Зифа Кадырова- Сагынырсын мин булмам


ЗИФА КАДЫРОВА
САГЫНЫРСЫҢ – МИН БУЛМАМ
Беренче бүлек
Нинди сөенеч – Сөмбелнең дәү әнисе кунакка килгән! Ул күрше авылда кече улы, килене белән яши, җай булганда, Сөмбелләргә дә килгәли. Кызыкай аның белән эч серләрен сөйләшергә ярата, чөнки әбисе кызыксынып тыңлый белә, җитмәсә, беркайчан да ачуланмый. Бүген дә Сөмбелнең сөйләр сүзләре бик күп җыелган иде. Ул әбисен кочаклап алды.
Дәү әни, дәү әни, мин шундый чибәр егет белән таныштым. Аны күрсәң иде: үзе озын буйлы, күк күзле, коңгырт чәчле. Шундый чибәр, бер дә безнең авыл егетләренә охшамаган, - дип бармакларын бөкләп санап китте. - Ә елмайса, елмайсамы - башларым әйләнеп китә, әбием!
Әллә урысмы?
Юк, ул татар. Ахун егете.
Әй балам, юкка куанасың, минем белүемчә, Ахунныкылар элек-электән читтән кыз алмаган, читкә кыз бирмәгән.
Дәү әни, син кайсы заманны сөйлисең?
Гомер буе шулай булган. Алар бит үзләренә бер төрле халык. Элек-электән бай булганнар, үз авыллары эчендә генә алыш-биреш иткәннәр. Туйларны да бик зурлап үткәрәләр, үз йолалары бар. Элек шулай иде.
И дәү әни, хәзер бит җитмешенче еллар ахыры, кем-кемне ярата, шуны ала. Тагын сөйлә әле алар турында.
Кызының әбисе белән сөйләшүен тыңлап торган әнисе дә сүзгә кушылды:
- Сөмбел, балам, гыйшык-мыйшык уйнап башыңны әйләндермә, укырга керәсең бар. Шундый яхшы аттестат белән укымыйча, кияүгә чыгып, һөнәрсез калыргамы? Егетләр бетмәс ул, итәк-чабуыңны җыеп йөр, киләсе елга укырга керергә әзерлән.
Тик яшь кыз чибәр Ахун егете Булаттан башка берни хакында да уйлый алмый иде инде...
Алар бер тулай торакта торалар. Бу йорт Учалының иң матур урынында, урман янындагы тау битенә урнашкан. Сөмбел белән Булат шушы тулай торакта, кызыл почмакта кичке танцыда таныштылар.
...Бер читтә басып торучы озын буйлы егетне күреп, Сөмбел өнсез калды. Кичәне алып баручы:
Ә хәзер ак танец, кызлар егетләрне чакыра, - дигәч, Сөмбел, бу чибәр егетне берәрсе алып киткәнче дип, аның каршысына йөгереп килеп тә басты. Аның янында үзенең бөтенләй кыска буйлы булуын аңлап, беразга аптырап калды. Егетнең күзләренә карагач, аяклары йөрмәс булды: мондый матур зәңгәр күзләрне аның беркайчан да күргәне юк иде. Ә ул, кызга карап, ап-ак тешләрен ялтыратып елмайды да, чакыруны кабул итеп:
Бигрәк бәләкәйсең, монда нишләп йөрисең? - диде.
Сөмбел күзләрен аера алмыйча:
Мин монда торам, балалар бакчасында эшлим, - дип җавап бирде.
Миңа калса, синең үзеңә няня кирәк, бигрәк бәләкәйсең бит.
Көй беткәч, егет аны урынына озатып куйды, ә икенче музыка башлануга, үзе биюгә чакырды.
Сөмбелнең авылдаш егете:
- Сөмбел, аңардан озыны юк идеме, кендегенә борының белән төртелеп йөрисең бит, - дип көлде.
Сөмбел оялудан ни әйтергә дә белмәде, җавап эзләгәнче, озак та уйламый, биек үкчәсе белән аның аягына китереп басты. Тегесе авыртудан кычкырып ук куйды. Озын буйлы егет:
Менә шулай, дустым, кечкенәләрне рәнҗетергә ярамый, - дип көлде дә Сөмбелне читкәрәк тартты.
Молодец, үзеңне кыерсыттырмыйсың. Алайса, син Сөмбел буласың, ә мин - Булат абыең.
Сөмбел күтәрелеп аның күзләренә карады, алар шундый матур итеп елмаялар иде, тик бу юлы нишләптер Сөмбелнең ачуын китерделәр.
Кыерсытсаң, синекенә дә басармын. Миңа унсигез тула инде.
Алайса ипи аз ашагансың, үсми калгансың.
- Ипи түгел, әпәй. Аннан, кызлар шулай бәләкәй булырга тиеш. Кеше егерме биш яшенә кадәр үсә, диләр, шулай булгач, әле мин дә үсәрмен.
Менә шул көннән башлап алар аерылышмадылар. Булат кебек егет куенында җылы, рәхәт иде Сөмбелгә...
Сөмбел үзе сөйли, үзе көлә; аңа ияреп, йомшак кына матур тавыш белән, башын кыек салып, Булат та көлә: әллә аның сөйләгән сүзеннән, әллә шушы кечкенә карлыгачның бәхетле очынуыннан...
Учалы - район үзәге, үзенә күрә уртача зурлыктагы шәһәр, монда тирә-яктагы авыллардан яшьләр бик күп. Сөмбел дә шул яшьләр арасында кайнашып яши. Ял көннәрендә кич белән танцылар, уеннар була, тик кыз ял көннәрен яратмый. Җомга кич сөйгәне белән аерылышып, икесе ике якка үз авылларына кайтып китәләр. Ял көннәрен көч-хәл белән үткәреп, сагынышып, ашкынып яңадан шәһәргә киләләр. Менә соңгы вакытта әллә ни булды. Гел башы авырта, күңеле болгана: үткән атнада автобуста көч-хәл белән килеп җитте. Җитмәсә, башы әйләнә башлады. Менә бүген дә, эштән кайтып барганда, аяк астында җир убылгандай булды, бер коймага гына сөялеп калды. «Йә Ходай, бу ни инде, тизрәк кайтып җитәргә кирәк, соңгы рейска соңга калам бит», - дип, Сөмбел кызу-кызу атлый башлады. Ул тулай торакка кайтып җиткәндә, яшьләр инде вокзалга ашыгалар иде. Үз бүлмәсенә керү белән, аның артыннан Булаты да килеп җитте.
Әйдә, тиз бул, бөтен кеше китеп бетте бит, нишләп соңладың? - диде ул.
Булат җаным, миңа әллә ни булды, чирлим бугай, бер хәлем юк, гел башым әйләнә, күңелем болгана, көчкә кайтып җиттем. Автобуска якын барырга да куркам, килгәндә дә косып оятка калдым. Ничек кайтып җитәрмен?
Бу сүзләрне ишеткәч, Булат тынсыз калып, аның ап-ак йөзенә карады. Кичә дә: «Нишләп кәефе юк икән?» - дип уйлап куйган иде, гел көләч йөзле Сөмбел соңгы араларда шым гына йөри башлады шул. Булат сәгатенә карады да:
- Соңга калабыз, әйдә, тизрәк җыен, юлда сөйләшербез әле, - диде.
Алар йөгерә-йөгерә килеп җиткәндә, автобус шыгрым тулган иде. Булат Сөмбелне этеп-төртеп дигәндәй кертте дә, автобус ишеге ябылуга, үз авылы автобусына соңгы кеше булып кереп басты. Кысылып кайта-кайта, кабат кызны исенә төшерде: «Мине ир кеше була торып та кысып бетерделәр, ә ул кечкенә Сөмбелне, мескенемне, бөтенләй камыр итәрләр. Тукта, нишләп косам, чирлим, диде соң әле?» Кинәт күңелен куркыныч уй кисеп узды. «Юк, юк, булмас», - диде ул үзалдына. Өч ай элек кызуланып китеп, бер тапкыр якынлык кылганнар иде. Сөмбел: «Башка алай итмик, яхшы түгел, без бит әле өйләнешмәгән», - дигәч, ул аңа кагылмады.
Аларның яшь арасы дүрт ел гына булса да, Булат Сөмбелдән олырак күренә иде. Чөнки Сөмбелнең кечкенә буе, нечкә биле, кыска чәче, һәрвакыт гәүдәсенә килешеп торган кыска итәге уналты яшьлек укучы кыз кебек күрсәтә иде. Кызда әллә нинди яшерен сөйкемлелек бар, кыйгач кашлы шаян күзләр һәрвакыт елмаеп тора кебек; ул көлгәндә, аның күзләре дә көлә.
«Ул әле бала гына бит, Алла сакласын». Башына килгән уйдан Булат үзе дә куркып куйды, шул уйларына чумып, кайтып җиткәнен дә сизми калды.
- Инде курчагы белән бергә торып калды, ахры, дигән идем, кайткансың икән. Исәнме, абый.
Бу аның энесе - Байрас. Аралары ике яшь булса да, гәүдәгә бериш һәм бик охшашлар иде алар. Икесе дә озын буйлы, киң җилкәле, куе чәчле, сөрмәле зәңгәр күзле; эчеп-тартып йөрмиләр, эшчән, төпле гаиләдән. Алар авылның беренче егетләре исәбендә тора, яшерен гашыйк булучылар да күп иде үзләренә.
Ә, синмени, сәлам, - диде ул энесенә.
Нәрсә уйга чумдың? Клубка концерт килгән, ди, чыгабызмы? Автобуста Сәрия белән чибәр генә кунак кызлары да кайткан, чыгып, берәрсен тотып калырга кирәк, - дип көлде энесе.
- Сиңа тотарга гына булсын, - диде Булат һаман үз уйларыннан арына алмыйча. - Кайткан бер кунак кызын озатасың, берсе белән йөрмисең, бөтен авыл кызын озатып чыктың бит инде.
- Соң, абый, синеке кебек курчак очраса, бәлки мин дә туктар идем, юк бит. Тик сиңа да җитми, һаман ике көймәнең койрыгын тотарга тырышасың әле. Бүген тагын тегендә китәсеңме?
- Белмим, бәлки, китәрмен дә...
Алар кайтып кергәндә, әнисе кичке аш өлгертеп йөри иде. Өйдә аларның тугыз яшьлек энеләре Әлфис бар, ул бөтен өйнең хуҗасы да, күз өстендәге кашы да. Аңардан яхшырак яшәгән кеше юк: барысы да яраталар, иркәлиләр, гомумән, бу өйне Әлфистән башка күзалдына да китерү мөмкин түгел. Абыйлары кайту аның өчен олы бәйрәм. Алар аны Әлфис-Әлфис, әфлисун дип үрти, үзләре һәрчак берәр тәмле әйбер алып кайта. Энеләре аптырап калмый:
- Көлегез, көл, мин үскәч көрәшче булам, батыр булам, күрсәтермен әле мин сезгә әфлисунны, - ди.
Чынлап та, бу - көрәшче, батырлар гаиләсе. Әтиләре Шәүкәт абзый да элек көрәшче булган, яшь чакта беркемгә дә бил бирмәгән, хәзер менә Байрас улы да көрәш мәйданының күрке булып бара. Булатның гына исе китми, табигате белән йомшагракмы шунда... Көрәшкә бер генә чыгып карады, кызыгын тапмады. Ә менә Байрас тәмен белә: башта мәйдан уртасына чыгып, киң җилкәләрен селкетеп, бөтен мускулларын уйнатып ала. Аңа көрәш уен гына; көрәшкәнче бөтен хатын-кыз халкын үзенә борып куя, ул көрәшкәндә көрәш мәйданының тирә-ягы күбрәк хатын-кыз була.
Кечкенә Әлфиснең дә хыялы көрәшче булу иде.
Әтиләре малларны карап кергәч, алар, әзмәвердәй өч ир һәм Әлфис, җыелышып, өстәл янына кичке ашка утырдылар. Әниләре Гөлфия апа балаларына сокланып карап утырды. «Ходай кыз насыйп итмәде шул, өчесе дә малай булды. Ярар инде, Ходай яхшы килен бирсен, уллары бик акыллы. Насыйп булса, бәлки быел Булаты өйләнеп тә куяр әле. Өйләнәм дисә, бүгеннән туй ясарлык мал-мөлкәтләре бар. Аталары эчми-тартмый, бар тапканын өйгә алып кайта, шуңа һәрвакыт муллык белән яшиләр».
Ашап туйгач, уллары әниләренә рәхмәт әйтеп, үз йомышлары белән таралды. Булат арлы-бирле йөренгәләде дә:
Әти, матайның бензины бармы? Барып кайтасы җир бар иде, - дип сорап куйды.
Соң, бардыр, мин бит ат белән йөрим, атка бензин кирәкми.
Алайса, мин әйләнеп кайтыйм әле, - дип чыгып китте.
Байрас абыйсының тагын теге авылга китүен аңлады, Булатның анда да кемедер бар иде, тик әле аның күргәне юк. Байраска Сөмбел бик тә ошый иде, ул елмайса, дөньялар яктырып китә, көлсә, кыңгырау чылтырагандай тоела, әллә кайсы ягы белән кыз үзенә җәлеп итә. Абыйсы янына тулай торакка килеп, аны күрми китсә, юкка гына килгән төсле тоела. Әйе, абыйсы аңардан алда өлгергән. Карарбыз инде, кайсына өйләнер. Бәлки бусына өйләнер дә, Сөмбел миңа калыр дип, үзен-үзе өметләндереп, нидер көйли-көйли клубка чыгарга җыенганда, янына әнисе керде, һич көтмәгәндә:
Улым, синнән сер итеп кенә бернәрсә сорыйм әле. Абыең кайткан саен теге авылга чаба, әллә өйләнергә исәбе бармы? Синнән сере юктыр бит, ары-бире уйласа, итәк-чабуны җыештыра торыйк, дим. Улым, синең ул кызны күргәнең бармы соң? - дип сүз башлады.
Белмим шул, әни, андый хәбәрем юк. Аннан бит абыйның йөргән кызлары икәү, кайсын сайларга да белми бугай. Кайчан сайлар, шулчак өйләнер.
Тукта әле, улым, ничек инде икәү?
Шулай, икәү: берсе тегендә, берсе монда; берсе көндәлек, икенчесе ял белән бәйрәмдә.
Улым, алай ярамас, килешмәгәнне, кеше баласын харап итә күрмәгез. Теге көндәлек дигәнең ничегрәк соң, ямьсезме әллә, аламамы, бәлки җилбәзәктер?
Улмы? Әни, беләсеңме, ул, - дип, Байрас бераз уйланып торды, - ул ай янында балкып торган кечкенә йолдызга охшаган, үзе кечкенә, үзе гел елмаеп тора.
Соң, шулай булгач, абыең ник тагын бусының башын әйләндерә?
Әни, ерактагы кояш ныграк җылыта, шуны да белмисеңмени? Ярый, мин китим, кунак кызларын бүлешеп бетерерләр алайса.
Улым, тәртипле генә йөр, кунак кызлары дип, үзебезнең авыл кызлары да начар түгел, күзеңне ачып кара.
Булат өйдән чыгып киткәндә, кичке тугыз, Фәридәләргә килеп җиткәндә, төнге унбер тулган иде инде. Утын кабызып, өч тапкыр сигнал бирде. Күпмедер торгач, капкадан берәү чыкты, якынрак килеп җиткәч кенә таныды Булат, бу Фәридәнең сеңлесе иде.
- Апа кайтмады, Булат абый. Киләсе атнага, минем туган көнгә кайта.Шимбә көнне кил, яшьләр җыелышып утырабыз, сине дә чакырам. Ярый, саубул, салкын алайса, - диде дә кире йөгерде.
Булатның кырык чакрым җил куып килүе юкка гына булды. Фәридәне инде ике атна күргәне юк, ул Златоуст шәһәрендә эшли. Элек Булат та шунда эшләгән иде. Булат кайтты, ә кыз «өйләнешкәч кайтырмын» дип калды, менә хәзер ике арада җил куып йөрергә туры килә. Фәридәне бик ярата шул, зифа буйлы, төз гәүдәле, озын куе чәчле, бик чибәр һәм бик горур, аның алдында артык сүз ычкындырырга да курка. Аның өчен Фәридә - күктәге буй җитмәс йолдыз. Сөмбел белән чагыштырсаң, җир белән күк арасы. Сөмбел һәрвакыт көлүе-шаяруы белән һавада очкан күбәләк кебек булса, Фәридә аз сүзле, һәр әйткән сүзен уйлап, салмак кына сөйләшә, үпкәләсә, айлар буе сөйләшми торган гадәте бар, бик горур ул. Шуңа да Булат аны үпкәләтүдән курка, сүзен чамалап, ярарга тырышып сөйли. Шундый акыллы, чибәр кызның аңа каравына ышанып та бетә алмый, ул аны сайлавына бик горурлана. Фәридәгә өйләнсә, егетләрнең борынына чиртәчәк, андый горур сылулар һәркемгә дә эләкми шул.
Булат төн уртасында гына кайтып ятты, энесе әле кайтмаган иде. Ятуга йоклап та китте. Төне буе Сөмбел белән саташып чыкты: ул яр башына баскан да аска карап тора, кулында ак төргәк, төргәктә яшь бала, шул бала үзәк өзгеч итеп елый, ә Сөмбел упкынга сикерергә җыена. Булат, аны туктатырга теләп, ярга каршы йөгерә, бөтен көченә «тукта-тукта» дип кычкыра, тик никтер тавышы чыкмый. Шулчак энесе селкеткәнгә уянып китте.
- Саташасың, ахры, борылып ят, үтерәләрмени, ыңгырашасың, Сөмбелне чакырасың, - дип, абыйсын уятты да кире урынына барып ятты.
Булат шабыр тиргә батты, курку катыш әллә нинди хисләр кичерде.
Әгәр дә аның шиге дөрес булса, Алла сакласын, уйларга да куркыныч, бер кылган гөнаһ өчен гомер буе газап чигәргә туры килсә нишләрсең? Йә Ходай, үзең сакла...
Бу ике көн үтмичә җанга тиде, әллә никадәр эш эшләделәр, тик көннәр генә бик әкрен узды. Шимбә үтеп, якшәмбе җиткәч, китәр вакытны санап сәгать үтте, аның тизрәк Сөмбелне күреп, шикләренә ачыклык кертәсе килде. Ул әле бала гына, берни аңламый, ахры, әгәр әнисе белсә, бетте баш, йә өйләндереп, йә утыртып куяр...
Булат тулай торакка килеп җитү белән Сөмбел бүлмәсенә кереп чыкты, тик кыз килмәгән иде. Сөмбелнең авылдашы Мансур очрап:
- Сәлам, килдең дәме?! Кара әле, синең кечкенә курчагың вокзал эскәмиясендә утырып калды, әллә чирли инде, йөзе ап-ак, килгәндә дә ишек төбендә генә басып килде. Элек бертуктаусыз сыерчык кебек сайрап-көлеп тора иде, ә хәзер эндәшми дә, чирли, ахры, ул, - дип үтеп китте.
Булат, Мансурны тыңлап та бетермичә, тиз генә вокзалга йөгерде. Вокзал тулай торактан ерак түгел, аны каеннар гына каплап тора. Каенны кочаклап торган Сөмбелне ул ерактан ук күреп алды.
Сөмбел, ни булды? Хәлең ничек?
Юк, карама миңа, әллә ни булды. Бертуктамый косасым килә, башым әйләнә, көч-хәл белән генә килеп җиттем. Әллә нинди чир эләкте, үлмәсәм инде.
Кара әле миңа, Сөмбел, кайчан башланды бу чирең, хәтерлисеңме?
Әллә, бер айлап бар бугай инде. Әни иртәгә больницага ашказанын тикшертергә барырга кушты, бик ябыккансың, ди.
Димәк, Булатның шиге дөрес булды: «Да, иштең ишәк чумарын, хәзер ничек аңлатырга инде бу балага... Их, бетте башларыбыз».
- Әйдә, менә монда утырыйк әле.
Алар ерак түгел бер эскәмиягә барып утырдылар.
- Мин синең чиреңнең сәбәбен беләм бугай... Әйтсәм куркырсың инде, хәер, мин үзем дә куркам... Син бит хатын-кыз, үзең дә аңларга тиешсең.
Сөмбел, аптырап, аңа карап утыра бирде. Ә Булат, ничек сүз башларга белмичә, тирләп-пеште, ике кулына урын таба алмады.
Ни булды? Битеңә тир бәреп чыкты, миндә берәр начар, йогышлы чирме, әллә мин үләмме? Син каян беләсең миндә нинди чир икәнен?
И сабыем минем, бигрәк баласың шул әле син. Юк, үлмисең. Син авырга узгансың, бу чир түгел, аннан үлмиләр, йә бала табалар, йә вакытыннан алда алдырып котылалар.
Гаҗәпләнүдән Сөмбелнең күзләре түгәрәкләнде:
- Ничек? Кайдан? Син бит берни булмый, дидең...
Ул торып басты, аннары кинәт камыр кебек бөгелеп төште. Булат аны тотып өлгерде, ипләп кенә алдына утыртты.
- Курыкма, берәр нәрсә уйлап табарбыз.
Сөмбел ни шатланырга, ни кайгырырга белмәде.
Булат җаным, мин чирлим дип курыккан идем, балага узу - үзе бер бәхет бит ул. Безгә беленә башлаганчы өйләнешергә кирәк, тукта, кайчан булды соң, син хәтерләмисеңме? Йә Ходай, башым да эшләми, балага шулай тиз узалар микәнни, башка сыймый торган хәл. Ә ул кайчан туачак, малаймы, кызмы икән?! Булат дим, Булат, ник дәшмисең?
Тыңла әле, Сөмбел, мин болай булуын теләмәгән идем, аңлыйсыңмы, теләмәгән идем. Беләм, мин гаепле синең алда, тик син дә мине аңларга тырыш, мин сиңа өйләнә алмыйм. Мин башканы яратам... Минем ярәшкән, яраткан кешем бар. Аңлыйсыңмы, мин сиңа өйләнә алмыйм, булдыра алсаң, гафу ит, кичер мине. Кирәкми миңа ул бала. Без ялгыштык, икебез дә ялгыштык. Әле соң түгел, тыңла мине...
Ул, Сөмбелнең таш кебек катып калган ап-ак йөзен күреп, туктап калды. Кызның кыска чәчләрен көзге җил тузгытты, ләкин йөзендә бер үзгәреш сизелмәде, арттан пычак тыгып, җанын алгандай селкенмичә тик утыра бирде.
Ул, Сөмбелнең кычкырып елап җибәрүеннән куркыпмы, үзе дә аңламыйча, ике кулы белән колагын каплады, кызны ничек юатырга да белмәде, күзеннән кайнар яшь тамчылары бәреп чыкты... Шул халәттә күпме утыргандыр, өши башлады.
- Йә, ярый, әйдә, кайтыйк.
Ул борылганда, янында беркем дә юк, бары Сөмбелнең сумкасы гына утырып калган иде. Егет як-ягына каранды, һичкем күренмәде. Караңгы да төшеп килә.
Булат, тулай торакка кайтып, өс киемнәрен алыштырды да, Сөмбелнең сумкасын бирергә бишенче катка менеп китте, тик ишек ачучы булмады. «Кирәк булса, үзе кереп алыр», - дип, бүлмәсенә төшеп, йокларга ятты. Иртән торганда да сумка урынында тора иде. «Ярар, кич эштән соң кертермен әле», - дип, эшкә китте. Кич күнеккән гадәт буенча Сөмбелләр бүлмәсенә күтәрелде. Ишекне Сөмбелнең бүлмәдәш кызлары ачты.
- О, җизни килгән, апа гына нишләптер җомгадан бирле күренми, әллә авылыңа алып киттеңме?
Булат аптырап калды.
Ничек юк? Авылдан кичә килде бит ул.
Без күрмәдек, килмәде. Кичә дә, бүген дә юк. Эшендә булдымы икән соң?
Булат ни әйтергә белми торды да:
- Кайтса, безгә керсен әле, - дип пошаманга калып төшеп китте.
Кич буе Сөмбелне көтсә дә, бушка булды, кыз күренмәде. Булат атна буе һәр кич алар бүлмәсенә кереп йөрде, Сөмбел кайтмады. Ул ни уйларга белмәде, үзе белән берәр хәл кылмасын дип курка калды, теге күргән төше башыннан чыкмады. Бәлки барысын да аңлагандыр, акылсыз түгел бит, дип, үзен-үзе юатты.
Тагын җомга җитте. Вокзалга алданрак килде, энесе дә килеп җитте.
- Нәрсә, абый, курчагың кайда бүген? Әллә кертеп утыртырга да өлгердеңме? - дип сорап куйды. Булат дәшмәде.
Алар Сөмбелләр авылына кайтучы автобусны икәүләшеп күзәтә башладылар, тик кыз килмәде дә, күренмәде дә. Байрасның күңеле кителеп калды, ул аның елмаеп, кул болгап озатып калуын ярата, хәтта абыйсыннан көнләшә иде. Кирәк бит, аз гына соңга калды, ул йолдызга абыйсы үрелгән, ә абыйга аркылы төшеп булмый; чит кеше булса, әллә кайчан төбе-тамыры белән йолкып аткан булыр иде. Юк шул, ярамый, абый бит...
Сөмбел Булат яныннан ничек кузгалып киткәнен, кая таба барганын да аңламады. Берничә минут, берничә сүз йөрәкне телгәләп учка тоттырды. Аның бөтен җире таш булып катты.
Урамда салкын көз, урыны-урыны белән бозлавык, салкын ачы җил, тик ул аларны сизмәде, барды да барды, шәһәр буйлап йөрде дә йөрде... Бер кичтә бөтен дөнья үзгәрде, ничаклы вакыйга булды, ул йөкле, бала көтә, ә ул бала... Ул беркемгә дә кирәкми, аны яратмаганнар да... Менә хәзер беркемгә дә кирәкмәгән ике бәхетсез җан салкын көздә буш шәһәр урамында адашып йөри. Әле кичә генә барысы да башкача иде, ул мәхәббәте белән бик бәхетле, дөнья матур, якты, бернинди борчу-кайгысы юк иде. Авылына кайтса, өе, әнисе шатланып каршы ала, монда килсә эше, сөеклесе көтеп тора иде. Ә хәзер? Ә хәзер әнисе кайгысыннан үләр, аны өйгә дә кертмәс, хурлыгы ни тора бит... Ирсез бала тапкан, тегенең уйнаштан туган баласы, дип, бармак төртеп сөйләячәкләр...
Ул шулай урам буйлап барды да барды, шәһәр читенә ничек килеп җиткәнен дә, тимер юл буйлап баруын да сизмәде, уйлары аны ераккарак алып киткән иде шул... Өстенә каяндыр якты ут якынлаша башлады, ул аңа каршы китте, ник каршы барганын үзе аңламады. Ут туктады, тик сүнмәде, каршысында зур бер абый пәйда булды.
- Нишлисең монда? Шушы яшеңнән яшәүдән туйдыңмы? Бар, өеңә кайт, - дип орыша-орыша, Сөмбелне читкә чыгарып бастырды. - Әнә шәһәргә кайта торган юл, ә бу юл комбинатка бара. Бәхетең, пассажирлар йөртүче булса, таптап та киткән булыр иде. Син бит бала гына, син үлсәң, әти-әниең кайгыдан үләчәк, ә мине кеше таптаган өчен төрмәгә утыртырлар иде, минем балаларымны кем үстерер иде? Бар, өшеп беткәнсең бит. Әллә телсез инде мескен, - диде дә борылып китеп барды.
Сөмбел кая барырга белмичә туктап калды, шәһәргә кайтыйм дип бара торгач, үзе эшли торган балалар бакчасына килеп төртелде. Ишек шакыганда, аның инде теше-тешкә тими иде. Каравылда торучы ялгыз карчык аны күргәч:
Сөмбел, нәрсә булды? Нишләп йөрисең? Нишләттеләр сине? - дип кочаклап алды. - Хәзер кайнар чәй эчерәм, кил монда, сал киемнәреңне, - дип, ул аны тартып-йолкып чишендерде дә җылы одеялга төреп утыртты. - Хәзер чәй китерәм, җылынырсың.
Сөмбел шушы балалар бакчасында няня булып эшли, балаларны да, эшен дә бик ярата. Унынчы сыйныфны бетергәч, укырга кермәде, монда эшкә урнашты. Бу әбине баба Вера дип йөртәләр, ул төнге каравылда гына тора. Ул йөгерә-йөгерә кайнар чәй китерде.
- Мә, кояшым, эч. Ни булды сиңа, кем рәнҗетте, йөзеңдә кан әсәре калмаган бит. Син ела, оялма, карт булсам да, мин барысын аңлыйм. Болай катарга ярамый, йөрәгең күтәрмәс, еларга кирәк, еларга. Син салкын тидергәнсең, ахры, ят әле, - сөйли-сөйли Сөмбелне әллә ничә одеял белән төрде. - Мин аңлыйм, дело молодое, бар нәрсәгә мәхәббәт гаепле, бер син генә түгел, бөтен кеше кичерә аны. Син эчеңне бушат, сөйлә, ела, көрәш, болай ярамый, кояшым. Мин күпне күрдем, мин сугышны үттем, сугышта әллә ниләр күрергә туры килде. Кеше җиңә алмаган кайгы-хәсрәт юк, кояшым, Ходай кешегә күтәрә алмаслык кайгы бирми. Ике иңбашыңда ике фәрештәң утыра, алар сиңа бар авырлыкны күтәрешә, бары вакыт, бары сабырлык кирәк. Сугыш белән ачлыктан кала барысына да түзәргә була. Яшәргә кирәк, кояшым, яшәргә кирәк. - Вера әби бик озак Сөмбелнең башыннан сыйпап утырды.
Бу төндә кызның маңгаена беренче озын сыр сузылып ятты.
Баба Вера иртән кызның температурасын үлчәгәч, кырыкка якын икәнен күреп, курка калды, ашыгыч ярдәм чакыртты. Сөмбелне шунда ук алып киттеләр, ул аңында түгел иде инде.
Сөмбел өч көннән соң гына аңына килеп, кеше танырлык булды. Яшәү белән үлем арасында тартышу аның барлык көчен, йөзендәге нурын алды. Ул аңына килгәндә, янында һаман шул Вера әби утыра иде.
- Кояшым, көн-төн Ходайдан синең терелүеңне сорадым. Болай булгач, барысы да артта калды, яшәрсең, Алла боерса. Син бит өч көн аңсыз ятасың, - дип, үзе сөйләнде, үзе аның кара янып ярылып беткән иреннәрен чылатты.
Шунда ук табиблар кереп җитте. Олы яшьтәгесе бар яклап тыңлап карагач:
- Үскәнем, сез бик нык салкын тидергәнсез. Үзегезнең йөкле икәнегезне белә идегезме, анализлар шулай күрсәтә. Сезгә бик озак дәваланырга туры киләчәк, бөтен ышаныч үзегездә. Без сезгә булышырбыз. Туачак сабыегыз турында да онытмагыз. Барлык даруларны эчәргә, бик яхшылап ашарга һәм мөмкин кадәр тизрәк депрессиядән чыгарга кирәк. Әбиең, сине саклап, өч көн ашамый-эчми монда утыра, - дип, капельница куйды.
Баба Вера, чиста киемнәр дә алып килермен, дип кайтып китте.
Сөмбелне аерым палатада тагын бер атна яткырдылар да аннары гомуми палатага күчерделәр. Вера әбисе ашарга китереп, аның хәлен белеп торды.
Баба Вера, әни белсә, мине өйгә кертмәячәк, мин дә, бала да беркемгә дә кирәкми. Минем барыр урыным да юк.
Син башта терел, аннары сөйләшербез. Мин бит берьялгызым яшим, миңа кайтырсың, икәү күңеллерәк тә булыр. Кайгырма, кояшым. Син миңа Верочка дип дәш, алай мин үземне яшьрәк хис итәм.
Ярар. Верочка, сиңа бер үтенечем бар. Безнең авылга кайтып килмәссеңме икән, әниләр мине югалткандыр инде, мин бит атна саен кайта идем. Бала турында берни дә әйтмә, кирәкми, үтенеп сорыйм.
Ярый, кояшым, ярый...
Әнисе икенче көнне үк килеп җитте, кызын шундый хәлдә күреп телсез калды, беләгендә капельница, яргаланып беткән иреннәр... Верочка аны тынычландырырга тырышты:
- Сез борчылмагыз, аның үпкәсенә бик нык салкын тигән. Тиздән терелер, яшь организм үзе көрәшә ул, диләр врачлар. Барысы да яхшы булыр, еламагыз.Мин хәзер киләм, - дип чыгып китте.
Үзе тиз генә докторлар җыела торган бүлмәгә кереп, Сөмбелне дәвалаучы табиб Власовны тапты.
Гафу итегез, доктор, Сөмбелнең әнисе килде. Бик елый, кызын шундый хәлдә күреп, бик курыкты. Сез берүк аның авырлы икәнен әйтә күрмәгез инде.
Яхшы, әйтмәм, борчылмагыз.
Рәхмәт, доктор, рәхмәт.
Доктор да Сөмбелнең әнисен ипләп кенә тынычландырып кайтарып җибәрде.
Сөмбелнең хәле шәптән түгел, ул төшенкелеккә бирелеп, катлаулы депрессия кичерә. Ә дөньядан ваз кичкән кешене дәвалау иләк белән су ташу гына. Аны бу хәлдән чыгару өчен ныклы таяныч булырлык якын кеше, мәхәббәт, яклау, аңлау кирәк...
Ике атна үтте. Сөмбел бер ноктага карап ятуын белде, беркем белән сөйләшмәде. Марҗа әбисе аның янында бөтерелде дә бөтерелде. Җитмәсә, көчле токсикоз башланды. Ул хәзер бик ябыкты, хәлсезләнде.
Токсикозның көчле булуы бер яктан докторны куандыра, чөнки бу - карындагы баланың үсәргә, яшәргә тырышуын күрсәтүче билге иде. Ходай шулай язгандыр, алар шушы авыр хәлне җиңеп чыга алса, бер-берсенә сөенеп туймаячак әле. Ана булгач, ул барысын да онытачак, бәлки үзен шушы газапка салган кешесен дә кичерер. Доктор кызга бик озак карап торды. Әллә бик ябыгудан, әллә эчтән яндырган хәсрәттән Сөмбелнең ирен читендә ике кечкенә сыр барлыкка килгән иде.
Тагын җомга җитте, тагын яшьләр шау-гөр килеп, вокзалга җыелды. Октябрь бәйрәме якынлашкан чак иде, халык вокзалга агылды да агылды. Байрас, алдан килеп, абыйсы белән икесенә билет алды, бер яхшылык эшлим әле дип, абыйсының курчагына да билет алырга уйлады. Сөмбелне ул теге атнада күрмәде, аның көләч күзләрен, ничек шатланасын күз алдына китереп, үзалдына елмая-елмая, көч-хәл белән чиратны ерып чыкты да абыйсын эзли башлады. Абыйсының тимер юл кассасы янында торуын күргәч, аптырап янына килде.
- Нишләп торасың монда? Мин инде сиңа да, курчагыңа да билет алдым. Үзе кайда соң әле?
Энем, мин авылга кайтмыйм, Златоустка кунакка китәм. Әниләргә әйтерсең, югалтмасыннар.
Ә Сөмбел?
Белмим, минем инде аны ике атна күргәнем юк, бүлмәсенә кайтмый, кая йөридер. Дөресен әйткәндә, мин аның белән араны өздем. Ярый, бар, соңга каласың, очратсаң, билетыңны бир.
Байрас урамга чыкты, «Байрамгул» автобусы янына килеп, Сөмбелне эзли башлады, тик ул халык арасында күренмәде.
Бәрәкалла, әллә син дә безнең авылга кайтасыңмы? Билетка якын барырлык түгел, кырмыска оясы кузгалган диярсең. Тукта әле, Байрас, нишләп торасың монда, кемне эзлисең? Әллә син дә безнең авыл кызын эләктердеңме?
Мансур, мин Сөмбелгә билет алган идем, нишләптер күренми. Белмисеңме,кайта микән?
Слушай, брат, ике атна инде юкка чыкканына, бүлмәдәш кызлары да берни белми, абыеңнан сора. Ачуым да бер килмәгәе, ни үзенә, ни кешегә... Мин бит аңа каян хат килгәнен, кая чапканын беләм, ә бу җүләр сабый аңа ышана. Хатын-кыз җүләр бит ул. Белмим, теге атнада кайтмады шикелле, клубка чыкмады.
Байрас эндәшми генә билетын Мансурга сузды:
Мә алайса. Син белеш әле, бер-бер хәл булмасын тагын.
Ярый, клубка чыгар әле, белешермен. Билет өчен рәхмәт.
Алар икесе ике автобуска утырып кайтып китте.
Өйгә кайтып керүгә, әтисе каршы чыкты.
Бәй, улым, Булат абыең кайда?
Китте.
Кая китте?
Күрше авылга, әй, Златоустка. Бәйрәмгә кайтмыйм, җиңгәң янына барам, диде.
Ярар, алайса, өйләнә башласагыз да -542290790067000ярый, озакламый сугым суябыз, берсен сатарбыз, берсенә туй ясарга булыр.
- Ясарсыз, ясарсыз, - дисә дә, «Менә җиңгинең берсе кая югалды икән? Әллә соң берәр хәл булды микән?» - дигән уйлар Байрасның башыннан чыкмады.
Алар кичке ашка утыруга, дөньяның тоткасы, Ходайның кашка тәкәсе - Әлфис кайтып керде. Битләре кызарган, борын асты ялтырап тора, күзләре ут чәчә. Урамда кар ява, ахрысы, беренче кар.
- Бу вакытка кадәр нишләп йөрисең, маңка капчыгы, төн бит, әллә кызлар озата башладың инде? - дип, абыйсы үрти башлаган иде, Әлфис кычкырып көлеп җибәрде.
- Абый, абый, Рәмилләргә теге син озаткан кунак кызы тагын кайткан. - Әлфис өстен сала-сала үзенекен сөйли башлады. - Рәмил әйтә, теге атнада синең Байрас абыең безгә кайткан кунак кызын озаткан булган, төнлә апа белән чырык-чырык сөйләшеп яттылар, тыңлап яттым, ди. Теге апа әйтә, ди, Байрас капкага китереп терәде, үләм диеп торам, ул шундый шәп үбешә, миңа ошады, киләсе атнага тагын кайтам дип әйтте, ди. Әнә, кайтып та җиткән, сине көтеп йөри.
Байрас бер генә сикерде, тагын әллә ниләр ычкындырмасын дип, энесен күз ачып йомганчы эләктереп, олы якка кереп югалды.
Син ни сөйлисең, әниләр алдында, бытбылдык? Иманыңны укытам бит.
Рәмил бит шулай ди.
Дисә соң, син бит егет кеше. Андый сүзләрне әни белән әти алдында сөйләмиләр инде. Уф, пычаксыз суйдың, хәзер ничек чыгып күреним? Бирермен берне җилкә тамырыңа. Алып кайтырмын мин сиңа икенче юлы сагыз.
Абыйсы тузынды да тузынды:
Үсеп җитәрсең әле, мин дә сине шулай әниләр алдында хур итәрмен.
Йөрдем, ди, кеше капка төбендә кызлар авызы ялап, - диде дә абыйсы эләктергәнче Әлфис чыгып та йөгерде.
- Ну, малай, эләктерсәмме?!
Байрас әниләре янына бүтән чыгып тормады, тиз-тиз генә киенде дә клубка чыгып тайды. Юл буе «чыбыксыз радио» дип энесен ачуланып барды.
Әнисе белән әтисе тавышсыз гына, күз яшьләре чыкканчы көлделәр. Әтисе төпчек улына ипләп кенә:
Улым, алай ярамый, андый сүзләрне колакка гына әйтәләр, син бит ир кеше, бүтән алай итмә, яме, - дип аңлатты.
Ярар, әйтмәм, болай да муенны сындыра язды, - дип, Әлфис тагын кычкырып көләргә тотынды, аңа әтисе белән әнисе дә кушылды.
Нәрсәдән көләсең, улым?
- Иртәгә Рәмил тагын сөйләр әле, классно, - диде дә сүзен әйтеп бетерми авызын япты. - Бүтән берни әйтмим, ашыйм да ятам, иртәгә кар күп итеп яуса, тау шуарга барабыз. Их, шәп булачак.
Әтисе төпчегенә карап елмайды, менә кемгә рәхәт ул дөньяда: Әлфис белән Мыраубикәгә.
Байрас клубка килеп кергәндә, яшьләр җыелган, клуб шыгрым тулы иде. «Бүген дә кызлар озата барсам, иртәгә тагын нинди сүзләр ишетермен икән», - дип, башка егетләр янына почмакка басып, кунак кызларын күзли башлады. Егетләр белән күрешкән арада янына классташы Римма килеп басты, алар ерак кына туган да.
Исәнме, Байрас, кунак кызларын күзлисеңме?
Миңа кем дә ярый, күңелем киң, - дип көлде Байрас. Көлгәндә, аның ак тип-тигез тешләре ялтырый, ияк очлары чокыраеп китә, алар абыйсы белән бик охшашлар.
Римма аңа сокланып карады, бу асыл егет бик күпләрнең башын әйләндерә, ләкин яратып йөргән кешесе генә юк.
Абыең никтер бер дә күренми, аның белән ныклап сөйләшәсе сүзем бар.Клубка да чыкмый, әллә кайтмыймы?
Өйләнергә җыена, бик кирәкле сүз булса, үземә генә сөйлә.
- Кемгә өйләнә, теге Байрамгул кызынамы? Ул бит шуның белән йөри.
- Юк, ул түгел. Әллә кайда, Златоустта аның кызы. Әле дә аның янына китте.
Бу җавапны ишеткәч, Римма гаҗәпләнеп Байраска карады.
Ник миңа алай карыйсың? Курыкма, мин өйләнмим әле.
Ә Сөмбел ничек?
Белмим, анысы әллә кая китеп югалган, ди, абый үзе дә белми.
Римма бераз уйланып торды да:
Әйдә, урамга чыгыйк әле, монда кеше күп, сөйләшеп булмас, - дип, Байрасны урамга тартты.
Йә, нәрсә бар, сөйлә.
Беләсеңме, Байрас, мин бүген клубка абыең белән сөйләшер өчен генә чыккан идем, эшләр болай булгач, сиңа сөйлим инде. Син бит минем кайда эшләгәнне беләсең, өстәвенә, реанимация бүлегендә дә эшлим; аннары, без бит ерак булса да туганнар. Булат абый үз кеше дигәндәй...
Йә, сузма инде, анда кунак кызларын бүлешеп бетерәләр, мин һаман монда.
Кыскасы, шул, абыеңа әйт, Сөмбел бездә ике атна инде авыр хәлдә ята, баштагы өч көндә бөтенләй аңсыз ятты. Комадан чыга алмас, үләр, дигән идек, комадан чыкты, ләкин беркем белән сөйләшми, бер ноктага карап тик ята. Ике атна бер якка да үзгәреш юк. Күрсәң, шундый кызганыч ул.
Тукта, ни сөйлисең син, ни булган аңа? Берни аңламыйм. Кайда? Нишләгән?
Белмим, безгә аны аңсыз, температурасы кырык килеш китерделәр. Әллә урамда бик озак йөргән, әллә егылып яткан, анысын белмим, бик каты салкын тигән аңа. Врачлар, нәрсәдәндер бик каты тетрәнү кичергән, организмы көрәшә алмый, ди. Хәзер ул төшенкелеккә бирелгән.
Римма, башкасын әйтергәме дип бераз уйланып торды да, ни булса, шул булыр, үз кылганнары өчен үзләре җавап бирсеннәр дигәндәй, сүзен дәвам итте:
- Иң начары шул: ул авырлы, әгәр үлә калса, берьюлы ике гомер киселәчәк. Абыең өйләнгәнче уйласын. Бу гөнаһ белән ничек яшәр, ул бит аны бер ел курчак урынына җитәкләп йөрде, әнә хәзер барып карасын, таныр микән... Өйләнә икән, өйләнсен, җир йотар үзен, кабахәт җан. Менә шул... - Римма, башка әйтер сүзем юк дигәндәй, кырт кына борылды да клубка кереп тормыйча кайтып китте.
Байрасның башына күсәк белән суккандай булды, ишеткәннәрен рәткә салып аңларга тырышты. Башка сыймас хәл бу: Сөмбелне харап иткән бит абыйсы! Ул, үз уйларына чумып, урам уртасында бераз басып торгач, әкрен генә кайту ягына атлады. Кунак кызларын озату түгел, үзенең кайда икәнлеген дә онытты шикелле.
Урамда кар ява, кыш җитә. Кар бөртекләре яшь егетнең битенә куна да эреп агып төшә, әллә кар, әллә күз яшьләре... Сыкрап-сыкрап йөрәге авыртты. Аның әле моңа кадәр кызлар өчен йөрәге әрнегәне юк иде: үпте, кочты, җилгә очты. Менә хәзер әллә ни булды, әллә бер кичтә олыгайды инде, үзен бернигә яраксыз итеп тойды.
Өйләренә кайтты. Әкрен генә кереп ятты, күзенә йокы да кермәде, бу хәлдән чыгу җаен да тапмады. Таң алдыннан гына йоклап китә алды. Ул уянганда, якты иде инде. Бәйрәм көн булгач, аерым эш тә юк. Ул, торып чәй эчкәч, авылның икенче очына, Риммаларга китте. Римманы урамга чакырып чыгарды.
