «Шашы» дип исемлиләр. Авыл исеменең инеш исеменнән алынган булуы да ихтимал.
«Шашы» сүзенең этимологиясенә килгәндә, татар телендә андый яңгыраштагы сүзне табып булмады. Бу як авылларының исемнәре — мари сүзләре. Шуннан чыгып әйтергә була: «Шашы» сүзе дә мари теленнән кергәндер. «Шашы» сүзе мари телендә «суса» төшенчәсен (русча «челнок») атаучы «шуша» сүзе белән аваздаш. Ә мари телендә татар теленнән кергән сүзләрне оригиналлары белән чагыштырганда «с» һәм «ш» авазларының чиратлашуы законлы күренеш. Мәсәлән, «солы» — «шуле», «суган — «шоган», «сабын» — «шабын», «сәгать» — «шаат» һ.б.
Шулай итеп, Түбән Шашы авылының исеме мариларның татарлардан кабул итеп алган сүз белән — мари телендәге «татаризм» белән аталуы бик мөмкин.
Шулай ук, «шашы» сүзенең удмурт теленә «кыяклы камыш» (русча «осока») төшенчәсен белдерә торган сүз белән аваздашлыгыннан чыгып, авылның исеме тирә-юньдә камышлы сазлыклар булганга күрә шулай аталгандыр дигән фикер дә бар.
Революциягә кадәр авыл Казан губернасының Чар (Царевококшайск) өязе Кышлау волосте составына кергән. XVIII-XIX гасырда авыл халкының саны турында төгәл мәгълүматлар табылганы юк әле. Шулай да, XIX гасырның беренче яртысында авылда 60 имана булуы турында телдә сакланган. Гадәттә, имана семьядагы һәр иргә бирелә торган булган. Ләкин җир бүлүләр (имана бүлү) һәр ел саен булмаганлыктан, ул чордагы авылда 60 җан ир булган дип нәтиҗә ясау дөрес түгел. Беренче рус революциясеннән соң да авылда 72 имана булуы билгеле. Шулардан чыгып, авыл элекке вакытта хәзергедән зур булмаган дияргә мөмкин. Аның соңгы вакытларга кадәр биш урамнан торганлыгы билгеле: Туры урам, Түбән оч, Пеләтән, Яңа урам һәм Өчиле. Соңгысы хәзер юк, Яңа урам XX гасыр башларында барлыкка килгән. Легендалар буенча, хәзерге Яңа урам сузылган урында XVIII гасыр ахырында яшәгән Нәзир Ибраһимовның җирләре булган.
Авыл халкы, нигездә, игенчелек белән шөгыльләнгән. Социаль составы ягыннан халыкның күпчелеге— дәүләт крестьяннары. Җире булганы буыннан буынга иген чәчеп көн иткән. Түбән Шашы кешеләре беркайчан да җир кытлыгыннан айнымаганнар, гомумән, Түбән Шашы тирә яктагы авылларның иң ярлысы булган. Авылның «капчыклы» кушаматын алуы да очраклы түгел: җирсез калган крестьяннар капчык күтәреп авылдан-авылга хәер эстәп йөргәннәр. Мондый хәерчеләр авылда шактый күп булган.
Нигә күп булмасын?
Тирә- якта бер иманага биш десятина (1 дес. = 1,1 га) җир туры килгәндә, Шашы басуларындагы имана җирләренең мәйданы 2- 3 десятинәдән артмаган. Бик күп семьяларның исә андый җирләредә булмаган. Чөнки җир бүлгәндә участоклар ирләргә генә бирелгән. Икенчедән, җирне бер бүлүдән икенче бүлүгә кадәр дистәләгән еллар үткән. (1893 нче елгы указ нигезендә җир һәр 12 ел саен бер мәртәбә бүленергә тиеш булса да, бу закон үтәлмәгән). Крестьянның семьясы ишәйгән, зурайган, ә имана участогы үзгәрешсез кала биргән. Җир бүлгәннән соң туган балалар үсеп буйга җиткәннәр, ә җирләре булмаган. Авылның күп җир биләүче байлары власть органнарында утыручы чиновникларны сатып алып, җир бүлүне һаман кичектерә килгәннәр. Мәсәлән, Гыйлемханов Закир (семьяларында 9 җан, 9 җанга өч имана җир) патша армиясенә алынган чакта да җирсез булган. Вафин Мәрдән әтисе йортыннан аерылып башка бер имана җир белән чыккан һәм бөтен семьясы еллар буе ач-ялангач яшәгән. Җир өчен казнага түләнә торган имана налогы крестьян өстенә кара афәт булып төшкән. 7-8 сум түләргә кирәк булган. Күп кешеләрнең үз җирләрен эшкәртергә атлары да, инвентаре да булмаган. Чит кешеләрдән эшләтсән, бер десятина җир өчен 4 сум түләргә кирәк Мондый очракларда җирләрен хәлле кешеләргә (бер десятинаны 4- 5 сумга) арендага биргәннәр, ә үзләре семьяларын туйдырып тору өчен байларга ялланганнар. Җиреннән файдаланса да, файдаланмаса да крестьян имана налогын түләргә тиеш булган. Түли алмаса, йорт кирәк-яракларын чыгарып сатканнар, үзләрен чыбык белән суктырганнар. Түбән Шашының Мостафа һәм Сәйфетдин исемле ике крестьянны налог түләмәгән өчен суктыргач, атна буе урыннарыннан кузгала алмый авырып ятканнар. Галим исемле кешене кыйнап, аяк- кулын имгәтеп гарип иткәннәр. Гадәттә, җирсез калган андый кешеләр налог гүли алмаганнар, недоимкалары үсә барган. Ахыр чиктә, якын- тирәдә урнашкан мануфактураларга (Олы, Әтнә һ б. авылларга) барып каторга хезмәтенә тиң эшләргә җигелергә мәҗбүр булганнар. Шактый семьялар, ачлыктан җәфа чигүгә түзә алмый, туган җирләрен калдырып шәһәрләргә китеп андагы байларда ялланып эшләгәннәр. Кышлау волостенда шул рәвешчә читкә «бәхет эзләп» китүчеләр XIX гасыр ахырында бөтен халыкның 10 процентын тәшкил иткән. Хуҗалыкта өч басулы чәчү әйләнеше булуы мәгълүм: беренче басуда арыш, икенче басуда сабан ашлык, ә өченчесе — пар җире. Авыл халкы игә торган төп культуралар арыш (бөтен чәчүлекнең 50 процентын биләгән), солы (25%), карабодай (10%), борай (6%), apria (3%) һ.б. булган. XIX гасырның икенче яртысыннан башлап аз күләмдә булса ла бәрәңге игә башлаганнар. Системалы рәвештә ашлама кертелмәү аркасында туфрак елдан-ел ярлыланган. Абзарында асрар терлеге булмаган крестьян ашламаны кайдан алсын? Картлар болай дип сөйлиләр: авылның кайбер кешеләре атларына утырып берәр җиргә барасы булса, арбага тубал алалар икән һәм, юл буенча үз атларының тизәген тубалга җыя барып, әйләнеп кайткач басуга чыгарып түгәләр икән. Бай кешеләр, тиресне олавына биш тиен түләп сатып алып, җирләрен ашлаганнар. Урта гасырга хас инвентарьлар белән эшләү (сука, косуля), җирнең ашламага туймавы, иң элементар агротехника чараларының да булмавы нәтиҗәсендә уңыш түбән булган. XVII| гасыр ахырларында крестьян басуларыннан алынган уңыш «сам-два» —«сам-четыре» тирәсендә йөргән. (Җиргә кертелгән орлыктан ике тапкыр артык уңыш алынса «сам-два», дүрг тапкыр булганда «сам-четыре» саналган). 1880 нче елларда Шашы ягындагы уртача уңышның түбәндәгечә булуы мәгълүм:
арыш — 1 десятинадан 40-50 пот;
солы— 1 десятинадан 20—25 пот;
карабодай — 1 десятинадан 10 пот чамасы .
Орлыкны да кайтарып ала алмаган еллар сирәк булмаган.