- Сөмбел янына ничек керергә була? Мин аның фамилиясен дә белмим. Аңа нәрсәләр алып барырга ярый, нәрсә ашый? Миңа нишләргә, Римма?!
Римма аңа гаҗәпләнеп карап торды.
Ә синең ни катнашың бар, абыең килсен, аның йөргән кызы ич.
Абый бернәрсә дә белми. Аның кайчан кайтасы билгесез. Мин бүген китәм, янына кереп чыгармын дигән идем.
Анда чит кешеләрне кертмиләр. Мин бүген уникедәге автобус белән китәм, теләсәң, бергә керербез.
Ярар, алайса, сөйләштек. Нәрсәләр алыйм, нәрсә ашый?
- Ул берни ашамый, үзеңә кара.
Байрас ашыгып өйләренә кайтты да:
Әни, каймак, бал, каен җиләге вареньесы әзерлә әле. Мин уникедәге автобус белән китәм, - диде.
Бәй, балам, иртәгә ял бит.
Бераз эшләрем бар, бәлки, кич кайтырмын.
...Римма, Байраска халат, башмак кидереп, үзе белән больницага алып керде, постка җиткәч, дежур шәфкать туташына дәште:
Исәнмесез, Валя апа, хәлләрегез ничек? Без менә тугызынчы палатага кереп чыкмакчы идек.
Ә, теге кыз янынамы? - диде шәфкать туташы, Байрасны баштанаяк күздән кичереп. «Бик чибәр егет, шушы харап итмәде микән ул кыз баланы», - дип уйлады, - Әле генә укол ясадым, йокы даруы. Власов та кереп чыкты. Ул да аптырый, без кулдан килгәннең барысын эшләдек, ди. Керегез, бәлки әле йокыга китмәгәндер.
Алар кергән палатада ниндидер куркыныч бер тынлык хөкем сөрә, бер генә караватта кеше ята иде.
- Әнә, - диде Римма ымлап.
Байрас әкрен генә авыру яткан койка янындагы урындыкка утырды. Ишетү бер, үз күзләрең белән күрү икенче шул.
Сөмбел әле йокламаган, тын гына карап ята иде. Аның карашлары берни аңлатмый, элек ут чәчеп торган күзләрдә бушлык, гүя алар сүнгән ике кара күмер. Иреннәре чатнап ярылган, йөзе көл төсенә кергән, үзе искиткеч ябык, куллары уколлардан тишелеп күгәреп беткән. Байрас бу күренешкә әзер түгел иде, аның күзләренә яшь тулды, әйтер сүз тапмады, телсез калып, тик утырды.
- Сөмбел, Сөмбел, ни булды сиңа? Нишләп бу хәлгә калдың? Йә Ходаем, үзең коткар, аның ни гаебе бар? - Байрасның йөрәге әрнеде, кычкырып бер сүз әйтә алмады, тамак төбенә утырган төер зурайганнан-зурайды. Сөмбел әкрен генә күзләрен йомды, бер сүз дәшмәде. Үзенең моңсу күзләрен озын кара керфекләре астына яшерде. Сизелер-сизелмәс кенә кашлары тибрәлеп куйды. Ике атнага беренче тапкыр бер тамчы күз яше бәреп чыкты.
Байрас күпме утырса да, ул күзен башка ачмады, дару үзенекен итте, кыз йокыга китте. Римма, иелеп, аның ирененә ниндидер дару сөртте, күзендәге яшь тамчысын күреп:
Кара әле, сине таныган бит, ә бәлки Булат дип уйлагандыр, әнә, беренче тапкыр күз яше чыкты. Әгәр еласа, йөрәге бушар, бу халәтеннән чыгар иде. Елый алмый, йөрәге каткан, ә аңа еларга, эчен бушатырга кирәк, шунсыз җиңеллек кил мәячәк.
Байрас кыяр-кыймас кына Сөмбелнең кулын сыйпады:
- Мин иртәгә тагын киләм. Без сөйләшербез, мин болай җебеп төшмәм. Син терелерсең, теләсәң, мин һәрвакыт яның да булырмын, тик терел генә, аннары күз күрер. Римма, мин иртәгә иртән килсәм ярыймы, иртәгә ял бит?
- Кил, иртәгә мин дежурда, бәлки, чынлап та файдага булыр.
Байрас үз бүлмәсенә кайтып ятты. Бүген күргән хәлләр аны тетрәндерде. Армия сафларында хезмәт итеп кайтса да, егетләр белән сугышканы булса да, ул җан тетрәткеч чынбарлык белән беренче тапкыр очрашты. Тормышның мондый мәрхәмәтсез яклары да бар икән бит.
Икенче көнне Байрас сәгать унда больницада иде инде. Римма аны каршы чыгып алды.
Әйдә, анда Сөмбелне караучы әби дә килде. Син аның белән таныш, ул Сөмбелне, терелеп чыкса, үзенә алып кайтмакчы.
Егет, палатага кергәч, бермәлгә югалып калды. Аннары үзен кулга алып:
Исәнмесез, мин Байрас - Сөмбелнең дусты, - диде.
Бик яхшы, мин бик шатмын. Узыгыз менә монда утырыгыз. Минем чыгып керәсем бар, - дип, юкны бар итеп, Верочка коридорга чыгып китте. Кичә Римма Байрасның килүен сөйләгәч, карчык моңа бик сөенде, аңарда яңа өметләр уянды.
Сөмбел, - диде Байрас, кыз янына чүгәләп, йомшак кына итеп ябык бармакларына кагылды. - Урамда матур итеп кар ява, күрәсең киләме? Әйдә, күтәреп, тәрәзә янына алып барам. Капельницадагы дару тамып бетсен дә, мин сиңа урамны күрсәтермен. Син ачуланма, Сөмбел, без бит синең больницада икәнеңне белмәдек. «Үпкәләп чыгып китте, бүлмәсенә дә кайтмый», - ди сине абый. Ул әле синең монда икәнеңне белми. Бүген килү белән синең янга килеп җитәр. Син терел генә, син терелгәч, барысын да хәл итәрбез, баш бетәрлек бернәрсә юк.
Сөмбелнең күзләренә яшь тулды, куе ике каш бергә килеп кушылды, озын керфекләр яшь тамчыларын күтәреп тора алмады, яшьләре елга булып ага башлады, тик ул эндәшмәде.
Байрас Сөмбелнең салкын кулларын учларына алып кысты.
- Ела, ела, эчең бушанганчы ела, үзеңә җиңел булып китәр, - диде.
Әкрен генә кергән Римманы алар күрмәде. Римма килеп, Сөмбелнең беләгендәге энәләрне алып атты да, туйганчы еласын дип, икесен калдырып чыгып китте.
Байрас Сөмбелне, одеялы белән төреп күтәреп, тәрәзә янына алып килде.
- Әнә, кара, тышта кар ява, озакламый кыш җитәр, аннары - Яңа ел.
Сөмбел, яшь баладай үкси-үкси, тәрәзәгә карады, тышта күз явын алырлык аклык. Ул бик озак елады. Байрас аны туктатмады, аның битеннән, чәчләреннән үпте, иреннәре белән аның күз яшьләрен чүпләде. Ул кызны әкрен генә урынына китереп салды.
- Бар да яхшы булачак, ышан миңа.
Сөмбел үкси-үкси йокыга китте.
Байрас, больницадан чыккач та, «инде килгәндер» дип, туп-туры абыйсы торган тулай торакка китте. Алар ишектән икесе бервакытта килеп керделәр.
- О, энем, сәлам! Бәйрәм белән! Нишләп иртә килдең әле, әллә кунак кызлары кайтмадымы?
Абыйсының кәефе бик шәп күренә, кызганыч, бозарга туры киләчәк.
Ничек анда, җиңги урынындамы? Эшләр пештеме?
Бар да шәп, абыеңны котлый аласың. Яңа елга өйләнәм, шулай сөйләштек, ул риза. Кайтып, әтиләр белән сөйләшергә дә киләсе атнага яучы җибәрергә исәп.
Ашыкма әле, абый, ашыкма. Аңлыйм, син бүген бик бәхетле, тик мин сине котлый алмыйм. Миңа шуны аңлат: син Сөмбелнең авырлы икәнен белдеңме?
Соң, белдеңме дип, белдем, шул турыда сөйләшкәч чыгып югалды бит инде.
Ә син аңа нәрсә дидең?
Нәрсә дим, башканы яратам, ул бала миңа кирәкми, мин сиңа өйләнмим, дидем, аңлагандыр.
- Әйе, аңлаган, син аңа бик яхшы аңлаткансың. Сөмбел ике атна реанимациядә үлем хәлендә ята, ә син өйләнергә йөрисең... Син бит, абый, һәрвакыт акыл белән уйлый идең, шундый проблемаларың була торып, аның кая югалганын да белмичә, ничек өйләнергә җыендың? Син аның белән атна буе аерылмый идең, беркемне якын җибәрмәдең, козгын кебек яныннан китмәдең. Янәшәңдә шундый матур курчак кебек кыз булганга, бик горурлана идең. Әнә хәзер барып кара: туачак балаң белән үлем хәлендә ята. Кирәкмәгәч, яратмагач, ник кагылдың аңа, ул бит үзе дә сабый гына.
Байрас, барысын әйтеп бетердем дигәндәй, башын тотып урындыкка килеп утырды. Абыйсы, яшен суккан кебек катып, тик торды, ахырда көчкә телгә килеп:
Ни булган аңа, кешечә аңлат, мин берни аңламыйм, - дип, кызганыч тавыш белән сорап куйды.
Аңларсың, әнә, больницага барып кара, аннары ни булганын мин синнән сорармын. Римма янына бар, бүген дежурда ул, сиңа барысын аңлатыр. Ярый, мин китим, арыдым, ике көн йоклаган юк.
Доктор, Сөмбелне кереп карагач, боз кузгалды дигәндәй, елмаеп куйды. Ул хәзер яшәячәк, яшьлек үзенекен итми калмас, ул көрәшәчәк, ул җиңеп чыгарга тиеш. Күз яшьләре белән йөрәгендәге авыр таш төште, иркен суларга юл ачылды. Әнә, йөзенә сабый бала төсе керде, тыныч сулап йоклый хәзер.
- Әйдәгез, чыгыйк, йокласын. Верочка, сез дә кайтыгыз, бик арыдыгыз, ял итегез. Барысы өчен дә рәхмәт сезгә, - дип, доктор елмаеп китеп барды.
...Булат, уңайсызланып кына, нәрсәдер язып утырган Римма янына килеп басты.
- Исәнме, Римма. Байрас мине синең яныңа җибәрде, килдем менә.
Римма, таныш тавыш ишетеп, башын күтәрде, аның каршында каушаган, аптыраган кыяфәттә Булат басып тора иде.
- Исәнме, Булат абый. Байрас җибәрмәсә, килмәс идеңме? Сине бит өйләнергә киткән, диделәр.
Әйе, Яңа ел тирәсенә дигән идек тә, - диде Булат тотлыга язып. - Кайда ята ул, аны күрергә буламы?
Ярый, әйдә, алып керәм, тик уята күрмә, йокласын.
Булат карават янына килеп басты. Ул, Сөмбелне мондый хәлдә күрермен дип, уена да китермәгән иде. Римма аның хәлен аңлады, ахры, янына урындык куеп:
- Утыр, егылып китмә тагын, - диде әкрен генә, - бигрәк җебегән инде бу ир заты. Күр, таныйсыңмы? Ә бит алар икәү, икесе дә шундый хәлдә.
Сөмбел болай сынар дип кем уйлаган? Булат аны кара карлыгачка тиңли иде. Чөнки Сөмбел һәрвакыт чыр-чыр килеп, юктан да кызык табып көләргә тора. Ул һәр җирдә үзенең чая, җор теле белән юк-бар сөйләп, кешеләрнең кәефен күтәрә, вакыйгаларның үзәгендә кайный, аның янында һәркемгә рәхәт, күңелле. Аның кебек челтерәтеп көлә белгән кешене очратканы булмады, ул бөтен кешене үз авызына каратып тора иде. Булат кайчакта, исе китеп, онытылып аны күзәтә: Сөмбел үзенең бакча балаларыннан әллә ни аерылмый да кебек. Шундый җилбәзәк кыз булмый инде. Моңа әле үсәргә дә үсәргә, башында җил уйный. Ләкин ни өчен нәкъ аның янына йөрүен Булат үзе дә аңлата алмас иде. Эштән кайтуга, аяклары үзеннән-үзе кыз торган бүлмәгә илтте. Кичләрен аны бишенче катка кадәр күтәреп алып менә дә, баскычта таңга кадәр дөньяларын онытып үбешәләр, кызның иреннәре шундый татлы, алардан аерыласы килми. Иртәнге якта гына кызны бүлмәсенә озатып төшеп китә. Болар барысы да вакытлыча, вакыт уздырыр өчен дип, үз-үзен тынычландырырга тырыша. Аның Фәридәсе бар, аңа шундый хатын гына кирәк. Менә, ичмасам, ул тиң дә, пар да... Моңарчы шулай уйлады, болай булыр дип башына да китермәде.
Сөмбелнең алсу йөзе, кара кашлары, озын керфекләре, ул яраткан чия иреннәр хәзер башка... Көл төсенә кергән йөз, моңсу күзләр, яргаланган иреннәре әз генә кыймылдаса, яраларыннан кан чыгар кебек. Күмәч кебек йомшак куллар тире белән сөяккә калган, энә кадаган җирләр күгәргән. Булатның башы әйләнә, күңеле болгана башлады, ул әкрен генә торып коридорга чыкты, салкын диварга сөялде. Йөзе агарды, куллары калтырады, бугазына нидер утырды, һава җитми башлады, күлмәк изүен ычкындырды. Аның хәле киткәнен күреп, Римма урыннан сикереп торды:
Булат абый, ни булды сиңа? Кил, утыр монда, - дип, аны кушеткага утыртты.
Һава җитми, әллә ни булды, - дип, Булат ике кулы белән башын кысыптотты.
Римма стакан белән су бирде.
Мә, эч, тынычлан. Кан басымын күтәрелгәндер, хәзер дару да бирәм.
Римма, әйт әле, ул тереләчәкме! Ул үлмәячәк бит, дөресен әйт, - дип егет ялварулы күзләре белән Риммага текәлде.
Белмим, ике атна инде бернинди үзгәреш юк. Үзең күрәсең, хәле шәптән түгел, ул синең ярдәмеңә мохтаҗ, Булат абый. Ялгызы гына җиңә алмаячак, син өйләнергә ашыкмасаң иде...
Алар эндәшми озак утырдылар.
- Бар, кайт инде, Булат абый. Иртәгә килерсең, уянгач сөйләшеп карарсың, юатырсың. Аның беркем белән сөйләшкәне юк, телсез кеше кебек бер ноктага карап тик ята, бәлки, сиңа берәр сүз әйтер. Син аны хәзер ташлама инде, бу мәрхәмәтсезлек бит.
Икенче көнне Булатка эшкә икенче сменага булганга, иртәнге якта бар көчен уч төбенә кысып, Сөмбел янына килде. Кыз тыныч кына бер ноктага карап ята иде.
- Исәнме, Сөмбел, хәлең ничек? - диде, аның тавышы калтырап, әллә ничек килеп чыкты. - Мин кичә дә килгән идем, син йоклый идең, бүген менә эшкә икенче сменага булгач, иртән килдем. Сиңа нәрсә алып килим? Нәрсә ашыйсың килә? Син әйт, читенсенмә. Сөмбел, мин бит берни белмәдем, белсәм, әллә кайчан килер идем. Син миңа үпкәләмә, яме. Син терелгәч, әйбәтләпутырып сөйләшербез, син бит акыллы кыз, барысын да аңлашырбыз, тизрәк терел генә.
Сөмбел берни дәшми, бер ноктага текәлеп ятуын белде. Җансыз бер кешегә охшаса да, ул үз уйлары, үз дөньясы эчендә кайнады. «Ник килгән, аның ямьсез, теткәләнгән күлмәк кебек таушалган йөзен, җанын күрергәме? Исән, чибәр чагында да яратмаганны, хәзер бөтенләй яратмыйдыр». Сөмбелнең: «Кит, башка килмә, карама миңа. Синең өчен мин юк инде. Син башканыкы, якын килмә!» - дип кычкырасы килде. Иреннәре шытырдап, бер-берсенә ябышты, күңеле өзгәләнде, җаны әрнеде, тик тавышы гына чыкмады. Әтисенең исән чакта яратып җырлый торган җыры бар иде: «Әҗәлләрең җитсә, әйт үземә, таптый-таптый үзем күмәрмен». Шул җыр колагында яңгырады да яңгырады. Сөмбел күзләрен йомды. Әллә йокыга китүе булды, әллә авыр уйлар уйлап акылдан язмасын дип, аны бу газаплардан коткарасы килеп, Ходай ярдәмгә килде: әллә нинди өермә аны үзе белән бөтереп алып китте. Кинәт кыз күңелендә ниндидер җиңеллек тойды, болытка утырып, тирбәлә-тирбәлә, каядыр очты да очты. Әллә нинди көчләр аны матур болынга, чишмә буена алып килде. Челтерәп аккан чишмәдән комсызланып су эчте. Чишмә суы аның янган йөрәген, җан әрнүен басты. Суның икенче ярыннан, аңа карап, ап-ак күлмәк-ыштан кигән ак сакаллы бер бабай елмая иде. Ул ерактан килгән тавыш белән Сөмбелгә эндәште:
- Эч, кызым, эч. Син озакламый терелерсең. Синең бәхетең алда әле. Озакламый улың туар, мәхәббәтең яныңда. Син бирешмә, сабыр бул, сабыр. Ә хәзер бар, өеңә кайт, сине анда көтәләр.
Сөмбел уянганда, бөтен җир караңгылыкка чумган, янында беркем дә юк иде. Ул үзендә ниндидер көч барлыкка килүен тойды, селкенеп карады. Кинәт аның бик нык ашыйсы килде. Күргән төшен исенә төшерде. Нинди матур алан, нинди тәмле су... Ә бабай, бабай нәрсә диде? Йә Ходай, ул бит улың туачак, диде. Сөмбел әкрен генә эчен сыйпап карады. Эче бераз беленә башлаган. Аның ашыйсы киләдер, әйе, без ачыктык, ахры, улым.
Сөмбелнең күзенә йокы кермәде, төн буе керфек тә какмады. Иртән-иртүк Верочка килеп җитте. Гадәттәгечә, керә-керешли елмаеп:
Кояшым, хәлең ничек, ничек йокладың? - дип сорады. - Тышта салкын, тиздән кыш җитә, син чыгуга, чын кыш булачак.
Верочка, минем бик ашыйсым килә, ипи булса да бир әле.
Ике атна буе телсез яткан Сөмбелнең телгә килүе, ашарга соравы Верочканы сискәндереп җибәрде.
Могҗиза, могҗиза бит, үзе сөйләшә, үзе ашарга сорый, - дип бот чапты.
- Хәзер, кояшым, хәзер, - дип, ишеккә йөгерде, аннан кырт борылып кире килде, карт булса да бик җиңел гәүдәле иде.
Сөенечтән башым эшләми. Мин бит сиңа шулпа алып килдем, менә, ипиләп аша әле.
Верочка, аны мендәргә сөяп утыртып, болай булгач, тереләсең дип, шатланып, шулпа бирде. Сөмбел, тырыша-тырыша, бер телем ипи белән бер касә шулпа эчте, аның өчен бу да зур җиңү иде.
Иртәнге сәгать унда палатага Булат килеп керде, алар бүген күзгә-күз очраштылар. Верочка, комачауларга теләмичә, коридорга чыгып китте. Сөмбел бүген күзләрен куе керфекләре астына яшермәде. Булатның «Исәнме» дигәненә дә керфек кенә какты.
Егет карават янына чүгәләде:
- Хәлең ничек? Мин сиңа алмалар алып килдем, тагын нәрсә алып килим, син әйт кенә.
Сөмбел, бөтен көчен җыеп, үзенең карарын әйтергә уйлады. Ул үзе өчен нәтиҗә чыгарган иде.
- Булат, бүтән минем яныма килеп йөрмә, кирәкми, жәлләмә дә мине. Мин ничек тә үзем ерып чыгармын. Бар кит, минем барлыгымны оныт, килмә. Бар, миңа әйләнеп тә карама.
Булат кыздан мондый сүзләр көтмәгән иде, ни әйтергә дә белмәде. Сөмбел елар, ачуланыр, үпкәләр, шулай да ничек тә җайланыр әле дип уйлады, ләкин болай булыр димәгән иде. Ә ул еламады да, битәрләмәде дә; алай эшләсә, Булатка җиңелрәк булыр иде. Сөмбелнең көйдереп караган карашы күз алдыннан китмәде. Кыз, кинәт балалыгын югалтып, олыгайган иде.
Булат салкын урамга чыкты, әкрен генә тулай торакка таба атлады.
* * *
Сөмбел, бик әкренләп булса да, үзен кулга алып, терелә башлады. Әнисе килеп йөрде, Верочка көн дә янында булды. Атна башында, сумка күтәреп, Байрас килеп керде. Ул үзен шаян, көр күңелле итеп тотарга тырышты. Ул Сөмбел янына абыйсы йөридер, икәүләп йөрсәк, килешмәс дип, моңарчы килмәгән иде. Бу ялда, авылга кайткач, абыйсы белән сөйләште. Абыйсының больницага йөрмәвен ишеткәч:
- Алайса, Сөмбел янына үзем барам, миңа ярыйдыр бит, минем аның каршында бер гаебем дә юк, - диде.
Сөмбел аз гына елмая, Байрас белән сөйләшә башлады. Булат турында икесе дә бер сүз кузгатмады. Байрас Верочка белән дә уртак тел тапты, кич белән икесе бергә кайтып китте.
- Әйдә, чәй эчеп чыгарсың, син эштән кайтып ашамагансыңдыр, - дип, беркөнне Верочка Байрасны өенә чакырды.
Верочка бер бүлмәле кечкенә генә фатирда яши. Бүлмә бик пөхтә җыештырылган, һәр әйбер зәвык белән эшләнгән, һәрнәрсә үз урынында. Верочка аны бик тәмле аш, чәй белән сыйлады. Көтмәгәндә:
- Әйт әле, үскәнем, абыең белән Сөмбел турында син ни уйлыйсың? – дип сорап куйды.
Ни әйтергә дә белмим, үзем дә аптырыйм. Абый Яңа елда өйләнергә җыенган иде. Сөмбелгә түгел, башкага. Хәзер ул да нишләргә белми. Ул бит аңа килеп йөрмәскә кушкан.
Әйе шул, мин гарип түгел, миңа аның жәлләве кирәк түгел, ди. Беләсеңме, ул бит әнисеннән курка, бала турында белсә, өйдән куып чыгарыр, бала белән кая барырмын дип, бик кайгыра. Больницадан чыккач, баласын алдырмагае, аңа хәзер аборт ясатырга да соң. Әнисе, берәр әбигә алып барып, берәр нәрсә ясатса, аннары башка баласы булмаса? Менә шуларны уйлыйм да курка калам. Минем дә балам булмады, берне югалттым, башканы Ходай насыйп итмәде. Хәзер менә, үзең күрәсең, япа-ялгыз. Бала тапмый торган хатын бер иргә дә кирәкми. Мин Сөмбел өченбик кайгырам, әле аның авыр көннәре алда, авылда бит, үзең беләсең, ирсез бала тапкан хатынга бөтенләй икенче караш, күзен дә ачырмаячаклар. Менә, үскәнем, мине шулар куркыта.
Болар турында Байрас үзе дә уйлый. Абыйсы да уйлыйдыр, аңа да бик авырдыр. Бу атнада Фәридәгә яучы җибәрергә тиеш иде, ул хакта сүз дә кузгатмады, яучы да җибәрмәде. Нәрсә булып бетәр хәлләр?
Сөмбелнең больницага кергәненә бер ай булды. Ял көнне әнисе килгәч:
Әни, өйгә кайтасым, мунча керәсем килә. Син мине алып чык моннан, - дип үтенде.
Әнисе дә:
Ярый, балам, табиб чыгарса, иртәгә күрше абыең белән сөйләшәм дә машина белән килеп алырбыз. Бик озак яттың шул, балам, бәлки өйдә тизрәк терелерсең, саф һавада йөрерсең. Битеңдә кан әсәре юк, өйдә яхшырак булыр, - дип, шатланып, кызы белән ризалашты. Бераздан табиб белән сөйләшеп тә килде.
Чыгарам, ләкин бер атнадан кабат күренергә килергә тиеш, диде табибың.Ярый, кызым, син әзерләнә тор, иртәгә килеп алам, - дип, әнисе кайтып китте.
Икенче көнне әнисе Сөмбелне күрше абыйсы белән килеп алды. Өйгә кайту шатлыгыннан кызның күңеле тулды. Туган авылын, өен шундый сагынган!
Сөмбел үзенең яраткан урыны - тәрәзә төбенә килеп утырды. Тышта матур итеп, салмак кына кар ява. Бер ай вакыт эчендә бөтен дөнья үзгәрде. Элекке Сөмбел булса, уйнап-сикереп, урамга чыгып йөгерер, ак карга әллә нинди эзләр төшереп, эче катып көләр иде. Ә бүген ул яуган карда да бары ниндидер сагыш, моңсулык күрә.
...Җомга көн җитте, һәрвакыттагыча, яшьләр бүген дә вокзалга җыелды, һәрвакыттагыча, автобуска шыплап халык кереп тулды. Авылга кайтып җиткәнче, халык җылына, кызарына-бүртенә, аннан-моннан шаян сүзләр чыга башлый, егетләр кызларны үрти, тегеләре дә җавапсыз калмый.
Автобус кайтып җитеп, ишекләрен ачу белән, бөркелеп пар чыга, кызарып-пешеп халык агыла, утырып түгел, автобус артыннан йөгереп кайтканнар, диярсең.
Булат белән Байрас, сөйләшә-сөйләшә, өйләренә таба юл алдылар. Байрас никадәр генә җилбәзәк күренсә дә, соңгы вакытта ул уйчанланып, җитдиләнеп китте, ә Булат бөтенләй югалып калгандай, иләс-миләс йөри.
Абый, әйдә, өйгә кергәнче, ныклап сөйләшик әле бер. Син ни уйлап йөрисең? Сөмбел бит һәрвакыт больницада ятмас, кайткач, әнисе, туганнары беләчәк, тавыш чыгачак. Бала белән кая барыр ул? Өйлән, дип, монда килсәләр, син өйләнмим, дисәң, ул вакытта аңа асылынырга гына кала...
Өйлән дияргә җиңел. Мине инде ике атна Фәридә көтә. Яучы җибәрәм, дигән идем. Аннары ул җилбәзәк Сөмбелдән нинди хатын чыксын, ничек аның белән дөнья көтәргә кирәк. Көн уйлыйм, төн уйлыйм, ни уйлап табарга гына белмим. Минем бөтен хыялым - Фәридә, мин аңа гына өйләнергә телим.
Алар, капка төбенә кайтып җитсәләр дә, өйгә керергә ашыкмадылар. Булат кабат сүз башлады.
- Аңлыйм, Сөмбел кызганыч. Теге көнне больницада күргәч, бөтен җаным тетрәнде, мин аны алай ук сынар дип уйламаган идем. Ул бит мине үзе кире какты, сөйләшергә дип баргач әйләнеп ятты, борылып та карамады. Бик жәлләсәң, үзең өйлән, кешегә киңәш бирү җиңел ул. Үз башыңа төшсә, нишләр идең икән?!
- Минме, абый... Миннән генә торса, ул риза булса, бүген үк өйләнер идем. Әйе, әгәр синеке түгел, башка кешенеке булса, өйләнер идем, кем баласы икәнен эт тә белмәс иде әле, чукынып китсен дөньясы. Син ашыктың, ә мин соңга калдым. Бөтен бәла шунда, абый: мин аны, ул сине ярата, ә син Фәридәне. Туачак гөнаһсыз сабыйны кем яратыр? Ул бит безнең кан, ул бит безгә охшаячак. И абый, абый, менә кайда ул өчпочмак.
Булатның башына күсәк белән китереп суккандай булды, ни әйтергә белмәде. Ул энесеннән мондый сүзләр ишетермен дип уйламады. Җилкуар энесе кемне дә булса ярата дип, башына да китермәде. Менә авыртмаган башка тимер таяк. Димәк, Сөмбелгә генә түгел, энесенең дә юлына аркылы төшкән, аның алдында да гаепле булып чыкты. Ул, бераз дәшми утыргач:
- Хәзер нишлибез инде? - диде, авыр сулап.
- Әниләргә үзең аңлат, тик минем Сөмбелне бала күтәртеп, урамда йөртәсем килми. Мин аны монда алып кайтам, бала туганчы булса да, монда яшәсен, ичмасам, ирсез бала тапкан исемен күтәрмәс. Ә син туеңны бераз соңракка күчерергә тырыш, бала туганчы ашыкма. Әтиләр белән дә сөйләшергә кирәк, без капчыкта ятмый ул, барыбер тишеп чыга, әзер торсыннар.
Үз йомышы белән ишегалдына чыккан Әлфис, кешеләр сөйләшкәнен ишетеп, капка төбенә килеп басты. Абыйлары кайткан икән, кызык, монда качып ни сөйләшәләр икән дип, колагын ярыкка куйды. Бераз тыңлагач, әһә, болай икән дип, өйгә йөгерде.
Әти, әти, бәләкәй абый балалы хатын алып кайта.
Ни сөйлисең син, кем әйтте?
Абыйлар капка төбендә сөйләшеп утыралар. Байрас абый олы абыйга:«Син теләсә нишлә, мин аны өйгә алып кайтам», - диде.
Ә баласы каян чыккан?
- Белмим, «урамда йөри баласы белән», диде, ахры, салкын бит, озак тыңлап тора алмадым.
Әнисе белән әтисе бер-берсенә карашып, аптырап калдылар.
-Чукынчык малай, кермәгән тишегең юк, чыбыксыз радио, - дип, әтисе ачуланып алды.
Әнисе үзалдына:
- Балалы хатын алмаса, кызлар беткәнме, йөри торгач килеп капкан икән инде, - дип сукранып алды.
Әтиләре - әле илле яшен тутырмаган, зур гәүдәле, бик күркәм, сабыр холыклы, аз сүзле, һәрбер сүзен үлчәп кенә сөйләшә торган сөйкемле бер ир. Шушы яшенә җитеп, матур тигез ак тешләрен саклаган, елмайса, дөнья яктыргандай тоела. Уллары үзенә охшаган, ул аларга ышана, һәрвакыт яманнан ерак булыгыз, дип өйрәтә. Бигрәк тә Булатны төпле, акыллы дип саный, аның өчен борчыласы юк, дип уйлый. Ә менә Байрас бәйдән ычкынган эт белән бер, бөтен капкага тамга салып чыкты. Кемгә охшап шулай җилкуардыр.
«Өйләнәм дисә, анысын да тизрәк өйләндерергә кирәк, бәла-казасыннан баш-аяк».
Әтиләре Шәүкәт абый шулай уйлады. Уллары урамнан кергәч, барысы турында да утырып сөйләшергә кирәк.
- Бар, улым, син кереп ят инде, - диде ул Әлфискә. - Иртәгә иртәрәк уянырсың, сугым суябыз, үгез егарга көчле кешеләр кирәк, син койрыгын борып торырсың.
Иртә бит әле, абыйлар да кермәде.
Алайса, китер сумкаңны, көндәлегеңне тикшерик, ниләр төяп кайттың икән?
Әлфис шым гына үз бүлмәсенә кереп китте. Хәзер инде улының чыкмасын әтисе яхшы белә.
Кече улының җене сөймәгән шөгыле - уку. Дәрес әзерләргә утырса, бөтен укытучыны, дәреслек язучыларны, гомумән, укуны уйлап тапкан кешене ачулана, кулыннан килсә, аларның бөтенесен бер казанга салып кайнатыр иде.1
Булат белән Байрас ишектә күренүгә, әти-әниләре сораулы караш белән аларга текәлде.
- Нишләп бик озак, аш суынып бетте бит. Әйдә, утырыгыз.
Сизелеп тора - нидер булган. Әтиләре, тынычлап ашасыннар, бәлки үзләре сүз башлар дип, ашыктырмаска уйлады. Тыныч кына кичке ашны ашадылар, уллары сүз башларга ашыкмады. Шәүкәт абыйның сабырлыгы бетеп, ачулы карашын Байраска текәде:
-Шуннан, дөньяда ниләр бар? Бәлки сөйләрсез?
-Нигә миңа карыйсыз? Дөньяга ни булсын, дөнья үз урынында.
-Ә нинди хатын бала ияртеп урамда йөри?
Байрас белән Булат бер-берсенә карашып алды.
Шәүкәт абый, кыза баруын сизеп, үзен кулга алырга тырышты. Иләс-миләс бала сүзенә ышанып, каш ясыйм дип күз чыгарсын тагын.
- Улым, сизеп торам, нәрсәдер булган, икегез дә балтагыз суга төшкән кешеләр кебек утырасыз. Үткән кайтуыгызда да килде-китте йөрдегез. Читтән ишетелгәнче, үзегез сөйләгез. Йә, нәрсә кырдыгыз?
Әтиләре ике сөйләргә яратмый, уллары да аның бер карашыннан ни әйтергә теләвен аңлыйлар. Өйдә каршы сөйләү юк, малайлар балачактан шулай тәрбияләнгән. Әтиләрен хөрмәт итәләр, җиткән егет булсалар да, бераз шүрлиләр.
Малайлар, кем беренче башлый дигәндәй, бер-берсенә карап утыра бирделәр. Әтиләре тагын бер кабат тамак кырды.
Йә, кайсыгыз башлый?
Әти, ничек әйтергә, шундый четерекле хәл килеп чыкты. Кыскасы, бер кыз бала көтә, аңа өйләнеп тә булмый, ташлап та, менә шул. Шуңа абый белән баш ватабыз, нишләргә дә белмибез, - диде Байрас каушап.
Сезнең монда ни катнашыгыз бар?
- Соң, ул безнеке, дөресрәге, абыйныкы.
Әтисе Булатка карады, ул чиядәй кызарып, башын аска иде. Әтисе:
Булат, аңлатып бир, - дип кырыс кына әйтеп куйды.
Әти, ялгышлык белән булды, мин теләмәгән идем. Мин башка кызның кулын сорадым.
Булат әтисе ничек әйтсә, шулай булачагын аңлады.
Бала кемнеке? — диде әтисе коры гына.
Минеке.
Синеке булса, алып кайт та өйлән.
Юк. Мин аны яратмыйм, мин икенче берәүне яратам. Без Яңа елга туй ясарга сөйләштек. Әти, мәҗбүр итмә.
Сүзгә әнисе дә кушылды.
- Ул да бит кеше баласы, яратмагач, ник харап иттең, улым? Әнисе килсә, ни диярбез? И балам, безне дә, үзеңне дә бөтен авылга хур итәсең бит...
Әтисе, авыр йодрыкларын өстәлгә салып, уйчан кырыс тавыш белән:
Ә хәзер мине тыңлагыз, икегезгә дә кагыла, - дип сүзен дәвам итте. - Исән чагымда Арслановлар урамда ятим, уйнаштан туган бала исеме күтәреп йөрмәячәк. Мин синнән, улым, мондый хәл көтмәгән идем. Кылган эшеңә җавап та бирә бел, янына ятканчы уйларга идең. Өйгә алып кайт. Иртәгә үгез суябыз, Яңа елга туй ясарбыз.
Булат, әтисенең әйткән сүзләрен ишеткәч, бөтенләй югалып калды, башын аска иеп:
Юк, әти, юк, - дип пышылдады.
Ярый, өйләнмә, көчләп өйләндерә алмыйм. Ләкин ул баланы менә монда кайтарып куй, минем бер түгел, ун тамак туйдырырлык мөмкинлегем бар. Җепнең очына чыгып, хатаңны төзәт.
Менә шулай итеп, әтисе Булатның алдагы язмышына пичәт сукты.
Булат Фәридәгә: «Көтелмәгән хәлләр килеп чыкты, киләсе көзгә өйләнешербез», - дип, гафу үтенеп хат язды. Ул әле өметен өзмәде.
Без капчыкта ятмый шул, барыбер тишелеп чыкты, тулай торакта инде барысы да белде. Сөмбел, бүлмәдәш кызлары эштә чакта, әйберләрен җыеп, үзе эшләгән балалар бакчасына килде. Ул тулай торакка кайтырга, анда күренергә теләмәде. Эштән соң монда кунып кала торган булды. Верочка бу хакта белгәч:
- Кояшым, иртәгә үк миңа күч, мин сине сагынып беттем. Әле тагын бер яңалык, сине бит Байрас эзли, больницага барган - син юк. Миңа килде, күп итеп күчтәнәч алып килгән, бөтен суыткычны тутырып китте, сиңа ашатырга кушты, - диде. Верочканың хәбәре күп җыелган иде, сөйләде дә сөйләде. Икенче көнне Сөмбелне үзенә алып кайтып китте.
Сөмбел үзенең авырлы булуын ничаклы гына яшермәсен, Яңа ел алдыннан кайткач, әнисе турыдан-туры сорады.
- Ярый кайттың әле, төн чыкканчы үләм дип торам. Кичә Хәдичә апаң килгән иде, сине больницага бала төшерергә кергән, шуннан чак үлемнән калган, дип ишеткән. Ник кичә кайтмадың, син бит элек җомга кайта идең? Утсыз төтен булмый, әллә бер-бер хәл бармы?
Сөмбелнең йөзе агарып китте, куркудан теле әйләнмәде, күзалды караңгыланды, өй эче әйләнә башлады... Әнисенең:
- Кая, яның белән борыл әле. Әстәгъфирулла, бу ни? - дигән сүзләре ерактан ишетелгән кебек тоелды.
Сөмбелнең куркуы шул чаклы көчле булды, аңын югалтып егылды. Әнисе аны яңаклый-яңаклый аңына китерергә тырышты. Үзе елый, үзе кемнедер сүгә, мескен ана нишләргә белми өзгәләнә: - Нишләдең син, юньсез бала? Адәм көлкесенә калдырдың бит, шул яшеңнән этлектә йөрмәсәң! Әтисез бала үстерү җиңел дип белдеңме әллә?
Әнисе Сөмбелне күтәреп торгызмакчы булды, ләкин кызның гәүдәсе камыр кебек йомшарган иде. Больницадан яңа гына чыккан, әле ныклап терелеп тә бетмәгән кызны кайгы-хәсрәт, иртәгәсе көннең билгесезлеге тәмам йончыткан. Ул күзләрен ачарга тырышты, торырга теләде, ләкин гәүдәсе никтер аны тыңламады, исерек кеше кебек идәндә аунап ятарга мәҗбүр булды. Йөзе ак кәгазь төсенә керде, һич кан әсәре калмады. Шулвакыт ишек шакыган тавыш ишетелде. Әнисе күрше кызы керә дип:
- Кызым, тизрәк ишекне ач, һава керсен, үлә бит, үлә, - дип елый-елый кычкырды.
Ишектән ике ир белән бер хатын-кыз килеп керде. Ул аларның кемнәр булулары белән дә кызыксынмады, «коткарыгыз, кызым үлә» дип елый бирде. Ирләрнең берсе Сөмбелне күтәреп урынына салды, тиз-тиз яңакларын, колакларын уа башлады. Теге хатын да кызу-кызу аякларын ышкырга тотынды.
- Сөмбел, ач күзеңне, бу мин, Байрас, аңыңа кил. Ач күзеңне, - дип каты селки торгач, Сөмбелнең битенә алсулык йөгерде. Ул авырлык белән күзен ачты, тагын бер мәртәбә үлемнән качты. Әкренләп аңына килә башлады, бу кадәр халыкны күреп, кая эләктем мин дип, аптырап калды, һәр кешене күз йөртеп карап чыкты, аяк очында басып торучы Булатны күреп, күзләрен зур ачып текәлде. Байрас читкәрәк китеп басты, аның янына таныш булмаган хатын килеп утырды.
- Исәнме, кызым. Мин Булатның әнисе булам. Менә сине алырга килдек, син курыкма, борчылма, барысы да яхшы булыр. Менә хәзер әниең белән чәй янында утырып сөйләшербез, аннары безгә китәрбез.
Сөмбелнең күзеннән яшь бөреп чыкты, әллә ничек рәхәт булып китте. Бу хатынның йомшак тавышы борчулы йөрәккә ял бирә иде.
Әнисе ашыга-ашыга өстәл әзерләде, бергә утырып чәй эчтеләр. Ике әни нидер сөйләште, киңәште. Аннары Сөмбелне киендереп, машинага чыгарып утырттылар да үзләренә алып киттеләр. Әллә өн, әллә төш булды...
Сөмбелнең Ахун авылына беренче тапкыр аяк басуы. Матур олы клуб, биек манаралы мәчет яныннан машина җилдереп кенә үтте.
Җиңел машина матур бизәп эшләнгән капка төбенә килеп туктады. Булатның әнисе:
- Әйдә, кызым, менә шушында яшибез инде, - дип, алдан атлады.
Байрас та:
- Курыкма, кер, әйдә, кер, - диде.
Булат кына гаепле кеше сыман берни дәшми торды, дөресрәге, ни әйтергә белмәде.
Әйдә, - дип, Сөмбелне әкрен генә алга этте.
Капкадан керүгә, өйдән өстенә дә киенмәгән, зур гәүдәле, төсе-бите белән Булатка охшаган бер абзый чыкты.
-Әйдә, килен, төкле аягың белән. Мин синең кайнатаң булам инде. Әйдә түргә уз, - диде ул.
Сөмбел каушавыннан каккан казык кебек тик торды, аннары егылып китмим, дигәндәй, кемнеңдер беләгенә ябышты. Әтисе һаман сөйләшүен белде.
- Әйдә, улым, яшь киленне өйгә алып кер. Ә син, кызым, курыкма, кыюрак бул.
Тавыш ишетеп, өйдән атылып чыккан Әлфис Сөмбелнең шундый кечкенә булуын күреп шаккатты. Абыйлары янында басып торган кыз бик кечкенә булып күренде. Булат абыйсы Сөмбелне җитәкләп дигәндәй өйгә алып кереп киткәч, Әлфис түзмәде, Байрасның җиңеннән тартты:
Абый, шундый бәләкәй хатын буламыни?
Сиңа уйнарга иптәш булыр, - диде абыйсы көлә-көлә.
Өйгә кергәч, кайнанасы:
- Менә бу сезнең йокы бүлмәсе булыр, әйберләреңне шунда урнаштырырсың, хәзер ял ит. Мин аш әзерлим, - дип, аны ялгызын калдырып чыгып китте.
Сөмбел өйнең эчен күздән кичерде: зур, иркен, бөтен җирдә тәртип, һәрнәрсә урынында; бик зәвык белән җыештырылган, бөтен җиргә әбисе сөйләгәнчә кулдан сугылган матур-матур келәмнәр җәелгән. Икегә бүлеп эшләнгән бу бүлмәгә матур чаршау эленгән, диварга келәм кагылган, киң сәке ясалган, аның өстенә матур итеп чигүле мендәрләр өелгән. Алар ягына бер тәрәзә дә эләккән, тәрәзәдән бакча, алмагачлар күренә. Сөмбел бу почмакны бик ошатты, кеше күзеннән кереп качар өчен урын булды, дип шатланды.
Бу кичне алар Булат белән бер-берсенә ялгыш кына кагылып китүдән дә куркып, икесе ике якка карап, бер сүз дәшмичә уздырдылар. Зәңгәр нурларын сирпеп, тәрәзәдән ай карады. Ике арадагы бер кешелек бушлыкны ул да тутыра алмады. Башкалар арасында бәхет, мәхәббәт, шатлык, кайнар сулыш, тагын әллә ниләр күреп ай да оялыр иде, ә бүген ул уртадагы бушлыкны, авыр тынлыкны, икесе ике якка карап яткан бәхетсез җаннарны күрмәвең яхшырак дип, күрше тәрәзәгә күчте. Сөмбел яшь
булса да, бу нәни почмакның аның өчен түгел, башка кыз өчен әзерләнгәнен, үзенең бу ояга ялгыш килеп кунган кош икәнен яхшы аңлады. Язын килгән кошлар көзен балаларын ияртеп кире китәләр, ул да баласы тугач, моннан китәрмен дигән уй белән таң алдыннан гына йокыга талды.
Менә шулай яңа тормыш башланды. Ялда алар авылга хәзер өчәү кайталар. Авыл халкы, егетләрнең кайсысы туйсыз гына хатын алган дип, баш ватты.
Әниләре, кеше алдында яхшы түгел, туй ясыйк, дигәч, Сөмбел:
- Бернинди туй кирәкми, туйда мондый ямьсез кәләш булмый, - дип каршы төште.
- Ярый алайса, мулла чакырып, никах укытыйк. Никахсыз туган баланы җилдән туган, диләр, - дип, бер атнада никах укыттылар.
Хәзер алар, теләсә-теләмәсәләр дә, Ходай алдында ирле-хатынлы булдылар. Бу идарә кәгазе түгел, ертып ташлап булмый, Сөмбел мәңгегә Булатның беренче хатыны булып калачак. Аңардан соң әллә кемнәр килсә дә, Булатның беренче хатыны Сөмбел дип күкләрдә язып куелды инде.