Авыл халкының тормыш- көнкүреш, культура дәрәҗәсе дә аның иҗтимагый хәленә тәңгәл килгән. Бер-беренә орынып торган өйләрнең (җир кытлыгы) тәрәзәләрендә карындык, яктырту өчен чыра кулланылган. Халыкның өс-башы да үзе тукып, үзе теккән киндер киемнән гыйбарәт булган. Авылда мәдрәсә дә соңгы чорда гына төзелгән. Муллага, абыстайга еллар буе йөргән балалар «әлпи»дән ары китә алмаганнар. Авылда кулын куя белгән кеше сирәк булган, кирәк чакта санау өчен таякка кирт ясалган, кун кую урынына тамга салынган. Тормыш дәрәҗәсенең түбән, ә медицина хезмәтенең бөтенләй булмавы нәтиҗәсендә балалар да, олылар да ул вакытта еш очрый торган «тире зәхмәте» (тиф), «буа зәхмәте», (чахотка) кебек авырулардан күп кырылган Яшьләрнең «ялы», «күңел ачуы» кышын каравыл өендә, кара мунчаларда (хәзерге мунчалардан аермалы буларак, кара мунчанын морҗасы булмаган, ә төтен тышка ишек аша чыккан), җәен бәйрәм, җыен вакытларында табигать кочагында — инеш буендагы таллыкта үткән. Илдә булган күтәрелешләр Шашыны да читләтеп үтмәгән. Шашы халкының да күкрәгенә сыймас ярсуы тышка ыргылырга юл эзләгән. Төрле эчтәлектәге һәм формадагы крестьян протестлары беренче рус революциясе вакытында, рус-япон сугышыннан солдатлар кайта башлагач көчәеп китә. Әмма мондый чыгышлар оештырылмаган була әле, волость конторы янында демонстрация ясаудан, яки аерым кешеләрнең бунтарьларча, Галиәкбәров Габдрахман кебек, староста кыйнауларыннан ары узмый. Ул чыгышлар шул чордагы Шашы өчен әһәмиятле булганнар, әлбәттә: халык уяна башлый. Хәерчелектә, караңгылыкта, наданлыкта тончыгып яткан Түбән Шашы халкын Октябрь давылы гына күтәреп алып олы юлга бастыра алды. II Октбярь революциясе авылдагы хәлне кискен үзгәртте. Үзенең бетүгә дучар ителгәнен сизгән сыйнфый дошман шашынып соңгы талпынуын ясады. Бу шашынунын кульминациясе 1917 нче елның 27 нче ноябрендагы фаҗигадә булды. Югары Шашы авылы янында авылда Совет властен урнаштыру өчен җибәрелгән ике кеше һәлак ителде. Крестьянның күзен ачкан, кемнең дус, кемнең дошман икәнен ачык күрсәткән бу канлы вакыйгадан соң төп масса ялгышмыйча, икеләнмичә большевиклар җитәкчелеген кабул итте. Революциядән сон Түбән Шашыда Совет властен урнаштыру өчен халыкны оештыручылар армиядән кайткан офицер (кайбер кешеләрнең әйтүләренә караганда, шул чорда ук коммунист, соңыннан гражданнар сугышында полк комиссары) Хафиз Мөхәммәтҗанов һәм шәһәрдә эшләгән, армиядә хезмәт иткән чагында большевиклар белән танышкан, революциядән соң солдатлардан депутат итеп җибәрелгән Әхмәтхан Галиев иде. Шулар икесе, үз тирәләренә авылның аңлы элементларын туплап, авылда Совет властеның иң мөһим чараларын тормышка ашыра башладылар. Аларга авыл активыннан Кадыйров Вәли, Ибраһимов Ахун, Ганиев Хәсән, Нигьмәтуллин Гатаулла һ.б. якыннан ярдәм иттеләр.
Крестьян өчен иң мөһиме Совет властеның җир турындагы декреты иде. Һәм, ниһаять, 1918 нче елның язында Шашы тарихында беренче тапкыр гаделлек белән җир бүленде. Төп массаның оешкан төстә дөрес юлдан баруы сыйнфый дошманны тынарга мәҗбүр итте һәм җир бүлү чагыштырмача тиз, тыныч үтте. Авыл байлары никадәр ярсысалар да янаулардан һәм җир бүлгәндә сажень таягын сындырудан ары уза алмадылар. Бу — Шашыдагы халыкның революцияне тулысынча бердәм кабул итүе, турыдан-туры Совет власте ягына күчүе нәтиҗәсе булды. 1918 нче елда авылда ярлылар комитеты төзелә һәм аның җитәкчеләре X. Мөхәммәтҗанов, Ә. Галиев була. Шул ук елны авылда власть тулысынча Советлар кулына күчә һәм беренче тапкыр авыл Советы төзелә, аның председателе итеп Кадыйров Вәли сайлана.
Шулай итеп, Түбән Шашыда социалистик революция җиңә. Илдә гражданнар сугышы дәвам итә иде әле. Авылның активы Совет властен саклау өчен фронтка китте. Империалистик сугыш, интервенция нәтиҗәсендә илнең хуҗалыгы җимерек хәлдә иде. Авыл хуҗалыгы да бик артта, җитештергән продукциясе сугышка кадәрге дәрәҗәдән шактый түбән иде. Җирне үз кулына алган крестьян авыл хуҗалыгын аякка бастыру өчен бөтен көчен, куәтен биреп эшкә кереште. 20 нче еллар ахырына сугыш, 21 нче елгы ачлык калдырган яралар төзәлеп килә иде инде. Бу елларда авыл халкының рухи тормышында да зур үзгәрешләр булды. Түбән Шашыда беренче мәктәп ачылды. Аның беренче укытучысы Габдерәфикъ Хәмитов иде. Шул ук елларда беренче комсомоллар, пионерлар сафка чыкты. 1923 нче елда Лотфуллин Хуҗи беренче булып колхозга кабул ителгән. 20 нче елларда Түбән Шашыда укытучы булып эшләгән Бәдри Мөхетдинов мәктәптә беренче пионер оешмасын төзеп җибәрә. Беренче булып пионерга керүче Габдрахманова Рабига булган. 22 нче елда авылда беренче мәртәбә спектакльләр куела башлый. Бу эшне башлап һәм оештырып йөрүче шул ук Б. Мөхетдинов булган. Гани Вәлиев, Һади Галиев, Әхмәт Галимҗанов, Хуҗи Лотфуллин, Сафиулла Гыйбадуллин һ.б. составындагы «труппа» мәктәпне «театр» ясап, авыл халкы алдында күп мәртәбәләр чыгыш ясаган. Г. Камалның «Банкрот», Ф. Бурнашның «Яшь йөрәкләр» һ.б. күп пьесалар сәхнәдә күрсәтелгән.
20 нче еллар ахырында авыл халкы беренче тапкыр радио (1923), кино (1927) белән очраша.
Авыл халкының тормыш дәрәҗәсе күтәрелә башлады. Ләкин илдә авыл хуҗалыгының гаять артта булуының сәбәбе шунда иде: дәүләттә илебезнең җитештерү көчләренең бик тиз үсүен тәэмин итеп гора торган җәмәгатьләштерелгән социалистик промышленность була торып та, авылда вак индивидуаль крестьян хуҗалыклары өстенлек итте, алар игенчелекне яңа техника куллану нигезендә тагын да үстерүгә киртә булдылар. «Әгәр без элеккечә вак хуҗалыклар булып яшәсәк, гәрчә ирекле жирдә ирекле гражданнар булсак та, безгә барыбер котылгысыз һәлак булу куркынычы яный», — дип язды В. И. Ленин.
Билгеле, социалистик төзелешне озак вакыт шундый төрле нигезләрдә алып барып булмый иде. Авылдагы вак индивидуаль крестьян хуҗалыкларын социалистик нигездә берләштерү беренче дәрәҗәдәге бурыч булып көн тәртибенә куелды.