Декретка чыккач, кызның әйберләрен Байрас йөк машинасы белән кайтарды. Жәлли иде ул Сөмбелне. Хатыны булса да, Булат аның белән сөйләшми. Ничек бер бүлмәдә йоклыйлардыр, киләчәктә нәрсә көтә аларны? Байрас Сөмбелне ничек кенә жәлләмәсен, аны ничек кенә яратмасын, хәзер берни дә үзгәртә алмый шул.
Сөмбелнең авылга бөтенләй кайтуына Әлфис шатланып бетә алмады. Ул апасын бик яратты. Сөмбел апасы аңа әкиятләр укый, кызыклы вакыйгалар сөйли. Мөмкин булса, Әлфис көне буе мәктәпкә бармыйча, аның янында утырыр иде.
Сөмбел хәленнән килгәнчә Гөлфия апага да булышты, аның ничек эшләгәнен карап, нәкъ аныңча, һәр эшне җиренә җиткереп башкарырга тырышты. Ияләшә төшкәч, аш-су тирәсендә дә кайнаша башлады. Гөлфия апа сиздермичә генә киленен күзәтте. Булат улы: «Ул дөнья көтәрлек кыз түгел, бер эш белми, җилбәзәк», - дисә дә, Сөмбел бер дә алай күренмәде. Ул һәрвакыт уйчан, бик сирәк елмая, куллары эшкә ятып тора, һәр эше килешле килеп чыга.
Кызым, өй эшләрен мин үзем дә карармын, син әнә Әлфискә укырга булыш. Бигрәк укырга яратмый, азгын бозау белән бер, уйнарга чыгып качу ягын гына карый. Бу малай берсенә дә охшамаган, абыйлары «бишле»гә укымасалар да, мәктәпкә бармыйча качып йөрмиләр иде. Ә бу сумкасын да уйнаган җирендә ташлап кайта. Бала түгел, бәла бу, бәла. Сине ярата бит, бәлки тыңлар.
Ярый, тырышып карармын, тик өйдә кызыклы китаплар юк, авыл китапханәсендә бардыр инде. Мин урамга чыгарга оялам, пәлтәмнең төймәсе эләкми, бигрәк ямьсез күренәм.
Гөлфия апа Сөмбелгә карап елмайды.
- Аталары эре булгач, балалары да зур туа шул. Сиңа күлмәк тә аласы бар, монысына сыймыйсың. Әйдә, кибеткә чыгып керик булмаса, кирәкле әйберләреңне алырсың, балага да киемнәр ала башларга кирәк.
- Юк, юк, әнкәй, үзең генә барып кайт. Минем урамга чыгасым килми. Үзең беләсең ич ни кирәген, миңа нәрсә дә ярый.
Икенче көнне Гөлфия апа килененә матур халатлар, эчке киемнәр алып кайтты.
- Мә, кызым, киеп җибәр әле. Иркенләп эчеңне киереп йөре. Оялып, кысып йөрмә, балага зыян килер.
Сөмбелгә бигрәк тә чәчкәле, ак якалы халат ошады. Мин моны ялда гына киярмен дип, читкә алып куйды. Булат кайтуга, элеккечә матур күренәсе килә иде.
Шәүкәт абый китапханәдән бер кочак балалар китабы күтәреп кайтты.
- Мә, укыгыз. Шайтан алгыры малайның укытучысы, әллә мине генә саклап тора, күргән саен зарлана. Хурлык бит, ике метрлы гәүдәң белән урам уртасында гаепле бер малай кебек басып тор инде. Әлфис, сумкаң кайда?
Әлфис, як-ягына каранып, сумкасын эзләргә тотынды.
- Эзләмә, чанада сумкаң, чыгып ал. Иртән чыккач, капка төбендәге эскәмия астыннан табып алдым. Кар күмеп китә язган, шайтан малай, - дип ачуланды әтисе. - Бирде бит Ходай картлык көнендә җәфа.
Менә шундый инде аларның төпчекләре, картайганда Ходай биргән татлы җимешләре. Никадәр ачулансалар да, тормышларын аңардан башка күз алдына китерә алмыйлар.
Сөмбел аны китап укырга өйрәтергә булды. Кызыклы маҗаралар, сугыш турындагы хикәяләрне кычкырып укый, аннары кызыклы җирендә туктый.
- Бүгенгә җитәр, күзем талды, башым авырта, - дип, йә кайнанасы янына аш бүлмәсенә чыга, яки, дәресләреңне әзерләгәч укырбыз дип, китапны яшереп куя. Әлфис түзми, китапны табып, кайчагында үзе укый. Сөмбел шулай итеп укуга кызыксыну уятты, йөгәнсез иркә Әлфисне әкренләп тәртипкә салды. Балалар бакчасында эшләү юкка гына китмәгән. Малай белән мавыгып, үзе дә авыр уйларыннан котылып тора. Әлфис үзе дә укый башлады, шулай да апасы укыганны ярата, ул укыганда, хыялларга бирелеп, вакыйгаларның эчендә кайный. Шулай тыңлап ята торгач, йоклап та китә.
Беркөнне алар күп хатынлы солтан турында әкият укыдылар.
Алайса, минем Булат абый да солтан була, әйеме? Син беренче хатыны, ә теге - икенче хатыны.
Кем әйтте?
Әй, теге вакытта әти абыйны, солтан булгач, ике хатын алырсың, яшә берсе белән, ике арада чапма, дип ачуланды.
Ә ник ачуланды?
Ул бит һаман күрше авылга, теге апа янына барып йөри, ахры.
Ә нинди апа?
Белмим, абый: «Мин шул кызга өйләнәм, мин аны гына яратам», - дигән иде, әти рөхсәт итмәде. Шуннан сине алып кайттылар. Сине мин дә, Байрас абый да, әти белән әни дә бик яратабыз, - дип, апасын муеныннан кысып кочаклады.
Бала булган җирдә бур ятмый, ди, менә ничек икән эшләр... Сөмбелнең күзеннән кайнар яшь акты, димәк, үзенең монда булуына ул Булатның әти-әнисенә бурычлы. Алар улларын өйләндерергә күндерә алмасалар да, кызның даны илгә чыкмасын дип, алып кайтканнар. Теге вакытта алар килеп кермәгән булса, Сөмбел хәзер кайда ятар иде икән? Булатның бер көнгә соңрак кайтуыннан, ял көне каядыр китеп югалуыннан нидер сизенсә дә, аңардан берни сорамады, дөресрәге, бөтенләй сөйләшмәде. Ул үзен Булатның муенына аскан таш кебек хис итте. Җир ярылса, ике дә уйламый шунда төшеп югалыр иде.
Булат Сигезенче март бәйрәменә кайтмады. Аның каравы, Байрас әнисе белән Сөмбелгә бүләкләр, күчтәнәчләр алып кайткан.
Булатның бүлмәдәше вокзалда Байрасны күреп:
- Бәйрәмгә абыеңның икенче хатыны килде, кайта алмас, - дигән иде.
Байрас Сөмбелне борчымас өчен, «комбинатта авария булган, абыйны эшенә чакырттылар» дип ялганларга мәҗбүр булды. Бу сүзләрне ишеткәч, әтисе акаеп бер генә карады, аның карашында барысын да аңлавы чагылды.
Бәйрәм өстәле әзерләп, күчтәнәчләр белән бергәләп чәй эчкәч, Әлфис белән Сөмбел үз почмакларына кереп киттеләр. Әтисе белән әнисе телевизор карарга утырды. Байрас бүген никтер клубка ашыкмады.
Теге почмактан Әлфиснең кычкырып көлгән тавышы ишетелде. Сөмбел белән икәү нәрсәдер сөйләшәләр дә, Әлфис кычкырып көләргә тотына. Аларның көлүен ишетеп, Шәүкәт абый белән Гөлфия апа да бер-берсенә карашып елмаеп куйды. Байрас та түзмәде, серле чаршау янына килде.
Тук-тук, мине дә кертегез әле, сездә бик күңелле бугай.
Кер, кер, - диде Әлфис, көлүеннән туктый алмыйча.
Нәрсәгә эчең ката? Үзең генә көлмә, миңа да әйт, мин дә көлим.
Апаның бүксәсен кочаклаган идем, берәү тибеп җибәрмәсенме, котым алынды. Әнә, син дә колагыңны куй, хәзер сине дә тибеп очыра.
Сөмбел оялып:
Чү, солтаным, алай ярамый, алай каты кычкырма, - дип, көлә-көлә, үзе дә авызын каплады.
Ярар, хәзер тышка гына чыгып керәм дә, солтанлы уйныйбыз, яме, - дип, Әлфис чыгып чапты.
Алар үзләренә ошаган әкиятләрне театрдагы кебек уйныйлар иде, апасы Әлфискә чалма да ясап бирде. Әтисенең зур сатин трусигына резинка үткәргәч, шаровар булды. Шушы киемнәрне киеп, Әлфис солтан булып кыланырга ярата. Ул керү белән:
Апа, кая минем киемнәрем, мин хәзер сезгә театр күрсәтәм, - дип, сәкегә менеп басты, кулына әллә нинди ялтыравык таяк тотты, апасы сарык йоныннан ясап биргән сакалны да такты. Байраска бармак төртеп, калын тавыш белән кычкырып җибәрмәсенме:
Нишләп утырасың минем тоткынлыгымда, нишләп һаман клубка чыкмыйсың? - дип башлаган сүзен онытып тотлыгып калды. - Апа, апа, теге сүзне әйт әле, онытам шуны.
Әмер бирәм.
Ә, әйе бит әле, - дип, Әлфис тагын тавышын калынайтып, кычкырып сөйләргә тотынды. - Мин солтан, әмер бирәм: Байрас, бар, клубка чык, миңа иң матур кызны алып кайт, кунак кызы булсын!
Сөмбелнең чишмәдәй челтерәтеп көлүе бөтен өйгә таралды. Байрас, кычкырып көлмәс өчен, авызын каплады.
- Солтаным, сиңа ничә хатын кирәк соң?
- Миңа өч йөз хатын положено. Аның бу сүзләреннән бөтен өй гөрләде.
- Улым, берүзеңә күп булмыймы соң ул өч йөз хатын? Монда бит ике генә бүлмә.
Сарайда урын җитәрлек, сыярлар.
Әй, улым, кайда күргәнең бар хатыннарны сарайда тотканны? – диде әтисе күз яшен сөртә-сөртә.
Нигә, китапта бит солтанның өч йөз хатыны булган, барысы да хан сараенда яшәгән, дип язылган.
Соң, улым, алар бит хан сараенда яшәгән, мал сараенда түгел.
Сарай - сарай инде. Сарай Африкада да сарай.
Сөмбел тагын челтерәтеп көлеп җибәрде.
Байраска бу почмакта шундый рәхәт иде. Ләкин барыбер ниндидер читенсенү сизелә, нәрсәдер җитми, һәркем үзен гаепле тоя. Ярый әле Әлфис бар. Ул булмаса, бу авырлыкны ничек җиңәрләр иде. Байрас үзе көлде, үзе каш астыннан Сөмбелне күзәтте. Ул түгәрәкләнгән, кечкенә гәүдәсе белән мондый корсагын ничек күтәреп йөридер? Ә үзе һаман да сөйкемле, күркәм, чәчләре үсеп, дулкынланып иңенә төшкән, йөзендә авырлы хатыннарга гына хас гүзәллек чагыла.
«Кайсы ягы белән үзенә тарта соң ул мине? Күпме кызлар озаттым, күпме кызны кочтым, үптем, ләкин берсе дә мине үзенә карата алмады. Ә ул нәрсә белән әсир итте соң? Карап торуга башка кызлардан артык җире юк. Бу өчпочмакның төенен кем чишәр?»
Байрасның үзенә төбәлеп утыруын сизгәч, Сөмбел янында яткан мендәр белән үзенең эчен каплады. Ике күз карашы очрашты. Үрелсәң, кул җитәрлек ара. Кочагыңа суырып ал да башыңны шушы дулкынланып торган куе чәчләр арасына сал. Ник чукынып китми дөньясы да, вөҗданы да, абыйсы да.
Байрас үзенең уйларыннан, хисләреннән куркып, кинәт сикереп торды да аннан-моннан тиз генә киенеп, урамга чыгып китте. Аның беркая да барасы килмәде, чыкты да капка төбендәге эскәмиягә утырды.
- Йә Ходаем, нинди гөнаһларым өчен мондый газапларга салдың, күпме дәвам итәр бу?
Бер атна узып китте, тагын җомга җитте. Сөмбел, бу атнада да Булат кайтмас микән, әллә Әлфис сөйләгән күрше авылга китәр микән дип, борчыла башлады. Йөрәген көнчелек уты яндырды, әллә ничек кыен булып китте, ниндидер кимсенү хисе баш калкытты. Бу караңгы уйлардан кәефе кырылды. Төннәрен юньләп йокламый, аяк өсте үткәрә иде. Көмәне зур булганлыктан, эче туктаусыз сызлый, ни утырып, ни басып тора алмый, шуңа күрә төнне диварга арка терәп үткәрә. Төн буе тәрәзәдән күзен алмый, табигатькә яз килүен күзәтә, бакчада кар да әкренләп эреп бара. Язның һәр көнендә күпме гашыйклар табыша, ә көзен алар йә кавыша, йә алар кебек аерылыша да, өметләнеп, киләсе язны көтә башлый. Язлар ел саен килә, тик һәр кешенең тормышында бер кабатланмас язы була. Ул шул язны гомере буе сагынып, хәтер почмагында кадерләп саклый...
Сөмбел киенеп тышка чыкты, ишегалды буйлап арлы-бирле йөренде. Быел өйдән чыкмагач, гөрләвекләр агуын да күрмәде. Язын челтерәп аккан гөрләвектән дә сихри матур нәрсә бар икән? Әллә кайда яткан карлар эреп, ашыга-ашыга, үзләренә юл ачып агып киләләр. Аларга таулардан төшүче гөрләвекләр иярә, алар этешә-төртешә олы юлга чыгалар, үзара нидер серләшәләр. Шул гөрләвекләргә кушылып, агып китсә иде аның да сагышлары. Ул да кайчан гына бала иде, гөрләвекләр ера-ера шаяра иде, аның тизрәк үсәсе, үсеп җитеп, матур егет очратып, бәхетле буласы килә иде. Язларда саф мәхәббәт киләсенә ышанып, барлык яшь кызлар кебек хыял дөньясына чумып яшәде. Кинәт килде аның язы, килде дә гөрләвектәй бөтереп алып кереп китте олы тормышка, артта калган балачагына кул болгарга да өлгермәде. Әнисе: «Үсәргә ашыкма әле, балам, гөрләвекләр киткәндә сак бул», дип, нишләп кисәтмәде икән, әллә әйтеп тә ишетмәде микән?
- Кызым, әллә авырыйсыңмы? Нишләп монда басып торасың, иртә бит әле, -диде Шәүкәт абый. Ул аны күптән күзәтә иде. Килененә авыр булганын бик яхшы аңлый, аңа ярдәм итә алмавына кайгыра. Йөрәге әрнидер шул бу баланың, Булаты да сирәк кайта. Менә бүген кайтсын гына, җиткән буена карап тормас. Сөмбел бер вакыт китеп барса, үкенер әле улы, кемне югалтканын аңлар, ләкин соң булыр.
Сөмбел җомга көнне иртәдән үк дулкынланып кичне көтә башлады.
- Бүген кичке ашны үзем әзерлим, әнкәй, шәһәрдән эшчеләр дә кайта.
Булат белән Байрас кайтканда, Сөмбел чәчкәле, ак якалы халатын киеп, башына яулык бәйләп, токмач кисә иде.
Булат ике атна кайтмады, шул вакыт эчендә Сөмбел хәйран түгәрәкләнгән, әллә ничек үзгәргән, өстендәге киң күлмәге үзенә килешеп тора. Күбәләк кебек җилбәзәк Сөмбелнең чын хатыннарча дөнья көтүенә, килештереп аш әзерләвенә ышануы да кыен.
- О-о, сагындым, җиңги, токмачыңны! Исәнмесез, менә без дә кайтып җиттек. Сөмбел, күлмәгең бигрәк матур булган, -диде Байрас күңелле генә сузып. Байрас булган җирдә һәрвакыт шулай инде, бар нәрсә хәрәкәткә килә, җан керә.
- Әйе, әнкәй алып бирде. Йә, әйдәгез, кулларыгызны юыгыз да ашарга утырыгыз. - Үзе Булатка күтәрелеп карамаска тырышты.
Абыйларының тавышын ишетеп, Әлфис йөгереп чыкты.
- Кая, миңа нәрсә алып кайттыгыз?
Абыйлары яраткан энеләренә кесәләреннән конфет-сагыз чыгарып бирделәр. Әлфис күчтәнәчләрнең яртысын кесәсенә салды, калганын Сөмбел апасына бирде.
Монысы сиңа, - дип, хәйләкәр елмайды.
И солтаным, рәхмәт инде. Син бигрәк юмарт.
Син миңа токмачны күбрәк салырсың, яме, мин токмач яратам.
Сөмбел беренче тәлинкәне кайнатасы алдына китереп куйды, аннары кайнанасына, аннары калганнарга, иң соңгы итеп үзенә салып алды.
Әни һәрвакыт ашны иң беренче миңа бирә, ә син соңгы итеп салдың, ярый әле токмачы калды.
Бу өйдә кем иң олысы?
Әти белән әни.
Шулай булгач, олы кешеләрне хөрмәт итәргә кирәк. Менә син дә үсеп, әти булгач, ашны иң беренче сиңа бирерләр.
Кайнатасы бу сүзләрдән уңайсызланып та, горурланып та куйды. «Япь-яшь башы белән кайдан белә бу бала, әтисе дә юк», - дип уйлап куйды.
Килен, ашың бигрәк тәмле булган, токмачларың бигрәк нечкә, кем өйрәтте сине болай аш-су әзерләргә?
Минем бит әбием, әнием бар, алар мине бөтен нәрсәгә өйрәтте, - диде Сөмбел, оялып кына.
Кичке ашны ашагач, кайнанасы белән Сөмбел өстәл җыештырып калды. Байрас клубка җыенды. Әлфис, тиктормас:
Абый, бүген кунак кызлары күп кайттымы? - дип сорап куйды.
Кайттылар, кайттылар, ләкин синең патшалыкның да хуҗасы кайтты бит.Бүген үзең кайда йокларсың инде, солтаным?
Кайда булсын, апа янында.
Ә абый кайда?
Без аны күптән патшалыктан диванга чыгарып аттык инде.
Ник? - дип, сүзгә әтиләре дә кушылды.
Озак кайтмаганга. Әнә, күрше авыл патшалыгына барсын.
Ах, телеңә телчә чыккыры, бүген үз урыныңа ятарсың, - диде Шәүкәт абый төпчек улына ачуланып. Булатка да каш астыннан сөзеп карап:
Син дә! - диде.
Сөмбел алар сөйләшкәнне ишетмәде, бу вакытта аш бүлмәсендә, кайнанасы белән сөйләшә-сөйләшә, нидер эшли иде. Эш беткәч, Сөмбел гадәттәгечә үз почмагына, Әлфис патшалыгына кереп утырмакчы булды. Сәкедә баш иеп утырган Булатны күреп, читенсенүдән кинәт туктап калды. Ни алга, ни артка барырга белмәде. Әлфис тә каядыр юкка чыккан. Сөмбел артка борылып китмәкче иде, телевизор карап утыручы кайнатасын күреп, тыныч кына сәкегә утырырга мәҗбүр булды. Сөмбел Булатның күз карашыннан да читенсенә. Булат аны күралмыйдыр кебек тоела.
Булат бераздан Сөмбелгә таба борылды да текәлеп карап утыра башлады. Сөмбелнең йөрәге табан астына төште, «күз карашы белән яндырып үтерим, ди, ахры». Булат үрелеп, Сөмбелнең чәченә кагылды. Сөмбел сискәнеп китте.
- Чәчләрең бөдрә икән, бик матур булып үсеп килә, - диде Булат әкрен генә тавыш белән.
Әйе, үстеләр шул, бала туганчы кисәргә ярамый, диләр. Котылгач, кистерермен әле.
Юк, кистермә, сиңа болай ныграк килешә.
Сөмбел, аптырап, Булатка карады.
- Ачуланмасаң, тотып карыйм әле, - дип, Булат кулын әкрен генә аның корсагына куйды.
Сөмбел ни әйтергә дә белмичә, эсселе-суыклы булып тик утырды. Әлфиснең чаршауны кинәт ачып җибәрүеннән икесе дә, хыянәттә тотылган кешеләрдәй, сискәнеп куйдылар.
- Нәрсә, тибенәме? Аны менә болай итеп тыңларга кирәк, - диде дә Әлфис колагын апасының эченә куйды. - Әй, менә, менә, әй, колакка типте. Син дә менә шунда колагыңны куй әле. Ул, беләсеңме, нинди көчле, кил, куй колагыңны.
Булат нишләсен, идәнгә шуып төште, тезләнеп, колагын Сөмбелнең эченә куйды. Чынлап та, бала берничә тапкыр каты гына селкенеп алды. Булат, үзе дә сизмәстән, Сөмбелне куллары белән кочаклап алды, үзендә ниндидер рәхәт хисләр уянуын тойды. Әкрен генә башын күтәреп, Сөмбелнең йөзенә карады, ул тын да алырга куркып утыра иде. Сөмбел аның күз карашын күтәрә алмыйча, башын читкә борды, ә йөрәге читлеккә эләккән кош кебек, тибеше хәтта колагы төбендә яңгырагандай булды.
Ишеттеңме? Ничек каты тибә, ә? Мин көн дә апаны кочаклап ятам. Ул анда көнме, төнме икәнен күрми, әй дулый, әй дулый, апаны йоклатмый да. Үсүен үсә, тик менә кайдан ничек чыгасын гына аңламыйм.
Әлфис, урыныңа кереп ят! – дип кычкырды әтисе.
Әти монда кермәскә кушты, абый, бүген син солтан, - дип пышылдады да Әлфис чыгып китте.
Булат елмаеп куйды.
- Без дә ятыйк инде, - дип, чишенеп менеп ятты.
Сөмбел сәке читендә яткан мендәргә башын терәде, Булатның карашы аның аркасын көйдерде.
Сөмбел, Сөмбел, аңла мине: үзем белән берни эшли алмыйм бит. Беләм: сиңа да авыр, миңа да кыен. Нишләргә соң безгә?
Кайгырма, күп калмады, әз генә түз. Бала тугач, әгәр исән калсам, мин монда кайтмам. Әгәр минем белән берәр хәл булса, баланы ташлама, әнкәй белән әткәй үзләре исән чакта ятим итмәсләр. Мин синең муеныңа гомерлеккә асылган таш түгел, курыкма, — дип пышылдады Сөмбел.
Булат бу сүзләрдән соң берара тынсыз калып ятты, аннары әкрен генә кочаклап, Сөмбелне үзенә тартты.
Ни сөйлисең син? Яшь бала белән кая бармакчы буласың? Мин бит сине кумыйм.
Мин куганыңны көтәргә теләмим. Әни янына кайтырмын, аңлар әле. Әни кертмәсә, Верочкага барырмын, ул һәрвакыт мине үзенә чакыра.
Ә бала?
Әгәр исән-сау котылсам, мин кайда, ул шунда булачак.
Булат авыр сулап, күзләрен аның куе чәчләре арасына яшерде, кысыбрак кочаклады. Йөрәк түреннән кайнар хисләр ташып чыкты, жәлләп тә, сөеп тә чәчләреннән шашып-шашып үпте. Үз-үзе белән көрәшеп арыган Сөмбел каршы килмәде, аның ял итәсе, беразга гына булса да онытыласы килде. Булатны шундый ярата, аны шундый сагынды, ул кагылган һәр җире ут булып янды. Булатның аны яратып түгел, бәлки жәлләп кенә кочаклавын да, бүтән кеше белән чагыштыруын да - барысын, барысын читкә куып, тагын бер минутка, тагын әз генә үзен һавада очкан каз каурыедай хис итте. Алар күз яшьләре кипкәнче үбештеләр, аннары берсүзсез генә кочаклашып йокыга киттеләр.
Булат таң алдыннан кинәт уянды. Янындагы буш мендәрне күреп, кичәге хәл төш кенә булды микәнни дип, аптырап калды. Ничек шулай килеп чыкты соң? Ник үзен тыя алмады? Сөмбел ни дияр, ул бит аңа тагын киләчәккә өмет бирде. Хәер, һәрвакыт шулай булды, әз генә якын килдеме, Сөмбел тыны белән үзенә тартып ала. Булат озак уйланып ятты, ләкин Сөмбел күренмәде. Торып, аш бүлмәсенә чыкты, тәрәзәгә күзе төште. Сөмбелнең бакчада карт алмагачка аркасы белән сөялеп басып торуын күрде, тын гына аны тәрәзәдән күзәтте.
Аннан, тиз генә киенеп, алма бакчасына чыкты. Алар эндәшми генә бер-берсенә бик озак карап тордылар. Беренче булып Сөмбел телгә килде.
- Жәлләмә мине, үткән төн өчен үзеңне гаепле санама. Без икебез дә гаепле. Курыкма, барысы да, төш булып, үткән төндә калды. Вакыт узар, без дә шушы алмагач кебек картаербыз. Күрәсеңме, күпме ботакларын кискәннәр, шулай да яши бит. Һәрберебез үз бакчасында яшәр әле, - диде дә Сөмбел борылып, әкрен генә өйгә кереп китте...
Беренче май бәйрәме җитте. Алмагачлар чәчкәгә бөреләнде, сулар кипте. Беренче май көнне бөтен авыл яшьләре әрәмәгә чыга. Язның иң татлы, иң матур вакыты: яшь-җилкенчәкнең күңеле җилкенә, үзләрен очар коштай хис итәләр. Авылга төтен исе тарала, бакча эшләре башлана. Кич җитүгә, яшьләр тыр-тыр килеп, матайда җилдерә. Бу инде яз җитте дигән сүз.
Иртәгә беренче май. Шәһәр халкы бүген кич авылга агыла башлый. Булат белән Байрас та кайтты.
Алар өйгә килеп кергәндә, Сөмбел, гадәттәгечә, ак якалы халаттан, башына кечкенә яулыгын бәйләгән, аш бүлмәсендә кайнаша иде. Исәнләшкәч, һәрвакыттагыча елмаеп, аларны өстәл янына чакырды. Сөмбел өйдәгеләрнең күңелендә яхшы булып калыйм дип, гел елмаеп йөрергә, күз яшьләрен күрсәтмәскә тырыша иде. Аңа бу йортта яшәргә күп калмады, бала тугач, ул инде башка монда кайтмаячак.
Ашаганда, әтиләре улларына:
- Иртәгә аерым эшегез булмаса, бакча казырбыз, тирес чыгарырбыз, вакытыгызны чамалагыз, - дип, үз ниятен белдереп куйды.
Икенче көнне бөтенесе бакчада эшләде. Көчле өч ир, эһ тә итми, бөтен җирне чистартып, казып чыкты, түтәлләр ясады. Сөмбел аларның эшләгәнен сокланып карап торды.
Кил, утыр, килен, ял ит, син бит гел аяк өсте, - диде кайнатасы. – Мин дә утырам, арыдым.
Без үзебездә әни белән атналар буе казынабыз, ә сез бер көндә бетердегез.Әни хәзер берьялгызы нишлидер инде, үзе көн буе эштә, мин дә юк.
Тукта, килен, кайгырма әле син, иртәгә үк бу икәүне кодагыйга булышырга җибәрәм.
Сөмбел сөенеп, кайнатасына карады.
Барырлармы соң, әткәй? Мин дә алар белән кайтып килер идем.
Юк, килен, син өйдә генә утыр. Сиңа юлга чыгарга ярамас. Алар, әнә, матай белән генә барып кайтырлар.
Бик яхшы булыр иде, и, әни сөенер инде. Безгә беркайчан да беркемнең булышканы булмады, утынга да, печәнгә дә гел икебез йөрдек.
Борчылма, барысы яхшы булыр, килен, булышырбыз... Син бераз сабыр ит инде, бала тугач, үзгәрер ул. Син түз инде, килен, түз.
Шәүкәт абый әллә үзен, әллә киленен юатты.
Сөмбел, сүзне икенчегә борып:
Әткәй, менә шушы үләнлеккә җәйге кухня ясап бир әле безгә, - диде.
Анысы ничек була?
Зур өстәл, эскәмияләр, менә монда мич, савыт-саба куяр өчен кечкенә өстәл. Самовар куеп чәй эчәрбез, - диде Сөмбел. Әзрәк уйланып торгач, моңсуланып: - Әнинең бакчасында шулай, - дип тә өстәде. - Озакламый алмагачлар чәчкә ата, монда искиткеч матур булачак. Яса инде, әткәй, үзең дә үкенмәссең.
- Ярар, килен, ярар. Хәзер үк уйлармын.
Кич җитүгә карамастан, кайнатасы бакчага такталар кертеп тутырды. Уллары:
Әти, нишлисең, нәрсәгә бу такталар? - дип аптырашты.
Әлегә такталар, аннары күз күрер.
Икенче көнне әтисе, эштән кайту белән, Сөмбел сораган оҗмах оясын ясый башлады, Әлфис тә булышты.
- Әти, шәп була бу!
Әниләре алар эшләгәнне карап:
Атасы, ни була бу? Бакчага сарай ясарга уйладыңмы әллә? - дип аптырады.
Солтан белән Солтанбикәгә оҗмах оясы ясыйм. Карале, анасы, киленгә күп калдымы әле?
Май уртасы.
Бәлки ул ялгышкандыр, мин әйтәм, дөрес санамагандыр.
Бер генә тапкыр булганнар, - диде Гөлфия апа пышылдап, - Булатның бүтән кагылганы юк, ди. Шул көннән санаган.
Калган көннәрдә нишләп йөргән?
Анысын инде малаеңнан сора. Кайда соң әле үзләре?
Кодагыйга булышырга җибәрдем. Ир-ат кулы кирәктер.
Сөмбелнең әнисе Сания апага Булатлар бик иртә килеп керделәр.
- Исәнме, әби, менә, ярдәмгә килдек. Нинди эшләрең бар, барысын да күрсәт, өлгергән чаклы эшләрбез.
Сөмбелнең әнисе сөенеченнән нәрсәгә тотынырга белмәде. Аңа әле болай ярдәм кулы сузып, беркемнең дә килгәне юк иде.
- Белмим инде, балалар, эш күп анысы, кайсысын кушыйм соң?..
Иртәнге чәйне эчтеләр дә эшкә керештеләр. Кич җиткәндә - бакча казылган, коймалар турайган, утынлыкта калган утыннар ярып өелгән, сарайлар чип-чиста җыештырылган. Сөмбелнең әнисе аларны мактап туя алмады. Егетләр соң гына кичке ашны ашагач, кайтырга кузгалды.
- Берүк, Сөмбел бәбәйләсә, хәбәр итегез. Кияү, килеп сөенчесен алып китәрсең.
Булатка «кияү» сүзе мәзәк булып тоелды, ул үзен бер дә аның кияве итеп санамый иде.
Үз авылларына кайтып җиткәч, матаен авыл башында туктатты.
- Байрас, син өйдә күренми тор, клубка бар, берәр кызны озат, өйдә синең кайтканыңны белмәсеннәр. Минем барасы җирем бар. Төнге икедән дә соңга калмам, капка төбендә көт.
Энесе авызын ачканчы, Булаттан җилләр исте. Байрас, тузанлы килеш кая барырга белмичә, аптырап калды. Ярый инде, елгага төшеп битне юарга, өсне кагарга да клубка кереп чыгарга булыр. Арыткан. Кайтып йоклыйсы гына да бит, өйдәгеләргә, абый күрше авылга җиңги янына китте, дисенме? Сөмбел болай да авырлык белән йөри. Кирәк бит, әгәр Сөмбел аның хатыны булса, шулай бала көтсә, ул хәзер әбисендә рәхәтләнеп кунак булып, иртәгә генә кайтыр иде. Сөмбел, елмаеп, аны каршылар, ул аны кочаклап үбәр иде. Аның иреннәре үзләре үк «үп мине, үп мине» дип чакырып тора, күз карашлары өтеп ала. Байрас татлы хыялларга бирелеп елмаеп куйды. Их, абый, ни үзеңә, ни башкага... Байрас сай гына челтерәп аккан Кыйдыш елгасына төшеп, бит-кулларын юды. Чалбар балакларын тезгә чаклы сызганып, елга уртасыннан ашыкмый гына караңгылыкка атлады. Елга өстендә тулган ай йөзә. Байрас бераз аңа карап торды да авыр сулап куйды. Нәрсә эшләргә? Клубка да барасы килми... Сөмбелне алып кайтканнан бирле аның өйдән беркая да чыгасы килми. Аның янында сөйләшеп кенә утырырга да риза...
Абыйсы кайтканчы вакытны этеп-төртеп үткәрде Байрас. Булат белән иртәнге сәгать өчтә капка төбендә очраштылар, шыпырт кына матайны этеп керттеләр дә үз урыннарына кереп аудылар.
Сөмбел төнлә аларның кайтуларын ишетеп ятты. Иртән диван яныннан үткәндә, изелеп йоклап ятучы Булатка сокланып карап торды.
Сөмбел, ишегалдында бераз уйланып торганнан соң, яраткан алма бакчасына чыкты. Кайнатасы Сөмбел кушканны эшләп тә куйган, мич кенә чыгарасы калган. Бакча кунак көткән өйгә охшаган иде. Ул өстәлне, эскәмияләрне сыйпап чыкты. Күр, ничек әйбәт булган. Әйләнеп тирә-якка күз салды. Бакчага чәчәкләр утыртырга кирәк, аның өчен шәһәргә барып орлыклар алырга булыр, баргач, Верочка янына да кереп чыгар.
Кызым, ник йокламыйсың, гел аяк өсте үзең? - диде сыер саварга чыкканкайнанасы, киленен жәлләп.
Әнкәй, мин бүген шәһәргә барып кайтырмын дигән идем. Иртәнге автобус ничәдә икән?
Сигездә. Ә ник барасың?
Минем, әнкәй, монда чәчәкләр утыртасым килә. Көз көне шундый матур булачак: тирә-якта төрле-төрле чәчәкләр, алмалар, өстәлдә самавыр.
Сөмбел хыялланып елмайды.
И әнкәй, бу бөтен кешенең яраткан урыны булачак!
Ярый, кызым, ләкин үзең генә барма. Әнә, Булат белән икәү барыгыз.
Юк, әнкәй, ул бик арыган. Алар иртәнге өчтә генә кайттылар, йокласын.Үзем белән Әлфисне ияртермен.
Эшкә барырга торып чыккан Шәүкәт абый, киленен бакчада күреп:
- Йә, ничек, килен, ошыймы? - дип сорыйсы итте.
- И әткәй, шундый матур, шома чыккан, кулларың алтын икән. Менә, әткәй, күз алдыңа китер, тиздән алмагачлар чәчәк атачак, көзен кызарып алма өлгерәчәк.
Шәүкәт абый Сөмбелнең якты йөзен, көләч күзләрен, бит очларын чокырайтып, май кояшыдай елмаюын күрде. Әйтерсең, аңа бәхет өчен шушы бакча почмагы гына җитмәгән. Йә Ходай, нинди сөйкемле икән бит аларның киленнәре. Бу бала әле бөре генә, чәчәк атасы көннәре алда, хатын-кыз баладан соң тагын да ачылып, матураеп китә. Моны Шәүкәт абый бик яхшы белә. Ул бит өч бала атасы.
Сөмбел Әлфис белән шәһәргә китте. Беренче эш итеп, Сөмбел элек эшләгән балалар бакчасына бардылар. Алар бәхетенә, бүген дежурда Верочка икән.
- Кояшым, каян килеп чыктың?
Сөмбел белән кочаклашып күрештеләр, гөр-гөр сөйләштеләр.
- Верочка, икенче килгәндә барысын да сөйләрмен, ә хәзер син безгә бакчага утыртырга күпьеллык чәчәк суганчалары бир әле.
Верочка чәчәкләрне ничек утыртырга икәнлеген дә аңлатты.
Кояшым, күрәм, ныклап урнаштың. Сез бергә, димәк, бар да яхшы.
Юк, Верочка, без беркайчан бергә була алмабыз. Ул башканы ярата.
Алайса, болар нәрсәгә кирәк?
Миннән истәлек булып калсын. Аның әти-әнисе мине бик ярата, бу чәчәкләр аларга рәхмәтем булсын...
Шәһәрдән кайткач, кичен Сөмбел егетләрдән чокыр казытты, тирес ташытты. Барысы әзер булгач, тезләнеп үрмәли-үрмәли чәчәкләр утыртты. Әлфискә:
- Монысы пион, монысы канәфер, болары дәлияләр, болары көз чәчәкләре - кашкарыйлар. Менә бусының бәрәңгесен, көз казып алып, базга салырга кирәк. Ә калганнары шулай утырсын. Син аларга, мин булмаганда, су сибәргә онытма, - дип, һәрберсен җентекләп аңлатты. - Әлфис, әгәр мин китсәм, сагынырсыңмы?
- Кая китсәң, мин сине беркая да җибәрмим!
Алар, тезләнгән килеш, бер-берсенө карашып елмаештылар.
Кая, бер пәп итеп алыйм әле үзеңне, - дип, Сөмбел, балчыклы куллары беләнӘлфиснең яңакларын тотып, борын очыннан үбеп алды.
Мин дә сине, - дип, ул да апасының битеннән тотып, борынын үпте.
Ике «пычрак бит», бер-берсенә карап, көлешергә тотындылар. Йортта йөргән Булат белән Байрас читтән генә аларны күзәтте. Аларга да кызык булып китте, бар эшләрен ташлап, шушы икәүнең үзара шаяруын карап тора башлады. Сөмбел торырга маташты, тора алмагач, Әлфис арттан аны күтәреп торгызмакчы булды, көче җитмәгәч, кулыннан тарта башлады. Боларны күзәтү - үзе бер мәзәк иде...
Өченче май бигрәк җылы, матур көн булды. Сөмбел, иртән торып, бакчада Шәүкәт абзый салган мичтә аш әзерләргә булды. Олы казанга аш салып җибәрде.
Байрас ут үткәреп, магнитофон тоташтырды. Бакчага бәйрәм төсе керде. Күңелләрне җилкендереп, дөнья буйлап моң агылды.
Җиңги, сиңа шулай ошыймы?
Ә синең үзеңә?
Ошый. Синең белән биисе килә, - диде Байрас матур елмаеп.
Биер идек тә, ара ераграк, - дип, эчен тотты Сөмбел.
Мин Әлфистән көнләшәм. Ул һәркөнне сине кочаклап йоклый, битеңнәнүбә, син аныкы гына.
Сөмбел бөтен бакчаны яңгыратып көлеп җибәрде:
Ул бит әле кечкенә.
Шулай да ул бит ир заты. Хәзер, әнә, солтан да булып алды.
Байрас, хискә бирелеп, Сөмбелнең ирененә, күзләренә текәлде, теле бәйләнде. Ул ике кулы белән эскәмия читенә тотынды. Аның йөзеннән күзен ала алмады, кайчан да булса тыелып кала алмам, шушы җиләк кебек сусыл иреннәрдән аерыла алмам, дип курыкты. Йөрәге дөп-дөп типте, куллары эскәмия тактасын ныграк кысты.
Сөмбел генә берни аңламады.
- Байрас, ә синең яраткан кешең бармы? Байрас дим, ни уйлыйсың, уян. Яраткан кешең бармы, дим?
- Бар, ләкин ул мине яратмый шул. Сөмбел, сәерсенеп, Байраска карады.
-Ни сөйлисең, синең кебек егетне яратмый мөмкин түгел.
Сөмбел карашы белән Байрасны назлады, үрелеп чәченнән сыйпады.
Син бит ир асылы, яратыр өчен яралган.
Сөмбел, ә син мине ярата алыр идеңме?
Алыр идем, абыеңа хәтле очраган булсаң, ләкин син миңа карамас идең. Минем ише җүләрләр сезгә бер кичкә генә кирәк. Мәхәббәтнең күзе сукыр, диләр, чынлап та, дөрес икән. Җирдән ерак китмәгән минем ише кызлар синдәй егетләргә тиң түгел.
Сөмбел, бик тә тиң, син искиткеч кыз. Син горур, үзеңә авыр икәнлеген беркемгә дә сиздермәскә тырышасың. Ә мин берни эшли алмыйм...
- Син үзеңне көчсез дисәң, миңа ни кала? Күңелемдә бер төер утыра: мине яратмыйлар, минем кебекләрне яратып булмыйдыр шул. Бу төер гомерем буе таралмаса нишләрмен?
Алар янына Булат килеп утырды.
- Авызга-авыз куеп, нәрсә серләшәсез? - дип ачулы гына энесенә карады.
Сөмбел, аш әзерләр өчен, мич янына барып басты.
Бернәрсә дә түгел, - дип елмайды Байрас, - рәхәт бит аның белән сөйләшү.
Күренә, әнә, күзләрең ничек яна, кызлар җитмиме әллә сиңа?
Ул бит барыбер сиңа кирәкми, монда да аны мин алып кайттым, синязылышмаган, ул әлегә беркемнеке дә түгел. Шулай булгач, абый, йә өйләнеп яшә, йә юлымда торма.
Ә бала?
Күрмисеңме, мин аны шушы килеш тә яратам.
Алар Сөмбел ишетмәсен дип, әкрен генә сөйләштеләр, ике туган арасыннан яшен үткәндәй булды.
Төшке аш вакыты җитте, Сөмбел өстәл әзерләде. Әнкәсе белән әткәсе дә эштән кайтып җитте.
Әйдәгез, бакчага чыгыйк. Бүген көн матур, җылы, — диде Сөмбел елмаеп.Гадәттәгечә, олыдан кечегә аш бүлеп куйды. Өстәлдә самовар кайнап утыра.
Әлфис кая йөри инде?
Кайгырма, әни, күршеләрдә, коймак исе чыкканын көтә.
Азындырып бетердең үзен, килен, көн дә коймак белән сыйлап.
Хәзер сезне дә сыйлыйм.
Сөмбел зур табада коймак пешерә башлады, бөтен урамга тәмле ис таралды. Әлфис тә чабып кайтып җитте.
Бәйрәмнәр үткәч, гөрләп торган өстәл яны бушап калды. Булат белән Байрас та китәргә җыенды.
- Сөмбел белән хушлаштыңмы? - диде Байрас абыйсына.
Булат эндәшми генә бакчага керде, ни әйтергә белми туктап калды:
- Без киттек, тагын бер атнага түзәрсең бит әле, - диде ул.
- Мин түзәрмен, ул түзәрме?
Аларга икәүдән-икәү калып аралашу уңайсыз, берне уйладылар, икенчене сөйләделәр. Сөмбел бакчада берьялгызы калды.
Көннәр әкренләп үтә торды. Җиңү бәйрәме алдыннан ул авырый башлады. Иртәдән үк кәефе юк иде, шулай да, бер атна вакыт бар, үтәр, дип уйлады. Кайнатасы төшке ашка кайтып китте. Сөмбел аңа үзенең авыруын әйтергә оялды, ничек тә кайнанасы кайтканчы түзәргә булды. Үч иткәндәй, Әлфис тә каядыр китеп югалды. Бала шул, берәр уенга ябышса, дөньясын оныта. Иртән башланган авырту көчәйгәннән-көчәйде. Кая барырга, нишләргә белмичә, Сөмбел арлы-бирле йөренде, күршеләр коймасына барды, һичкем күренмәде. Инде атларлык хәле калмады, хәзер әнкәй кайтып җитәр дип, тынычланырга тырышты. Көчсезлегеннән әкрен генә елап җибәрде. Күңелен курку биләп алды, кысып-кысып башы авыртты. Эчтән нәрсәдер этә, авыртуга түзә алмый кычкырасы килде. Иреннәрен тешләп ыңгырашты, адым атларга куркып, ишек яңагын кочаклап, әкрен генә елады.
Шулвакыт капка төбенә тузаннар туздырып, йөк машинасы килеп туктады, капкадан Байрас килеп керде. Сөмбелне күреп, башта сискәнеп китте, нәрсәдер сәер тоелды.
Сөмбел, нишләп торасың монда? Әллә елыйсың инде?
Байрас, үләм бит...
Әллә чирлисеңме?
Иртәдән.
Өйдә кеше юкмыни?
Үзе нишләргә дә белми, Сөмбел тирәсендә бөтерелде.
- Әйдә, ятып тор, хәзер мин берәр җиңел машина табам. Бераз түз инде, - дип, Байрас чыгып йөгерде.
Бераздан, ике йорт аша гына яшәүче күршеләрнең машинасын сорап, алып та чыкты. Сөмбелне күтәреп, җайлап кына артка яткырды.
Байрас үзе машина куды, шул ук вакытта артка караштыргаларга да өлгерде. Сөмбел күзен йомган, иренен тешләгән, үзе ыңгыраша иде.
Элек Ахунның үзендә бала тудыру йорты бар иде дә бит, хәзер аны Учалыга, шәһәргә күчерделәр. Егерме биш чакрым ара, бер карасаң, күп түгел, ләкин мондый вакытта...
Сөмбел, түз, күп калмады, әнә, тау артында гына...
Миңа оят, авыр чакта гел сиңа туры киләм, һәрвакыт янымда син буласың. Булатка гына мин дә, бала да кирәкми.
Сөмбелнең күзеннән яшьләре тәгәрәде, авыртуга түзә алмыйча ыңгырашты, кычкырмас өчен авызын каплады. Байрас, көзгедән күреп, үрелеп, аның кулын авызыннан тартып алды.