Түбән Шашы да күмәкләшүгә таба беренче адым 1929 нчы елның ахырында ясала. Крестьянның җитәрлек дәрәҗәдә әзерлекле булмавы һәм башка объектив сәбәпләр аркасында бу омтылыш, Татарстанның башка районнарындагы кебек үк, максатка җиткерелми. 1930 нчы елның язында бу колхоз таркала. Шул ук язда, икенче мәртәбә, колхозга керергә теләүчеләр беренче гаризаларын тапшыралар. Яз аенда беренче колхоз оеша. Колхозга беренче булып кемнәр кергәнен чагылдыручы документлар хәзергә табылмады. Олы яшьтәге колхоз членнарының әйтүләренә караганда, беренчеләрдән булып 17 хуҗалык гариза биргән. Озак та үтми, колхозга кергән ике семьядан тагын ике семья башка аерылып чыга һәм шулай итеп халык телендә «19 хуҗалыклы колхоз» дип аталган күмәк хуҗалык барлыкка килә. Олы яшьтәге колхозчылар белән булган әңгәмәләрдән соң ул хуҗалыкларның исемлеге төзелде: 1) Галиәкбәров Габдрахман; 2) Галиәкбәров Сабир; 3) Мөхетдинов Бәдри; 4) Нигьмәтуллин Гыйбадула; 5) Гатауллин Хәбибрахман; 6) Хөснетдинен Әухәдулла; 7) Вәлиев Гани; 8) Галимҗанов Әхмәт; 9) Рәхимов Вәли; 10) Әхмәтҗанов Галимҗан; 11) Гайнуллин Әүхәт; 12) Хәсәнов Хаҗи; 13) Мәгьсумов Зиннур; 14) Халитова Хәнифә; 15) Халиков Вәли. Бу исемлек әлегә тулы түгел, шулай ук аның тулысынча дорес, төгәл булуын раслау да кыен хәзергә.
Иң беренче гариза биргән кеше дип Б. Мөхетдиновны атыйлар. Колхозның беренче председателе итеп Вәлиев Гани сайланган. Колхозга «Чулпан» дип исем бирелгән.
Колхозга башлап керүчеләрнең иң зур күпчелеге урта хәллеләр. Бу факт соңыннан күпләрне уйландырга н, икеләндергән. Әлегә кадәр беренче булып колхозга кергән кешеләрнең социаль составы турында бәхәс бара. Киләчәктә ул мәсьәләгә ачыклык керер, әлбәттә.
1931 нче елның язында, каты сука алдыннан, ягъни май ахырында, июнь башында авылда массовый төстә колхозлашу башлана. Бу дулкында ярлылар рәтендә йөргән хуҗалыклар да шактый күп була. 1931 нче еллның язында беренче булып гариза биргән кеше — Гыйлемханов Закир.
1933 нче елда авыл тулысынча колхозлаша.
«Чулпан» колхозын оештыруда, ныгытуда авылның бик күп кешеләре көч куйганнар, колхозның авторитеты өчен көрәшкәннәр. Мондыйлардан колхоз председательләре Вәлиев Ганине, Гайнуллин Әүхәтне, Галиев Фатихны күрсәтергә мөмкин. Югарыда исемнәре аталган кешеләргә, гомумән, колхоз төзелешендә катнашкан активка ул вакыттагы берләштерелгән Күңгәр авыл Советы председателе Әхмәтхан Галиевның ярдәме бик зур булган.
30-40 нчы елларны, колхозның беренче ун елын, аның үсү-ныгу чоры дип атарга мөмкин булыр иде. Ярлы авыл крестьяннарын берләштергән “Чулпан” хуҗалыгы 30 нчы елларның беренче яртысында ук үргә табан атлаган.
Колхозның җитештерү көчләре үскән, төзелеш киң колач белән алып барылган. Берничә генә ел эчендә дә колхозда искиткеч күп хуҗалык корылмалары барлыкка килгән. Аларны төзүдә ул вакыттагы төзү бригадиры Һади Галиевның роле зур булган.
30 нчы елларда авылга беренче мәртәбә трактор килеп эшләгән, сөт җитештерүдәге уңышлары өчен колхоз йөк машинасы белән бүләкләнгән.
Беренче ун елда, 1936 нчы елны исәпкә алмаганда, колхозның икмәк җитештерү буенча күрсәткечләре дә яхшы. «Чулпан» колхозы иген уңышы җыеп алу буенча район колхозлары арасындa беренче урынны үз кулында тоткан. Урып-җыю кебек җаваплы чорларда күршеләрен дә онытмаган: булышкан. 1936 нчы елның көзендә «Удар» колхозның (Күңгәр авылы) 60 гектардан артык арышын урып биргән. Колхозчыларның хезмәт көннәренә дә икмәк һәр елны мулдан бүленеп килгән.
Колхозлашуның беренче көннәреннән ук колхоз алдына мөгезле эре терлекләрне сатып алу, тәрбияләү һәм сөтчелек фермасын аякка бастыру бурычы куела. Яшь таналарны тәрбияләп үстерүдә, сыер итүдә Абдулла һәм Җәмилә Василовларнын, Габдрахман һәм Мәгъмүрә Галләмовларның колхозга керткән өлешләре бәяләп бетергесез зур.
Бу елларда колхозның экономик хәлен күзаллау өчен аның кайбер производство күрсәткечләрен китерергә мөмкин.
1935 нче ел
«Чулпан» колхозының иген уңышы
Кулкура
исеме
Валовой
уңыш (ц)
Хөкүмәткә
(ц)
Чәчәргә
(ц)
Колхоз
сәүдәсенә
(ц)
Хезмәт
көненә (ц)
Арыш 2600,73 573,36 390,93 86,45 117,27
Бодай 547,74 161,64 39,55 286,96
Солы 1915,40 349,62 221,4 60,97 266,08
Карабодай 178 ,52 68,11 10,29 72,26 Бәрәңге 4796,15 310 648,80 3176,18 Борчак 348,37 36,51 51,89 43,14 201,13
Еллык керем — 32169 сум
Чыгым — 32094,45 сум
1936 нче ел
Табигый шартларның уңайсыз булуына да карамастан, арышның һәр гектарыннан 65 пот уңыш алынган.
1938 нче ел
Чәчүлекләр
Арыш 229 га
Көзге бодай 10 га
Бодай 108 га
Арпа 6 га
Солы 63 га
Борчак 25 га
Вика 7 га
Тары 9 га
Карабодай 10 га
Бәрәңге 25 га
Клевер 25 га
Мөгезле эре терлекләр
Сыерлар62 баш
Таналар22 баш
Атлар85 баш
Сарыклар66 баш
1939нчы ел
Сыерлар66 баш
Таналар42 баш
1940нчы ел
Чәчүлекләр
Арыш180,75 га
Бодай115 га
Арпа 10 га
Солы 97,46 га
Борчак39,20 га
Вика 9,90 га
Тары 4 га
Карабодай10 га
Бәрәңге25 га
Мөгезле эре терлекләр
Сыерлар75 баш
Таналар32 баш
Сарыклар15 баш
Атлар109 баш
Дуңгыз2 баш
Тавыклар155 баш
Сугышка кадәрге елларда күп еллар эшләгән председатель дип Әхмәтов Сәлимне күрсәтергә мөмкин. Гомумән, ул чорда председательләр шактый ук еш алмашынганнар.
1941нче елның 22 нче июнендә Бөек Ватан сугышы башланды. Тыныч хезмәт чоры өзелде. «Чулпан» колхозының иң мөһим тармакларын җитәкләүче ирләр, егетләр илне сакларга фронтка киттеләр. 1941-42 нче елларда гына да Түбән Шашы Ватан сугышы фронтларына үзенең 80 гә якын иң яхшы егетләрен җибәрде. Аларның күпчелеге кире әйләнеп кайтмадылар. Үзләре нигез салган «Чулпан»ның бүгенгесен күреп куану ил егетләренә насыйп булмады.
Колхозда олы яшьтәгеләр дә, хатын-кызлар гына калды. Колхоз тормышы өчен сынау көннәре башланды.
Сугыш елларында колхозчылар фронтны, тылны икмәк белән тәэмин итү өчен барын да эшләделәр үгез җигеп сабан сөрделәр, тырма тырмаладылар, лобогрейкаларга утырып иген урдылар, ашлык суктылар. Чәчүлек ашлык җитмәгәндә кырык километр ераклыктагы Арча станциясеннән иңнәренә салып, пычрак, су ярып орлык ташыдылар. Дәүләт тарафыннан җиткерелгән планнарны үтәү өчен бөтен көчләрен бирделәр.
Бик күп өйләргә кара хәсрәт басып керде: кемнең абыйсы, кемнең ире, яки әтисе һәлак булып калган.
Шундый авыр елларда да сынатмадылар шашылар. Дошманны җиңүгә үз өлешләрен керттеләр.