Кычкыр, ела, оялма. Мин синең яныңда, курыкма, һәрвакыт синең белән булырмын. Ходай ялгышты, абый урынына мин булырга тиеш идем.
- Син мине җәллисең генә, Булат та җәлли. Этне ияртмә, иярткәч типмә, диләр. Мин шул эт кебек. Аңласаң иде хәлемне...
- Мин сине яратам да, жәллим дә, ләкин сизмисең генә.
Сөмбелнең тавышы тагын югалды. Телгә килеп:
Исән калсам, яхшылыкларыңны мәңге онытмам. Улыма да исемне син куярсың.
Бәлки кыз булыр, болай да өй тулы ир-ат.
Юк, малай була. Мин төшемдә... теге вакытта больницада төш күрдем...
Больницага килеп җиткәндә, Сөмбелнең сөйләшерлек хәле калмаган, йөзе көл төсенә кергән иде. Байрас аны күтәреп керешли, ишекне тибеп ачты да:
- Тизрәк, үлә, - дип кычкырды.
Кабул итү бүлмәсендә утырган шәфкать туташы сикереп торды.
- Менә монда салыгыз, - дип, үзе табиб артыннан йөгерде.
Байрас үзе дә куркудан ап-ак булып агарды, Сөмбелдә исә бөтенләй яшәү рәвеше сизелми иде. Аны алып кереп киткәч, табиб:
Хатыныгызның фамилиясе, кайчан чирли башлады? - дип сорады.
Арсланова. Иртәдән чирлим, диде.
Нишләп соң алып килдегез, хәле бик начар, - дип, табиб Байрасны ачуланып алды. - Хәзер киемнәрен алып чыгарлар, көтеп торыгыз, - дип кереп китте.
Нишләптер, шунда ук кире йөгереп чыкты, телефоннан шалтыратып, әллә нинди табибларны чакыртты, каядыр шалтыратып, кан соратты да йөгереп кире кереп китте. Унбиш минут үтүгә, Сөмбел яткан бүлмәгә, йөгерә-йөгерә, ике ир кеше кереп китте, сөйләшүләреннән аларның да табиблар икәнен аңлап алды Байрас. Ул инде елар дәрәҗәгә җитте, «Коткарыгыз!» дип кычкырасы килде. Сөмбелнең киемнәрен тотып, шәфкать туташы чыкты, аның ни әйтергә
белми аптыравы йөзеннән күренә иде. - Соң китердегез шул, хәле бик авыр.
- Аны коткарырлармы? - диде Байрас хәле бетеп.
Шәфкать туташы җилкәсен генә җыерды.
Алар мөмкин булганын эшлиләр, - дип, ул Сөмбелнең киемнәрен Байраска сузды.
Йә Ходаем, үзең ярдәмеңнән ташлама. Без бит барыбыз да аны бик яратабыз, - дип, Ходайга ялварды. Билгесезлек аның җанын телгәләде, бераз шулай утыргач, абыйсына хәбәр итәргә кирәклеге исенә төште. Ул машинаны югары тизлек белән тулай торакка куды. Абыйсының бүлмәсенә керә-керешли:
Әйдә, киен, Сөмбел больницада, - дип кычкырды.
Машинага чыгып утыргач, Булат аптырап сорап куйды:
Кем әйтте?
Үзем авылдан алып килдем.
Сиңа тау аркылы кычкырдымы?
Кычкырмады шул, кычкырса, болай булмас иде. Өйдә кеше булмаган, ә ул иртәдән чирли башлаган. Үтеп барышлый гына авылга кагылган идем. Монда килгәнгә ике сәгать булды, бер төркем табиб бернәрсә эшли алмыйлар.
Больницага керүгә, өмет белән шәфкать туташына карадылар, ләкин ул баш кына селкеде. Алар көткән арада, тагын бер авырлы хатынны китерделәр. Ярты сәгатьтән шәфкать туташы чыгып, бәхетле ирне «Улыгыз бар!» дип шатландырды. Әти кешенең авызы колагына җитте, рәхмәтләр әйтә-әйтә, сөенче алырга, бәби тәпие юарга чыгып йөгерде. Байрас түзмичә торып ук басты.
-Инде ике сәгать, ни булса да әйтә алмассызмы?
Шәфкать туташы сүзсез генә теге бүлмәгә кереп китте, бераздан чыгып:
Хәзергә берни дә әйтә алмыйм, операция бара, - диде.
Нинди операция? Ул бит бәбәйләргә килде.
Хатыныгызны вакытында алып килгән булсагыз, болай булмас иде, дидем бит, ул үзе бәбәйли алмады.
- Ә бала?
- Белмим. Операциядән соң табиб үзе чыгып әйтер.
Байрасның башына күсәк белән суккандай булды, Булат янына барып утырды.
Ишеттеңме, абый?
Ишеттем, тик мин болай ук булыр дип, башыма да китермәдем.
Байрасның ачуы йөзенә чыкты.
- Әйттем мин сиңа, ял ал да авылга кайт дип. Үлсә, син ничек яшәрсең, мин ничек яшәрмен? Сиңа кирәкмәсә, миңа кирәк Сөмбел, - диде ул, йөзен ике кулы белән каплап.
Тагын бер сәгать вакыт үтеп китте. Кабул итү бүлмәсеннән олы яшьтәге табиб чыкты. Аны күргәч, Байрас үзенең сикереп торуын сизми дә калды, Булат та торып басты. Алар ялварулы карашларын өмет белән табибка текәделәр. Табиб, Байраска карап, тыныч тавыш белән:
Улыгыз бар. Шундый кечкенә хатын өчен бала бик зур, баһадир. Хатыныгызның хәле бик авыр, операция ясарга туры килде. Операция вакытында йөрәге туктап куркытты. Мин аны икенче тапкыр коткарам бит, ник шул хәтле интектерәсез? Ул искиткеч хатын.
Ул тереләчәкме?
Без кулыбыздан килгәнне эшләдек. Тагын ике көн көтәргә кирәк, кризистан чыга алса, тереләчәк. Бер елда ике тапкыр үлемне җиңү синең кебек таза ирләргә дә кыен. Ул сабый гына, ә инде йөрәге яраланып беткән. Көтәргә кирәк. Кайтыгыз, иртәгәгә кадәр йоклаячак. Саубулыгыз. Тагын бер нәрсә: бәлки, ул башка бала таба алмас, таләп итмәгез...
Сөмбел бик авырлык белән терелде. Атна ахырында аның янына һич көтмәгәндә, ак халат киеп, Римма белән Байрас килеп керде. Байрас әкрен генә аның янына килеп утырды. Сөмбелнең күзендә яшь тамчылары ялтырады, аннан елмаеп җибәрде.
«Әле дә син бар дөньяда», дип әйтәсе иде, тамагына төер утырды.
- Елама инде, алайса мин дә елыйм, - диде Байрас иелеп. - Мин малайны карап чыктым. Ул сиңа охшаган: шундый матур. Әниләр сиңа сәлам әйтергә куштылар, әти бишек әзерли. Синең яныңа абый ничек керергә белми йөри, хәленнән килсә, чебен булып тәрәзәдән очып керер иде. Ә мин барыбер беренче булып күрдем, - дип елмайды. Аның кебек матур елмаючы дөньяда бүтән юктыр.
- Байрас, рәхмәт сиңа, улым өчен дә, үзем өчен дә. Сине Ходай уллар, кызлар белән сөендерсен. Син бик яхшы әти булырсың, - дип, Сөмбел әкрен генә аның кулын кысты. Байрас ул кулдан күзен алмады, бу минутта аңа шундый рәхәт иде.
Булат та, Римма белән сөйләшеп, Сөмбел янына керде. Ул килгәндә, кичке имезү вакыты иде.
- Тукта, керми тор, хатыннар бала имезәләр. Әнә синеке, шуннан гына карап тор, соңрак керерсең. Байрас күптән килеп күреп китте, ә син яңа гына киләсең. Белмим, кайсыгыз күбрәк яратадыр Сөмбелне, - дип елмаеп, Римма китеп барды.
Булат ишек тәрәзәсе аша күзәтә башлады. Сөмбел елмая-елмая баланың башыннан сыйпый, иснәп тә ала, күзләре белән иркәли, ә бәби имә дә имә. Булатның да баланы иснәп-үбеп карыйсы килде. Сөмбелне аның бу халәттә беренче тапкыр күрүе. Күбрәк белгән саен, Сөмбелнең әллә нинди сыйфатлары ачыла бара. Ул, элек уйлаганча, буш та, җилбәзәк тә, җилкуар да түгел, әнә бит, ничек карый балага, күзләрендә күпме наз, иркәләү чагыла. Әле күптән түгел генә үзе дә бала кебек аның куенында иркәләнә иде, ә хәзер нинди җитди. Булатның алар янына керәсе, улын кулына алып сөясе килде, йөрәге дөп-дөп типте, үзе сизмәстән, елмаеп куйды.
Бәбиегезне кереп күрегез, хәзер алып китәм, - диде ак халатлы шәфкать туташы. Палата ишеген ачып:
Кайсыгызның ире тилмереп тора? Керсенме? - дип сорады.
Палатада ятучылар бөтенесе ишеккә карады, ләкин Сөмбел генә үз уйларына чумып утыра бирде. Ул шәфкать туташының соравын ишетмәде дә. Янына Булат кереп утыргач, сискәнеп куйды,
тизрәк күкрәген каплады, ни әйтергә дә белмичә аптырады.
Исәнме, Сөмбел, хәлең ничек?
Ярыйсы, күрәсең, исән калдык.
Кая, мин дә карыйм әле, кемгә охшаган?
- Миңа, - диде Сөмбел, тик баланы күрсәтергә ашыкмады, бала һаман имә иде. Балаларны алырга кергән шәфкать туташы алар янына иң соңгы булып килде.
- Туйдыгызмы? Безнең баһадир тәмләп, озаклап ашарга ярата шул. Әтисе күрдеме әле, малаегыз бик чибәр булыр, хәзердән үк үз бәясен белә: бүтәннәр кебек тик торганда елап ятмый, бик тыныч. Әтисенә охшаса, бөтен кыз аныкы булачак, - дип, шәфкать туташы баланы алып чыгып китте.
Сөмбел белән Булат та әкрен генә коридорга чыктылар.
Син авылдан минем әйберләремне алып килерсең инде, бер әйбер дә калмасын, - диде Сөмбел.
Ничек бөтен әйберләрне? Бала киемнәрен генә түгелмени?
Бала тапкач, ул йортка кайтмыйм дип, мин сиңа сүз бирдем. Сиңа бар юллар ачык. Әнкәй белән әткәй миңа рәнҗемәсен, барысы өчен аларга рәхмәт. Әйберләремне Байрас Верочкага илтеп куйсын, мине ул каршы алыр.
Сөмбел, ни сөйлисең син?! Болай ярамый бит, әти мине өйгә кертмәячәк.
Ә син баланың да, минем дә сиңа кирәкмәвемне аңлатырсың, ир кеше бит, аңлар.
Ә бала? Мин бит аны тотып та карамадым.
Баламы? Бала минеке, яраткан кешеңнән үз балаларың булыр. Бу баланы күрмәвең хәерлерәк, син аны барыбер мин яраткан кадәр ярата алмаячаксың. Ул сиңа һәрвакыт әлеге бәхетсез көннәреңне хәтерләтеп торачак, шуңа күрә башка килмә, икебезгә дә шулай җиңелрәк булыр.
Тукта әле, Сөмбел, яхшылап сөйләшик.
Булат кирәкле сүзләрне онытты. Сөмбел үзенең салкын, коры сөйләшүе белән пычаксыз кисә, ичмасам еласын, битәрләсен иде. Булат, нишләргә белми, аны кочаклап алды, ябык, кечкенә Сөмбел аның кочагына кереп чумды. Ул югалып калды, ләкин бер күз яше дә чыгармады. Булат аның чәчләреннән сыйпап үпте, ни әйтергә белми:
- Сөмбел, кичер мине, ләкин кинәт кисмә әле. Мин сине дә, баланы да күреп торырга телим. Сезне ташламам, ярдәм итәрмен.
Сөмбел әкрен генә читкә тартылды.
- Жәлләмә, мин бит хәзер әни кеше, беркемнән курыкмыйм, беркемнән оялмыйм. Син дә миннән бер мескен ташландык Сөмбел ясама, без улым белән кемнеңдер, шулай ук синең дә жәлләвеңә мохтаҗ түгел. Курыкма, мин югалмам, мине бүтән ялган сөю белән алдый алмаслар. Элекке беркатлы Сөмбел юк хәзер. Сау бул.
Ул, артына да борылып карамыйча, палатага кереп китте. Бу минутта Булат үзен Сөмбелдән кечкенә итеп хис итте. Хәзер нишләргә? Әтиләренә, Фәридәге нәрсә дияргә? Ул аны әти-әнисе белән таныштырыр өчен, Сабантуйга чакырган иде. Сөмбел кайтмаса, әтисе Булатны мәңге кичермәячәк.
...Җомга җитте. Бу юлы Булат авылга үзе генә кайтты, Байрас никтер күренмәде. Соңгы атнада өйдә кемдер җитми кебек тоелды. Өйдәгеләрнең сөйләшүе да гел Сөмбелгә барып тоташа. Кайтуына әтисе ике бишек көйләп куйган: берсе өйдә, икенчесе бакчада карт алмагач ботагына эленгән. Боларны күргәч, Булат бөтенләй югалып калды, бишекне селкетеп карады, Сөмбел кулындагы баланы күзалдына китерде. Ул баланы кулына алып карыйсы килде.
Нәрсә, улым, син дә көтәсеңме! - диде әнисе, улының бишек янында уйланып торуын күреп. - Яннарына кердеңме, кайчан чыгаралар?
Әни, Сөмбел монда башка кайтмыйм, диде.
Булат үз тавышын үзе танымады, ниндидер югалып, аптырап калган кеш тавышы иде бу. Аның сүзләрен әтисе дә ишетеп алган:
- Ничек кайтмый? Кая бара?
Белмим, мондагы барлык әйберен алып килергә кушты.
Үзен күрдеңме соң? - диде әнисе, аптырап.
Аны да, баланы да күрдем. Бала бик тыныч, юкка елап ятмый, ди шәфкать туташы.
Ник монда кайтмый?
Беләсең бит инде, әти, теге вакытта миңа бала кирәкми, дигән идем. Сөмбел: «Бала тугач та китәрмен, теләгән кешеңә өйләнерсең», - диде. Менә хәзер ул китә.
Юк, улым, син теләсәң нәрсә эшлә, ләкин мин беренче оныгымны күрми, кулыма алмый, үлемнән калган ул яшь хатынны аякка бастырмыйча, беркая да җибәрергә җыенмыйм. Үзем барып алып кайтам, - дип сөйләнә-сөйләнә, Шәүкәт абый чыгып та китте.
Булат бакчага чыкты, аңа бик авыр иде. Алмагачлар шау чәчәктә, Сөмбел утырткан бер лалә дә чәчәк аткан. Бу чәчәкләрне Сөмбел, ел да чәчәк атып, үземне оныттырмыйм, һәрвакыт үз гаебеңне тоеп яшә дигән максат белән утырткандыр.
Төнлә Байрас кайтты, ул бик боек күренә иде.
Икенче көнне иртән әтисе чәй янында сүз башлады.
- Әниегез белән болай киңәшләштек. Без авылда төшеп калганнардан түгел, Аллага шөкер, өч ир-ат эшләп торабыз, җыйган акчабыз да бар. Машина алыйк, оныгымны үзебезнең өр-яңа машинабызга утыртып алып кайтасым килә. Җитәр инде авыл буйлап, кешегә ялынып йөрергә. Хәзер әйтегез, кая барып, ниндимашина алабыз?
Булат белән Байрас бер-берсенә карашып куйдылар, алар ни дә булса әйтергә җыенганчы, Әлфис үз фикерен әйтеп салды:
Әти, «Жигули» алыйк!
Андый машина бик кыйммәттер бит, улым, - диде әнисе.
- Булсын, акча җитәрлек. Байрас улым, син шофер кеше, машинаның кайсы әйбәт икәнен беләсеңдер. Мин сезгә акча бирәм, ә сез оныгымны каршы алырга капка төбенә машина кайтарып куегыз. Киленне чыгарасы көнне дә белегез. Иртәдән сакларга үзем барып утырам, оныгымны беркая җибәрмим.
Шәүкәт абый, бик коры күренсә дә, балаларны бик ярата, оныгының чит кеше кулында тәрбияләнүен күз алдына да китерә алмый. Килене бик яшь, баланы кулына да тота белмидер әле.
Әтиләренең әмере үтәлде, капка төбенә ялтырап торган өр-яңа «Жигули» кайтып утырды. Бер ай дигәндә, Сабантуй алдыннан Сөмбелне больницадан чыгарабыз, диделәр, иртән киемнәрен керттеләр. Аңа беренче катка төшәргә куштылар, баланы шунда биләп бирәбез, көтәрсез, диделәр. Сөмбел үзен каршыларга Верочка килгәндер дип, әкрен генә атлап аска төште. Яралары төзәлеп бетмәгәнгә, башы өйләнә, йөзе ап-ак, хәле дә юк. Егылмасам ярый инде дип, курка-курка каршылау бүлмәсенә килеп керде, керде дә бүлмә уртасында басып торган зур гәүдәле Шәүкәт абыйны күреп, аптырап калды. Сөмбел аңа куркып карады, үзе итәк очларын бөтерде. Нишләптер Верочка күренмәде. Шәүкәт абый ап-ак йөзле, ябык гәүдәле киленен күргәч, жәлләп куйды.
- Кил әле, кызым, менә монда утырып торыйк, - дип, Сөмбелне кочаклап, үзе янындагы урындыкка утыртты.
Сөмбел болай буласын көтмәгән иде, каушаудан телсез калды, ни әйтергә белмәде. Эндәшми генә башын аска иде, кайнатасыннан оялып итәген тарткалады.
- Син, кызым, начар уйлама: сиңа хәзер ныклап терелергә кирәк, баланы да карарга кирәк. Син бит безнең үз кызыбыз кебек. Ничек син безгә әйтмичә китәргә булдың? Кайгырып саргайсыннар, дидеңме? Без, кызым, өйгә кайтыйк, кайткач барысын да сөйләшербез.
Сөмбел «Юк!» дигәнен аңлатып, баш чайкады, үзенең күз яшьләре тамды.
- Юк, әткәй, ул мине яратмый, кайтмыйм, - дип пышылдады.
- Син аңа түгел, безгә кайтасың.
Шулвакыт ишектән бала күтәргән ак халатлы шәфкать туташы чыкты.
- Арслановны кем каршы ала?
- Мин, - дип сикереп торды Шәүкәт абый. - Кая әле, иң беренче булып, оныгымны үзем кулга алыйм. Бисмилләһир-рахмәнир-рәхим, ай-яй, оныгым үземә охшаган икән. Әйдә, улым, өйгә кайтыйк. Менә, кызым, оныгымны караган өчен сезгә кечкенә генә күчтәнәч, - дип, шәфкать туташына торт белән шәраб бирде.
Шәүкәт абый бер кулына бала күтәреп, икенче кулы белән киленен җитәкләп ишек алдына чыкты. Анда аларны Булат, Байрас һәм Әлфис көтеп тора иде. Иң беренче булып, апасын Әлфис кочаклап алды.
- Апа, без сине каршылар өчен машина сатып алдык. Әйдә, тизрәк өйгә кайтыйк, әни сине көтә.
Сөмбел аны кочаклады да тыела алмыйча елап җибәрде...
Байрас, кайтканда, алгы көзгедән Сөмбелгә күз төшергәләп алды. Шәүкәт абый исә оныгына карап сөйләнүендә булды. Челтәрне ачып елмайды, оныгына сокланып туя алмады, иелеп иснәп тә алгалады.
Кайткач, улымны мунча кертербез. Кызым, нинди исем кушабыз, кем дип дәшик бу матур егеткә?
Әткәй, исемне Байрас куйсын. Безне коткаручы ул бит, - диде Сөмбел, Булатка карамыйча гына.
Байрас белән Сөмбелнең күз карашлары көзгедә очрашты. Бу карашны Сөмбелнең беренче генә күрүе түгел, шулай да аның мәгънәсен аңлап бетерә алмый әле. Ул озак елаудан шешенеп беткән күзләрен аска иде, җилкәсенә җиткән чәчләре аның битен каплады.
Байрасның йөзе бик җитди. «Минем улым булса, Азамат кушар идем, Азамат Байрасович, матур яңгырый, килешеп тора», - дип уйлады, чак кына кычкырып әйтмәде.
Бу мактаулы эшне, әти, мин сиңа тапшырам. Әйдә, үзең куш исемнеоныгыңа, тик революциягә кадәрге булмасын.
Ә шулай да, улым, син нинди исем кушар идең?
Азамат.
Нигә, бик матур исем, Азамат булсын. Булат, ник дәшмисең, ошыймы улыңның исеме?
Ошый, әти, ошый, - дип елмайды Булат.
Алайса, Азамат Булатович булды улыбыз. Менә, күр, улым, бу синең туган авылың Ахун булыр, күр, урамнары нинди киң, мәчетен, манарасын кара, хәтта персональный ае да бар Ахун авылының. Тирә-якка берәү генә ул, бер авылда да юк мондый байлык. Бу, улым, «Кызыл партизан» колхозының горурлыгы!
Капка төбенә кайтып туктагач, машина кычкыртып алды.
Өйдән, йөгерә-йөгерә, бәйрәмчә киенгән Гөлфия апа чыкты. Ул иң башта Сөмбел утырган якка килде. Сөмбел әле дә: «Ник монда кайттым инде? Мин аңа кайтмыйм, дип сүз бирдем. Хәзер менә муенына берәүдән икәү итеп астылар. Мине бөтенләй күралмаслык дәрәҗәгә җиткәндер, больницадан чыкканнан бирле күтәрелеп тә карамады», - дип, үз уйларына чумып утыра бирде. Аның машинадан төшәрлек хәле дә, теләге дә юк. Башын аска иеп, битенә төшкән чәчләре артына яшеренмәкче булды.
Булат, чыгып, ишекне ачты.
Сөмбел, әйдә төш, керәбез.
Исәнме, кызым, исән-сау котылып кайтуың белән. Әйдә, керик, кызым, - дип, Гөлфия апа, елый-елый, Сөмбелнең кулыннан җитәкләп, өйгә алып керде.
Сөйләшербез, аңлашырбыз, әле бит, балам, тормышың башлана гына. Сиңа терелергә, аякка басарга кирәк, баланы үзем карармын. Сиңа хәзер ял итәргә, ныгытып ашарга кирәк. Буза өлгергән, кымыз алып кайтты атагыз, сарык суйдык. Аша-эч, аякка бас. Кая, оныгымны да күрим, бирегез әле үземә...
Сөмбел атна-ун көн диярлек үз почмагыннан чыкмады. Гөлфия апа килене янында йөгереп кенә йөрде. Ахун йолалары буенча, килененә көн дә сары май белән әче корт шулпасы эчерде.
Эч, килен, эч, баладан соң эчне әйбәт җыя. Менә, буза да эч, ул тынычландырып йоклата, ашказанын яхшы эшләтә, ә балага бия сөте дә эчерештерербез. Мин малайларның барысына да эчердем, күрәсең, Аллага шөкер, нинди тазалар. Кымызга кытлык юк. Безнең Ахун үзенең яхшы кымызы белән данлыклы. Ахун ял йортына әллә кайлардан дәваланырга киләләр. Атаң хәзер бияләр көтә, и-и, син күрсәң, тауларда кара болыт булып елкы көтүе йөри. Калхузның байлыгы да, горурлыгы да...
Шулай итеп, Сөмбел тагын шушы йортта калды. Күпкәме-азгамы, әлегә үзе дә белми.
Сөмбел яраткан карт алмагачы янына чыкты, агач инде чәчәкләрен койган. Аның янына Байрас килеп утырды, алар бер-берсенә карамаска тырыштылар. Сөмбелнең газаплануларын күреп, Байрасның йөрәге әрнеде, хәленнән килсә, барлык авырлыкларны үзе күтәрер иде.
- Сөмбел, ник син болай өзгәләнәсең, миңа булса да эчеңне бушат, сиңа бездә яшәү шулкадәр авырмы? Нәрсә борчый сине, нәрсәдән куркасың? Сөмбел, күзләремә карап әйт әле, нәрсә телисең син бездән, аңлат. Без бөтенебез гаепле кеше кебек йөрибез, өй өстендә кара болыт асылынып торган кебек. Әти белән әнинең ни гаебе бар, алар сиңа яхшылык кына телиләр. - Ул әкрен генәСөмбелнең кулын кысты. - Мин, үзең беләсең, һәрвакыт ярдәмгә килермен, әйт кенә, эчеңә җыйма. Син бит хәзер әни кеше, сиңа көчле булырга, аякта нык торырга кирәк. Кайчан терелеп аякка басасың, теләсәң...
Ул, сүзен әйтеп бетерә алмыйча, туктап калды, аннары авыр сулап:
-... шул вакытта китәрсең, - диде дә башын читкә борды.
- Хәзер мине барыгыз да жәллисез, бала үсеп, әзрәк кулга тотарлык булгач, - мин сезне жәлләрмен. Моның чиге кайда, Байрас? Сине күралмаган кеше белән бер түбә астында ничек яшәргә кирәк? Мин абыеңа, китәрмен, юлыңа киртә булмам, дип сүз бирдем. Әткәй белән әнкәйне мин бик яратам, алар каршында оят миңа. Алар, бала булгач, барысы да үзгәрер дип уйлаганнардыр, ләкин безне бала бәйли алмый. Баланы күрмәсәгез, җиңелрәк булыр иде. Иртәме, соңмы, миңа барыбер китәргә туры киләчәк. Байрас, ичмасам, син аңларга тырыш мине.
- Сөмбел, син дә аңла, минем сине беркая да җибәрәсем килми. Минем хакка, әниләр хакына, зинһар, ашыкма, - дип, Байрас аның кулын кысты. Матур зәңгәр күзләрдә яшь ялтырады, ул күзләрдә әллә нинди чаткылар уйнады, тагын нидер әйтергә теләгән иде, күз яшьләрен күрсәтүдән оялып сикереп торды да бакчадан чыгып китте.
«Бәлки, Байрас хаклыдыр, әткәй белән әнкәйнең ни гаебе бар, алар Сөмбелне үз балалары кебек якын күрәләр. Терелергә кирәк, бала әзрәк үссен, аннары күз күрер».
Больницадан кайтканына бер ай булды. Гөлфия апа, бар эшен ташлап, аларны карый, ә ул елап йөри. Тиздән печән дә башланачак. «Үземне кулга алырга кирәк, ашка таш белән атмыйлар, яшәргә кирәк. Җитәр сырхау бозау кебек йөрергә», - дигән уйлар белән Сөмбел, үз-үзенә ышанып, торып басты. Чәй эчәргә чакырырга дип кергән Әлфисне кочаклап үпте, елмайды. Ул кинәт йокысыннан уянган кешегә охшап калды. Җиң сызганып, дөнья көтәргә, өйдә булышырга тотынды, ләкин Булат белән бер бүлмәдә ялгыз калмаска, аның белән очрашмаска тырышты. Азамат күзгә күренеп үсте, елмаеп алдаштыра башлады, өйдәгеләр аны кулларыннан да төшермәде. Сөмбел ашарга пешерде, өй җыештырды. Гөлфия апа килененең үзгәрүенә сөенеп туймады.
Җиләк вакыты да җитте. Шәүкәт абзый көн дә эзләп кәләпүшенә җиләк җыеп кайта. Сөмбел дә кызыгып:
Әни, мин дә Әлфис белән җиләккә барыйм әле? - дигәч, Гөлфия апа:
Тик озак йөрмәгез, бала имезәсең бар бит, - дип, каршы килмәде.
Алар башта берни тапмый озак йөрделәр, йөри торгач, бер чокырга - җиләклекнең уртасына килеп чыктылар. Икесенең дә сөенече эчләренә сыймады, дөньяларын онытып җиләк җыйдылар. Алар, чиләкләрен тутырып, шатлана-шатлана кайтырга чыкканда, көн кичкә авышкан иде. Болай да авыр чиләк бара-бара тагын да авырайды. Шәүкәт абый аларны күреп: «И балалар, кем яшь бала калдырып, шулай озак йөри инде?» - дип ачуланмакчы иде, килене кулындагы тулы чиләкне күргәч:
Килен, нишләвең бу? Сиңа авыр күтәрергә ярамый, кайдан җыеп бетердегез мондый эре җиләкләрне? – дип елмайды.
Авыз итеп кара әле, әткәй, шундый тәмле.
Иртәгә җиләк бөккәне пешерербез, әйеме, апа? - диде Әлфис.
Пешерербез, солтаным.
Ә мин иң эре җиләкне Азаматка каптырам.
Әнкәй ачуланамы, бала еладымы икән? Әткәй, иртәгә безне бала белән җиләклеккә китерә алмассыңмы? Без җиләк җыйганда, Азамат коляскасында ятар иде, - диде Сөмбел шатлыклы тавыш белән.
Шәүкәт килененә карап сокланды. Сөмбел рәтләнә башлады, тәненә әзрәк ит тә кунды, бит очлары да алсуланды. Кымыз эчерергә кирәк, дип, күңеленә салып куйды.
- Әйе, килен, Ахунның тирә-як болыннары җиләк-җимешкә бай. Җиләккә Очлытау, Акбиек тауларына барырга кирәк, ә менә чия Майор яланнарында мул була. Кызыл көртмәле белән кара көртмәле Акчалы тавында, йә урыс урманында шәп уңа. Алла бирса, алып барырмын. Көзен гөмбә дә җыярбыз.
Алар кайтып кергәндә, Булат ишегалдында бала күтәреп йөри иде. Ул:
- Бала елатып, бу вакытка кадәр кая йөрисең? - дип ачуланып, Сөмбелгә карады.
- Ярар, ярар, бала елый-елый үсә ул, - дип, кайнатасы киленен яклап каршы төште. - Хәзер тәмләп ашар, әнә, Әлфис җиләк ашатам, ди.
Сөмбел кулларын юып килде дә күтәрелеп карамыйча гына Булат кулыннан баланы алды.
Улым, еладыңмы, ашыйсың килдеме?
Әйдә, апа, теге зур җиләкне каптырыйк.
Кит, теләсә нәрсә ашатма, кечкенә бит әле ул, - дип, Булат Әлфисне ачуланды.
Бала, әнисенең тавышын таныпмы, тагын елый башлады. Сыер савып чыккан Гөлфия апа:
- И балам, ник озакладыгыз? Син киткәч бик каты елады, тамагы да ачкандыр, тизрәк имез инде, - диде.
Сөмбел, кеше күзеннән ераграк булыйм дип, бала имезергә бакчага кереп утырды. Бала имине эләктереп алды да комсызланып суыра да башлады. Бу дөньяда кемгәдер кирәк булуыңны аңлау күңелгә рәхәтлек бирә. Менә бит ул чын тормыш!
- Ачка үлә язганмы? - диде Булат.
Үз уйларына батып утырганга, Сөмбел аның янына килеп басуын сизми дә калган.
- Кит, карап торма, - диде ул, күкрәген кулы белән капларга тырышып.
- Сөмбел, ник син миннән качасың? Минем дә аның ашаганын, ими имгәнен күрәсем килә бит. Ә син мине күрүгә качарга гына торасың.
Ашап туймаган бала имине эзләп кычкырып елап җибәрде.
Сөмбел, ашат, туймады бит, ник яшердең инде?
Син киткәч ашатырмын, - дип җавап бирде Сөмбел коры гына.
Сөмбел киреләнгән, аны кире каккан саен, Булат, үзе дә сизмәстән, аңа ныграк тартылды, улын сагынып, атна саен кайтты. Ике ай буе Фәридә белән күрешкәне юк, бары хат аша гына хәбәрләшәләр. Соңгы вакытта еш кына Байрашың күз карашы Сөмбелгә төбәлгәнен сизде. Энесенең әллә теге вакытта әйткән сүзләре хак булды микән? Булмас, аңа кызлар беткәнме, дип үзен тынычландырырга тырышты. Беркөнне әтисе:
Хатының мунчага китте. Йөрмә монда мүкләк сыер кебек, хатының янына бар, әзрәк ир була бел, - дип ачуланды.
Кертми ул, - дип куйды Булат, атасыннан оялып.
Ә син икенче юлы биген алып ат! Әй, улым, бигрәк пешмәгәнсең, Байрас булса, бүрәнәсен сүтеп кереп утырган булыр иде.
Икенче атнада Булат, чынлап та, кайту белән мунчаның биген алып атты. Сөмбел, гадәттә, мунчага иң соңыннан, өйдәге эшләр беткәч кенә керә. Булат ул кичне түземсезлек белән көтте, киткәнен күрми калмыйм дип, мунча ишеген күзәтте. Ул Сөмбелнең җиңел генә янына кертмәсен яхшы аңлый, ни әйтәсен дә белә, ләкин ниндидер көч акылын томалады, күңеле Сөмбелгә тартылды. Ни булса, шул булыр дип, Сөмбел китеп бераз вакыт узгач, карак кеше сыман як-ягына карана-карана, мунчага кереп китте.
- Әй, кем бар? Монда мин, - дип кычкырды Сөмбел. Үзе арты белән борылып басты, тәнен ни белән капларга белмичә, күзенә беренче күренгән зур сөлгене эләктереп алды.
Курыкма, бу мин.
Нишлисең монда, чыгып кит!
Булат Сөмбелнең сүзләрен ишетмәде. Каршысында басып торучы кечкенә сылу гәүдә, иңнәренә таралган куе кара чәчләр, нечкә бил аның зиһенен томалады. Ул сукыр кеше кебек кулларын алга сузды, Сөмбелнең иңенә кагылуга, кинәт сискәнеп куйды. Аның хатынын анадан тума килеш беренче тапкыр күрүе. Үзенә көчләп хатын итеп тагылган Сөмбел ут яктысында шундый гүзәл иде. Ул аны акрын гына күкрәгенә кысты, үзен-үзе белештермичә, шашып-шашып үбә башлады. Сөмбелне әкренләп үзенә таба борды, ул сөлгесен кысып тоткан, күзләрен йомган килеш:
- Булат, кирәкми, калдыр мине, - дип пышылдады, ләкин үзе кумады, этмәде.
- Сөмбел, без бит никахлы, Сөмбел, ничек сагынганмын мин сине, зинһар, кума, китә алмыйм, - дип пышылдады Булат. Ул инде үз-үзенә хуҗа түгел иде, онытылып, Сөмбелнең һәрбер ноктасын кайнар иреннәре белән шашып үбә башлады. Сөмбел үзендә аңа каршы торырлык көч тапмады, бары дер-дер калтырады, тәненең Булат кагылган һәр җире әйтеп бетергесез рәхәтлек уята, күңелне өтеп-өтеп ала иде. Аның зур куллары астында яшь хатынның тәне камырга әйләнде. Булат аның йомшак күкрәкләрен, әллә кай җирләрен иркәли-сыйпый идәнгә тезләнде, Сөмбел кысып тоткан сөлгене дә тартып төшерде. Сөмбел аһ итте, куллары белән кайсы җирен капларга белмичә калды. Булат бермәл күзен ачып, аның гәүдәсенә, күкрәкләренә сокланып карап торды. Күзләре әкренләп өстән аска төште. Шулчак кендектән аска чаклы сузылган кызыл-шәмәхә яра аны сискәндереп,айнытып җибәргәндәй булды, яраны әкрен генә бармаклары белән сыйпады да аягына торып басты.
- Кичер мине, Сөмбел, - дип, аның күзләренә карады. - Курыкма, мин сиңа кагылмыйм, - дип, иреннәре белән шәмәхә ярага йомшак кына тиеп алды да, исерек кеше кебек чайкала-чайкала, мунчадан чыгып китте. Ишек ничек ачылса, шулай тавышсыз гына ябылды.
Сөмбел баскан урыныннан да кузгала алмады, кайнар күз яшьләре күкрәкләренә тамды. Аның җанын әллә оялу, әллә гарьләнү биләп алды. Ул аны элеккечә иркәли, үбә, башын югалта, ләкин «яратам» дими. Ничек аңларга соң моны? Мәңге онытмасын, газапланып яшәсен, ди микән? Сөмбел мунчада ялгызы бик озак елады.
Берсе мунчада, икенчесе бакчада...
Булат, мунчадан чыккач, карт алмагач төбенә килеп утырды, аның бу мизгелдә аю булып үкерәсе, бүре булып улыйсы килде, йөрәге күкрәгенә сыймады. «Нишләдем мин?» - дип, үзен ачуланды. Әллә язмышка буйсынып, «Сөмбел, барысын да оныт, әйдә, ир белән хатын булып бергә яшик» дияргәме? Юк, Сөмбел беркайчан онытмаячак та, кичермәячәк тә. Аның яралары зур, тирән, Булат салган яралар... Кирегә юл юктыр шул. Ә аның хыялы, мәхәббәте, яшь каендай сылу Фәридәсе кемнәргә калыр? Фәридәне кемнеңдер хатыны итеп күзалдына китерү дә коточкыч тоелды. Юк, ул Фәридәсен беркемгә бирмәячәк! Ул күпме төннәр озын буйлы сылуы белән култыклашып, башкаларны көнләштереп, урамда йөрүләр турында хыялланды. Әйе, аның чибәр хатынына күпме күзләр көнләшеп караячак. Фәридәнең бер карашы җитә, ул аның колына әйләнә дә куя. Сөмбел белән, улы белән нишләргә соң? Сөмбелгә бераз гына якынлашса да үз-үзенә хуҗа булудан туктый, башы белән упкынга чума. Менә хәзер дә тынычлана алмый утыра, елыйсы килә.
Мескен карт алмагач, ничә ай инде аның калын ботаклары астында ике яшь йөрәк кайнар күз яшьләре түгә. Әгәр теле булса, Булатка киңәш биреп: «Бәхетеңне ерактан эзләмә, бәхетен яныңда. Өеңә кер дә хатының белән балаңны кочаклап ят. Беренче хатын Ходайдан, икенчесе...» - дияр иде. Юк шул аның теле...
Сөмбел бүлмәсендә ут янды, ачык тәрәзәдән бала елаган тавыш ишетелде. Булат өйгә кермәде, тәрәзә янына килеп, читтән генә Сөмбелнең көйли-көйли бала имезгәнен күзәтте.
* * *
Печән өсте җитте. Бөтен кеше печәндә, Булат та ял алып кайтты. Сөмбел белән Әлфис өйдә калды. Тавык чүпләсә дә бетми торган йорт эше Сөмбелгә өелде, ул хәленнән килгәнчә эшне җиренә җиткереп эшләргә тырышты. Байрасның ай буе кайтканы юк, аны кайсыдыр авылга көзге урып-җыюга җибәргәннәр, ахры. Кыяр-помидор, алмалар өлгерә башлады. Сөмбел көне буе бакчада мәш килә, улы шунда бишегендә ята. Кайнатасының бакчада бишек көйләве бик яхшы булды. Музыка астында Сөмбел бакчада ашын да пешерде, керен дә юды. Бакча Сөмбелгә аның өчен генә ясалган оҗмах почмагы кебек тоелды. Ул утырткан чәчәкләр, бигрәк тә койма буендагы дәлияләр эре-эре чәчәк атты. Печәнчеләргә кичке ашны бакчада әзерли, күңелләрен күрә, кич белән гөрләшеп чәй эчәләр. Аның бакчасына күршеләре дә кереп чәй эчәргә ярата. Гөлфия апа килене булуга сөенеп бетә алмады: печәннән арып кайтуга, аш пешкән, мунча ягылган, сыер савылган, бар да тәртиптә. Кайтып ашап-эчәләр, туйганчы оныкларын сөяләр дә ятып йоклыйлар. Гөлфия апаның үз гомерендә беренче тапкыр шулай рәхәтләнеп печән эшләве иде. Кечкенә генә Сөмбел барысына да ничек өлгерәдер, ашларны да бик тәмле әзерли. Барысы яхшы кебек, ләкин шулай да аларны билгесезлек борчыганы сизелә. Булат белән Сөмбел сөйләшми, бергә йокламыйлар. Иртән йокыдан торгач, Гөлфия апа өметләнеп, Сөмбел янындагы урынга карый. Юк шул, Булат урынында Әлфис, Әлфис урынында Булат ята. Ник яшьләр үзара уртак тел таба алмый?
- Әллә ялгыштыкмы икән, атасы, көчләп яраттырып булмый бит, бәлки Сөмбелне алып кайтасы да калмагандыр, - дип, аптырап сорап куйды беркөнне иреннән Гөлфия апа.
Нәрсә, кире илтеп куярга кушасыңмы?
Юк инде, аптыраганнан гына әйтәм.
Нәрсә югалтканыңны аңлар өчен югалтып карарга кирәк, ди, шунысыннан куркам. Сөмбел кебек бар яктан килгән хатын ялгыз калмас. Менә әйткән идең диярсең, киләчәктә бик чибәр хатын булачак ул. Булат кына соңлап аңламагае. Беләсеңме, анасы, минем бер нәрсәгә шигем бар, күптән әйтмәкче идем дә, тик сез хатын-кызлар икенче төрле аңлавыгыз бар.
Әйт инде, сузма.
Миңа калса, безнең Байрас Сөмбелгә гашыйк, мин моны күптән сизеп йөрим инде. Ул кайтса, Сөмбелнең һәр адымын күзәтә, берәр хәл булса, һәрвакыт аның янында. Сизгән булсаң, Байрас бик үзгәрде, элекке җилбәзәк түгел инде, җитдиләнеп китте. Менә шуларны уйлыйм да һич очына чыга алмыйм.
Кит инде, атасы, абыйсына көндәш була алмас бит.
Ярый, анасы, ашыкмыйк әле, бер җае чыгар. Әгәр Байрас Сөмбелне алам дисә, мин аптырамам, каршы да килмәм. Син дә яхшылап уйла, минем оныгымны кемнеңдер баласы итеп күрәсем килми.
Тыштан тыныч күренсәләр дә, менә шундый борчу-өметләр эчендә яшиләр алар.
Август урталарында печәнне бетерделәр. Беркөнне Шәүкәт абый кичке аш вакытында:
- Иртәгә кибән куябыз, Әлфисне да үзебез белән алабыз. Ат белән чүмәлә тарттырыр. Сөмбел бер көн генә солтансыз торып торыр инде, - диде.
Иртән барысы да печән өяргә киттеләр, Сөмбел бала белән өйдә үзе генә калды. Иртәнге якта кибән куясы урынга чүмәлә тарттырдылар. Гөлфия апа:
- Печән өя башлаганчы, әйдәгез, ашап алыйк,- дип, кыр табыны әзерләде.
Әлфис атта гына йөрсә дә арыган иде, әнисенең сүзен ишетүгә, табын янына сузылып та ятты. Аның янына Булат килеп утырды.
Арыдыңмы әллә? Шулай ул, әле сиңа эләккәне юк, безне синең кебек чакта көн дә иртә таңнан уятып, печәнгә алып баралар иде. Ә син йокың туйганчы, җиңгәң куенында йоклыйсың.
Йокласа соң, мин бит бала карыйм.
Әлфис улым, җитәр апаң белән йокларга, мин сиңа анда кермә дип, ничә әйттем инде. Менә өйләнгәч, үз хатының белән йокларсың. Бераз оят кирәк, бер ел бит инде, кияү егете кебек ул бүлмәдән чыкмыйсың да, абыең урыны икәнен беләсең бит, - диде әтисе.
Апа бит үзе, минем янга ят, ди. Без хәзер Азаматны да уртага салып йоклатабыз!
- Улым, син зур бит инде. Менә мин әниең белән ятам, абыең да Азаматның әнисе белән ятарга тиеш. Ул бит аның хатыны, - дип, Шәүкәт абый төпчегенә аңлатырга тырышты.
- Ул аның хатыны түгел, - диде Әлфис киреләнеп.
Әнисе улының сүзләреннән аптырап калды.
- Ни сөйлисең, улым? Кем әйтте?
- Апа әйтте, бер апага, - диде малай борынын тартып.
Нинди апага?
Апа сөйләргә кушмады.
Әтисе дә тәлинкәдән башын күтәреп, кырыс тавыш белән:
Әлфис, нинди апа? - дип кызыксынды.
Апа әйтергә кушмады.
Апаңа берни дә әйтмәбез, сөйлә!
Барысы да ашларын онытып, бу чыбыксыз радиодан тагын ни ишетербез икән дип, Әлфискә төбәлделәр. Әтисе:
Йә? - диде басым ясап.
Өченчекөн безгә, Булат абыйны сорап, бер апа керде. Сөмбел апа: «Ул печәндә», - диде. Теге апа: «Булат минем апамның кызына өйләнәм дип йөри икән. Монда килсәм, аны өйләнгән, баласы бар, диләр. Әгәр алдап йөрсә, бездән яхшылык көтмәсен», - диде.
Улының сүзләрен ишеткәч, әтисе торып ук утырды:
Алай... килеп җиттек. Апаң нәрсә диде?
«Юк, сезгә дөрес әйтмәгәннәр, ялгышканнар, энесе өйләнде. Мин энесенең хатыны булам», - диде апа.
Тагын ни булды? - диде әтисе, кызарып.
Теге апа китеп барды, ә апа бик нык елады, Азамат та кушылып елады. Әти, апа сөйләргә кушмаган иде, белсә, мине ачуланачак.