Сугыштан соңгы еллар кеше җитмәүдән какшый төшкән хуҗалыкны торгызуга багышланды.
Колхозны аякка бастырырга, хуҗалыкны тәртипкә салырга кирәк иде. Сугыш яраларын дәваларга керешергә кирәк иде.
Сугыштан соңгы берничә ел эчендгә колхоз хуҗалыгы рәткә килде. 1946-48 нче еллардагы район газетасын актарганда сводкаларда «Чулпан»ның югарыда, үз урынында балкуын күреп куанасың.
«...чәчүче X. Котдусов һәм Ф. Заһитов иптәшләр һәр көнне 5,5-6 га арыш чәчәләр. 31 нче августка 170 га арыш чәчүне төгәлләп, планнан тыш чәчәргә керештек». «30 нчы август көнне кызыл олаулар белән дәүләтнең хәзерләүләр пунктына 79 ц ашлык чыгарып, көнлек заданиене 300%ка үтәдек. Август аенда дәүләткә 700 ц урынына 775 ц ашлык тапшырдык». («Социализм юлы» газетасы, №37, 1947 нче ел).
«...колхоз 10 нчы сентябрь көнне дәүләткә соңгы центнерларны озатып, ашлык тапшыруны төгәлләде. Дәүләткә барысы 1408 ц ашлык тапшырылды». («Социализм юлы», №39, 1947 нче ел).
Планнан тыш «...«Чулпан» колхозы 330 пот ашлык тапшырды» («Социализм юлы», №48, 1947нче ел).
Терлекчелектә дә эшләр уңай бара иде.
«Социализм юлы», №55, 1947 нче ел.
Колхоз председателе Ф. Галиевнең мәкаләсе Окбярьның 30 еллыгына сугышчан заданиене үтәгән командирның рапорты кебек яңгырый:
Терлекләр үрчетү планы 1947 нче елда атлар буенча 106 процентка, мөгезле эре терлекләр буенча 121 процентка үтәлде.
1946 нчы елда сыерлары булмаган 4 хуҗалыкка, 1947 нче елда 7 хуҗалыкка берәр баш бозау бирелде.
План үтәлде.
1948 нче ел хисабына 2000 литр сөт, 11 центнер ит тапшырдык.
Терлекчелек продуктлары сатудан 45000 сум доход алдык.
План үтәлде!
«Чулпан» үтәде! «Чулпан» әзер!
«Чулпан» колхозының рухы, балаларын күкрәгенә кысып үз җылысын биргән ана кебек, чулпанлыларга яңа рух, яңа дәрт өсти.
1967 нче ел, июнь.





Күңгәр гомуми урта белем бирү мәктәбе


Файдаланылган әдәбият һәм чыганаклар исемлеге :
1. Татарстан АССР тарихы, I том. Казан: Татар. кит. нәшр., 1959.— 588 б.
2. Татарстан АССР тарихы, II том. Казан: Татар. кит. нәшр., 1960,—596 6.
3. И. Лепехин. Дневные записки путешествия по разным провинциям Российского государества в 1768 и 1769 гг. СПб, 1771.
4. Казанская губерния в сельскохозяйственном огношении по сведениям, полученным от корреспоңцентов эа 1885 г. Казань, 1885.
5. Главнейшие данные по земельной статистике по обследованию 1887 года, вып. XIV, Казанская губерния, СПб, 1894.
6. Кресгьянское земледладение Казанской губернии, вып. 13, Казань, 1909.
7. «Кызыл Татарстан», 1936 нчы ел, 7 нче ноябрь, №87.
8. «Колхоз ударнигы», 1936 нчы ел.
9. Гыйлемханов информациясе.
10. Галимҗанов Әхмәт информациясе.
11. Галиев Фатих информациясе.
12. Галиев Һади информациясе.
13. Сабирова Гөлчирә информациясе.
14. Казан университетының топономастика экспедициясе материаллары, 1966.
15. Шиһабетдин Мәрҗәни. «Мөстәфадел-әхбар...» 1 нче том, 1893.
16. Күнгәр авыл Советы архивы.

Приложенные файлы

  • docx 14940786
    Размер файла: 2 MB Загрузок: 1

Добавить комментарий