Булат ашамады, каядыр агачлар арасына кереп китте. Табын янындагыларның да тамагына азык үтмәде. Эшнең рәте китте, көннең яме бетте. Бер-берсенө карамый-эндәшми, кибән өйделәр. Олыларның башында бер генә уй: «Алар кайтканчы, Сөмбел бала белән чыгып югалмагае». Тик бу хакта бер-берсенә кычкырып әйтергә курыктылар.
Капка төбенә йөк машинасы килеп туктаганда, Сөмбел кичке аш өлгертеп йөри иде. Машина тавышын ишетеп, ихата уртасына йөгереп чыкты.
Байрас, ай буена югалып, кайда йөрдең?
Исәнме, Сөмбел, - дип, Байрас аңа якын ук килеп басты. Ул кояшта каралган, чәчләре үскән. Үзе тузанга батып беткән булса да, шундый чибәр, сөйкемле иде.
Әйдә бакчага, бала берүзе, - дип, Сөмбел аның кулыннан тартып бакчага алып керде. - Әйдә, сөйлә, кая югалдың? Кил, менә монда утыр, хәзер аш өлгертәм. Әткәйләр дә кайтып җитәр, алар бүген кибән куя, - дип сөйләнә-сөйләнә, күбәләк кебек очып кына йөрде.
Мин бит сезнең авылда эшлим, сездә торам, әниең сиңа күп итеп сәлам әйтергә кушты. Без аның белән печәндә эшлибез, төнлә печән алып кайтабыз, шуңа озак кайта алмадым.
Сөмбелнең кулыннан чүмече төшеп китте, ул сөенеченнән Байрасның каршысына килеп басуын сизми дә калды.
Синме, бездәме, әнигә булыштыңмы? Байрас җаным, нинди әйбәт кеше син! Сөйлә, авылда ниләр бар? Әни безне сагынамы? Сөйлә инде.
Сагына, Сөмбел. Әниеңнең берүзеңә генә бик авыр. Быел бөтен ларын бодай белән тутырдым, печәнне дә җитәрлек ташыдык, әле тагын алып кайтасы бар.
Сөмбел аның һәр сөйләгән сүзен йотып барды, шатлыгы эченә сыймады.
Байрас әсәрләнеп аны күзәтте, аның озак кайтмавының төп сәбәбе - Сөмбелне ничек тә онытырга тырышу иде. Ә менә хәзер күрде дә аны ничек сагынуын аңлады. Их, бер генә кочаклап үбәсе иде, ник аннары әтисе диварга терәп атмасын шунда, бер генә тапкыр... Сөмбелнең шат йөзе, балаларча самими сөенүе аның күңеленә ниндидер татлы рәхәтлек бирә иде.
- Әйдә, сал майкаңны, юып эләм.
Менә монда кояшта җылынган су бар, үзең дә юын. Мунча өлгермәде шул әле, юынып чыккан булыр идең.
Син салып торсаң, юынам, - диде Байрас елмаеп.
Салып торам, Байрас, менә монда үләнгә иел.
Ул, чиләк белән җылы су алып килеп, Байрасны юындырды.
Чәчләрең шундый үскән, бу эсседә ничек йөрисең, - дип, Сөмбел аның куе чәч арасына бармакларын батырып, су белән чайкады.
Кызларга шулай ошый, - диде ул көлеп.
- И-и, син пеләш килеш тә матурсыңдыр инде. Безнең авыл кызларын гына түгел, әбиләрен дә үзеңә гашыйк итеп бетергәнсеңдер. Мин аларны жәллим, син берәү, ә алар күбәү, - дип, Сөмбел матур итеп челтерәтеп көлде. Байрасның җилкәсенә зур сөлге китереп япты. - Син бит әле Азаматны күрмәдең. Әйдә, күрсәтәм, ул әткәйгә охшап бара, сезнең якка тарткан.
Алар алмагачка эленгән бишек янына килеп бастылар. Үз уенчыклары белән уйнап яткан бала әнисен күреп елмаеп җибәрде, битләре матур итеп чокырайды. Ул күзгә күренеп үскән, тыпырчынып көлә, ыгу-ыгу килеп үз янына чакыра. Искиткеч матур бала.
- Кара әле, улым, кем кайткан? Байрас абыйсы кайткан бит. Син, улым, тыныч кына ятып тор. Мин абыйны ашатыйм да аннары сине ашатырмын, яме, улым.
Сөмбел өстәлгә яңа пешеп чыккан токмачлы аш, сөт өсте китереп куйды.
Аша, син бит эш кешесе, - дип, Байрас каршына килеп утырды.
Сөмбел, сезнең хәлләр ничек соң, абый белән борчак пешәме?
Юк, Байрас, без аның белән чит кешеләр. Мин сиңа бер вакыйга сөйлим, әтиләргә әйтмә, — дип, өченчекөн булган хәлне сөйләп бирде. - Синең хатының дигәнгә ачуланма инде, телемә беренче ни килде, шуны әйттем. Мин Булатка каршы килә алмыйм, өйләнсен, ул кыз минем шикелле җүләр түгелдер, акыллы, чибәрдер. Бала дип, бөтенебез бәхетсез була алмыйбыз бит инде.
Сөмбел үзенең уйлары белән каядыр еракка китте. Аннары сүзен дәвам итте:
- Өйләнсен, бәхетле булсын. Ул яхшы кеше, мине яратмаган өчен генә начар дия алмыйм. Нишлисең бит, бөтен кеше дә үз тиңен таба алмый, чын мәхәббәт ул меңгә бер генә була, диләр. Мин, күрәсең, шул меңнәр арасына кермәгәнмендер.
Байрас Сөмбелдән күзен аера алмады. Хисләремне әйтергәме дип уйлаган иде, иртәрәктер дип, уйларыннан кире кайтты.
Байрас, бәлки син безне алып кайтып китәрсең, әнигә үзем аңлатырмын. Аңлар әле, кешедә була торган хәл. Көз җитә бит, Булат та үзенә урын тапмый. Без монда киртә генә булып торабыз.
Сөмбел, мин сезне хәзер алып китә алмыйм. Йөк машинасында бала куркыр. Соңрак, эш беткәч, җиңел машина белән үзем илтеп куярмын, әзрәк түз инде, - дип, аңа моңсу бер караш белән текәлде дә авыр сулап: - Эх, Сөмбел, син киткәч, бу бакчада бик күңелсез булыр бит, - диде.
- Курыкма, башкалар аны тагын да ныграк ямьләр. Ишеттеңме бу җырны:
Чәчкәләрнең нигә кирәге бар,
Өзеп бирер кешең булмаса...
Ә син аларны миңа бир, Сөмбел.
Миңа алай итеп карама. Байрас, син соңга калдың, ә мин ашыктым, минем чәчкәләр сулдылар. Сулган чәчкәләр кемгә кирәк?
Ул арада:
Апа, без кайттык, - дип, Әлфиснең кычкырган тавышы ишетелде. Йөгереп килеп, абыйсын кочаклап алды.
Машинаңны ал, атны кертергә кирәк. Болай озак кайда йөрдең? Абыем, Азаматны күрдеңме әле, матур бит, үскәнме? - дип, абыйсына авыз ачарга да ирек бирмичә, бер-бер артлы сорау яудырды. - Әйдә, машинаңны ал, мин дә утырам сиңа.
Эшчеләр кайтты, димәк, бакча тагын гөрләячәк. Сөмбел, ашыгып, самоварын яңартты, яшелчәләрне турады, үзе пешергән ипине өстәлгә куйды. Барысы да шау-гөр килеп, бакчага кереп тулды, Сөмбелнең өйдә икәнен күргәч, җаннарына җылы керде.
- Әйдәгез, кулларыгызны юыгыз, аш суына, - дип елмайды Сөмбел.
- Ничек тордыгыз, кызым? Сиңа да монда эш күп булды инде. Кая әле минем тәтием? - дип, Шәүкәт абый бишеккә килде.
Әгәр бүген алар кайтуга бу бишек буш булса, бакчада Сөмбел елмаеп тормаса, моңа аның йөрәге түзә алган булыр идеме икән? Ул, шатланып, баланы кулына алды, Гөлфия апа да сөенеп оныгы янына килде, серле итеп, иренә карап куйды. Бу караш «Ходайның рәхмәте, китмәгәннәр бит» дигәнне аңлата иде. Сөмбелнең беренче тапкыр пешергән ипиен тәмләп, мактый-мактый ашадылар.
Аллага шөкер, печәнне бетердек, хәзер әниең өйдә булыр, ә сезне Әлфис белән чиягә алып барырмын, Зәйнулла чишмәсе янындагы чиялеккә исең китәрлек, - диде Шәүкәт абый Сөмбелгә карап.
Әткәй, Байрас безнең авылда эшлим, ди, мин дә берәр атнага авылга кайтып килим әле, - диде Сөмбел ялварулы тавыш белән.
Өстәл артында тынлык урнашты. Әтиләре, серле итеп, Булат белән Байраска карап алды.
- Тукта, кызым, син башта шәһәргә барып, өс-башыңны карап кайт, син бит хәзер әни кеше. Әниең акча бирер, ни теләсәң, шуны ал, аннары матур киенеп кенә авылыңа кайтырсың. Әнә Әлфискә дә мәктәпкә әйберләр аласы бар, икәү йөреп кайтыгыз. Азаматның киемнәре дә бәләкәйләнгән, яңа киемнәр кирәк. Булат, сиңа машинага права алу турында уйларга кирәк, берәр кая барырга кирәк булса, гел Байрасны көтәбез. Болай булмый, укы. Машина тора, йөртергә кеше юк. Ә син, улым, кайда, ни эшләр бетереп йөрисең? - дип, Байраска борылды.
Байрас үзенең Сөмбелләр авылында эшләвен, кодагыйларда торуын, аңа печән белән ярдәм итүен кыскача гына сөйләп бирде. Әтисе:
Шулай кирәк, маладис, улым. Әллә бер-ике көнгә без дә барып кайтабызмы, әбиеңә ярдәм итәргә кирәк, - дип, Булатка борылды.
Барыйк соң, минем өч көн ялым калды әле. Байрас, син кайчан китәсең?
Белмим, бүген китсәм дә, иртәнге өчтә китсәм дә ярый. Мин болай больницага дип киткән идем. Менә, кул шешә, тимерчыбык кергән иде, - дип, кулын күрсәтте. - Әни, берәр нәрсә яп әле, бик нык сызлый, юньләп йоклаган да юк.
И балам, зурга киткән бит бу, ник больницага бармадың?
- Анда барсам, монда кайта алмый идем, сәбәпсез җибәрмиләр, яңгырлар ебашланганчы дип куалар.
Мондый яраларны карарга Сөмбел оста, барыбызны да ул караштырып, бәйләп тора, - дип сүзгә кушылды әтиләре.
- Сөмбел, кил әле, кызым, йөрәгең җитсә, кара әле.
Сөмбел Байрасның майкасын юып элде дә, кулын сөртә-сөртә, алар янына килде.
Ни булды, әткәй?
Менә кара әле, берәр нәрсә эшләтергә кирәк.
Әбәү, кулсыз каласың бит, ник болай йөрисең, ник әнигә күрсәтмәдең?
Бүген шулай нык шеште, кичә болай ук түгел иде әле.
Сөмбел Байрасның кулын әйләндереп карады да:
- Әнкәй, аракы бир әле, - диде.
Өйгә кереп, үзенең дарулар тартмасын күтәреп чыкты. Ярты стаканнан артыграк аракы салып, Байраска сузды.
- Мә, эч тә башыңны тегеләйгә бор.
Сөмбел өстәлгә чиста бәз җәйде, Байрасның кулын аракы белән юды. Кулның шеше беләккә кадәр җиткән, бармакка кергән тутыккан тимерчыбык үз эшен эшләгән.
- Курыкма, син мине коткардың, мин сине коткарырмын, - дип елмайды Сөмбел.
Байрасның әллә аракыдан, әллә Сөмбелнең шулай бик якын торуыннан башы әйләнде. Өстәл янында утыручылар, тын алырга да куркып, Байрасның кулына текәлде. Шәүкәт абый гына Байрасның Сөмбелгә төбәлгән күз карашын күзәтте. Әйе, ата кешенең тәҗрибәсе җитәрлек, улының хисләрен тын алышыннан ук аңлады.
Сөмбел аның кулына килеп кагылуга, Байрас, күзләрен йомып, башын аска иде. Юк, бу авыртудан да, куркудан да түгел. Ул әти-әнисе, абыйсы аның хисләрен аңлар дип курыкты. Сәламәт кулы белән үзе утырган урындыкка тотынды. Әтисе карашыннан болар берсе дә читтә калмады.
Сөмбел, Байрас күрмәсен дип, яны белән басты да тулышкан шешне энә белән чокып ачып җибәрде, җыелган эрен, шуны гына көткәндәй, агып китте. Байрас, күзләрен йомган килеш, башын Сөмбелгә терәде, шундый рәхәт иде аңа бу мизгелдә.
- Авыртамы? Авыртадыр шул, әнигә күрсәткән булсаң, болай ук булмаган булыр иде. Ул мондый яраларны бик оста дәвалый, - дип сөйләнә-сөйләнә, Сөмбел каны чыкканчы шешне кысты.
- Менә хәзер җиңеләеп китәрсең, сыз лавы да басылыр.
Килен, менә бу даруны як, ул шешне бик суыра.
Юк, әнкәй, ни сөйлисең, шундый чибәр егет ничек инде сасы дару сөртеп йөрсен, ул бит кызлар янында эшли. Менә бу алоэ гөлен ярып ябабыз да яхшылап бәйлибез, төнлә рәхәтләнеп йоклар.
- Байрас, булды, уян, - дип көлеп, битләрен учлап тотып, башын күтәрде
- Булды дим, бар, ят, йокла, әллә чынлап исереп киттең инде?
Әйе, ул исерде. Аның тән исе, аның йомшак куллары, аның назлы тавыш! Байрасны тәмам исертте. Ул гомере буе шулай аның янында утырырга риза.
- Әй, улым, - диде әтисе сузып, мин барысын да аңладым дигәндәй, Байрасның күзләренә карады.
Байрас та әтисенең күз карашыннан сискәнеп куйды. Әйтерсең, әтисе аның еракка яшереп саклаган күңел сандыгын ачып карады. Әти белән ул, мәгънәле итеп, бер-берсенә карашып куйды. Шушы таза гәүдәле, озын буйлы, чибәр улы кечкенә Сөмбелнең колы. Ә Сөмбел авылның беренче егете булган, әзмәвердәй Байрасның кем өчен җан атып йөрүен башына да китерми.
Байрас урыныннан торды да бер сүз дәшми, беркемгә күтәрелеп карамыйча, өйгә кереп китте.
Иртән ирләр, өчәүләшеп, машинага утырып, Сөмбелләр авылына киттеләр. Ике көндә бөтен эшне бетереп кайтып та җиттеләр.
Сөмбелнең әнисе аларны күргәч, шатланып туя алмады. Кодасы да Сөмбелне мактап бетерә алмады.
- Рәхмәт, кодагый, акыллы, уңган кыз үстергәнсең, кулыннан килмәгән эше юк. Әзрәк эшләр җиңеләйсен дә берәр атнага кунакка китерербез.
Кодасы үзе шулай дип торгач, ананың башы күккә тиде.
- Рәхмәт, кода, бик сагындым үзләрен, әзрәк торып китсә, бик әйбәт булыр иде, - дип, кызын көтеп калды.
* * *
Сөмбел белән Әлфис шәһәргә барып киенеп кайттылар. Сөмбел үзенә бик матур, озын итәкле, чия төсендәге костюм, өйдә кияргә килешле генә күлмәк алды. Әлфискә дә күлмәк, чалбар, ботинка алдылар, чәчтарашка кереп, чәчен кистерделәр.
Өйгә кайткач, Байрас үзләрен:
Сөмбел, кодагый иртәгә кичке якта сезне кунакка чакырды. Анда кичә бик ерактан кунаклар кайтты, алар янына кунак җыя, - дип шатландырды.
Байрас, әйдә, мин сиңа аш бүлеп бирим, - дип, Сөмбел аш җылытырга бакчага чыгып китте. - Нинди кунаклар кайтты, сөйлә әле. Син ашыгасыңмы? Кулың төзәләме?
Байрас, ашавын онытып, елмаеп Сөмбелне күзәтте. Аның шулай балаларча сөенүен, сандугач кебек сайравын ярата иде ул.
Ничек төзәлмәсен, син кагылган җирдә гөлләр үсә бит.
Әллә тагын бер бармак үстеме? - дип шаяртты Сөмбел. - Шулай да, кая, карыйм әле, - дип, аның кулына үрелде. Яра, чынлап та, төзәлеп килә, тик әз генә ачык җире бар, ялкынсынып та тора.
Иртәрәк салгансың бәйләвечеңне, яраңа пычрак кергән, тагын шешәчәк бит. Хәзер чистартып бәйлим, - дип, өйгә кереп китте.
Дарулы тартмасын күтәреп чыкты, яраны чистартып, яңадан чиста бинт белән бәйләп куйды.
Сиңа шәфкать туташына укырга кирәк. Сөмбел, сиңа бу эш бик килешер иде.
Укырга керермен дигән идем дә, менә бит ничек килеп чыкты. Хәзер инде бала белән беркайчан да укый алмаячакмын. Барысы да хыялда гына калды шул. Уку да, ак туй күлмәге дә, ак атка атланган принц егет тә... Булатны күрдем дә барысын оныттым... Йә, ярар, булган-беткән, уйлыйсым килми, уйласам, яшисем килми.
- Сөмбел, юкка кайгырма әле, бер җае чыгар. Мин киттем, иртәгә әниеңнәрдә очрашырбыз.
Сөмбел дә, «Очрашырбыз», дип елмаеп озатып калды.
Икенче көнне алар, киенеп-ясанып, күчтәнәчләр алып, Сөмбелләр авылы Бәйрәмгулга кунакка киттеләр. Алар килгәндә, кунаклар җыелышкан, өй эче шау-гөр килеп тора иде.
Сания апа аларның килгәнен күреп, йөгерә-атлый каршы алырга чыкты.
- И кызым, и оныгым, - дип, кайсысын беренче кочакларга белмәде. Өйдәге кунаклар да аларны каршы алырга дип чыкты. Алар арасында бик чибәр, чәченә ак кырау төшкән, шулай да егетләр кебек төп-төз гәүдәле, мөлаем йөзле, кайнатасы яшьләре тирәсендәге, Сөмбелгә таныш түгел бер ир күренде, ул башын кырын салып, читтән генә яңа килгән кунакларны күзәтә иде. Әнисе:
- Кызым, таныш бул, бу - Әнвәр абыең, без аның белән ике туган булабыз. Бик ерактан кайтты, - дип, Сөмбелне таныштырды.
Исәнме, Сөмбел үскәнем. Кайда үскән мондый чибәр кара карлыгач?
Исәнмесез, - диде Сөмбел оялып кына, - шушында үстем.
Син безнең як, Урта Азия кызларына охшагансың.
Әйдә, кызым, әбиеңнең абыйсы - Ибраһим бабаң да кайткан, кереп күреш, - дип, әнисе өйгә алып кереп китте.
Барысы җыелышып табын артына утырдылар, таныштылар. Өстәл яны гөр килеп торды, бераз кызып алгач, абыйсы сыздырып гармун уйнап җибәрде. Сөмбел аңа кушылып җырлады:
Сагынганда ак болытка кара,
Ак болытлар булып мин агам.
Шыбыр-шыбыр яңгыр ява димә,
Күз яшьләре булып мин тамам...
Эштән яңа гына кайтып кергән Байрас: «Кем шулай матур җырлый икән?» дип, түр якка үрелеп карады. Кара чәчләрен матур итеп өеп куйган, чия төсендәге матур костюмын кигән Сөмбелнең җырлаганын күргәч, таң калды. Сөмбелнең тавышы йөрәккә үтеп керә, күңелләрне айкап чыга иде. Аны кабат-кабат җырлаттылар. Шәүкәт абый белән Гөлфия апа Сөмбелнең җырлавын беренче тапкыр ишетәләр. Менә нинди сандугач яши икән аларның өендә!
Сөмбел, бераз җырлагач, «ярый, җитәр» дип, аш өенә чыгышлый, Байраска килеп төртелде.
- Бәй, нишләп торасың, кер, утыр, аша-эч, кунак бул, - дип елмайды Сөмбел.
- Җырлавыңны тыңладым, - дип, Байрас аның күзләренә карады. - Искиткеч!
...Кунаклар таң алдыннан гына таралышты. Шәүкәт абыйлар да кайтырга җыендылар.
- Килен, синнән, оныгымнан башка өйнең яме булмас, син бик озакламассың инде. Берәр атнадан үзем килеп алырмын.
Сөмбелгә монда эш күп, ләкин шулай да әнисе янында иркен сулады. Әнвәр абыйсы белән бик тиз уртак тел таптылар, кичләрен су буена төшеп утыргаладылар, яшь аермалары байтак булуга карамастан, сөйләшер сүзләре дә табылды.
Инде атна үтеп бара, Сөмбел әле һаман үз хәлен бер якка да җайлый алмый йөри. Аптырагач, кунак абыйсы белән сөйләшеп карарга уйлады. Китәргә ике көн калгач, Сөмбел, бер үтенечем бар дип, Әнвәр абыйсын су буена чакырды. Баланы алып, су буена төштеләр.
Сөйлә, үскәнем, тыңлыйм.
Әнвәр абый, мин бик четерекле хәлдә калдым бит, сездән башка беркемгә сөйли алмыйм, бәлки сез аңларсыз. Миңа сезнең киңәшегез, ярдәмегез кирәк. Дөресен генә әйткәндә, мин бөтенләйгә кайттым, ләкин әлегә бу хакта берәү дә - әни дә, кайнатамнар да белми.
Сөмбел үскәнем, бик әйбәт яшиләр, бик яхшы гаиләгә туры килде, дигән иде бит әниең.
Булатның әти-әнисе дә, туганнары да бик яхшы кешеләр, мин аларны бик хөрмәт итәм. Әнвәр абый, мин сиңа дөресен сөйлим, - дип, Сөмбел башыннан узганнарны сөйләп бирде. - Мин китмичә, Булат үзенең яраткан кызына өйләнә алмый, ә мин аның юлында киртә булырга теләмим. Безне бала да бәйли алмады. Үзара сөйләшмибез, бергә йокламыйбыз. Миңа бик авыр, мин үземне аны муенына көчләп тагылган таш кебек хис итәм, аның да миннән тизрәк котыласы киләдер. Яратмаган кешегә бер түбә астында гына түгел, бер шәһәрдә яшәү дә кысан, диләр. Менә шундый хәлләр, абый... Әгәр мөмкин булса, улым белән мине моннан алып кит. Аерылып кайтсам, мине әни аңламаячак...
- Менә ничек икән, син балаңнщ атасыннан башка яши алырсыңмы соң? Үз-үзеңнән качып булмый бит, әллә кайларга китсәң дә, хисләрне калдырып булмый, - дип, Әнвәр абый Сөмбелне кочаклап алды.
Абый, нишләргә соң миңа, гомер буе шулай яшәргәме?
Юк, алай димим. Мин риза, теләсәң, безнең белән китә аласың, ләкин качып түгел, барысы белән аңлашып, хушлашып китәргә кирәк.
Бала бәләкәй дигән сәбәп белән әткәй җибәрмәс дип куркам. Абый, хатының, гаиләң каршы килмәсме, безне кабул итәрләрме?
Без җиңгәң белән икәү генә яшибез, балаларыбыз булмады. Икебез дә хирург булып эшлибез. Сезне генә карарга мөмкинлегебез бар. Алайса, җыен, әниеңә үзең аңлат. Кирәк урында үзем булышырмын. Кайгырма, Сөмбел үскәнем, мин сине менә дигән кешегә кияүгә бирермен. Әйдә, үкенсеннәр сине сөймәгәннәр, - дип елмайды абыйсы. - Документларыңны әзерлә. Без җылы якта яшибез, күп әйбер алырга кирәк түгел. Безгә килгәч, кирәк әйберләреңне алырбыз. Ике көннән китәбез, әзер булып тор.
Рәхмәт, абый, син мине бу газаптан коткарасың. Мин гомергә синең алда бурычлы.
Рәхмәт әйтергә ашыкма, сагынып еламагаең әле.
Ничек тә түзәрмен. Эшләрмен, мин бер эштән дә курыкмыйм.
Һөнәрең бармы соң синең?
Юк шул, абый. Медицина училищесына керәсе идем, тормыш болайга әйләнгәч, онытырга туры килде.
Кайгырма, без сине укытырбыз.
Сөмбелнең күзләре ялтырады, сөенече эченә сыймады. «Бүген кич әнигә барысын аңлатам, аннары Байрас белән сөйләшермен», дип уйлады.
Ләкин якты хыяллары тормышка ашмый калды.
Кичке якта, көтмәгәндә, бик борчулы йөз белән кайнатасы килеп керде.
- Килен, сине алырга килдем, әниең, егылып, аягын сындырды, өйдә кеше юк. Ачуланма инде, кызым, әниең терелгәч, тагын китереп куярмын.
Сөмбелнең башына күсәк белән суккандай булды. Әнисе дә:
- Җыен, балам, кодагыем харап булган бит. Бар, кызым, тизрәк җыен, -дип ашыктырды.
Сөмбел, елардай булып, Әнвәр абыйсына карады. Абыйсы, аның югалып калганын күреп:
Әйдә, әйберләреңне җыярга булышам, - дип, Сөмбелне үзе белән икенче бүлмәгә алып керде. - Сеңлем, мин сиңа адресымны калдырам. Кайчан киләсеңне әйтеп хат язарсың. Олы кешеләрне авыр чакта ташлап китү килешми, берәр айдан терелер, китәрсең. Мин сиңа безгә ничек киләсен язып калдырырмын. Сәмәркандка кайткач, хат язармын, акча салырмын.
Абый, хатыңны монда язма. Әни белсә, җибәрмәячәк. Менә шул адреска язарсың, - дип, Сөмбел тиз генә Верочканың адресын язып бирде.
Менә тагын китә алмады ул. Язмыш аны нишләптер Арслановлар гаиләсеннән чыгарып җибәрергә ашыкмады. Инде өченче кат язмыш аны яңадан бу гаиләгә кайтарды. Бу юлы Сөмбел еламады, бәргәләнмәде, ул үзен монда ярдәмгә килгән итеп кенә тойды. Кайнанасын авыру хәлендә ташлап китү намуссызлык булыр иде, алар бит үзләре Сөмбелне авыр чакта ташламадылар. Шундый уйлар белән Сөмбел тыныч кына өй эшләрен башкарды.
Көз дә җитте, ә көзнең үз мәшәкатьләре. Бер ай үтсә дә, Гөлфия апа әле култык таяклары белән генә йөри. Мондый хәлдә авыл җирендә бернинди эш эшләп булмый.
Булат белән Байрас кайтып бәрәңгене казып алдылар, аны киптереп, базга төшерделәр. Сөмбел белән Әлфис көзге чәчәкләрнең суганчаларын киптереп, бәрәңге янына урнаштырдылар. «Язга боларны кире утыртырсың» дип, Сөмбел Әлфискә яхшылап аңлатты. Көзге алмаларны, Әлфис күрмәгәндә кәгазьгә төреп, базга төшереп куйды. Сөмбел киткәч, аңа күчтәнәч булыр. Алма тутырган олы бер тартманы аерым бер почмакка яшерде. Алма өстенә бик матур күлмәк куйды. Ул аны шәһәргә соңгы баруында Әлфискә дип алган иде. «Бу җылы күлмәк, солтаным, сине мин киткәч җылытыр. Син безне бик юксынырсың инде», - дип уйлады. Әлфиснең Яңа ел бәйрәменнән соң туган көне иде, тартма өстенә котлау кәгазе куйды.
Ул һәр көнен бу йорт белән хушлашуга багышлады, һәрбер әйбер матур, искә алырлык булсын дип тырышты. Кайнанасын олылап-хөрмәтләп карады, өс-киемнәрен һәрвакыт алыштырып, юып торды, мунча кертте. Әлфисне дәрес әзерләргә, җаваплылыкка өйрәтте.
- Менә Азамат мәктәпкә баргач, синең абыең «икеле» капчыгы дип көләрләр. Ул кайтып, миңа булыш әле дисә, «белмим» диярсеңме? Үзеңә дә оят булыр. Тырыш, бишлегә генә укы! Кызлар күп белүче егетләрне ярата, - дип үгетләде.
Сүзләренең файдасы тими калмады. Әлфис мәктәптән кайткач, Азаматка кычкырып китап укыды. Азамат үсте, ул инде утыра башлады. Әлфиснең күлмәкләрен тарткалый, кычкырып көләргә өйрәнде. Ялга кайткач, Булат Азаматны кулыннан да төшермәде. Бала аны үз итеп, битләрен, борынын тешләп, юешләп бетерде.
Сөмбел соңгы вакытта барысы белән дә уйнап-көлеп сөйләште. Булат белән дә берни булмагандай тыныч тотты үзен, нәрсә булса да сораса, күзенә карап, ачыктан-ачык җавап бирде.
Байрас аны астан гына күзәтте. Сөмбелнең кинәт үзгәрүен ничек аңларга, ул үз хәле белән ризалашты дияр иде, абыйсы белән аралары шул килеш калды. Байрас Сөмбелнең нидер уйлап йөрүен сизде, ләкин аңлап кына бетерә алмады.
«Шәһәргә барып кайтыйм әле», дип, Сөмбел бер көнне үзе генә шәһәргә китте.
Верочка өендә аны абыйсыннан хат көтә иде. Сөмбел сөенеченнән Верочканы кочаклап үпте. Верочка аптырап калды.
Нинди шатлыгың бар? Кемнең хаты бу?
Верочка җаным, мин еракка китәм. Сиңа хат язып торырмын, тик минем адресны беркемгә бирмәм, кайдалыгымны берәүгә дә әйтмәм дип сүз бир.
-Ярар, кояшым, ярар. Ләкин син хат яз, ялгыз карт әбиеңне онытма. Минем бит бер якын кешем дә юк!
Сөмбел базардан улына комбинезон, чалбар, күлмәкләр алды. Шатлыгын эченә йотып, авылга кайтты. Бүген ул өйдәгеләрне тәмле алма пирогы белән сыйларга уйлады. Авыз эченнән көйли-көйли, аш-су әзерләде, өйгә тәмле исләр таралды. Өстәл уртасындагы астраларны да читкә алып куймады, шуның тирә-ягына барысына да зур-зур пирог кисәкләре куйды. Табын шундый мул, матур, күңелле һәм барысы да бәхетле кебек иде.
Кайнанасы тизрәк терелсен дип, хәленнән килгәннең барысын да эшләде, кичен дарулар белән аның аякларын уды, җылы суда тотты. Сөмбел бу өйдән ничек тә көзге суыклар башланганчы китәргә ашыкты.
Гөлфия апа, ике ай дигәндә, ныклап йөреп китте. Сөмбелнең дә бу йортка аяк басуына бер ел булды, авыр булса да көннәр, еллар уза икән.
-Әнкәй, ноябрь бәйрәмнәрендә Азамат белән әни янына кайтып килим әле?
-Ярар, кызым, бакча эшләре бетте, инде өй эшләрен генә үзем дә карармын. Кунак булып кил, Байрас илтеп куяр, - дип, кайнанасы каршы килмәде.
Бәйрәмгә Байрас кайтты, Булат кайтмады. Сөмбел: «Тагын Фәридәсе янына киткәндер. Соңгы тапкыр күрә дә алмадым үзен», дип кәефсезләнсә дә, һичкемгә белгертмәде.
Сөмбел барлык әйберләрен алдан җыеп әзерләгән иде. Өйдәгеләргә сиздерми генә, кеше күргәнче дип, машинага бер сумка әйберен чыгарып куйды. Берни булмагандай барысы белән хушлашып, күз яшьләрен күрсәтмәскә тырышып, Азамат белән машинага кереп утырды.
-Бер атнадан да озаграк тормагыз, кызым. Сезсез өйдә күңелсез, оныгымның тавышыннан башка өй буш. Ярый, исән-сау барып җитегез, кодагыйга күп итеп сәлам әйтегез, - дип, кайнатасы беләнкайнанасы кул болгап озатып калды.
Сөмбел яшереп кенә күз яшьләрен сөртте, тамакка утырган төер тын алырга ирек бирмәде. Байрас көзгедән күрмәсен дип, улын алдына бастырып, битен аның артына яшерде.
Байрас ашыкмады, ул шушы мизгелдән рәхәт табып, Сөмбелне үз хатыны, Азаматны үз баласы итеп күз алдына китереп, елмаеп куйды. Әгәр шулай булса, алар, атна саен төялешеп, әбисенә кунакка барырлар иде... Аңа шушы кечкенә Сөмбел кирәк. Аның назлы карашы, челтерәтеп көлүе, суырып үбәр өчен яратылган матур иреннәре кирәк, ул шуларның барысын атна буе сагынып яши, атна ахырында сөенә-сөенә авылына кайта...
Шундый матур башкаеңны нинди уйлар басты, Сөмбел? - дип елмайды Байрас.
Ул баш кайчан да булса бер уйлар өчен бирелгән бит инде, - диде Сөмбел, елмаеп. - Син бүген бик матур күлмәк кигәнсең, үзең дә бик чибәр. Син барысыннан да чибәр. Карале, син киткәч, безнең авыл кызлары ничек яшәрләр инде, мескенкәйләр, - дип көлде.
Алай мине бик чибәргә санагач, нишләп син гашыйк түгел миңа? - диде Байрас сак кына.
Алла сакласын, Байрас, мин бер янып үлгәннән калдым, икенчесен күтәрә алмам. Минем башка беркайчан да гашыйк буласым килми, ул җан әрнүләремне һич оныта алмам, мин моны дошманыма да теләмим. Мин менә бу бәләкәй егетне генә яратырмын, аны беркем белән бүлешәсе юк, ул минекегенә, ә мин аныкы.
«Ярасына кагылмыйм, тагын бераз көтим. Хәзер сүз башласам, куркытырмын гына. Бу юлы абый белән ачыктан-ачык сөйләшергә кирәк», - дип уйлады Байрас.
Аларны күреп, Сөмбелнең әнисе сөенеп туя алмады:
-Кияү нишләп килмәде? — дип, болай да яралы йөрәккә тоз салды.
Байрас кич соңлап кына кайтырга җыенды, Сөмбел аны озата чыкты.
Кайчан килеп алыйм, Сөмбел?
Кирәкми, килмә, вакыты җиткәч, мин үзем кайтырмын. Барысы өчен рәхмәт, әле дә син бар безне кайгыртырга, - дип, Сөмбел моңсу гына елмайды.
Байрас, машинасына кереп утыргач, ишеген кире ачты. Сөмбел аны күреп:
Нәрсә булды, Байрас? - дип сорады.
Сиңа бер сүз әйтәсем килгән иде, - диде егет, матур күзләре белән тутырып карап.
Булат турында берәр нәрсә әйтергә телидер дип, Сөмбел куркып калды.
-Кирәкми, әйтмә, мин бернәрсә дә белергә теләмим.
Ул Байрасның күзләренә карап, эчтән генә саубуллашты, иелеп, ирене белән әкрен генә аның битенә кагылды.
-Сау бул, Байрас, исән-сау кайтып җит, - дип пышылдады да ишекне япты, аннары үзе артына да борылып карамыйча кереп китте.
Байрас байтак вакыт кузгалып китә алмыйча утырды, Сөмбел ирене белән кагылган битен сыйпады, аның йөзен күз алдына китерде, башы әйләнде.
-Их, Сөмбел, нәрсә эшләгәнеңне үзең дә белмисең! Абый каршы килмәсә, мин сине беркемгә дә бирмәячәкмен.
Бәйрәмнәр үткәч, Булат белән Байрас бергә кайттылар. Гомер булмаганны, үзара сөйләшер сүз тапмадылар. Байрас берничә тапкыр Сөмбел турында сүз башларга талпынса да, кыюлыгы җитмәде. Аның бервакытта да абыйсына каршы чыкканы, аның белән телләшкәне булмады.
Алар өйгә кайтып кергәндә, әнисе белән әтисе, Әлфис өчәүләп кино карый иде. Өйдәге тынлык сәер тоелды. Байрас әнисенә сораулы караш ташлады:
- Әни, Сөмбел кайтмадымы әллә? Ул бит үзем кайтырмын, килеп йөрмә, диде.
Ире килеп алганны көтәдер, - диде әтисе, Булатка карамыйча гына.
Мин аның әнисенә киткәнен белмәдем бит, - дип абыйсы Байраска карады.
-Йә балалар, әйдәгез, кичке ашны ашыйк. Киләсе атнада кайтыр, кайтмаса, барып алырсыз. Бала белән бу суыкта юлда йөрмәс, кодагый да җибәрмәгәндер, килеп алырлар дигәндер. Әзрәк ял итсен, мин аяксыз утырганда, эш бик күп булды шул. Яшь кенә булса да, бөтен эшнең җаен белә, җиренә җиткереп эшли. Син, улым, бер эш рәте белми дигәч, куркып калган идем, белә, улым, барысын да белә. Син аны яратмаганга гына юктан гаеп эзлисең, ул бик уңган, бик сабыр бала. Синең сирәк кайтуыңның сәбәбен дә сизенә, ахры. Башка берәү булса, тавыш куптарыр, елар иде, ә ул бер күз яше күрсәтми, түзә. Аңа карап минем елыйсым килә, ирле килеширсез бит ул.
- Сөмбел өйдә юкта әйтеп калыйм, - дип, Шәүкәт абый да сүзгә кушылды.
Син, улым, бала ятим итеп, шул яшь хатынны елатып, үзең бәхетле яшәрмен димә, кеше бәхетсезлегендә бәхет төземиләр. Юк артыннан чапмыйсың микән, ай-һай, үкенерсең, соң булыр.
Булат эндәшми генә, башын аска иеп тик утырды.
Улым, кай җирен яратмыйсың соң? Нишләргә уйлыйсың? Аңлатып бир әле, Сөмбел өстенә икенче килен алып кайта алмыйсың, ничек итеп без сиңа туй ясыйк, ди?!
Белмим. Мин Фәридәне яратам. Без инде икенче ел Яңа ел дип сөйләшәбез, тагын күпме чигерергә була? Мин аның әти-әнисе белән таныштым, Яңа елга өйләнешәбез дип, Фәридәгә сүз бирдем.
Шуны онытма, улым: Азамат - минем беренче оныгым. Сезнең тагын әллә ничә балагыз булса да, ул һәрвакыт минем баш оныгым булып калачак.
Мин Яңа елга өйләнәм, - диде Булат кабат, әтисенең сүзен бүлеп. - Киләсе кайткач, Сөмбел белән сөйләшермен, әниләренә кайтып торыр, балага ярдәм итәрмен, ташламам.
Икенче атна уртасы да җитте, Сөмбел кайтмады. Гөлфия апа, кайтуларын күрми калмыйм дип, тәрәзә яныннан китмәде. Шәүкәт абый кирәксә-кирәкмәсә дә капка төбендәге эскәмиягә чыгып утыргалый башлады, мәчет кырыннан да ураштырды, бик озак олы урамны күзәтте. Никадәр көтсәләр дә, Сөмбел белән оныклары күренмәде. Беркөнне эскәмиядә утырган Шәүкәт абыйга хат ташучы хат китереп китте. «Безгә хат язар кеше дә юк бит, бар туганнар монда яши, кемнән булыр икән?» - дип аптырап, өйгә керде.
-Анасы, кара әле, кемнәндер хат килде, кире адресы да юк.
-Малайларгадыр инде, безгә кем язсын?!
Миңа диелгән бит менә.
Ачып укы алайса. Әле Байраска гына кызлар яза иде, хәзер сиңа да яза башлаганнармы? - дип шаяртты Гөлфия апа.
Шәүкәт абзыйның нидер тоеп йөрәге жу итте, куркып, Гөлфиясенә карады, ул да тынсыз калган иде.
«Хөрмәтле әткәй-әнкәй! Сез бу хатны алганда, мин инде бик еракта булырмын. Соңгы китүемдә мин сезне чын күңелемнән кочаклап үптем һәм саубуллаштым. Китәм дисәм, җибәрмәс идегез. Әйтми киткән өчен рәнҗемәгез, башка сездә калуның мәгънәсе юк дип уйладым. Әткәй, «Көт!» дидең, көттем, тагын алты ай көттем, күргәнегезчә, безне бала да бәйли алмады. Булат өйләнсен, мин аңа бәхет кенә телим, киләчәктә үкенмәс дип ышанасы килә.
Байрас, сиңа рәхмәтем бик зур. Син һәрвакыт авыр чакта ярдәм кулы суздың, ничә тапкыр үлемнән коткардың. Мин сиңа тормышыңда мәхәббәтнең олысын, юлдашның иң яхшысын телим.
Әлфис, солтаным минем, синсез ничек яшәгән булыр идем, белмим. Сиңа бер үтенечем бар: безнең серле почмакны беркемгә дә бирмә, ул һәрвакыт безнеке булып калсын. Минем киткәнемне белгәч, еларсың, үпкәләрсең. Үсеп җиткәч, барысын да аңларсың дип ышанам. Бәлки, сиңа безнең патшалыкта үз бәхетеңне корырга насыйп булыр.
Әткәй, үземнең кайчан кайтасымны әлегә белмим. Күпме еллар үтсә дә, туган якларга кайткач, сезгә һичшиксез килермен. Минем өчен борчылмагыз, мин югалмам, оныгыгызны да югалтмам. Ул үзенең Арслановлар нәселеннән икәнен белеп үсәр.
Әнкәй, хөрмәтем зур сиңа. Әгәр тормыш болай булмаса, түремнән дә төшермәс идем. Киленнәрең сине миннән дә ныграк яратсын, хөрмәт күрсәтсен. Утырткан чәчәкләрем сезгә миннән якты истәлек булсын.
Әткәй-әнкәй, безне көтмәгез, эзләмәгез, без бик еракларга киттек. Сезгә китергән газап-борчуларыбыз өчен кичерегез. Безне хәер-фатихагыздан ташламагыз. Үтәр еллар, онытылыр үпкәләр, төзәлер яралар, якын туганнар кебек бер очрашырбыз. Барлык яхшылыкларыгыз өчен рәхмәт Сезгә. Сөмбел».
Шәүкәт абыйның куллары калтырады, тамагына төер утырды, соңгы сүзләрне укып бетерергә тавышы җитмәде. Гөлфия апа, кинәт башына суккандай, телсез калды, аннары алъяпкычы белән авызын каплап, кычкырып елап җибәрүдән үзен көчкә тыеп калды, күз яшьләре үзеннән-үзе яңак буйлап агып төште. Шәүкәт абый хатыны белән төпчек улы алдында күз яшен күрсәтүдән оялып, урамга ук чыгып китте, йөрәкне әрнетеп нәрсәдер кысты, тыны җитмәде, көч-хәл белән тамагына утырган төерне йотты, күзләреннән яшь тамды. Илле яшьлек ирнең үзенең көчсезлегеннән елавы иде. Ул бит кайчан булса бу көннең җитәсен белде, шулай тиз килер дип кенә көтмәгән иде.
Тышта салкын, беренче кар ява. Күңелдә җан өшеткеч бушлык.
Гөлфия апа буш бишеккә килеп капланды да үксеп елап җибәрде, баядан бирле тыеп торган күз яшьләренә ирек бирде.
- Бәбекәем, күз нурым, кайларга киттегез икән, балакайларым? - дип, баланың кечкенә мендәренә башын салып, бик озак елады.
Ун яшьлек Әлфис, ни булганын аңларга тырышып, өстәлдәге хатны кат-кат укыды. Кем киткән, кая киткән? Ник әнисе шулай өзгәләнеп елый? Апасы әнисенә кунакка гына китте бит. Әлфис хатны кабат укыды, андагы сүзләргә ышанасы килмәде. Ничек инде апасы аны ташлап китсен? Азаматны кем карар? Әлфис аптырап үз бүлмәсенә кереп китте. Апасын да, Азаматны да бик сагынды бит ул. Апасының элгечтә эленеп торган ак якалы халатын үз янына сузып салды да йокларга ятты. Кайтыр апасы, әнисендә тагын бераз кунак булыр да кайтыр, кайтмаса, ялда Байрас абый белән барып алырбыз, дип уйлады бала. Тынычланып, янындагы халатны кочаклап йокыга китте.
* * *
Сөмбел әнисендә ике төн кунды да соңгы көнне, төне буе елый-елый, ике хат язды. Хатның берсе әнисенә, икенчесе Булатларга иде.
«Кадерле әнием!
Мин ерак юлга җыендым. Сиңа әйтер сүзләрем бик күп. Эндәшсәм, хәзер торып утырыр идең, тыңлар идең, ләкин мине аңламассың дип уйлыйм. Мин синең ачулануыңнан, елавыңнан, күз яшьләреңнән куркам. Мин һәрвакыт сине кайгы-борчуга салудан курыктым, шуңа син күп нәрсәне белмәдең, минем газапларымны күрмәдең. Мин ялгыштым, әнием. Мәхәббәтнең нинди газапларга салуын белмәдем. Кыз бала мәхәббәт турында хыяллана, үсеп җиткәч, шуны эзләп китә. Кызлар гомерен юкка гына чәчкәләр белән тиңләмиләрдер. Мине чәчәк кебек өзделәр дә, яратмагач, ташладылар. Әгәр мәхәббәтнең шундый мәрхәмәтсез, кансыз икәнен белгән булсам, аны читләтеп узар идем. Әнием, җанымны йолкып алдылар, канатымны каерып сындырдылар, әни, яраларым бик авырта. Сиңа сөйләргә, күз яшьләреңне күрергә көчем калмады, әнием. Көндез көләм, төнен елыйм, балам хакына яшәргә көч бир дип, Ходайга ялварам. Әнием, кичер мине, ышанычыңны аклый алмадым. Бәлки әле хаталарны төзәтергә соң түгелдер, өметеңне генә өзмә. Син мине эзләмә, Булатларга да барма, аның әти-әнисенең бер гаебе юк. Алар бик яхшы кешеләр, син аларга рәнҗемә.
Мине башка берәү дә яндыра, рәнҗетә, мәхәббәт дип алдый алмас. Мин дөрләп янып беттем, яшьлек мәхәббәтемнең көле генә калды, ахыры. Сау бул, әнием, зинһар, рәнҗеп калма.
Ташлама, әнкәй, ташлама
Мине изге догаңнан.
Ташласаң изге догаңнан,
Мин бәхетле була алмам.
Сине яратып, кызың Сөмбел».
Сөмбел икенче көнне иртән, шәһәргә барып кайтам дип, өйдән чыгып китте. Ул күңеленнән әнисе белән саубуллашты, елыйсы килсә дә түзде, күз яшен күрсәтмәде. Бала киемнәрен генә сумкасына салды да ерак юлга кузгалды.
* * *
Булат белән Байрас атна ахырында ялга кайттылар. Юлда аны-моны сөйләштеләр. Кайтып җиткәндә, Булат:
-Байрас, мин бүген Сөмбел белән сөйләшәм, әгәр китәм дисә, әнисенә илтеп куярсың инде, — диде, авыр сулап.
Ә минем аны җибәрәсем килмәсө, мин аңа өйләнергә телим дисәм, ни әйтерсең?
Куй инде, энем, сиңа кызлар беткәнме? Икебезгә бер хатын булмый бит инде.
Булмаса булыр. Ул синең хатының булмады. Сөмбел әгәр миңа кияүгә чыгарга риза булса, мин аны беркая да җибәрмәячәкмен.
Риза булмаячак, ул мине ярата. Бу уеңны башыңнан бөтенләйгә алып ташла.
-Карарбыз, абый, аннары «белмәдем» димә, юлыма аркылы төшмә.
Өйгә алар икесе дә бик җитди кыяфәттә кайтып керде. Кергәндә үк әллә нинди авыр тынлык сизелде. Әниләре борчулы йөри, әтиләре каршы алырга да чыкмады.
-Әни, ни булды? Әллә елагансың инде, - диде Байрас, әнисен кочаклап.
Әнисе бер сүз дә әйтә алмый елап җибәрде.
Сөмбел, оныгым, - диде ул үксеп.
Сөмбелгә ни булды? Әти, нәрсә булды, аңлатыгыз, - диде Булат та телгә килеп.
-Теләгең кабул булды, улым, киткән бездән Сөмбел.
-Ничек киткән? Берни әйтмичәме?
-Әйткән, сине бәхетле булсын дигән, - диде дә Шәүкәт абый әйләнеп утырды.
Гөлфия апа алъяпкыч кесәсеннән хат чыгарды, Байрас аны әнисе кулыннан йолкып дигәндәй алды. Хатны укыган саен, йөзе агарды. Укып бетергәч, бераз уйланып торды да:
- Әти, машинаның ачкычын бир әле. Мин барыбер табып алып кайтам Сөмбелне, - дип чыгып китте.
- Тукта, улым, хат бер атна элек язылган бит, кайдан табарсың икән, - дип, сөйләнә-сөйләнә, Шәүкәт абый аның артыннан иярде. - Өстеңә кияр идең,улым.
...Байрас кар бураннары уйнатып кузгалып китте. Иң элек Верочкага барып, өйнең бөтен почмагын айкап чыкты. Сөмбел монда юклыкка ышангач:
Верочка, Сөмбел кайда? - дип ялварып сорады.
Белмим, Байрас, аның миңа күптән килгәне юк.
Соңгы өмет булып Сөмбелнең әнисе калды. Куып чыгарса чыгарсын, тик Сөмбелнең адресын гына әйтсен. Байрас ак-кара күрми машина куды, борылышларда берничә мәртәбә әйләнеп каплана язды. Сөмбелләрнең капка төбенә килеп туктаганда, аш өендә генә ут яна иде. Капка эчтән терәтеп куелганга, капка башыннан сикереп төште, тәрәзәгә килде. Өстәл артында Сөмбел күренмәде, әнисе елый-елый хат укый иде. Байрас тәрәзә шакыды, ул инде өйгә кергәнче үк, монда да шул ук хәл икәнен аңлады.
Сөмбелнең әнисе Байрасны ачуланмады да, кумады да, хәер, ул инде елап арыган иде, ахры.
Уз, утыр, чәй куям, - диде. - Бубуранлы төндә кемне эзлисең, энем?
Миңа Сөмбел кирәк иде.
Ә ник сиңа кирәк, ялгышмасам, ул абыеңның хатыны иде. Ник ул килмәде? Кайда минем балам? Кайдан эзлим кызымны? Ачлы-туклы килеш кемнең ишек төпләрендә йөридер?
Сезгә әйткәндер, зинһар, яшермәгез. Әйтегез генә, мин аларны алып кайтам, - диде Байрас, өметләнеп.
Менә хаты, үзең укы. Миңа бит шәһәргә генә барып кайтам дигән иде, кайтмас дип уйламадым да.
Хаттагы сүзләрне укыган саен, Байрасның йөрәге кысылды, куллары калтырады. Соңгы өмете дә өзелде.
-Борчылмагыз, хат килгәч, мин аларны табармын. Мин аны табарга, көтәргә тиеш.
Кем гаепле? Сөмбел беркемне дә гаепләргә кушмаган. Шулай алма кебек баласыннан баш тарткан икән, абыең гомере буе бала йөзе күрмәсен, ташлаганын сагынып яшәсен, мин аңа бик рәнҗим. Моңарчы авылдан ерак китмәгән, дөнья күрмәгән балам нинди кешеләргә юлыгыр? Бөтенләй югалса, беркайчан да кайтмаса, ничек яшәрмен соң мин? Сез күбәү, мин бер ялгызым,кайгымны уртаклашыр кешем дә юк.
Мин сезне ташламам, рөхсәт итсәгез, килеп йөрермен, - дип, Байрас башын иеп чыгып китте.
Машинага утыргач, Сөмбел белән соңгы тапкыр хушлашуы исенә төште. Аның бөтенләйгә саубуллашуын ничек сизмәде соң ул?
«Кайда син, Сөмбел? Кайлардан эзлим? Синсез ничек яшәрмен?»
Байрас капка төпләренә ярты төн узгач кына кайтып туктады. Руленә башын салып, уйга чумды, өйгә керәсе килмәде.
Әтисе чыгып капка ачты, ул да йокламый иде. Улы кузгалмагач, янына кереп утырды.
Тапмадым, әти. Әнисе белми, аңа да хат кына калдырган. Ул да: «Юлга акча бирдегезме? Ничек яшәр? Кая китте? Нишләттегез баламны? Абыең бала йөзе күрмәсен», - дип елый.
Ай-һай, улым, ана каргышы төшсә, каты төшә, абыең үкенмәгәе. Әнә, бишек яныннаң китә алмый, улын юксына, бала бит ул. Бик котыласы килгән иде, менә хәзер киртәләр юк, юллар ачык, ә шулай да күңеле үзенә урын тапмый.
Әти, бер нәрсә әйтсәм, аңларсыңмы икән мине?
Әйтмәсәң дә беләм, улым.
Кем әйтте, каян беләсең?
Мин, улым, әти генә түгел, әле синең кебек ир кеше дә. Мин барысын күреп-сизеп йөрдем, син әйтмәсәң, үзем әйтәсе идем. Мин риза, улым, тик соңга калдың шул, ахры.
Мин көтәрмен, кайчан да булса бер кайтыр ул. Мин аны барыбер үземә каратачакмын, — диде Байрас, тәрәзәгә карап.
Икенче бүлек
...Сөмбел яшеллеккә күмелеп утырган Сәмәрканд шәһәренә килеп төште. Халык ташкынына ияреп, зур бинага таба атлады. Ишектән керүгә, кемдер аның җиңеннән читкә тартты. Бу кешенең абыйсы икәнен танып, Сөмбел шатлыгыннан елап җибәрде.
- Абый, килмәсәгез, адашырмын дип бик курыккан идем, рәхмәт, килгәнсез.
Абыйсы, сеңлесен кочаклап, маңгаеннан үбеп алды.
Үскәнем, хуш килдегез, менә бу ханым - минем хатыным Галимә апаң, таныш булыгыз, - дип, чибәр бер ханымны күрсәтте.
Абау, нинди матур апа, исәнмесез!
Син дә бик чибәр, үскәнем. Бир улыңны, үзем күтәрим, син арыгансыңдыр, - дип, ханым аның кулыннан баланы алды.
Арыдым, күңелем бутала. Самолетта колагым ярыла дип торам, - диде Сөмбел.
Әйдәгез, өйгә кайтабыз, ә синең әйберләрең кайда соң?
Сөмбел, оялып, башын аска иде.
- Абый, минем бер әйберем дә юк, менә, бала киемнәре генә...
-Кайгырма, үскәнем, барысы да булыр. Әйдә, менә монда утыр, - дип, бик яхшы машинага утыртып, үзләренә алып кайттылар.
Алар килеп туктаган өйне Сөмбелнең киноларда гына күргәне бар иде. Өй искитәрлек матур, зур, әйтерсең, чәчәкләр арасына төзелгән хан сарае. Абыйсы белән апасы барлык бүлмәләрне күрсәтеп чыкты.
-Ә менә монысын сезнең өчен әзерләдек, - дип, матур итеп бизәлгән бүлмәгә алып керделәр. - Сөмбел, бу бүлмә хәзер сезнеке. Менә монысы бала йоклый торган урын, ошыймы?
Апа, бу бит курчак бүлмәсе кебек, үзе иркен, үзе якты. Яхшылыкларыгызны ничек кенә түләп бетерермен?
Синең килүең бик яхшы булды әле. Шундый зур өйдә икәү генә яшибез.
Миңа берәр эш табарга кирәк. Минем өстемә кияргә яхшы киемем дә юк, бу кыяфәтем белән өегезне генә ямьсезләп йөрермен.
-Әй, эчкерсез сабыем, без сине патша кызы кебек киендерербез, юкка борчылма.
Тормыш шундый, күрәсең, анда кыш, монда җәй; анда кирәксез, монда тансык. Баласыз интеккән гаиләгә сөенеч, җан җылысы, өй яме булды алар. Сөмбел юлдан соң улы белән рәхәтләнеп мунча керде, аннан чыгуына, Галимә апасы яңа эчке киемнәр, матур халат бирде.
-Иске киемнәреңнең монда кирәге юк, элекке тормышыңны искә төшереп тормасыннар, - диде апасы.
Менә шулай итеп, Сөмбелнең чит җирдәге яңа тормышы башланды. Туганнары кунактан-кунакка йөрттеләр. Апасы зур кибетләргә алып барды, затлы киемнәр сатып алды, Сөмбелне зәвык белән киенергә, чәчен матур итеп өеп куярга өйрәтте.
Абыйсы белән апасы шәһәрдә билгеле, хөрмәт казанган табиблар икән. Абыйсы югары уку йортында да укыта, клиникада да эшли. Апасы - хатын-кызлар табибы. Яшьләре иллегә җитеп килсә дә, бик яшь күренәләр һәм икесе дә бик чибәрләр.
Сөмбел белән Азаматны бик яраттылар. Беркөнне үзара сөйләшеп утырганда, апасы:
Сөмбел, үскәнем, синең берәр хыялың бармы? - дип сорап куйды.
Әйе, сезнең кебек яхшы табиб, яхшы кеше буласым килә, тик соңдыр инде, бала белән укып булмый бит.
Син бала турында борчылма, әгәр теләгең бар икән, без сине быел ук укырга кертәбез. Бездән бүген генә берәү документларын алып китте, аның урынына кертеп җибәрергә була. Уку таныклыгыңны алып килдеңме? Кая, билгеләреңне карыйм әле. Бик әйбәт бит бу, бер генә «дүрт-ле»ң. Болай булгач, мин сине үзебезнең институтка укырга кертәм.
Абый, институт минем өчен түгел, анда бит озак укырга кирәк. Мин биш-алты ел буе сезнең җилкәдә утыра алмыйм. Миңа училище да ярый, - дип әйтеп караган иде Сөмбел.
Юк инде, үскәнем, мондый билгеләр белән мин сине югарырак үрләтәм. Без бит апаң белән икебез дә табиблар - ярдәм итәрбез, практикасын апаң янында үтәрсең. Тырыш, Сөмбел, синең белән әниең горурлансын, сине санламаганнар үкенсен, барысына үч итеп, хөрмәткә лаек кеше булырга тырыш. Ә улыңны карарга кеше табарбыз. Үзең күрдең, безнең монда күпме ярдәмчел туганнарыбыз бар. Аннары, апаң белән мин нәрсә өчен? Безнең үзебездән дә артмас әле ул, рәхәтләнеп карарбыз, — дип каршы төште абыйсы.
Алар Азаматны курчак кебек киендерде. Сөмбелнең дә өсте бөтен, тамагы тук, бәхет өчен тагын ни кирәк? Шулай да әнисен, туган якларын бик сагынды, Булат белән Әлфис тә төшләренә кереп йөдәтте.
Яңа ел алдыннан Сөмбел укырга йөри башлады. Группадашларыннан үзенең җитди булуы, сабырлыгы белән аерылып торды. Дәресләргә соң йөри башлаганга, башкаларны авырлык белән куып тотты. Студент халкы — ару-талу белми торган күңелле халык - төрле кичәләр үткәрделәр, яшьләр җыеннарына йөрделәр, тик Сөмбел генә аларга кушылмады, дәресләре бетүгә, тизрәк өйгә, улы янына ашыкты. Төннәр буе дәрес әзерләү, уку җиңел түгел иде. Абыйсы белән апасы бөтен буш вакытларын Азаматка багышладылар, Сөмбелгә дәрес әзерләргә комачауламасын дип, бала караватын үз бүлмәләренә күчерделәр. Алар Азаматны яратып туя алмады, аны үз балаларын карагандай, хыялланып, нәрсәгәдер өметләнеп сөйде.
Ничек кенә авыр булмасын, беренче уку елы ахырына якынлашты. Сөмбел соңгы сынауларын бирде. Шатлыгыннан балкып, йөгерә-йөгерә, улы, туганнары янына ашыкты. Өйгә керүгә, Галимә апасын кочаклап алды.
-Апа җаным, бүген көн нинди матур! Мин хәзер әнигә укырга керүем турында яза алам.
Әллә моңарчы укырга керүен турында хәбәр итмәгән идеңме?
Юк, апа, әгәр укый алмасам, куып чыгарсалар дип курыктым, хәзер имтиханнарым беткәч, курыкмыйча яза алам. Әни сөенеченнән елар инде. Апа, син мине үз яныңа, идән юучы итеп булса да, эшкә ал әле. Оят миңа, икәүләшеп сезнең җилкәдә утырабыз, каникулда булса да өйдә ятмыйм инде.
-Сөмбел, үскәнем, яхшылап тыңла әле мине. Үзем шунда эшләп, күпме кеше сөендереп, күпме балага гомер бирсәм дә, Ходай безгә бала насыйп итмәде, сез безгә икегез дә бик кадерле, сине дә, улыңны да бик яратабыз. Безнең бернигә мохтаҗлыгыбыз юк, җыйган байлыгыбыз җитәрлек. Син әле яшь, акча эшләргә өлгерерсең, сиңа укырга кирәк. Син үз балабыз кебек, уңышларыңа шатланабыз, синең белән горурланырга телибез. Абыең синнән бик канәгать. Әгәр сине укытып чыгара алсак, димәк, без юкка яшәмәгәнбез, дигән сүз. Бүген кич синең укуың бетүне бәйрәм итәрбез, абыең кайтсын да, кая барырга теләсәң, шунда барып күңел ачарбыз. Син хәзер бар, ванна кереп чык, ял ит.
Сөмбел:
- Син мине бик иркәлисең, апа, ялкауланып бетәм бит, - дип елмайды.
- Бар, бар, тормыш арбасына җигелергә өлгерерсең, — дип, апасы Сөмбелне аркасыннан сөйде.
Азамат инде тәпи йөри, тешләре дә чыкты, кайбер сүзләрне дә әйтә башлады. Әле менә Сөмбелнең килеп кочаклавы булды, улы «мәм-мәм» дип, кулын әнисенең күкрәгенә тыгып та җибәрде.
-Әй оятсыз малай, син зур бит инде.
Бер килеп эләккәч, бала әнисен ычкындырмады, башын күлмәк изүенә тыгарга тырышты. Сөмбел улының кыланмышыннан эче катып көлде. Апасы беренче тапкыр аның шулай матур итеп яңгыратып көлүен ишетте, үзе дә аларга кушылып көлде. Сөмбел көлә-көлә идәнгә тәгәрәп китте, бала аңа карап тәгәрәде, көлде, тагын әнисенең изүенә үрелде. Сөмбелгә бүген шундый рәхәт иде, аның гел көләсе-шаярасы гына килеп торды.
Сөмбел, озын куе чәчләрен киптерергә дип, бакчага чыгып утырды. Аның билдән узып төшкән дулкын-дулкын чәчләре кояшта ялтырый иде. Чәчләренең шундый озын булып үсә алуына үзе дә аптырый, ул бит һәрвакыт малайлар кебек кыска чәч белән йөрде, ә хәзер күр инде, озын, авыр чәчләр, озаклап киптерергә кирәк. Шулай да аңа ак калфак белән мондый чәч йөртү бик ошый.
-Чәчләрең бигрәк матур үсте, - диде абыйсы, аның янына утырып.
Сездә җылы, су йомшак. Монда бит бөтен нәрсә яхшы үсә, менә минем чәч тә үсә, үзем генә үсмим.
Үзең дә үстең, Сөмбел, үстең, сизмисең генә. Кеше егерме биш яшькә кадәр үсә. Сиңа безнең климат бик килеште, буйга хәйран үстең.
Шулаймы, абый, үстемме? - дип сөенеп елмайды Сөмбел.
Син бүген бик шат, бәхетле күренәсең.
Әйе, абый, көләсем, җырлыйсым гына килеп тора. Миңа бүген шундый рәхәт, абыем, - дип, аны кысып кочаклап алды. - Әгәр теге вакытта син безгә кайтмаган булсаң, мин хәзер кайда булыр идем икән, яшәргә көчем калмаган иде бит.
-Оныт барысын. Әйдә, иң матур күлмәгеңне ки, кунакка барабыз, - дип, абыйсы өйгә кереп китте.
Сөмбелнең караватында чия төсендәге, җиңсез, якасы бастырып тегелгән искиткеч матур күлмәк ята иде. Күлмәк янында биек үкчәле босоножкилар тора. Ул, ашыга-ашыга, күлмәкне киеп, көзге каршысына килеп басты. Йә Раббым, нинди матур күлмәк! Әгәр менә хәзер аны Булат күрсә, ни дияр иде икән?! Ул, Булат янына чыгарга җыенгандай, көзге тирәсендә бөтерелде, чәчләрен матур итеп өйде, ирененә беленер-беленмәс кенә иннек сөртте. Көзгедән аңа нечкә билле, уртача буйлы егерме яшьлек чибәр хатын карап тора иде. Ул, дулкынланып, үз бүлмәсеннән чыкты.
Икенче каттан төшеп килүче Сөмбелне күреп, апасы белән абыйсы телсез калды. Сөмбел алар каршысына килеп басты.
Килешәме? - дип елмайды, битләрен чокырайтып. - Бик зур рәхмәт сезгә, бу күлмәк шундый матур.
Сукырлар гына күрмәс бу матурлыкны, - диде апасы, һаман да сокланып.
Менә, үскәнем, уку елын уңышлы тәмамлавың белән котлап, миннән сиңа кечкенә генә бүләк, — дип, абыйсы кесәсеннән бер тартма чыгарды, һәм, аннан алып, Сөмбелнең колагына алтын алкалар такты.
Менә хәзер үзеңне иң бай солтанга кияүгә бирергә дә була, ләкин без сине, укуың бетмичә, беркемгә бирмәячәкбез.
-Рәхмәт, абый, шундый матур! Әйдәгез, бергәләп фотога төшәбез, әнигә дәҗибәрермен.
Бу якта фотога төшерүчеләр адым саен, шуларның берсе янына туктап, фотога төштеләр. Фотограф: «Бер зур фотогызны ясыйм әле», - дип калды.
Алар абыйсының дусты, профессор Хәлиловларга кунакка килделәр. Хуҗа үзе чыгып каршы алды. Баланы күреп:
-Дустым, гел үзеңә охшаган, - дип елмайды. - Галимә ханым, сез һәрвакыт чибәр, хәлләрегез ничек? Әйдәгез, узыгыз. Ә бу нинди йөзек кашы? - дип, Сөмбелгә текәлде.
-Синең укучың бит, танымыйсыңмы әллә? Бүген генә сиңа имтихан тапшырып кайтты, - дип көлде абыйсы.
Сөмбел, оялып, ни дияргә дә белмичә, үзенең фамилиясен атады.
- Могҗиза, - диде профессор сузып кына. - Узыгыз, уз.
Үзе баштанаяк Сөмбелне күздән кичерде. Институтта бик тыйнак, гади киенгәнгә, күзгә бик чалынмый. Ә бүген... Болай булгач, малайларның башы бетте. Менә кайда ул матурлык.
Мәҗлестә яшьләр дә күп иде. Сөмбел беркемгә якын бармады, гел апасы, улы белән булырга тырышты. Егетләр исә бөтен яклап аны күзәттеләр, хәлләреннән килсә, үзләре янына тыннары белән суырып алырлар иде. Шуны сизепме, Сөмбел олылар арасыннан бер адым да читкә тайпылмады, тыйнак кына апасы янында утырды. Кайтырга чыккач, абыйсы кызыксынды:
Ничек, кунакта ошадымы?
Бүтән мондый җиргә бармыйм. Үземне кеше тәлинкәсенә төшкән таракан кебек хис иттем. Кайсы якка гына борылсам да, бу таракан нишләр икән дигәндәйкарап торалар.
Абыйсы сеңлесенең сүзләреннән кычкырып көлде.
-Син әйтсәң, әйтәсең инде! Алар бит сиңа барысы да гашыйк булды. Бичараегетләрнең ничек күзәтеп торуларын күрдем, мескеннәрнең йокылары качтыинде. Бәлки, син дә берәрсенә гашыйк булырсың?
-Кирәкми миңа мәхәббәт, мин аның ачысын җитәрлек татыдым, җаным һаманда әрни. Ачы әрем ул мәхәббәт дигәннәре, ишетәсем дә килми.
Машинада авыр тынлык урнашты. Сөмбел тәрәзәгә карап баруын дәвам итте, Бераздан әкрен генә әллә аларга, әлле үз-үзенә әйтеп куйды:
-Күпме өрсәң дә көлгә ут капмый, мин яндым шул инде, вакытыннан алда яндым,көлгә калып яндым.
Абыйсы белән апасы Сөмбелнең күңелендә нинди авыр хатирәләр уянуын аңладылар. Бу хакта башка беркайчан сүз кузгатмаска булдылар. Кайбер яралар еллар буе төзәлә, әле төзәлгәч тә тирән эзе кала.
Сөмбел җәйге каникулын апасы янында клиникада үткәрде, медицинада беренче адымын ясады. Бернәрсә дә җиңел генә бирелмәде: тәүге операцияне күрүгә, аңын югалтып, идәнгә егылды. Апасы ипләп кенә аңына китерде, ярдәм көткән авыру янында табиб аңын югалтып егылса, ни буласын гомер буе истә калырлык итеп аңлатты. Икенче юлы Сөмбел һәртөрле куркыныч хәлләргә әзер иде, апасының операция ясавын карап торды, апасы эш уңаена күрсәтеп аңлата барды. Һәрнәрсәне үз күзең белән күреп өйрәнү укуда да ярдәм итте.
Сөмбел тырышып укыды, иптәшләреннән үзенең тыйнаклыгы, табигыйлеге белән аерылып торды. Егетләр аның янына килергә курыктылар, чөнки ул аларга карата катгый һәм каты иде. Ярдәм сорап килүчеләргә һәрвакыт ярдәм итте, һәрнәрсәне җентекләп аңлатты, ләкин үзенә карата хисле карашлар сизсә, кырт борылды да китеп барды.
Яңа ел җитәргә ике атна калганда, Сөмбел, ансамбль уйнаганын ишетеп, институтның актлар залына керде. Сәхнәдә җыр-бию яраткан студентлар Яңа елга әзерләнә иде. Сөмбел аларның уйнаганын ишек төбендә генә тыңлап торды, үзенең дә шушы сәхнәгә чыгып җырлап карыйсы килде.
- Җырларга килдеңме, биергәме? - дип сорап куйды көтмәгәндә берәү.
Мин җырларга яратам, - дип әйткәнен үзе дә сизмичә калды Сөмбел.
Син кайсы яктан? Сөйләшүең башкортча.
Башкортостаннан, - дип елмайды Сөмбел.
- Ә мин Татарстан егете, Госман булам. Алар арасындагы танышлык шулай башланды.
-Әйдә, Сөмбел, җырлап күрсәт әле. Мин бит шушы ансамбльнең җитәкчесе.Әйдә, оялма, - дип, Сөмбелне өстерәп дигәндәй сәхнәгә алып менде.
Сөмбелгә микрофон бирде. Кызның кулына утлы күмер тоттырдылармыни, микрофонны кая куярга белмәде.
- Ярый алайса, микрофонсыз гына җырла. Оялма, монда бит син үзең генә, менә бу якка карап җырла.
Сөмбел, тирән сулыш алып, үзенең көчле, иркен, матур тавышы белән залны яңгыратып җырлап җибәрде. Ул бер почмакка карап, онытылып, җыр аша эчендәге сагыш-моңнарын бушатты. Сәхнә артындагылар, аның моңлы тавышын ишетеп, кем җырлаганын карарга чыкты. Сөмбел борылып карагач куркып китте. Кайдан чыкты бу халык дигәндәй, аптырап, Госманга карады.
Гүзәлем, моңарчы кайда йөрдең син? Синең урының бит зур сәхнәдә. Башкортостанда гына үсә шул моңлы кызлар. Бүгеннән сине, Сөмбел, ансамблебезнең солисты итеп алабыз. Җырла, жәлләмә Ходай биргән тавышыңны. Мин синнән йолдыз ясыйм, үрелеп буй җитмәслек йолдыз булырсың.
Мин микрофон белән җырлый белмим, аннары, әзерләнергә вакыт та бик аз калды.
Аңа гына калса, курыкма, өйрәтербез.
Яңа елга Сөмбел ансамбль белән җырларга дүрт-биш җыр өйрәнде. Концертны утызынчы декабрьгә билгеләделәр. Әнвәр абыйсының илле яшьлек юбилее якынлаша иде. Сөмбел абыйсы белән апасына Яңа ел кичәсенә чакыру кәгазе алып кайтты.
Килегез, яме, аннары бергә кайтырбыз.
Син бүген серле, Сөмбел, ни булды?
Килгәч күрерсез.
Концерт күлмәгем юк, дигәч, берәүнең туй күлмәген алып килделәр. Күлмәк Сөмбелгә үлчәп теккән кебек бик килешле булды, үзе бик матур, кар бөртегедәй ялтырап тора.
Сөмбел, ялгызы калгач, матур итеп чәчен өеп куйды, әз-мәз буянды, иннек сөртте. Һәрвакыт джинсы костюм-чалбардан, чәчен бер толымга үреп йөрүче Сөмбелне бүген танырлык түгел иде. Госман Сөмбелне күреп телсез калды, аны әйләндереп тә карады.
- Да-а. Әйтәм бит, синең урының зур сәхнәдә, гүзәлем.
Госман да бик дулкынланды. Бүген ул ачкан яңа йолдызның беренче адымы, халык ничек кабул итәр?
Сөмбел пәрдә ярыгыннан гына абыйларын күзәтте. Абыйлары килгән, дуслары белән алдагы рәтләрнең берсендә концерт башлануын көтеп, үзара сөйләшеп утыралар. Сөмбел дулкынланды, битләре ут янды. Ансамбль, уйнап, залны җылытты, халыкны җанландырды. Сөмбелгә дә чират җитте. Залда да, сәхнәдә дә утны сүндерделәр, бары ай яктысы кебек аз гына яктылык калды. Шулчак, ай яктысында таулар өстеннән очкан кошны хәтерләтеп, матур моңлы тавыш яңгырады. Җырга әкрен генә гитара кыллары кушылды, сәхнәдә ак күлмәкле җырчы кыз күренде.
Һәй, кошкаем, һаваларда очканда,
Күрдеңме Юрүзән белән Ирәмәлне?
Юрүзәнкәйдә яңгыр яуса,
Ирәмәлдә кар ята.
Шул ике тау арасында
Минем туган илкәем ята.
Мин дә очар идем
Сезнең белән, кошкаем.
Юрүзәннән хатлар килсә,
Кайт инде, дип, гөлкәем.
Җыр бетте, залда ут кабынды, тынлык сакланды. Сөмбел: «Беттем», - дип уйлап Госманга карады, шулчак кемдер кул чаба башлады, зал аңа кушылды. Сөмбелне, сәхнәдән җибәрмичә, кабат-кабат җырлаттылар.
- Алкышларыгыз өчен бик зур рәхмәт. Мин бүген зур сәхнәгә беренче мәртәбә аяк бастым. Чыгуымның сәбәбе - шушы көннәрдә әтием урынына калган абыем, студентларның яраткан укытучысы, профессор Әнвәр Ибраһимовның туган көне. Аны чын күңелемнән туган көне белән котлыйм. Әнвәр абый, Галимә апа, барлык җырларым сезгә!
Абыйсы белән апасына көтелмәгән бүләк булды, алар яшьләнгән күзләрен сөрттеләр.
Сөмбел укырга да, җырларга да, апасы белән эшкә йөрергә дә өлгерде. Шулай итеп икенче курс тәмамланды. Иптәшләре кайсы кая таралышып бетте, тик Сөмбел генә җәйне эштә, өйдә үткәрде, буш вакытларында улы янында булырга тырышты. Улын теле ачылу белән абыйсы һәм апасына «зур әти», «зур әни» дип әйтергә өйрәтте.
Абыйсы белән апасының: «Бәлки Сөмбел кияүгә чыгар да баланы безгә калдырыр», - дип өметләнеп яшәүләрен башына китермәде...
* * *
Арслановлар гаиләсендә дә тормыш үзгәрде. «Җаны теләгән - елан ите ашаган, өйләнсәң өйлән инде», - дип, Булатны өйләндерделәр, бик гөрләтми генә туй ясадылар.
Булатның хыялы тормышка ашты: озын буйлы, чибәр хатыны белән култыклашып кайтты, җитәкләшеп китте. Беренче мәлләрдә Булат бәхетеннән очып кына йөрде, ләкин тиз сүнде аның сөенече, йөрәгендә нишләптер җиңү быргылары яңгырамады. Аңа нидер җитми кебек тоелды, күңел түре нидер эзләп актарынды...
Чибәр Фәридә аз сөйләште, тыйнак кына елмайды, кайнатасы белән кайнанасына Сөмбел кебек әткәй-әнкәй дип өзелеп тормады, «Сез» дип кенә эндәште. Әлфис яңа җиңгәсенә бүре баласы кебек карады. Булат Фәридәнең бу өйдә Сөмбел урынын яулый алмавын сизде. Янып-көеп тормыш алып барган, тәмле ашлар пешергән, һәр гаилә әгъзасына хөрмәт белән караган, елыйсы килсә дә елмаеп торган Сөмбелнең нәкъ каршысы иде шул Фәридә. Әтисе, әллә Сөмбелне бик яратканга, Фәридәне бөтенләй өнәмәде.
- Ташкурчак, көлә дә белми. Чит кеше кебек «Сез» ди бит, колхоз рәисе белән сөйләшәмени. «Әткәй» дисә, теле корыр дип куркадыр инде. Сөмбел өйгә көлеп керсә, кояш чыккандай була иде, ә бу кайтса, кар яугандай өшетә башлый, - дип, Шәүкәт абый атна саен тузынды.
Булат әти-әнисенең салкын карашын күрми калмады. Үзе дә кайвакыт Әлфис янына, серле бүлмәгә кереп, элек бишек эленгән буш кадакка озаклап карап тора иде. Фәридә:
Шул бүлмәгә күчик, анда урын да иркенрәк, яктырак та. Тәрәзә төбендәге гөлләр бик матур, - дип әйткән иде, Булат шунда ук:
Ул Әлфис бүлмәсе, тияргә ярамый, - дип каршы төште.
Әлфис безнең урында йоклар, нигә берүзенә шундый зур бүлмә, бала көен көйлисең, - диде Фәридә коры гына.
Аларның үзара сөйләшүләрен ишеткән Шәүкәт абый түзмәде:
-Килен кеше үз бүлмәсен үзе бизәргә тиеш. Әлфискә тимәгез, - дип, өйдән үк чыгып китте.
Гөлфия апа ни әйтергә дә белми каушап калды. Фәридә белән ул уртак тел таба алмады, килене болай начар да түгел, үзе бик чибәр дә, ләкин нәрсәдер җитеп бетми бу балага. Сөмбел аның кебек чибәр булмаса да, үзенә тартып торучы ниндидер сөйкемле сөяге бар иде шул. Сөмбел белән Азаматны исенә төшереп: «Кайда йөрисез икән, балаларым?» - дип, еш кына елап та алды.
Сөмбел киткәч, Байрас та канаты сынган кошка охшап калды, өйгә кайтмас булды. Сөмбелне сагынып, йөрәге әрнеде. Беркөнне үз-үзенә урын таба алмыйча, Әлфис янына керде. Ул кергәндә энесе йокларга җыенган иде, абыйсын күреп:
-Кил, абый, менә монда ят, менә бу - апаның мендәре, иснәп кара әле, - дип, аны үз янына чакырды, юрганын ачты.
Кара, апа күлмәген онытып калдырган, кесәсендә Азаматның башлыгы. Иснәп карале, апаның исе килә. Мин бу күлмәкне, әни юмасын дип, яшереп кенә саклыйм. Фәридә апа күрсә, алып кияр дип куркам. Ул бит апа белән Азамат турында берни белми. Миңа әти белән әни, ялгыш ычкындыра күрмә, диделәр. Мин Сөмбел апаны шундый сагындым. Хәзер бу күлмәкне һәрвакыт яныма куям, - дип, күлмәкне рәтләп сузып салды да юрган белән каплап куйды. - Менә шулай, - дип, башын мендәргә салды.
Бу күренеш Байрасны телсез калдырды, тамак төбенә төер утырды.
«Йә Ходаем, акылдан яздырма бу сабыйны. Кайда син, Сөмбел? Тизрәк әйләнеп кайтсаң иде...»
Байрас энесен юатыр сүзләр тапмады, аның башыннан сыйпады. Энесенең газаплануын күреп, нинди көчле Байрас та күз яшьләрен тыя алмады. Кайчандыр Сөмбел күз яшьләре түккән мендәр өстенә аның да күз яшьләре кушылды.
Байрас ничә тапкыр, адрес сорап, Сөмбелнең әнисе Сания апа янына барды. Сания апа:
-Сөмбелнең адресын бирмим, сорама да, - дип башын гына селкеде. Аптырагач, әнисе Сөмбелгә Байрасның аны эзләве хакында хат язды. Сөмбелдән:
«Эзләмәсен. Адресымны бирмә. Әни, башка миңа алар турында бернәрсә дә язма, ишетәсем дә килми. Онытырга ирек бир, яраларыма тоз салма», - дигән җавап килде.
Сания апа бу хатны Байраска укытты. Егет исә:
-Мин көтәм әле, апа. Сине дә ялгызыңны ташламыйм, - дип, җае чыккан саен килеп йөрде.
Яңа ел бәйрәменә хат белән бергә Азаматның ике фотосурәте килде. Аның берсе Әлфискә дип аталган, артына: «Туган көнең белән, абыем!» - дип язылган. Хатта Әлфискә апасыннан дигән туган көн бүләгенең бәрәңге базында икәнлеге әйтелгән иде. Сөмбел әнисеннән фото белән шушы хатны Әлфискә тапшыруын үтенгән.
Сания апаны бәйрәм белән котларга дип, Байрас та килде. Аның күзләреннән үк Сөмбел турында нинди дә булса сүз ишетәсе килгәне аңлашыла иде. Сания апа түзмәде, хатны Байраска сузды. Ул бик сөенде, тизрәк әниләрен, Әлфисне шатландырырга ашыкты.
Әлфиснең туган көненә дип, бәрәңге базына яшерелгән тартманы ачуга, өйгә алма исе таралды. Тартмадан хат белән күлмәк чыккач, Әлфиснең шатлыгы эченә сыймады. Апасы аның туган көнен онытмаган ич! Азаматның фотосурәтен кулдан-кулга, елый-елый, үбә-үбә йөрттеләр.
Язгы чәчү вакыты җитте. Байрас Сания апаның йорт-курасын караштырып, бәрәңгесен утыртышып китте. Әйткәнне дә көтмичә, һәр эшне үзе белеп эшләде. Көзен исә печәнен, утынын әзерләде, бөтен келәтне бодай белән тутырды.
Сания апа Сөмбелдән тагын хат алды. Конверт эчендә хат белән Сөмбелнең фотосы да бар иде. Сания апа, күзләре талганчы, кызының фотосын карады, кабат-кабат хатны укыды. Мондый шатлыкны эчтә яшереп саклап буламыни, кич белән Байрас килүгә, аның алдына Сөмбелнең хатын, фотосын куйды.
- Сөмбел югалмас, Алла теләсә, укып бетерүгә кайтыр, - дип сөйләнә-сөйләнә, чәй әзерли башлады.
Байрас фотодан күзен ала алмады. Сөмбел шундый матур, чия төсле күлмәге кара чәченә бик килешә, бәхетле булуы елмаюыннан сизелә иде.
«Укыган кеше янында надан шофер булып йөреп булмас», дип, Байрас шул ук көзне Чиләбе инженерлар әзерләү институтының читтән торып уку бүлегенә укырга керде. Укыды да, эшләде дә. Хәзер инде Сөмбелнең тиз генә кайтмаячагы көн кебек ачык иде. Ул аның кайда икәнлеген белсә дә бармады. Сөмбел кайтуга, мин аңа тиң булырга тиеш дип, сабыр гына көтәргә булды.
Әлфиснең чәчәкләре көзен бакча тутырып чәчәк атты, ул бөтенесен апасы кушканча эшләде. Бакчага Фәридәнең кулын да тактырмады, үзе утыртты, үзе алды. Апасы кышын кайтса, сыйлармын дип, алмаларны төреп, тартмага тутырды.
Булат та бу бакчаны бик ярата, буш вакыты булган саен, карт алмагач төбендә утыра иде. Соңгы айларда ул гел моңсу йөрде, беркөнне төшендә улын күрде. Улы биек кыяга менгән дә, төшә алмыйча, әти-әни дип, үзәк өздереп елый, Булат, ничек үрелсә дә, буе җитми, юата да алмый. «Улым, улым, елама», - дип уянып китте.
Менә шуннан бирле ул үз-үзенә урын тапмый, эче поша, улын сагына башлады. Фәридә бала табар да барысы да онытылыр дип, үзен тынычландырырга тырышты. Ләкин, нишләптер, Фәридә генә авырга узмады.
-Фәридә, бала кирәк безгә. Өйләнешкәнгә ике ел бит, берәр малай алып кайтыр идең, - дип, Булат берничә тапкыр әйтеп тә карады.
Фәридә генә:
-Булыр әле, без яшь бит, кая ашыгырга? Бүлмә кечкенә, - дип, җиңелчә җавап белән котылды.
Фәридәнең гәүдәсе төз, матур, култыклашып барганда, аңа бик күп егетләр борылып карый. Булат моңа хәзер сөенмәде дә, көенмәде дә, колагыннан бала елаган тавыш китмәде. Әгәр әтисе хаклы булса, барлык кылган гамәлләре үкенечкә калса... Фәридәгә өйләнәм дип, улын, Сөмбелнең яшьлеген корбан итте. Теләгенә иреште, аның хатынына күпләр кызыгып карый, бәлки, Булаттан көнләшәләрдер дә, тик аның гына исе китми, һәр кайткан саен, әтисенең ни әйтергә теләгәнен күзләреннән күрә, үзенең сүз башларга кыюлыгы җитми. Шулай да әтисе түзмәде:
- Улым, нәрсә булды сиңа? Җилкәләрең салынып төшкән, башың түбән иелгән, кадерле әйберен югалткан кешедәй, җиргә карап йөрисең. Инде теләгеңә ирештең, хыялларың тормышка ашты, тагын нәрсә җитми соң? - дип сорап куйды.
-Әти, йокларга ятсам, колагыма бала елаган тавыш ишетелә, улымны бик сагынам. Син хаклы булгансың, ниләр югалтканымны соң аңладым...
* * *
Сөмбел, җәй буе апасы янында эшләп, тәҗрибә туплап, дүртенче курска килде. Укудан соң репетициягә йөгерде. Ул татар дөньясы йолдызлары - Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова җырларын бик яратып башкарды. Башкорт, татар концертлары килсә, берсен калдырмый аларга йөрде. Сөмбел үзе дә еш кына концертларда катнашты, үзенә күрә кечкенә йолдызга әйләнде. Аның репертуары баеды, микрофон белән җырларга өйрәнде, еллар аның тавышына көчле тембр өстәде. Бишенче курсны бетергәч, ансамбль Үзбәкстан буйлап гастрольгә чыгып китте. Сөмбел авылга кайтырга юллык, күчтәнәчләр, бүләкләр алырлык акча булыр дип, аларга кушылды. Госман аның фотосын зурайтып, афиша ясатты, өстенә зур хәрефләр белән «СӨМБЕЛ» дип яздырды. Төрле почмакка сибелгән татар, башкорт халкы аларның концертларын сагынып көтеп алды. Сөмбел җырлаганда, алар туган якларына кайтып килгәндәй булдылар, якыннарын сагынып еладылар. Җырчы кызның даны еракларга таралды. Ташкент, Фирганә, Сәмәрканд шәһәрләрендә аларга, тамашачылар соравы буенча, өстәмә концертлар бирергә туры килде. Сөмбел чит җирдәге татар-башкортның күплегенә аптырады. «Мине монда ачы язмыш җилләре ташлады, болар ничек килеп эләккән?», дип уйланды.
Алар ай буе ил гизеп кайтты. Акча Сөмбел уйлаганнан да күбрәк җыелды.
Гаилә кассасына минем дә әзрәк өлешем керсен, — дип елмаеп, эшләп алган акчасын абыйсы алдына куйды.
Кирәкми, үскәнем, үзеңә булсын.
Мин сезгә бурычлы, абый, кылган яхшылыкларыгызны акча белән генә бәхилләтә алсам, күпме булса да түләр идем.
Абыйсы белән апасы бер-берсенә серле карап куйдылар.
Сөмбел, без синнән бернәрсә сорамакчы идек.
Сез әллә нинди бүген, мин юкта нидер булмагандыр ич? — дип, куркып, тизрәк улын кулына алды Сөмбел.
Сөмбел, син әле яшь, тормышың алда, кияүгә чыгарсың, тагын бала табарсың, бәлки Азаматны безгә калдырырсың? - диде абыйсы. Үзе тирләп чыкты, кулларын уды, кая карарга белмәде. - Без аны укытырбыз, зур кеше итәрбез, бөтен җыйган байлыгыбыз аңа калыр.
Булачак табиб, бу сүзләрдән аптырап калса да, үзен бик тиз кулга алды.
-Әйдә, улым, йокларга кирәк, - дип, улын икенче катка үз бүлмәләренә алып менеп китте.
Ул бүлмәсеннән төшкәндә, абыйсы белән апасы һаман шул килеш уйга батып утыра иде.
Сөмбел салмак кына сүз башлады.
-Әгәр кылган яхшылыкларыгыз өчен улымны сорыйсыз икән, башта минем җанымны алыгыз. Мин инде ике тапкыр үлемнән калган кеше, өченчесен күтәрә алмам. Мин сезгә ниләр кичергәнемне сөйләмәдем. Мине жәлләвегезне дә теләмим. Балам карында чакта ике тапкыр үлем белән күзгә-күз очраштым, мине караучы карт табиб: «Яраларың төзәлер, тик башка балаң гына булмас, берәр могҗиза гына ярдәм итмәсә инде», - диде.
Бүлмәдә тынлык урнашты, бу вакытта өчесенә дә бик авыр иде.
Баламны сагынып саргаермын, нигә кирәк миңа ул диплом, үзе яралы кеше кемгә ярдәм итә алсын? Туган ягыма кайткач, баламны сатып, белем алдым, диярменме? Аны бит анда әби-бабасы көтә. Ничә ел сез минем өчен әти дә, әни дә булдыгыз, Азамат та сезгә оныгыгыз кебектер, дип уйладым. Мин сезнең хәер-фатихадан башка китәргә җыенмыйм. Әгәр яхшылыкларыгызның башка бәясе юк икән, миңа бер йотым агу җитә, бирегез агу, аннан алырсыз баламны, - дип, сүзен тәмамлады Сөмбел, авыр сулап.
Юк, балам, алай димә, зинһар, кичер безне, кичер без карт җүләрләрне, - дип, Галимә апасы Сөмбел алдына килеп тезләнде. Үзе елады, үзе Сөмбелне кочаклады.
- Син бездән китсәң, ничек яшәрбез? Алар, кочаклашып, бик озак еладылар, абыйсы да күзен аска яшерде. Ниһаять, Сөмбел телгә килде.
Мин бит аны сездән бөтенләйгә алып китмим. Әллә мине сезнең картлыгыгыз турында уйламый дисезме? Мин сезнең алда бурычлы.
Син безнең хакта уйлыйсыңмы? Чынлапмы?
Мәктәпне бетергәч, мин аны монда укырга китерермен. Укыр, эшләр, картлык көнегездә яныгызда булыр, тик яхшы кеше генә булып үссен. Мин шулай уйлап йөри идем, абый, сез бүген мине шаккатырдыгыз. Сездән мондый сүзләр көтмәгән идем.
Кичер безне, Сөмбел, без һәрвакыт сезне көтеп яшәрбез. Бу сүзләребез белән рәнҗеткән булсак, зинһар, гафу ит, - дип, абыйсы Сөмбелне кочаклап алды.
-Мин әйткән сүземдә торам, абый, сезнең картлыгыгыз Азамат кулында булыр. Сез аны бик иркәлисез, бездә аңа иркәләүләр эләкмәс, ул чын ир булып үсәргә тиеш, аның нәселе бик яхшы, чибәр кешеләр, - дип елмайды.
Бу сөйләшү ике якка да җиңеллек китерде, алар бер-берләренә тагын да якынайдылар.
-Син искиткеч яхшы кеше, Сөмбел, без сезне бик сагынырбыз инде.
Сагынсагыз, безгә ешрак кунакка кайтырсыз. Әле бит тагын ярты ел бар, ә мин иртәгә китүче кебек сөйләшәм. Әйтүе генә җиңел, өйгә кайтмаганга алты ел. Мин бит хәзер бөтенләй икенче кеше, киткәндә бала гына идем...
Ә хәзер син - тирә-яктагы иң чибәр хатын, үзең әле югары белемле табиб та. Сөмбел, ачуланмасаң, бер сорау бирим әле. Улыңның әтисе, кире кайт, дип килсә, нишләрсең?
Ул инде өйләнгән булырга тиеш. Ничек кенә булмасын, кирегә юл юк. Миндә аның мәңгелек истәлеге калды, ул миңа шундый бала бүләк итте, мин аңа үпкәләмим, үткәнемә үкенмим. Мин яңа тормыш башларга җыенам...
Алар шулай таң атканчы сөйләшеп утырдылар.
* * *
Сөмбел әнисенә үзенең фотоларын, афишаларын җибәрде, Сабантуйга матур күлмәк-яулык салды. Әлфисне дә онытмады, аңа дип күлмәк җибәрде.
Посылканы алгач, әнисенең шатлыгы эченә сыймады. Сөмбелнең афишасы шундый матур, сокланып туя алмассың. Аның кызы шундый булганмы? «Бу афишаны Байраска да күрсәтермен әле, ул мескен һаман Сөмбелне көтә бит...»
Байрас - баһадир инде хәзер, ничә ел көрәшеп, Сабантуй батыры булды. Андый чибәр егет тирә-якта юк, күп кызлар аның турында хыялланадыр, ул гына берсен дә күрми. Үзен инженер итеп куйдылар, киләсе елга укуын бетерә. Менә бит ул мәхәббәт кешене нишләтә! Сөмбел укый дип укырга керде, Сөмбел җырласа, мин көрәшәм, дип, көрәшкә чыкты - барысы да мәхәббәт хакына. Мәхәббәт аны үрләргә үрләтте. Алар, бер-берсеннән ерак булсалар да, икесе дә бу тормышта кирәкле, укымышлы кешеләр булырга теләде.
Сания апа янына Байрас, күбесенчә, Сөмбелнең хатларын укырга килә иде. Аның ни әйтергә теләгәнен Сания апа ялварулы күз карашыннан ук аңлый. Бүген дә егет килеп керүгә:
Уф, Ходай биргән бит сиңа күзләрне, җаныңны чыгарып салырсың. Менә кил, кара, - дип көлеп, түр якның ишеген ачты. Сания апа Сөмбелнең афишасын олы рамга куйган иде. Байрас үзенең зур гәүдәсе, киң җилкәләре белән бөтен ишек не каплады. Ул бик озак афишага карап торды, аннары әкрен генә якын килеп, фотодагы Сөмбелнең иреннәрен, чәчләрен бармаклары белән сыйпап карады, әйтерсең, ул сурәтне түгел, Сөмбелне иркәли иде. Байрас күзләрен йомды, авыр итеп сулап куйды. Сания апаның карап торуын сизгәч, уңайсызланып, тышка ук чыгып китте.
Әйдә, кер инде, чәй эчик, - дип, Сания апа аның артыннан чыкты.
Сания апа, әгәр Сөмбел кияүгә чыгып калса, мин ничек яшәрмен? Мин бит аны гына көтеп, өметләнеп яшим, башкача булыр дип уйларга да куркам.
Сания апа, елмаеп:
-Бер елдан кайтам, дигән, менә, хатын укы, шунсыз барыбер китмәссең, - диде.
Байрасның йөзе яктырып китте, матур итеп көлеп куйды. Аның күзләре: «Син генә минем хәлемне аңлыйсың, Сания апа», - дия иде кебек.
* * *
Югары уку йортларында укулар тәмамланды. Сөмбелнең чыгарылыш кичәсе килеп җитте. Диңгез төсендәге тукымадан бик матур озын күлмәк тектеләр. Укуын тәмамлавын котлап, абыйсы белән апасы алтын чылбыр һәм алтын беләзек бүләк итте. Алар, дүртәүләшеп, киенеп-ясанып, институтның актлар залына киттеләр. Зал шыгрым тулы иде. Ата-аналар балаларының шатлыгын уртаклашырга дип килгән.
Менә шушы кызыл катыргы эчендә алты ел гомер. Бу алты елда ниләр генә булмады: сөенечләр, көенечләр, йокысыз үткән төннәр, бәхетле мизгелләр...
Сөмбел дә туган якларына кайтырга җыенды. Аэропортка ике олы чемодан, сумкалар белән килде. Апасы юл буе елап барды, Азамат аның күз яшьләрен сөртте:
- Зур әни, елама, мин сиңа хат язармын, - дип юатты.
Сөмбел үзенең алты ел элек бер нәрсәсез, шул баланы күтәреп килүен исенә төшерде. Ул вакытта абыйлары үз канатлары астына сыендырмаса, ялгыз башы кая барып төртелгән булыр иде икән? Ходай аңа йөзе белән борылды, җитәр бу балага газапланырга дип кызгангандыр, күрәсең.
Август уртасы. Печән вакыты. Әнисе болындадыр, мөгаен.
Самолет аларны туган якка, Урал таулары аша Чиләбе шәһәренә китереп төшерде. Ул автобус белешеп тормады, аэропорт янында торучы таксиларның берсе белән авылына кайтып китте. Туган авылына якынайган саен, ныграк дулкынланды, әнисе ничек каршылар, дип уйланды.
Кояш баеп килгәндә, такси Сөмбелләрнең ачык капкасы алдына килеп туктады.
Сезне капка ачып каршылыйлар, кычкыртып тавыш биримме? - диде таксист.
Кирәкмәс, алар безне көтмиләр, - дип, Сөмбел акчасын түләде, машинадан чыкты. Әйберләрне капка төбенә бушаткач, таксист китеп барды.
Сөмбел керергә ашыкмады, тирә-ягына каранды, туган авылы һавасын сулады. Азамат, әнисенең итәгенә тотынып, таныш булмаган җирне күзәтте.
Киң эшләпәле берәү ишегалды уртасында торган йөк машинасыннан сарай башына печән ата иде. Ул кинәт артка борылып карады. Аларны күргәч, эшеннән туктап калды, бераз карап торды да сәнәген кадап җиргә сикерде һәм әкрен адымнар белән аларга таба килә башлады. Ул эшләпәсен салгач кына, Сөмбел аны танып телсез калды. «Байрас, син монда нишләп йөрисең?» - диясе килде, теле әйләнмәде, беренче тапкыр күргәндәй карап тик торды. Азамат, аптырап, бер әнисенә, бер каршында торган зур гәүдәле абыйга карады. Абый эндәшми, аның әнисенә карап тора, ул әкрен генә күз карашын Азаматка күчерде дә аның алдына чүгәләде:
-Азамат, кайттыңмы, кил миңа, - дип кулын сузды.
Азамат каршы килмәде, кызыксынулы күзләре белән Байраска карап, көтмәгәндә:
-Син минем әтиемме? - диде.
Сөмбел улының сүзләреннән сискәнеп китте:
-Улым...
Байрас аңа әйтеп бетерергә ирек бирмәде, «эндәшмә» дигәнне аңлатып кулын күтәрде, бер кулы белән күкрәгенә баланы кысты.
-Әйе, улым, мин синең әтиең.
Сөмбел, бу сүзләрне ишетеп, баскан урынында катып калды.
-Байрас!
Байрас, «Дәшмә!» дигәндәй, каты итеп Сөмбелнең кулын кысты.
-Мин сине шундый сагындым, улым, - дип, баланы кулына алды. – Әниеңне үбеп алыйк әле, мин аны да бик сагындым, - диде дә, Сөмбелне күкрәгенә кысып, маңгаеннан үпте.
Азамат бер кулы белән әнисен кочаклады да матур итеп көлеп җибәрде. Ул ике яктан икесен кочаклап, чуп-чуп үбеп алды.
Әтием, мин сине бик сагындым. Ә бу зур машина кемнеке? Минем машинага утырасым килә.
Байрас, нишлисең син? Ул бит бала, алай ярамый, - диде Сөмбел, күз яшьләренә төелеп.
- Ярый, мин сезне алты ел көттем, - диде дә, борылып, Азамат белән машинага таба китте. - Сания апа, кунаклар кайтты!
-Бу кызу эш вакытында нинди кунаклар? - дип сөйләнә-сөйләнә, Сөмбелнең әнисе килеп чыкты.
Капка төбендә, чемоданнар арасында әле һаман зиһенен җыя алмый басып торган Сөмбел, әнисен күргәч, елап җибәрде. Әллә аптыраудан, әллә әнисен бик сагынуын аңлаудан:
Әни, әнием, - дип үкседе.
Сөмбел балакаем, син түгелме соң? - дип, әнисе кызын кочаклап алды. - Бала кая?
Әнә, Байрас янында.
Әнисе оныгына таба йөгерде, ике арада нишләргә белмәде.
-Әйдә, балам, нишләп һаман анда торасың?
Байрас эндәшми генә чемоданнарны ишек төбенә китереп куйды.
-Сез өйгә керегез, мин печәнне үзем атып бетерермен. Ә син, улым, шунда утырып тор, әнә, рулен боргала.
Бер йөк печәнне сарай башына ничек тутырып бетергәнен үзе дә сизми калды, йөрәге шатланып, «ул кайтты, кайтты» дип типте.
Улым, эш бетте. Әйдә, икәү мунча кереп чыгыйк, - дип, Азаматны үзе белән мунчага алып китте. Җан тартмаса, кан тарта, бала аңардан читенсенеп тормады, сөенде, көлде. Аның көлүләре әнисенекенә, күзләре әтисенекенә охшаган иде.
Әти, ә син мине машинага утыртып йөртерсеңме? Минем зур машинада бер дә йөргәнем юк, - диде Азамат, Байрасның муеныннан кочаклап.
Йөртәм, әлбәттә, иртәгә үк.
Син бүген кем белән йоклыйсың?
Синең белән инде, улым.
Алар шулай сөйләшә-сөйләшә юындылар.
Сания апа кызы белән оныгы кайту шатлыгыннан елады да, көлде дә. Ашыга-ашыга өстәл әзерләде. Сөмбел әнисенә булышып йөрсә дә, уйлары капка төбендә иде.
Әни, миңа нишләргә? Ник балага «мин синең әтиең» диде ул? Мин хәзер ничек аңлатыйм, башым да эшләми. Байрас монда нишләп йөри? Син, балам, ныклап уйла, андый егетне көндез шәм яндырып эзләсәң дә таба алмассың. Байрас сине ничә ел көтте, башта мин дә каршы килдем, ә ул әнә шулай үз өенә кайткан кебек килә, бар эшне үзе белеп эшли. Синең хатларны укып сөенә. Ул сине бик ярата, кызым, бәхетеңә каршы килмә.
Ни сөйлисең син, әни? Кеше ни дияр, алар бит бертуганнар.
Кешеләрме? Мондый егет асылын кире каксаң, җүләр, диярләр.
Азамат белән Байрас мунчадан кайттылар. Байрас, керүгә, без юкта ни сөйләштегез дигәндәй, Сөмбелгә карап куйды. Сөмбел ничектер каушап калган, үзен чит кешеләр арасында кебек тота иде. Алар бергәләшеп чәй эчтеләр. Азамат:
Мин әти белән йоклыйм, - дигәч, Сөмбел сискәнеп китте. Ул авызын ачарга өлгергәнче, Байрас:
Әбисе, без улым белән теге бүлмәгә кереп ятыйк, - дип, Азаматны үзе белән алып кереп китте.
Сөмбел, аптырап, ни әйтергә белми, әнисенә карады.
-Курыкма, кызым, Байрас нишләгәнен яхшы аңлый.
Ул кичне Сөмбел әнисе белән аш бүлмәсендә бик озак сөйләшеп утырды, таң алдыннан гына йокларга ятты. Иртән ул уянганда, Азамат белән Байрас урыннарында юк иде. Сөмбел йөгереп ишегалдына чыкты. Әнисе, кызының куркынган йөзен күреп, тынычландырырга ашыкты.
-Байрас Азаматны үзе белән алып китте, озакламый кайтырлар.
Төшке аш вакыты тирәләрендә капка төбенә өр-яңа кызыл «Жигули» машинасы килеп туктады. Машинадан кара костюм-чалбар кигән, зәңгәр күлмәгенә килешле галстук таккан Байрас төште. Ул бу костюмда искитмәле чибәр һәм дәрәҗәле егет асылы иде. Бу инде майкадан йөргән озын чәчле гади генә шофер түгел иде шул. Яңа гына мунчадан чыккан Сөмбел озын чәчләрен җилдә киптереп маташа иде. Аларның күз карашлары очрашты. Азамат әнисенә ашыга-ашыга үзенең күргәннәрен сөйли, тик улының сүзләре генә Сөмбелнең башына керми. Байрас аңа якынрак килеп басты, ул аны кочаклап алыр кебек иде, ләкин үзенең хисләрен тыеп кала алды.
- Безгә икәүдән-икәү генә сөйләшергә кирәк. Мин эштән соң кайтырмын, - диде дә борылып чыгып китте.
Кич баланы йоклаткач, Байрас Сөмбелне елга буена чакырды. Алар әкрен адымнар белән елга буена төштеләр. Сөмбелнең балачагы шушы елга буенда, әрәмәлектә үтте. Кышын малайлар белән кәшәкә суктылар, җәен күлмәк итәге белән балык сөзделәр. Әрәмәлек киңәеп киткән, елга гына элек ничек акса, хәзер дә тыныч кына, кичке тынлыкны бозып, челтер-челтер ага. Байрас әкрен генә Сөмбелнең чәч толымнарын кулына алды. Сөмбел исә кайчандыр дусты, туганы булган, авыр чакта һәрвакыт ярдәм иткән Байрас янында үзен ничек тотарга белмәде.
- Сөмбел, син киткәнче үз хисләремне әйтергә өлгермәдем. Мин сиңа беренче мәртәбә күргәннән бирле гашыйк. Синең абыйны яратуыңнан көнләштем. Син һәрвакыт миңа карап елмая идең, мине шушы елмаюларың белән нинди газапларга салуыңны аңламадың. Хәер, мин сиңа әйтеп карадым, син генә барысын шаяруга әйләндердең, - дип, аны үзенә таба борды.
Аның күзләренең матурлыгы бозны түгел, ташны да эретер иде... Сөмбел үз уйларыннан куркып калды. Байрас, иелеп, аның татлы йомшак иреннәреннән үбеп алды.
- Беләсеңме, шушы иреннәргә бер генә кагылсаң иде дип, күпме хыялландым мин. Хәзер инде бу иреннәрне туйганчы үбәчәкмен, мин аларга беркемне кагылдырмаячакмын.
Ул аны тагын үпте, иркәләде.
Сөмбел инде ир-ат кулының нинди булуын да оныткан иде. Байрасның көчле куллары, назлы иреннәре аның башын әйләндерде, күкләргә менгерде, суларга салды. Ул хәзер өлгергән хатын, ул да иркәләүләргә сусаган икән бит. Байрас аны җибәрергә ашыкмады, аның калтыравын сизеп, көчле куллары белән күкрәгенә кысты.
- Сөмбел, минем хатыным, тормыш юлдашым бул. Мин сине беркайчан рәнҗетмәм, әти-әни кебек тату яшәрбез. Мин сине үлгәнче яратырмын, - дип пышылдады. Аның кайнар сулышы Сөмбелнең битен, колакларын, чәчләрен яндырды.
-Сөмбел, бәлки, син дә мине бервакыт яратырсың. Мәхәббәтемне кире какма, мин сине бик бәхетле итәрмен.
Сөмбел үз-үзен кулга алырга, тынычланырга тырышты.
- Байрас, мин моңа әле әзер түгел. Әллә өнем, әллә төшем, аңлый алмыйм. Кайткан көнемнән бирле син мине үзеңнең сүзләрең белән гаҗәпләндерәсең. Болай булыр дип башыма да китерә алмадым, мин киткәнгә барыгыз да шатлангансыздыр, дигән идем. Сине дә, күптән өйләнгәндер, дип уйладым. Син мине ашыктырасың, уйларга да мөмкинлек бирмисең. Байрас, алай ярамый, сез бит туганнар, Булат ни дияр? Сезнең арагызга керәсем килми, минем аркада ике туганның дошманлашуын теләмим. Әткәйләр ни дияр?
- Алар әйтәсен әйттеләр инде. Булат өйләнде, теләгенә иреште. Ә әти безгә күптән үзенең хәер-фатихасын бирде, әти-әни сине бик ярата, сагына, кайтуыңны көтә, минем кебек, - диде дә тагын Сөмбелне үбә башлады.
Алар бу таңны су буенда бергә каршылады. Иртән Сөмбел әкрен генә улы янына кереп ятты, Байрас эшкә китте. Ул бүген бик бәхетле, буй җитмәс хыялы тормышка ашты. Ул бүген беренче тапкыр үзе яраткан иреннәрне үпте.
Төштән соң Байрас тәмле әйберләр күтәреп кайтты.
Әйдә, җыен, әтиләргә кайтабыз, - диде, үзе, «ярдәм ит инде» дигәндәй, Сания апага карап куйды.
Әйе шул, барып кайтыгыз, кодаларның күңеле булыр, - дип, Сания апа каршы килмәде.
Азамат, бабайларга барабызмы? Анда сине әбиең, абыең көтә.
Барабыз, барабыз. Әни, әйдә, бабайларга барыйк инде!
Сөмбел аптырап:
Бүген үкме? - диде. Ул, Байрас тагын бер мөгез чыгармагае, дип курка иде.
Бүген, - диде Байрас, кире чигенергә урын калдырмыйча.
-Ярар, җыеныйм, чыгып торыгыз.
Байрас Азамат белән Сания апаны, Сөмбел кире уйлаганчы дип, тизрәк алып чыгып китәргә ашыкты.
-Әби, булыш миңа. Сөмбел курка, ә минем бер көн дә көтәсем килми. Хәер-фатихаңны биреп җибәр, мин барыбер аңа өйләнәм.
Сөмбелнең әнисе елмаеп баш какты. Ул риза иде.
Сөмбел киенеп чыккач, Байрас соклануын яшермәде:
-Азамат, әниең шундый чибәр. Әгәр күрсә, безнең сукыр мулла да гашыйк булыр.
Әйе, аның каршында элекке ябык кечкенә Сөмбел түгел, уртача гәүдәле бик сөйкемле яшь хатын иде. Өстенә кигән зәвыклы, кыйммәтле киемнәре, өелгән чәче, биек үкчәле аяк киеме - болар барысы аны затлы хатын итеп күрсәтә иде.
Байрас Сөмбелне үз янына алга утыртты. Азамат артта басып барды, аңа бөтен әйбер яңа, кызык, юл буе сөйләде, көлде. Сөмбел Ахунга якынайган саен дулкынланды, куллары калтырады, аяклары хәлсезләнде. Кызыл капканы узганда, ул төшеп кире йөгерер хәлгә җиткән иде. Байрас, аның хәлен тоеп, кулын кысты.
Тынычлан, барысы да яхшы булыр, мин синең белән, син минем белән, - дип елмайды. - Шулаймы, улым?
Юк, Байрас, - диде Сөмбел, куркып. - Алай димә, аңламаслар, син үзең дә нишләгәнеңне аңламыйсың. Бер йортка ике тапкыр килен булып төшмиләр, мин риза түгел.
Бу сүзләрдән Байрасның кәефе кырылса да, сиздермәде.
Менә алар Байрасларның тыкрыгына килеп җиттеләр. Байрас, капка төбенә килеп туктауга, каты итеп кычкыртты. Кемдер капканы ачты, машина ишегалдына кереп туктады. Машина каршында басып торган Булатны күреп, Сөмбел куркып калды, йөзе ап-ак кәгазь төсенә керде. Ул да, Сөмбелне танып, баскан урынында тораташтай катып калды. Байрасның йөрәген көнчелек уты яндырып үтте.
-Әйдә, улым, килеп җиттек, - диде ул, үзе Сөмбелдән күзен алмады. Азаматны күтәреп, машина өстенә бастырып куйды.
-Әткәй, кил әле монда. Күрегез, кем кайтты безгә.
Шәүкәт абый, нидер сизенеп, абына-сөртенә машина янына килде. Бер улына, бер балага текәлде. Бала аңа эндәшми генә карап торды да, үрелеп, Байрасны кочаклады.
Әти, бу кем?
Бу синең бабаң, исәнләш, исемеңне әйт.
Исәнме, бабай, мин Азамат.
Исәнме, улым, кайттыңмы, без сине бик сагындык, бигрәк зур үскәнсең, - диде бабасы, тамагына утырган төерне йотып. - Кил әле үземә, әбиеңә күрсәтим.
Бакчага җыелган халык баланы кулдан-кулга йөртеп сөйде.
Машина янына килеп баскан яшүсмер Сөмбелгә текәлеп карап тора башлады. Сөмбел, аны танып: «Солтаным», - дип пышылдады. Әлфис, абыйларына охшап, озын буйлы, бик чибәр егет булып үскән. Сөмбелнең машинадан чыгарга көче җитмәде, аяк-куллары аңа буйсынырга теләмәде, күзләреннән яшь акты. Моны күреп, Әлфиснең аны кочаклап елыйсы килде; уналты яшьлек егеткә күз яшен күрсәтү оят тоелганга, ул, кинәт борылып, бакчалар артына ук чыгып китте. Шәүкәт абый килеп, машина ишеген ачты.
Әйдә, кызым, өйгә керик, - дип, Сөмбелгә кул сузды. Аның үзенең дә Сөмбелгә кушылып елыйсы килде.
Сөмбел, балакаем, кайттыңмы? - дип, Гөлфия апа да йөгереп килеп җитте. Аны кочаклап бакчага алып керде.
Фәридә, берни аңламыйча, читтән генә барысын күзәтеп торды. Булаттан:
-Бу кемнәр? - дип сорагач, ире, ни әйтергә белмичә, сарайга кереп китте. Йорттагы хәлләр аны бик нык тетрәндерде, аңа үзен кулга алырга кирәк иде. Улы үскән, Сөмбел үзгәргән, матур хатын булган. Хәзер улы аңа кем дияр?
Әле ишетәселәре алда булган икән...
Булат, әзрәк тынычланып, башкалар янына чыкты. Аны күрүгә, бала, бу абый белән танышмадым дигәндәй:
-Әти, әти, бу кем? - дип, Булатка күрсәтеп сорап куйды.
Шәүкәт абыйның йөрәге әрнеде. Байрас башта каушап калса да сиздермәде.
-Таныш бул, улым, бу Булат абыең, - диде, абыйсының күзләренә карап. - Ике әти булмый бит инде, - дип өстәде.
Булатның башына күсәк белән суккандай булды, йөзе агарды. Әйткән сүз - аткан ук. Кайчандыр Байрас аңа бу баланы көчләп такты, Булат исә аны матур хатынга алыштырды. Ә хәзер, рөхсәт тә сорамыйча, тартып алды. Булатка Азаматның абыйсы булудан башка чара калмады.
Сөмбел, Әлфисне эзләп, бәрәңге бакчасына чыкты. Ул бер почмакка утырган, кул арты белән күз яшьләрен сөртә иде.
-Әлфис, солтаным, - диде апасы, аның алдына тезләнеп. - Үскәнем, син нинди зур егет булгансың, - дип, Әлфисне кочаклады. - Әллә миңа үпкәң зурмы? Эндәшмисең дә, Азамат белән дә күрешмәдең. Мин аңа синең хакта бик күп сөйләдем, ләкин сине болай җиткән егет итеп күз алдыма да китерә алмадым.
- Апа, мин сезне һәр елны көттем, чәчкәләреңне саклап үстердем, ә сез бик озак кайтмадыгыз. Бүген, сезне күргәч, югалып калдым, - дип, Әлфис күз яшьләрен сөртте. - Мин сезне бик сагындым.
Байрас, энесенең хәлен аңлап, Азаматны күтәреп, бакчага керде.
- Менә бәләкәй абыең, ул сине кечкенә вакытыңда гел күтәреп йөрде, синең белән уйный иде.
Ә ул ник елый?
Ә син аны юат, кочакла, улым, сөйләш, ә без әбиең янына керәбез.
Сөмбел белән Байрас, аларның икесен генә калдырып, бакчадан чыгып китте. Булат хатынына:
-Җыен, киттек, - диде дә машинасына чыгып утырды.
Фәридә иренә каршы килмәде. Булатка юл буе сәер кунаклар турында сораулар яудырды, ләкин сораулары җавапсыз калды. Ире аны ишетмәдеме, яисә ишетеп тә дөресен әйтергә көче җитмәдеме...
Әйе, Сөмбел белән кайчан да булса очрашырга тиеш иде ул. Ләкин болай түгел бит. Ә Сөмбел үзгәргән. Кыска чәчле, кыска итәкле, сыерчык кебек четердәп торган кечкенә Сөмбел хәзер йомшак кына, үз дәрәҗәсен белеп кенә сөйләшүче сөйкемле ханым булган.
Ә энесе? Энесе аның улын тартып алды. Байрас мондый адымга барыр дип башына да китермәде бит ул. Киткәч, оныткандыр дип уйлады, ачыктан-ачык берни сорамады. Сөмбелне каян табып алып кайткан? Улы кайда булган, ничек үскән? Эх, язмыш агач башыннан йөрми шул, кеше башыннан йөри.
* * *
Сөмбел Гөлфия апа тирәсендә кайнашты, икәү сөйләшеп туя алмадылар. Байрас каядыр барып кайтты, үзе читтән генә Сөмбелне күзәтте.
Әтисе икенче көнне:
Улым, нишләргә уйлыйсың, сөйләштеңме, ризамы? - дип сорады.
Юк, ризалашмый, абыйдан читенсенә, ахры, безне дошманлаштырудан курка.
Сөмбел хаклы, улым. Аны күргәч, абыеңның йөзе ап-ак булды, ул үзенең кемне югалтуын аңлады. Әгәр Фәридәне аерып, Сөмбелне кире алырга теләсә?
Байрас бу хакта уйламаган иде.
-Юк инде, әти. Мин Сөмбелне алты ел көттем. Минем ничек газаплануымны үзегез күрдегез, абыйның ике ятып бер төшенә дә кермәде, өйләнү белән онытты. Яшәсен үзенеке белән! Мин Сөмбелне беркемгә бирмәячәкмен! Шушы ике көн эчендә өйләнмәсәм, исемем Байрас булмасын! - диде каты итеп. - Әти, миңа сезнең хәер-фатихагыз кирәк, калганында минем эшем юк.
Без риза да ул, Сөмбел риза булмаса, нишләрсең?
Анысын үзем хәл итәрмен, миңа бары ике көн кирәк.
Шәүкәт абзый улын яхшы белә: ике сөйләргә дә яратмый, әйткән икән, эшләми дә калмый.
Шәүкәт абыйларда ике көн кунганнан соң, Сөмбел кайтырга җыенды. Гөлфия апа:
-Тагын бер көнгә генә калыгыз инде, аннары Байрас илтеп куяр, - дип ялварса да, Сөмбел ризалашмады.
-Юк, әнкәй, без кайтыйк, күрештек, сөйләштек, әни дә көтәдер. Байрас – эш кешесе, аны борчып тормыйбыз.
Капкадан чыгулары булды, тузан туздырып, Байрас кайтып туктады, тиз генә машинадан чыкты.
Улым, кая җыендыгыз? - дип, Азаматны күтәреп алды.
Әбигә кайтабыз, - диде бала.
Син, улым, әби-бабаң янында өйдә калып торырсың, без әниең белән шәһәргә барып киләбез, - дип, Азаматны өйгә кире алып кереп китте.
Байрас, улын калдырып чыккач, машина янында аптырап басып торган Сөмбелгә ачулы итеп карап:
-Утыр машинага! - дип, алгы ишекне ачты.
Сөмбел кузгалмагач, ялт итеп кулына күтәреп, машинага утыртты. Машина үрә басарга җыенган ат сыман сикереп куйды да, авыл урамын тузанга күмеп, шәһәргә таба җилдерде.
-Байрас, нишлисең син, чапма, - диде Сөмбел, куркып.
Байрасның күзенә ак-кара күренмәде. Үзе бернәрсә дәшми, иреннәре кысылган, күзләре уттай яна. Авылдан нинди тизлек белән чыгып китсә, шулай шәһәргә килеп керде. Машина зур яңа бина каршына килеп туктады. Байрас, Сөмбелне кулыннан җитәкләп, бина эченә өстерәде.
-Тукта, кая чабасың, егасың бит. Ник дәшмисең?
Байрас аны җиңел генә кулына күтәреп алды, алдындагы ишекне этеп ачты. Бүлмәдә утырган хатын куркып сикереп торды. Байрас:
Менә, без килдек. Кая кул куярга? - дигәч, теге хатын кабаланып, өстәлдә яткан китапка төртеп күрсәтте.
Куй шунда имзаңны! - диде Байрас, Сөмбелне идәнгә бастырып.
Сөмбел аптырап кәгазьгә карады, Байрасның сүзләренә буйсынып, кул куйды. Ханым, ашыгып, өстәлгә аларның паспортларын китереп салды. Байрас, рәхмәт әйтеп, документларны алды. Сөмбелне ничек күтәреп кергән булса, шулай алып чыгып машинага утыртты. Бераздан яңа төзелгән биш катлы йортның ишек төбенә килеп туктадылар. Байрас Сөмбел ягындагы ишекне ачты, аны машинадан суырып кына алды да, кулына күтәреп, кызу-кызу өченче катка күтәрелде. Сөмбелне кулыннан төшерми генә бер фатир ишеген ачты. Алар бер бүлмәле фатирга килеп керделәр. Монда тормыш итәр өчен кирәкле бөтен нәрсә бар иде. Байрас аны бүлмә уртасында торган диванга әллә утыртты, әллә ташлады, һәрхәлдә, Сөмбелнең башы муеныннан ычкына язды. Байрасның ни өчен аны шулай песи баласы кебек бәргәләп йөртүен аңлый алмады. Байрас бу мизгелдә яралы зур җанварга охшап калды, бүлмә буйлап арлы-бирле йөри башлады. Аның күзләре ачулы, йөзе җитди. Сөмбел куркып аны күзәтте. Байрас кинәт йөрүеннән туктады, аңа борылып:
-Беләсеңме кем син? - дип сорап куйды.
Аның бу ачулы сүзләреннән Сөмбел диванга ныграк сеңә төште. Беләм дигәндәй, аптырап баш какты.
-Юк, белмисең, җан корты син! Теге вакытта качып китеп, күпме кешене елатканыңны, кайгыга салганыңны беләсеңме? Юк, белмисең. Әти-әни, синең өчен борчылып, бер елда ун еллык картайды. Салкын кыш көнендә, ач килеш, бала белән кайда йөри, дип борчылдылар, һәркөн кайтуыңны көттеләр. Ә Әлфис сабый гына иде. - Байрас каяндыр Сөмбелгә таныш бер халат тартып чыгарды. - Менә моны таныйсыңмы? Ул сабый шушы күлмәкне өч ел кочаклап йоклады. Әни юса, исе бетә дип, яшереп саклады. Акылдан язмасын дип куркып, өч ел шушы халатны үземдә сакладым. Мин дә сине көтө-көтә акылданязар дәрәҗәгә җиттем, - диде дә халатны Сөмбелгә атты.
Сөмбелнең гаҗәпләнүдән күзләре түгәрәкләнде.
-Син киттең, барысын оныттың. Әниеңнең күпме күз яшьләре түгүен дә күрмәдең. Мин алты ел буе аның янында сине көттем. Син укый, дигәч, сиңа тиң булыйм дип, мин дә укыдым, эшләдем.
Син кайтуга дип, кечкенә булса да, шушы ояны әзерләдем. Ә син, минем бөтен хыялларымны таптап, тагын качарга җыендыңмы? Син минем бөтен җанымны ашап бетердең...
Ул ачу белән бүлмә ишегенә китереп сукты, ишектә тишек калды. Үзе кухняга чыгып китте, аннан чәйнек шалтыраган, савыт-саба ватылган тавыш ишетелде. Кинәт фатирда тынлык урнашты. Өермә ничек башланды, шулай тынды. Байрас ишек янына килеп басты. Башы ишек кашагасына җитә язып тора, җилкәләре ишек киңлеге. «Янәшә бассак, аю белән тычканга охшыйбыз икән», - дип уйлады Сөмбел. Үзе бер Байраска, бер ишектәге тишеккә карады. Байрас, аның күзләрендә курку күреп, аяк очына, идәнгә килеп утырды, туфлиләрен салдырды. Кыл кебек тартылган Сөмбел иске халатын күкрәгенә кысты. Байрас моңсу гына елмайды.
- Кич кайткач, мин дә аны шулай күкрәгемә кысам. Мин бит сау-сәламәт ир-егет, миңа син үзең кирәк. Куркыттым, гафу ит. Башка алай эшләмәм, шулай да, әгәр киткән булсаң, мин сине табып, йомшак җиреңне каеш белән ярган булыр идем. Зинһар, качма, минем сине дә, үземне дә бәхетле итәсем килә. - Ул Сөмбелнең кечкенә кулларын үзенең көрәк кебек кулларына алды, күзләренә карап, аның бармакларын үпте. - Син беркайчан да минем хатыным булганга үкенмәссең. Чын күңелеңнән мине ирең, балаңның атасы итеп кабул ит. Әгәр аңлаган булсаң, без ЗАГСта язылышып чыктык. Паспортында акка кара белән Арсланов Байрасның хатыны, дип язылган. Син - минем законлы хатыным. Минем бик матур туй ясыйсым, сиңа ак күлмәк кидерәсем килгән иде. Синең карышуыңнан, сине югалтудан курыктым. Сөмбел, яшик бергә. Әйт берәр нәрсә. Ник дәшмисең? - Кесәсеннән кечкенә алтын балдак чыгарып, Сөмбелнең бармагына кидерде. - Мин сине бик яратам, гомерлек юлдашым бул. Әгәр ярата алмасаң, балдакны шушы өстәлгә куеп китәрсең. Мин барысын шуннан аңлармын. Ул, кесәсеннән икенче алтын балдак чыгарып, Сөмбелгә сузды. Сөмбел, уйланып, аңа карап торды да балдакны кулына алды.
- Әгәр мине үткәннәр белән битәрләмәсәң, мондый тишекләр ясамасаң, мин сиңа яхшы хатын булырмын, - диде. Байрасның бармагына ул биргән балдакны кидерде. - Син тугрылыклы ир булсаң, балдагыңны бармагымда үлгәнче саклармын, - дип, үзе дә җиңел сулап куйды.
Байрас бер мәлгә аптырап калды, ул Сөмбелдән тиз генә мондый сүзләр ишетермен, дип уйламаган иде, аның күзләре ялтырады, ак тешләрен күрсәтеп елмаеп җибәрде, шатлыгы эченә сыймады. Ул хатынын кочагына алып яратып үпте, назга сусаган ике йөрәк ләззәт дөньясына чумды. Көчле ирнең кайнар сулышы Сөмбелне яндырды, тылсымлы куллар аны йолдызларга алып менеп китте, башы өйләнде. Ул үзен мәңгегә шушы кулларга тапшырды. Икәүләшеп, ләззәт чишмәсеннән йотлыгып су эчтеләр...
Көн үтеп, төн җитте, төн узып, тагын яңа көн туды. Байрас уянды. Ак мендәрдә кара озын чәч көлтәсенә уралып йоклаган хатынына сокланды. Аны уятудан куркып, тыныч кына уйланып ятты. Менә нинди татлы була икән ул озаклап көтеп алынган мәхәббәт! Сөмбелне кочагына алу турында күпме еллар хыялланды. Хыялда бер, ә тормышта бөтенләй икенче төрле... Дөрес, ул, егерме җиде яшенә җитеп, суфи булып утырмады, хатын-кызның төрлесен күрде, ләкин ул бүген бернәрсәне аңлады: бу дөньяда һәр кешенең үз пары бар икән, шул парны табарга кирәк. Ул ялгышмады, юкка гына Сөмбелне алты ел буе көтмәде, үзенең хисләрендә адашмады, ул моны бөтен җаны-тәне белән тойды. Иртәме-соңмы, Сөмбел үткәннәрен онытыр, ул да, бәлки, аны яратыр.
Байрасның хатынына баштанаяк карап сокланасы килеп, әкрен генә өстендәге юрганын тартты. Хатынының матур тәне ачылган саен, аның күзләре янды, сулышы ешайды, йөрәген шатлык хисе биләп алды. Менә ул көтеп алган мәхәббәт!
Иренең күз карашын тоеп, Сөмбел дә уянды, үзенең шәрә ятуын абайлап, тизрәк юрган астына чумарга ашыкты. Байрасның елмаеп ятуын күреп, оялудан бите кып-кызыл булды. Көнме-төнме икәнен аңларга тырышты. Юрган астыннан ике күзен генә ялтыратып:
-Байрас, вакыт күпме? Ник уятмадың? - диде.
Байрас хатынына карап көлде.
Тагын дүрт көн ятсак, минем ялым бетә, җаным.
Ни сөйлисең син? Әткәйләр безнең монда ни белән шөгыльләнеп ятканныбелсә, ни уйлар? Ояты ни тора! Ничек күзләренә күренербез?
Бәләкәй түгелләр, нишләп ятканны аңлыйлардыр, алар да бер-берсен ярата.
Ни сөйлисең син? Әткәйләр белсә...
Соң, шул әткәйләр белгәнгә, без туган бит инде. Үзең хатын-кызлар табибы түгелме соң? - дип хәйләкәр елмаеп, Байрас аның юрганын тартты. - Бүген безнең гаилә тормышына аяк баскан беренче көнебез. Миңа синең янәшәңдә булу, йоклау бик ошады. Картаеп бабай булгач та синең белән шулай йоклармын. Син әле ир белән хатын арасында нинди матур мизгелләр булуын белеп бетермисең, бу институтны мин сиңа үзем укытырмын, Сөмбел ханым, алда гомер озын әле, - дип сөйли-сөйли, аның чәчләрен таратты.
-Син бүген тагын да матуррак күренәсең, - дип, күкрәгенә кысты.
Алар авылга икенче көнне кичен кайттылар. Сөмбел кайнана-кайнатасы алдында үзен ничек тотарга белмәде, гаепле бала кебек, аларның күзләренә күтәрелеп карарга оялды. Гөлфия апа, нидер сизенеп, аны үз бүлмәләренә алып керде.
-Ни булды, балам, йөзең качкан? - дип текәлеп карады.
Сөмбел башын аска иеп утыра бирде.
-Нәрсә дип әйтим, ул мине песи баласы урынына, берни әйтмичә, анда-мондаболгап йөртте дә без язылыштык, син минем законлы хатыным дип, фатирынаалып кайтты, - диде Сөмбел, башын күтәрмичә пышылдап. - Мин берни эшлиалмадым, әнкәй. Кешедән оят, бер йортка ике тапкыр килен булып килгән, диярләр. Булат ни дияр, хатыны ни дияр, ул бит мине күралмаячак.
Гөлфия апа көлеп куйды.
-Әй, килен, Байрас атасына охшаган шул, әйтсә, эшләми калмый инде. Аталары мине дә шулай алып кайткан иде. Байрас белән югалмассың. Ә кешедә эшең булмасын, син безнеке, бала безнеке, без шат кына. Без моны атаң белән күптәннән көттек, шулай булгач, төкле аякларың белән, килен, - дип, аркасыннан сөйде.
Шәүкәт абый Байраска:
-Ничек? - дип ымлады.
- Яхшы, - диде шатлыктан авызы колагына җиткән улы.
-Маладис, - дип елмайды әтисе, алар бер-берсен тиз аңладылар.
Иртән Сөмбел уянганда, Байрас эшкә киткән иде. Ул аптырап тирә-ягына күз салды. Барысы шулчаклы тиз булды, дүрт көн эчендә кияү табып, тормышка чыкты. Ничек булса да, гаилә тормышын башлап җибәрергә кирәк.
Сөмбел, беренче эш итеп, хәленнән килгәнчә фатирга ремонт ясады, яңа матур пәрдәләр элде, матур гөлләр утыртты, идәнгә келәмнәр җәйде. Аш бүлмәсен тәртипкә китерде. Сәмәркандтан алып кайткан җәймәләр һәр җиргә матурлык өстәде. Ире кайткан вакытка һәрвакыт тәмле ашы әзер, чәй янына коймагы-пәрәмәче пешкән була. Байрас аның шулкадәр эшне берүзе башкара алуына гаҗәпләнде. Сөмбел фатирдан гөл бакчасы ясады. Байрас, хәзер буш вакыты булган саен, өенә кайтырга атлыгып тора. Элек ашханәдә ашап кайта, диванга ятып телевизор карый да йоклый иде. Ялгыз яшәгән көннәрен искә төшереп: «Ничек яшәгәнмен икән?» - дип уйлый.
Сөмбел беренче ике атнаны фатир белән генә шөгыльләнде. Азамат исә авылда бабасы янында булды.
Булат Сөмбелне күргәннән соң үзенә урын тапмады, эштән кайтышлый, энесе янына кереп чыгарга булды. Ул аларны кайдан тапкан, улы ни өчен аңа «әти» дип дәшә - барысын да җентекләп сорашырга уйлады. Шундый уйлар белән ул ишек төймәсенә басты, борынына әллә нинди тәмле исләр килеп бәрелде. Ишек ачылып китте.
-Кайттыңмы? - дип, елмаеп Сөмбел каршы чыкты.
Алар бер-берсен күреп, сискәнеп куйдылар.
Ярый әле, эштән кайтып килүче Байрас аларны бу авыр хәлдән коткарды.
-Нәрсә, абый, аптырап торасың, кер, - дигәнгә, алар икесе дә караклыкта тотылгандай куркып киттеләр. - Әйдә, кер. Ай, нинди тәмле исләр чыккан, үлеп ашыйсым килә. Абый, өстеңне сал, түргә уз, чит кеше кебек торма инде, - дигәч, Булат кыяр-кыймас эчкә узды. Энесенеңфатиры танырлык түгел иде. Өйдә әкрен генә ниндидер көй уйный, бүлмә якты да, караңгы да түгел, кичке ут яндырылган, чын-чынлап мәхәббәт оясы. Булатның йөрәген әллә үкенеч, әллә көнләшү кистереп үтте.
Байрас абыйсын:
-Әйдә, абый, кичке аш ашап алыйк, аннары иркенләп сөйләшербез, - дип, аш бүлмәсенә алып керде.
Сөмбел мул итеп табын әзерләгән, өстәлдә кыздырылганы да, пешкәне дә, яшелчәсе дә бар. Алар сөйләшмичә ашадылар, тәмле пәрәмәчләр белән чәй эчтеләр. Табынны җыештыргач, Сөмбел зур бүлмәгә чыкты, Байрас аның артыннан ишекне япты.
-Абый, күрәм, син Сөмбелне монда очратып аптырап калдың. Без язылыштык, үзең күргәнчә, хәзер бергә яшибез. Теге вакытта өйгә алып кайтып утыртсам да, син аңа өйләнергә теләмәдең, хәзер миңа үпкәләмә. Минем сезнең арада ярәштерүче булып йөрисем килми. Ул китепбармаган булса, теге вакытта ук өйләнә идем. Белмәдем, димә, мин сиңа аны яратуымны күптәннән әйтә килдем. Хәзер минем үткәннәргә кире кайтасым килми, син дә үткәннәрне оныт. Сөмбел - минем хатыным, мин аны бик яратам.
Ә ул сине?
Белмим, бәлки, кайчан да булса яратыр, синнән соң янып бетмәгән булса... - Ә Азамат сиңа ни өчен «әти» ди? - «Син минем әтиме?» - диде, «Әйе», - дидем. Алты яшьлек сабыйга синең яшьлек хаталарыңны ничек аңлатыйм инде? Абый, ничек бар - шулай калсын, Сөмбелнең башка баласы әллә була, әллә юк. Хәтерләсәң, теге вакытта карт доктор аңа бала табарга ярамаячак, диде. Менә хәзер икебезгәме, дүртебезгәме - бер бала. Ә син улың белән аралаш, курыкма, Сөмбел каршы килмәс. Фәридәң үткәннәрең турында беләме?
Юк, белми.
Без капчыкта ятмый, бер тишеп чыгар, син аңа дөресен сөйлә, озакка сузма. Кешедән ишетсә, яхшы булмас.
Булат алардан соң гына кайтып китте, күңел почмагында кабынган кечкенә өмет чаткысы бик тиз сүнде, ул соңга калды...
Сөмбелнең өе чиста, җылы, үзе ягымлы, пешергән ашлары тәмле. Ә алар икәү генә яшәгәч, Фәридә кайнар ашлар сирәк пешерә, күбрәк коры-сары белән тукланалар, сөйләшер сүзләре дә юк, әкренләп, бер-берсеннән читләшә баралар. Сөмбелнең җылы өеннән соң үзенең өе шыксыз, җанны салкын өшеткәндәй тоелды. Ул Алла урынына табынган, тыйнак, йомшак, күп сөйләшми, кычкырып көлми торган Фәридә белән яши башлагач, аңарда ниндидер эрелек, салкынлык сизде. Барысы да ул көткәнчә булмады, күңеле нидер эзләде, кемнедер көтте. Сөмбелгә килеп кагылуга, ул кабынып китә, башын югалта, Сөмбел аңа бөтен җаны-тәне белән җавап бирә, алар сүзсез аңлашалар иде. Теге вакытта, мунчада, хатаны төзәтергә ике сүз җитә иде. Булатның йөрәге кысылып куйды. Сөмбел белән йөргәндә, кая барып керәсең, шунда бәйрәм, уен-көлке, шаян сүзләр иде, беркайчан юк-барга үпкәләмәде. Фәридә, юк өчен үпкәләп, аны айлар буе янына җибәрми, сөйләшми интектерде, шуңа Булат ярамаган сүз сөйләп хатынын үпкәләтүдән куркып яшәде. Бала булса, сөйләшер-уртаклашыр сүзләре булыр, аларны үзара бәйләр иде. Ә болай? Бүген ул, энесеннән кайтканда, тормышының ничаклы җансыз һәм буш икәнлеген аңлады. Фәридә янына җылы юрган астына кереп ятты - җылына алмады. «Кайда ялгыштым соң?» дигән уй башыннан чыкмады. «Үкенерсең, улым, Сөмбел яхшы хатын булачак, юкка рәнҗетәсең», - дип, әтисе ничә тапкыр кисәткән иде. Менә хәзер шуның әҗерен җыя.
Әтиләре Фәридәне Сөмбелне яраткан кебек ярата алмадылар. Аларга салкын гына «Сез» дип дәшүче, эшкә артык исе китми торган Фәридә белән «әткәй-әнкәй» дип өзелеп торган, көченнән килгән барлык эшне җимертеп эшләүче Сөмбел арасында җир белән күк аермасы иде шул. Әтиләренең Фәридәне ачыктан-ачык өнәмәүләрен күреп, Булатның йөрәге әрнеде. Йортта Сөмбелнең урынын берәү дә алыштыра алмый иде, бу хакта кычкырып әйтмәсәләр дә, һәрвакыт сизелеп торды. Сөмбел белән еш очрашырга туры киләчәк, бер түбә астында ничек яшәргә? Эх, теге вакытта әтисен тыңлаган булса... Кайчандыр Сөмбелне елатса, хәзер үзе елый...
Абыйсы киткәч, Байрас Сөмбел янына керде, ул тәрәзәдән кичке урамга карап тора иде. Байрас, сиздермичә, хатынын күзәтте. Беләсе иде, Сөмбел ниләр уйлый икән? Бәлки, ул әле һаман Булатны яратадыр. Түзәргә кирәк, аны оныттырыр өчен ул барысын да эшләячәк. Сөмбел елыйдыр дип, үзенә таба борды, алар сүзсез генә бер-берсенә карашып тордылар. Сөмбелнең карашлары берни аңлатмый, анда бушлык.
-Үткәннәргә кире кайту юк, Байрас. Син мине ашыктырма, вакыт бир.
Сөмбел ике-өч атнадан эшкә чыгарга җыенды.
Байрас, мин эшкә урнашырга уйлыйм. Теге вакытта үзем яткан больницага барып карыйм әле, урын булса, шунда эшләр идем.
Үзем илтермен. Сине ак халаттан, ак башлыктан күзалдыма да китерә алмыйм.
Миңа бүген үк эш бирмиләр ич, әле күреп туярсың. Төннәрен куеныңнан алып чыгып китә башласалар, ник өйләндем, диярсең.
Мин синнән туймам, син генә миннән туйма, - дип, Байрас хатынын алдына утыртты. - Мин әле сине күреп тә туймадым, кичен кем мине елмаеп каршы алыр?
Төшке ашны өйдә ашарга өйрәнеп беткән идем, ашханәнекен күрәсем дә килми. Ашау бер сәбәп кенә, сине көндез кайтып бер яратып китсәм, эш сәгате тизрәк үткәндәй була. Мин бит сине өйдән чыгуга сагына башлыйм.
Ярый, ул кадәр арттырма, төн җитмәгән сиңа...
Юк, җитми, сөеклем, җитми, - диде ир хатынының колак яфракларын үбә-үбә, - мин югалган алты елның һәр көне өчен синнән үч алачакмын. Эшкә барасы булмаса, өйдән бөтенләй чыкмас идем, шулай синең белән генә ятар идем.
Аның күзләре ялтырады, тыны кайнарланды, үзе халат бавын тарткалады.
-Байрас, сабырсыз, ялтыратма күзеңне, май урлап ашаган песигә охшыйсың, -дип көлде Сөмбел, аның үзенә дә бу тормыш ошый башлаган иде.
Икенче көнне Сөмбел бик матур итеп тегелгән йон костюм, ак кофта, биек үкчәле туфлиләрен киеп, көзге каршына килеп утырды. Ул бизәнү әйберләрен сирәк куллана, кайчак, бизәнәсе килеп, көзге каршына килә. Көзгедән үзенең сурәтенә карый: тән тиресе кара, кашы калын, керфеге куе озын, иреннәре әле кызыллыгын югалтмаган. Ни сөртергә белми, шулай да ярар дип, көзге каршыннан китә. Бүген дә көзге каршында озак утырмады, ире янына чыгып:
Шулай барсам ярыймы? - дип сорады.
Минем янга мондый чибәр хатын килсә, берсүзсез эшкә алыр идем.
Байраска хатынының киенүе, кыланышы бик ошый. Ул аны больница ишеге төбенә кадәр китерде. Сөмбелнең дулкынлануын сизеп, кулыннан тотты, аның күзләренә карап:
-Тынычлан, барысын да оныт. Мин сине шушында көтәрмен, - дип, ишек төбендә басып калды.
Сөмбел баш табиб бүлмәсен эзләп китте. Теге вакытта кемнең кайда утырганы исендә калмаган, хәер, аның кайгысы түгел иде. Бүген ул больницага икенче кеше күзлегеннән карады: чиста, яңа гына төзәтү эшләре беткән, ахры, дип уйлана-уйлана, «Баш табиб Власов Юрий Петрович» дигән язулы ишек янына килеп туктады. Ишек шакып, керергә рөхсәт сорады, өстәл артында утырган сәркатип аның кем булуы белән кызыксынды.
-Миңа Юрий Петровичны күрергә кирәк, эш буенча. Мин аның күптәнге танышы, - диде Сөмбел.
Сәркатип баш табиб янына кереп китте, бераз торганнан соң чыгып:
-Керегез, - диде.
Бүлмәдә яше алтмыштан узган, чәче коелып беткән, шулай да әле нык гәүдәле, бик җитди Юрий Петрович утыра иде.
-Исәнмесез, Юрий Петрович, - диде Сөмбел, елмаеп. - Мине танымыйсыздыр инде. Сез мине ике тапкыр үлемнән котка рып калдыгыз, - диде дулкынланып.
Власов аңа текәлде, күзлеген дә салып карады.
Хәтерләмим шул, бәлки, искә төшерерсез. Күпләрне үлемнән коткарырга туры килә.
Мин алты ел элек бик авырлык белән бала таптым. Аңарчы да бер ай бу больницада ятып чыгарга туры килгән иде. Берәр вакыт мин сезгә карточкамны күрсәтермен. Сез мине һичшиксез исегезгә төшерәчәксез. Сез минем янымда бик күп вакыт уздырдыгыз. Үткәннәрне искә төшерәсем килми. Аның никадәр куркыныч булганлыгын мин хәзер генә аңладым. - Сөмбелнең күзенә яшь тулды.
Карт табиб, нидер исенә төшерергә тырышып, маңгаен җыерды.
-Сез хаклы, карточкагызны карасам, исемә төшәр иде. Куркыныч булганлыгын ничек аңладыгыз?
Сөмбел, бит очларын чокырайтып, бик матур итеп елмайды.
-Мин хәзер сезнең коллега.
Ишектә ак халатлы бер ханым күренде.
-Юрий Петрович, кул гына куегыз әле, - диде.
Доктор, керегез дигәнне аңлатып, янындагы урындыкка күрсәтте. Каршыга утырган ханым Сөмбелгә карап куйды. Сөмбел, аны танып, елмаеп җибәрде.
- Исәнме, Римма, әллә син дә танымыйсың инде, Юрий Петрович та оныткан.
- Тукта, тукта, хәзер әйтәм. Булатның хатыны бит син, исемә төште, Сөмбел.
Мин Булат хатыны түгел, шулай да тануың өчен рәхмәт.
Риммочка, миңа аның карточкасын табып китер әле, һич хәтерли алмыйм.
Хәтерләр идегез дә, ул бик үзгәргән. Чәчләре кыска, үзе ябык, кечкенә иде. Сез аны бер ай депрессиядән чыгара алмадыгыз, башта өч көн комада ятты. Бала табарга да безгә китерделәр. Соңга калып китергәнгә, бик авыр операция ясарга туры килде. Ул тагын үлем белән көрәште, бер әби аның яныннан да китмәде.
Менә хәзер исемә төште, сезне Верочка саклады. Без бит аның белән бер йортта яшибез, күрешкән саен сезне искә ала идек. Соңгы вакытта гына сирәк очрашабыз, чирли ул. Аның янына бардыгызмы әле?
Юк шул. Менә бүген барырга җыенам. Минем кайтканыма әле ике генә атна, шул арада да бик күп вакыйга булды, һич вакытым җитмәде. Борчылмагыз, мин аны ташламам.
Безгә нинди йомыш белән килдегез?
Юрий Петрович, миңа эш кирәк. Сез миңа теге вакытта бик ошадыгыз, шуңа күрә мин дә сезнең юлны сайладым, - дип, ул аның алдына үзенең кызыл тышлы дипломы белән характеристикасын чыгарып салды.
Юрий Петрович, дипломны ачып карагач, сызгырып җибәрде. Дипломны кат-кат карады, характеристиканы җентекләп укып чыкты.
-Риммочка, бу элекке Сөмбел түгел, ул хәзер югары белемле хатын-кызлар табибы, минем коллегам Сөмбел Харисовна. Мондый юнәлеш буенча яхшы хирургны күптән эзли идек, катлаулы операция ясардай хатын-кыз хирургыбыз юк. Безгә килүегезгә бик шатмын. Бүген үк кадрларбүлегенә кереп, документларыгызны тапшырыгыз. Әгәр язылганнар чынлап та хак икән, сез минем уң кулым булырсыз. Менә бит авырлыклар кешене нинди сайлау алдына куя, кемдер сынып юккачыга, ә көчлеләр усаллашып, тормышта кимсеткәннәргә үч итеп, чыбык очына ябышып булса да, югарыга үрмәли. Мин синең белән чын күңелдән горурланам. Кем уйлаган сине шундый чибәр ханымга әйләнерсең дип, ышануы да кыен, син кабат чәчәк аткансың. Ак юллар сиңа, коллега! - дип басым ясап әйтте доктор.
Римма Сөмбелне больница ишегалдына кадәр озата чыкты.
Сөмбел, сине югалган дип тә, кайтып киткән дип тә сөйләделәр. Кайларда булдың соң син?
Укырга киттем, алты ел укыдым. Менә хәзер кайттым, - дип, сүзен төгәлләргәөлгермәде, яннарына Байрас килеп басты.
Бәй, Байрас, нишләп йөрисең монда?
Хатынны алып килдем. Эшкә аласызмы үзен? - дип, Сөмбелнең биленнән кочаклап алды.
Римма телсез калды, дөрес ишеттемме дигән сыман, аларга карап куйды. «Абыйсының хатынына өйләнде микәнни?»
Байрас, аның уен укыгандай:
-Ул теге вакытта да минем хатын иде, мин аны укырга гына җибәргән идем бит. Әйдә, матурым, эшең беткән булса, өйгә кайтабыз, - дип, хатынын җитәкләп алды.
Сөмбел эшкә чыкты. Беренче көннәрдә Юрий Петрович аның һәр эшен сынап-күзәтеп торды. Коллектив Сөмбелне яратып кабул итсә дә, көнләшүчеләр аз булмады. Юрий Петрович аны үз яныннан ерак җибәрмәскә тырышты. Операция көннәре графигы алдан төзелә, Сөмбел өчен кайбер җиңел операцияләргә аерым график төзеделәр. Тәҗрибәле табиб яшь коллегасының беренче операциясен үзе карап торып ясатты. Яңа уку бетереп кайткан димәссең, Сөмбел операцияне чиста һәм үз-үзенә ышанып эшләде. Сөмбел Галимә апасының кул астында мондый операцияләрне аз эшләмәде, шуңа күрә аның тәҗрибәсе башкаларга караганда күпкә югары иде. Юрий Петрович атна буе бөтен операцияләрне Сөмбелдән ясатты, үзе аның күзәтүчесе генә булды. «Кыю тотына, - дип уйлады ул Сөмбел турында, - болай дәвам итсә, озакламый миңа алмаш булачак».
- Сез бик кыю башладыгыз, Сөмбел Харисовна, хуплыйм. Болай оста эшләргә кем өйрәтте?
Минем укытучыларым бик әйбәт, тәҗрибәле табиблар иде. Аннары өченчекурстан мин апам янына больницага йөри башладым, төнге сменада ул минеоперация ясау серләренә өйрәтте. Җәйге каникулда аның янында эшләдем. Соңгы курста бигрәк тә яман шешләр өстендә эшләргә туры килде.
Бик яхшы. Сөмбел Харисовна, мин сезнең эшегездән канәгать.
Алар авыр операцияләргә бергә әзерләнә башладылар.
Беркөнне Сөмбелне кабул итү бүлмәсенә чакырттылар. Ул ашыгып беренче катка төште. Байрасны күреп, нидер булган, дип куркып куйды.
Байрас, ни булды?
Курыкма, берни булмады. Сине ак халаттан күрәсем килде,- дип, ул хатынынбер читкә тартты. - Сагындым.
Ни сөйлисең, әле унике генә бит.
Ә мин сигездә үк сагынган идем.
-Сөмбелне кочаклап үпте дә көлә-көлә чыгып китте. Чыгышлый:
-Ә син иң чибәр табиб, - диде. Байрашың кыланмышларына Сөмбел
әкренләп ияләшеп килә. Ире аны бер күрү өчен йә бер үбәр өчен көннең теләсә кайсы вакытында килеп китәргә мөмкин.
Сөмбел белән Байрас Верочканың хәлен белергә бергә бардылар. Карчык аларның өйләнешкәннәрен ишеткәч аптырамады.
-Мин шулай буласын белә идем, - диде.
Сөмбелнең кайтуына шатланып туя алмады. Ул бик картайган, сугыш елларындагы салкын тидерүләре дә эзсез калмаган. Аяклары авыртканга, урамга сирәк чыга икән. Сөмбел эштән кайтышлый аңа укол ясый, ашарга ризыклар алып керә башлады. «Мин синең алда гомерем буе бурычлы, Верочка. Мин сине үлгәнче ташламам», — диде күңеленнән.
Азамат мәктәпкә укырга керде. Байрас:
-Бәләкәй бит әле, тагын бер елдан бирербез, - дип караган иде.
-Азамат укый-яза белә. Әнвәр абыйсы аны укырга-язарга, шахмат уйнаргаөйрәтте. Буе җиткән, башы бар, әйдә, укысын, - дип, Сөмбел ризалашмады.
Тормыш шулай дәвам итте. Кем укыды, кем эшләде.
Сөмбелнең эше никадәр катлаулы икәнне Байрас та аңлый иде. Сөмбел эшли башлау белән, аларга телефон керттеләр. Төннең теләсә кайсы вакытында чакыртып йә килеп үк алдылар. Ул төннәрдә Байрасның күзенә йокы кермәде. Операцияләрнең төрлесе булды: уңышлысы, уңышсызы. Кайбер көннәрдә борчылудан Сөмбелнең тамагыннан бер кабым ризык үтмәде.
Баштарак, яшь табибны күреп, кайбер авырулар:
-Бигрәк яшь, ничек ясар? - дип куркып, операциядән баш тарттылар, барысы да Власовтан ясатырга чират торды.
Әйе, Юрий Петрович - районда билгеле кеше, танылган табиб.
-Син аларга үпкәләмә, килер бер вакыт - сиңа да чират торырлар. Син үз эшеңнең остасы. Озакламый мин лаеклы ялга китәрмен. Сәламәтлек артыгын эшләргә кушмый: бил, тез авырта, арка сызлый. Хәер, бу һөнәри чиребез. Кешене дәвалыйбыз, ә үзебезгә чират җитми. Шулай итеп, бу хуҗалык миннән соң сиңа калачак, - дип, карт табиб яшь коллегасын тынычландырды.
Сөмбелгә больницада авылдашларын, классташларын очратырга туры килде. Аны күреп, барысы аптырашта калды. Власов белән эшләвенә ышанмадылар да шикелле.
Беркөнне операциягә керер алдыннан Сөмбелнең башы әйләнеп, күңеле болганып китте. Бу карт табибның карашыннан читтә калмады.
- Ни булды, агарып киттең, күптәннәнме бу хәл, чибәрем?
Белмим, әллә ни булды, башым әйләнә.
Ни булганы аңлашыла инде, Сөмбел Харисовна, сез бит ир хатыны.
Сөмбелнең башына суккандай булды, күңеленнән көннәрне саный башлады. Саный торгач, очына чыкты, беренче көнне үк авырга узган булса кирәк, эш белән мавыгып сизмәгән. Дүртенче ай киткән. Менә сиңа хатын-кыз табибы. Башкаларны моның өчен ачуланыр иде, ә үзе? Эшләргә иде бит әле. Байрас ни дияр? Ярар, хәзергә әйтми торырга кирәк, Яңа елга бүләк булыр.
Яңа ел җитте. Азаматның кышкы каникулы башланды. Ул да, Әлфис кебек, мәктәпне өнәп бетермәде. Аны авылга әби-бабасы янына кайтарып куйдылар. Азамат бабасы белән атта йөрде, урам малайлары белән тау шуды. Әтисе кебек таза, матур, әнисе кебек сөйкемле сөякле Азамат бөтен кешене үзенә тартып торды. Куе кара кашлары астыннан балкып торган зәңгәр күзләре, бит чокырлары кешене кабат борылып карарга мәҗбүр итә. Күрше-тирә аның матурлыгына, ачык йөзле, йомшак телле булуына соклана.
Бабакай-бабакай, - дип, бернәрсә сөйли башласа, әнисе шикелле челтерәтеп көлеп җибәрә, аңа кушылып бабасы көлә.
Әбием-әбекәй, миңа ни пешерәсең? Үлеп ашыйсым килә, - дисә, әбисе юк әйберне табып, оныгын сыйлый.
Азаматны кышкы каникулга кайтарып куйгач, Байрас белән Сөмбел өйдә икәү генә калдылар. Байрасның эшендә Яңа ел кичәсен бик зурлап уздырырга уйлыйлар иде. Директоры беркөнне Байрасны чакырып алып:
-Хатыныңны алып килеп күрсәт инде, алайса барыбыздан яшереп тотасың, туй да ясамадың. Иртәгә кичке алтыда кафега җыелабыз, соңламагыз, - диде.
Байрас белән Сөмбелгә моңарчы бергәләп кеше арасына чыгарга туры килмәде. Бүген беренче чыгулары. Сөмбел моңа бик җитди карады, озын буйлы, чибәр иренә ничек тә тиң күренергә теләде. Ире белән эшләүчеләрнең аны энә күзеннән үткәрәселәре билгеле, шуңа күрә ул барлык киемнәрен яңадан карап чыкты. Ахырда чыгарылыш кичәсенә тектергән күлмәгенә тукталды. Бу күлмәге тегелеше белән Яңа ел кичәсенә туры килә, яңа беленә башлаган эчен дә каплый иде. Төсенә туры китереп, биек үкчәле туфли алды. Күзенә сөрмә тартты, ирененә әз-мәз иннек сөртте, чәчен бәйрәмчә матур итеп ясады, алтыннарын такты. Ире кайтып кергәндә, ул кафега барырга әзер иде.
Байрас аны күреп телсез калды. Хәер, хатынын һәркөн күрсә дә, аңа беренче мәртәбә күргәндәй сокланып карый. Ул көн саен яңа ягы белән ачыла барды. Сөмбел - серле сандык. Байрас аны һәр көн үзе өчен әзләп-әзләп ача.
Шулай барсам ярыймы? Сиңа ошыймы? - диде Сөмбел, әкрен генә әйләнеп.
Синең белән булуыма мин әле һаман ышанып бетә алмыйм, матур төштә яшәгән кебек. Сиңа ни кисәң дә килешә, - дип, хатынын кочаклап алды.
Сөмбел иренә, Яңа ел бүләгем дип, куе зәңгәр төстәге күлмәк кидерде һәм серле елмаеп:
-Тагын бер бүләгем кайткач булыр, - диде.
Байрас белән Сөмбел кафега килгәндә, халык җыелган, музыка уйный иде. Бөтен халык, аларга борылып карап, үзара пышылдаша башлады. Берсе озын буйлы баһадир, икенчесе кечкенә курчак кебек күренсәләр дә, матур пар иде алар. Кичә буена Сөмбелне әле берсе, әле икенчесе биергә чакырды. Директор да:
-Байрас Шәүкәтович, тормыш иптәшегез белән бер әйләним, рөхсәт итегез, - дип, Сөмбелне биюгә чакырды.
-Безнең батырны кем йөгәнләгәнен бик күрәсем килгән иде. Күпләр тырышып карады, булдыра алмадылар. Сез бик матур пар.
Шулай итеп, кеше күреп, кешегә күренеп кайттылар. Кайткач, кара-каршы утырып, чәй эчтеләр. Байрас хатынына текәлеп карап утырды.
Ә мин көнләшәм икән, син башкалар белән биегәндә, билеңә салган кулларны өзеп алырдай булдым. Эшегездә ирләр күпме?
Күп, - дип елмайды Сөмбел. - Әгәр мин көнләшә башласам? Эшеңдә әнә ни чаклы хатын-кыз, кич буе синнән күзләрен алмадылар. Миннән нигә көнләшергә, үзем кечкенә, синең шикелле чибәр түгелмен...
Башлаган сүзен әйтеп бетерергә дә мөмкинлек бирмичә, Байрас аны күтәреп алды.
Кечкенә булгач, күтәрергә җайлы, кочагыма кереп бетәсең, - дип сөйләнә-сөйләнә, Сөмбелне зур бүлмәгә алып чыкты. - Кайткач, тагын бер бүләк вәгъдә иткән идең түгелме?
Ашыкма, сабыр ит.
Сөмбел, Байрасның алдыннан төшеп, киемнәрен алмаштырырга кереп китте. Ул чәчләрен таратып, йокы киемен киеп, ире янына чыкты.
-Байрас, озакламый безгә тагын бер карават кирәк булачак.
- Нигә? Әллә миннән аерым йокламакчы буласыңмы? Үлсәм дә, риза түгел. Әрәм узган алты елның үчен алам, дип, күптән әйткән идем шикелле.
Җитте, алдың үчеңне. Шуңа күрә менә хәзер бер ел аерым йоклатам үзеңне.
Ник, Сөмбел? Әллә миннән туйдыңмы? Ошамыйммы?
Сөмбел, аңа әйтеп бетерергә ирек бирмичә, учы белән авызын каплады, аның кулын үзенең эченә куйды.
-Син миннән башка берни күрмисең, ә монда тагын бер кеше бар. Аңа инде җан керде, - дип пышылдады.
Байрасның күзендә әллә курку, әллә аптырау чагылды, яткан урыныннан торып утыруын сизми дә калды. Сөмбел аның югалып калуын күреп аптырады.
-Байрас, ни булды? Сиңа да бала кирәк түгелме? - диде куркып. - Мин шатланырсың, дип уйладым.
Байрас, бер сүз әйтми, хатынын күкрәгенә кысты да шашып үбә башлады.
-Кирәк, кирәк. Ләкин мин синең өчен куркам. Азаматны тапкан вакытта доктор, мине синең ирең дип белеп, башка бала табарга ярамый, дигән иде. Шуңа күрә бала турында хыялланмадым. Ә син таба алырсыңмы соң? Теге вакыттагы кебек булмасмы?
-Синең кебек иргә үлсәм дә бер бәби табып бирәм инде, ләкин кем булыр,белмим.
Сөмбел, тыңла әле. Мин баласыз яши алырмын, синсез яши алмам. Миңа андый корбан кирәкми, безнең улыбыз бар. Синең теге вакытта интегүләреңне мәңге онытасым юк. Сөмбел, мин сине югалтудан куркам. Бәлки...
Тсс, - дип бармагын Байрасның ирененә куйды. - Аңа җан кергән, ул барысын ишетә, аңлый, әти миннән баш тарта, дияр, рәнҗер. Алай әйтү түгел, уйлый да күрмә. - Аның битләрен учына алып, күзенә карады. - Курыкма, син минем табиб икәнемне онытма, барысыяхшы булыр. Синең артык дәртеңне генә кая куярбыз, - дип, яратып, Байрасның ирененнән үбеп алды. - Читләргә карый башласаң, нишләрмен?
Шушы көннән Байрас өчен яңа тормыш башланды, ул тынычлыгын югалтты, хатынының һәр сулышын аңларга тырышты. Сөмбел иреннән көлде.
Кем авырлы - синме, минме? Бөтенләй чиргә сабыштың, ябыктың.
Син исән-сау булып, бәби алып кайтканчы, мин тынычлана алмам.
Байрас җаным, мин чирле түгел, мин авырлы. Вакыты җиткәч тә кайгырырга өлгерерсең әле...
* * *
Булат белән Фәридәнең гаилә тормышы бер җайга салынган килеш дәвам итте. Фәридә юк-барга җанын борчымады, һәр иртә эшкә килгәч, кем иреннән, кем кайнанасыннан зарланды, һәркем үз гаиләсендәге шатлык-кайгы белән уртаклашты. Фәридә һичкайчан гаиләсе, үзе турында сөйләмәде. Башкаларны «әйе, шулай, дөрес иткәнсең», - дип җөпләгәндәй булды, кайбер нәрсәне аңламаганга салышты. Эчтән генә: «И җүләрләр, кемгә кирәк сезнең зарыгыз, кемгә кызык сезнең исерек ирегез, акылсыз балаларыгыз, кем үз тормышын кешегә сөйли инде», - дип уйлады. Ул яктан аның кайгысы юк: ире эчми, акчаны әйбәт эшли, юк-барга бәйләнми. Фәридә ашарга пешерсә пешерә, пешермәсә, Булат үзе пешереп ашый. Артык ашау кешенең фигурасын боза, әнә, тутырган тавык сыман йөриләр, билләре дә, муеннары да күренми. Хезмәттәшләре янында ул унсигез яшьлек кызлар кебек, үтеп китсә, ирләр әйләнеп карыйлар. Бергә эшләүче хатыннар:
- Әй, Фәридә, синең кебек нечкә билле булсаң иде, - дип уфылдыйлар.
Бала булмаганга Фәридәнең исе китмәде. Утызларда табар, бәби чүпрәге юарга өлгерер әле. Әнисенеке булган, аныкы да булыр. Булат кына, бала кирәк дип, эчен пошыра. Кайнанасы кайткан саен: «Ник табибларга күренмисез?» - дип, һаман шул бер балык башын чәйни. Баласыз хатын җимешсез агач, ди. Хәзер инде, Байрас балалы хатын алып кайткач, дәшми башлады. Шуларга: «Сөмбел кызым, оныгым», - дип җан аталар. Әллә каян кайткан килмешәк, чит-ят баласы алдында тәлинкә генә тотмыйлар. Беркөнне һичнәрсәгә исе китми торган, бар кешегә өстән генә караучы горур Фәридәне аяктан егарлык вакыйга булды.
Гадәттәгечә, хатыннар төшке ашка җыелды, өстәл артында Яңа елда булган хәлләр, бәйрәм турында сүз китте. Ахырдан кергән Фәридә кул юарга дип барганда, Арсланов фамилиясен ишеткәч, ишек төбендә тыныч кына тыңлап торырга булды. Шәһәргә, тирә-якка батырлыгы, чибәрлеге белән даны таралган Байрас турында сөйләүләрен аңлап алды.
Яңа елга ирем белән кафега бардык, аларның эшеннән оештырдылар, - дип, сүзен дәвам итте бер ханым. - Анда түрәләр генә җыелган, гади эшчеләр чакырылмаган иде. Иң соңыннан Арсланов белән хатыны килде. Ул бит хәзер баш инженер. Элек бер гади шофер иде, хәзер күрсәгез... Якыннан үземнең дә күргәнем юк иде, аның буе, чибәрлеге, аның күз карашы... Ашавым ашау булмады, ике күзем гел аңарда булды. Көлеп җибәрсә, егыл да үл. Кәртинкә инде.
Ә хатыны, хатыны нинди? - диде берәү түземсезләнеп.
Икәү килеп керделәр, әйеме, хатыны кечкенә буйлы, өстенә ялтырап торган озын күлмәк кигән, алтыннар таккан, үзе шундый мөлаем, карап торуга әллә кем түгел, ә менә елмайса, шундый сөйкемле.
Ире кич буе хатыныннан күзен алмады, биегәндә, бишкә бөкләнеп, муеныннан үбә, кеше күрми дип уйлый, ахры.
Бөтенесе тынып калды. Фәридә, кеше сизгәнче чыгыйм дигәндә, тынлыкны яңа эшкә урнашкан бер ханым бозды.
Ул Арсланов бертуган абыйсының беренче хатынына өйләнгән, ди.
Кит аннан, - диделәр хатыннар бер авыздан.
Фәридә, дөрес ишеттемме дип, ишеккә якынрак барып басты.
-Әйе, минем апам больницада эшли, аны яхшы белә. Элек ул хатын бик каты чирләп, шул больницада яткан. Авырга узган булган, егете алмаган, шуңа үз-үзен үтерергә уйлаган бугай, көч-хәл белән коткарып калганнар. Аннары баласын тапканда да үлемнән калган. Апам әйтә: башта ул Булат хатыны иде, хәзер Байраска чыкты, ди. Бала абыйсыныкы икән. Алар авылыннан эшләүче бер хатын да: «Әллә кая китеп югалган иде, әкияттәге кебек булды инде: үләргә китеп, баеп кайтты, укып, дипломлы белгеч булып кайтты», - дип әйтә, ди. Власов үз канаты астына алды, беркая җибәрми, ди. Власов олы яшьтә бит, үзенә алмаш әзерлидер. Хәзер бөтен операцияне Сөмбел Харисовна ясый, ул күзәтеп кенә тора, бик мактый икән.
Фәридәнең өстенә салкын су койгандай булды, җитмәсә, теге хатынның сүзе әле моның белән генә бетмәгән булып чыкты.
- Абыйсының икенче хатыныннан баласы юк, ди. Хәзер бик үкенәдер инде, баласыз хатын кемгә кирәк.
Бу сүзләр Фәридәне бөтенләй аяктан ега язды, көч-хәл белән каядыр тотынды, башкалар аны бу хәлендә күрмәсен өчен, бүлмәсенең ишеген эчтән бикләде. Кешеләр төшке аштан таралганчы, шуннан чыкмады. Бераздан җитәкчесеннән сорап кайтып китте. Ишеткәннәре башына сыймады. Булатка ачуы килде. Булат ничек шулай эшли алган? Ни өчен бу хакта берни әйтмәгән? Йә Ходай, аның баласы бар! Менә ни өчен өйдәгеләр Сөмбел каршында биеп йөриләр икән! Бу уйлары аны йокысыннан вакытсыз уяткан җанвар хәленә китерде.
Булат эштән кайтканда, Фәридәнең йөзе танырлык түгел иде. Булат:
Ни булды? - диде куркып. - Үзеңне көзгедән кара әле.
Сөмбел кемнең хатыны? Синекеме, Байрасныкымы? - дип, турыдан бәреп сорады Фәридә.
Байрас белән яшәгәч, Байрасныкыдыр.
Ә аңа кадәр?
Булат, эндәшмичә, аш бүлмәсенә кереп китте. Кәстрүл капкачларын ачып караган булды, аларның буш икәнен күргәч, чәй куйды. Фәридә аның һәр хәрәкәтен күзәтеп торды. Фәридәнең утлы карашыннан Булатның аркасы чемердәп куйды. Яратмый иде ул Фәридәнең мондый зәһәр карашын. Без капчыкны тиште. Хатынына ничек җавап бирергә белми баш ватты Булат.
Мин җавап көтәм. Нишләп Сөмбелне синең беренче хатының дип сөйлиләр? Бала кемнеке?
Минеке. Сөмбел дә минем хатыным иде, законлы түгел, ә никахлы...
Мин кыз килеш, сине егеттер дип уйлап, кияүгә чыктым. Ә син хатын аерган ир булгансың ич. Әниләр белсә, ни диярләр, хурлыгы ни тора бит! Оятсыз! Ник башта әйтмәдең? Оятсызлар сез, ике туганга бер ыштан. Байрас туйгач, яңадан сиңа кайтырмы? Сезнең ул фәхишәгезнең кайларда кем белән нишләп йөргәнен Алла гына беләдер. Авылга кайтсаң да, телләрендә Сөмбел белән баласы, патша урынына күрәләр үзләрен. Гаиләгез белән бозыклар сез, ата-анаң да юньсез. Кәтүк буе бер хатын барыгызны үз кулында тота. Ике малайга бер хатын, шуңа барысы сөенә, бозыклар сез! - дип кычкырды Фәридә.
Ничә ел яшәп, хатынын мондый хәлдә беренче мәртәбә күрде Булат. Аның бигрәк тә әти-әнисенә авыр сүз әйттерәсе килмәде. Сөмбелнең һич гаебе юк, монда бары Булат үзе генә гаепле.
Тукта, җитте! Ни сөйләгәнеңне колагың ишетми.
Мин әле башладым гына, бәлки ул бала башта ук Байрасныкы булгандыр...
Булат аңа сүзен әйтеп бетерергә ирек бирмәде, Фәридәнең иягеннән кысып тотты да күзенә карады.
-Сөмбел белән балага тел тидерәсе булма! Синең алда аларның гаебе юк. Мин гаепле алар алдында, - дип, Фәридәне этеп җибәрде.
-Үкенәсеңме? Сора Байрастан, бәлки кире кайтарып бирер, - диде Фәридә, ачуына буылып.
Булат почмактагы кәнәфигә барып утырды.
-Хәзер барысын аңлатам, яхшылап тыңла, әгәр аңламасаң, үзеңә үпкәлә. Сөмбел белән дә, әти-әни белән дә авыз чайкама, балага тел тидермә. Баланың кемнеке булуын мин бик яхшы беләм. Мин сине яраттым, бөтен хыялым син идең, син дип, Сөмбелне елаттым, баладан баш тарттым. Сиңа өйләнсен дип, алты айлык бала белән ул өйдән чыгып китте. Әтине, Байрасны тыңламадым. «Яхшы хатын булачак, бергә яшәгез», - диделәр, ишетергә теләмәдем. Әти: «Үкенерсең, балаңны сагынырсың», - диде. Юк, миңа Фәридә бала табачак, дидем. Баламның синнән булуын теләдем. Барысын синең өчен корбан иттем. Кыз килеш аерылган иргә чыктым, дисең, бел, мин Сөмбелбелән яшәмәдем, яраткан кешеңә өйлән, дип, ул үз янына якын җибәрмәде, мине беркайчан битәрләмәде, күз яшьләрен күрсәтмәде. Ирсез бала тапкан исемен күтәрмәс өчен генә яшәде бит ул бездә. Буе кечкенә булса да, бик көчле кеше ул. Кышка каршы, безнең туй алдыннан чыгып югалды, кая киткәнен белмәдек. Ә Байрас аңа бер күрүдә гашыйк булган, ләкин Сөмбел минем белән булганга, арага кермәгән. Байрас аны эзләде, бик озак көтте. Ахырда ничек күндергәндер, Сөмбел хәзер аның белән. Өйләре җылы, якты, оҗмах оясы. Үкенәсеңме, дисең. Әгәр мине эштән кайтуыма кайнар ашлар пешереп, елмаеп каршы алсаң, балаларым йөгереп каршы чыкса, үкенмәс идем. Син бит үз-үзеңне генә яратасың, фигура саклыйсың, унсигез яшьлек кызлар кебекмен, дип горурланасың. Кемгә кирәк соң синең коры салкын чибәрлеген? Сүз дә юк, син бик чибәр, ләкин мин аның җылысын тоймыйм. Ни үзең җылытмыйсың, ни миңа җылынырга да, җылытырга да мөмкинлек бирмисең. Синең салкын карашыңнан куркып, безгә хәзер кеше керми башлады, ялгыз кәккүкләр шикелле икебез ике якта утырабыз. Хәер, син кем белән яшәсәң дә, шулай булачак, ташкурчак бит син, Фәридә! - диде дә Булат өеннән үк чыгып китте.
Урамда төсле утлар яна, Яңа ел бәйрәме шаукымы әле бетмәгән, яшьләр күңел ачып йөри. Элек эче пошса, энесенә бара иде. Хәзер анда Сөмбел булгач, аңа юл ябык. Өенә кире кайтасы килмәде. Урам буйлап йөри торгач, иртәгә ял көне булуы исенә төште. Озаклап уйлап тормады, машинасына утырып, авылына кайтып китте. Авыр чакта кайтырга туган йорты, әти-әнисе булуына сөенеп куйды. Вакытлыча булса да, авыр уйларыннан арыныр, әтисе белән сөйләшер. Булат машинасын куеп өйгә керде, ишекне ачуга, каршысына Азамат йөгереп чыкты.
- Булат абый кайтты, - дип сикергәләде. - Ә син әти белән әнине күрмәдеңме? Алар кайчан кайта?
Булат әллә сөенечтән, әллә көенечтән, баланы күтәреп алып, аның күкрәгенә башын яшерде, күңеле тулды, күз яшьләрен улына күрсәтүдән оялды, тамагына утырган төерне йота алмый газапланды. Азамат моны сизде, ахры:
- Булат абый, ник елыйсың? Әллә машинаң ватылдымы? — дип, Булатның колагына пышылдады. - Елама, әти төзәтеп бирер. Ул бөтен әйберне эшли белә, елама, - дип, чәченнән сыйпады.
Булатның болай ачынганы юк иде әле. Ничә елдан соң бүген улын беренче тапкыр кулына алды. Ул аны кочакларга күпме омтылды, Сөмбелдән курыкты: «Якын килмә, синеке түгел», - дияр кебек иде. Ә бүген улын курыкмыйча кулына алды, яратып кочаклады. Булатны бу хәлдә күреп, әти-әнисенең йөрәге әрнеде. Әтисе: «Их, балам, соңга калдың шул», - дип, улын кызганып куйды.
Азамат, Булат абыйсының кулыннан сыйпап:
-Әйдә, бүген минем белән йоклыйсыңмы? Әлфис абый клубтан барыбер соң кайта, теге бүлмәдә икәү йокларбыз, яме, - дип елмайды.
Ятар алдыннан Шәүкәт абый:
-Нәрсә, улым, дөньялар авырайдымы әллә? - дип сорады.
Булат әтисенә күтәрелеп карамыйча гына әрнүле тавыш белән:
-Үкенечтән үлеп булса, мин үләр идем, әти, - диде.
Улының сүзләреннән атаның йөрәге кысылып куйды, утызга җитсә дә, аның өчен һаман бала шул. Аның барлык тойгысын үзенә генә алыр иде, ләкин һәркемнең үз ялгышы, үз язмышы, башка кеше төзәтә алмый.
-Үләргә ашыкма әле, улым, әнә нинди матур улың үсеп килә, аның үскәнен, кеше булганын күрәсең килмиме? Әтисе була алмасаң, якын абыйсы, дусты бул. Сөйләш, серләш, җан дусты бул.
Сөмбел якын җибәрмәс шул, әти.
Син Сөмбелне белмисең, улым, олы йөрәкле кеше ул.
Әйдә, йоклыйбызмы? - дип, Азамат Булатның кулыннан тартып, Әлфиснең бүлмәсенә (элекке Сөмбел бүлмәсенә) алып керде. - Син монда ят, - дип, янәшәсендәге мендәрне рәтләде. - Мин берүзем йокларга куркам, төнлә монда бик караңгы, син мине кочаклап ят, - дип, үзе дә Булатны кочаклап, борынын аның күкрәгенә төртте дә йоклап китте.
Булат төн буе керфек какмады, улын уятудан куркып, селкенергә дә кыймый ятты. Ул бүген кемне югалтуын аңлады, әгәр аның кебек хата ясарга җыенучы кеше барын белсә, һич икеләнмичә: «Балагызны чибәр хатынга алыштырмагыз!» - дияр иде. Үткәндәге ялгышлары йөрәген әрнетте, күзләреннән кайнар яшь акты. Ярый әле елаганын улы күрми. Булат таң алдыннан гына йоклап китә алды. Байраслар кайтмаса, аңа тагын бер көн улы белән янәшә йоклау насыйп булачак.
Икенче көнне алар бергә бакчада, кардан әвәләп, Кар бабай, Кар кызы, машина ясадылар. Азамат чын күңелдән абыйсына булышты, үзе, юктан кызык табып, бакчаны яңгыратып көлде. Салкыннан бит очлары кызарган, йөгереп йөрүдән тирләп чыккан шушы кечкенә бала, әйтерсең лә, бөтен дөньяның шатлыгын үзенә туплаган. Нигә шуны Булат элек аңлый алмаган? Улыннан башка ничек яши алган? Моңарчы сагынмадымы? Сагынды, улының буш бишеген күрүгә, йөрәге сулкылдап куя иде, ләкин сер бирәсе килмәде, артка чигенергә соң иде инде.
Өйдәгеләр аларга комачауламады, уеннарына катнашмады, бары тәрәзәдән генә күзәтеп торды.
И балакайларым, - диде Гөлфия апа, алъяпкычы белән күз яшьләрен сөртеп.
Әле болай булганга шөкер итик, анасы. Әнисен башкалар алып китсә, без аны мәңге күрмәс идек.
Якшәмбе Булатка китәргә кирәк булса да, иртән китәрмен, Азамат үзе генә йокларга курка, тагын бер кич кунарга кирәк дип, улы янында калыр өчен сәбәп эзләде. Аның каласын белгәч, Азамат сөенде.
Бүген дә икәү йоклыйбыз, әйеме, - дип, Булатны кочаклап алды.
Әйе, улым, - дигәнен Булат үзе дә сизмичә калды.
Сөмбелнең серле бүлмәсендә алар тагын икәү. Улының аның өчен урын әзерләве, шатланып елмаюы, куенында мыш-мыш йоклавы Булатка әйтеп бетергесез җан рәхәтлеге бирә, Фәридә белән ничәмә еллар яшәп алалмаган җылыны ала. Хәзер ул ничек, кем өчен яшәргә кирәклеген аңлады. Тынычлык һәм рәхәтлек биреп, күңелендә якты өмет йолдызы кабынды. «Улым, мин сине беркайчан ташламам, якын җибәрмәсәләр дә, еракка китмәм, күләгәң булып, һәрвакыт янында йөрермен». Улының маңгаеннан үбеп алды. Торыр вакыт җиткән. Эшенә сонга калмас өчен китәргә уйлады, әтисе озата чыкты.
Тынычландыңмы инде?
Кайгырма, әти, хәзер барысы да синеңчә булыр. Рәхмәт, әле ярый сез бар мине аңларга.
Син, улым, Байраска үпкәләмә, Сөмбел, сезне дошманлаштырудан куркып, ризалык бирмәде. Энеңне үзең беләсең, ике сөйләргә яратмый. Ул өйләнмәгән булса, башкалар алыр иде, ул чакта инде балаңны мәңге күрә алмаган булыр идең. Улым, сез бит бертуганнар, уртак тел табып яшәгез...
Фәридә моңа кадәр ялгызлыкның ни икәнен аңламаган икән. Булат китеп югалгач, ул үз-үзенә урын тапмады. Әгәр баласы булмаса, ире ташлап китсә, гомере буе шулай ялгызы яшәрме? Сеңлесенә барды, ләкин күңелен бушатырга горурлыгы ирек бирмәде. Тукның хәлен ач аңламас, ди, бала-чагасы, ире белән мәш килеп йөргән сенлесе апасын аңламады, аңларга вакыты да булмады, һәркемнең үз дөньясы. Фәридә өенә кайтты, андагы бушлык җанын өшетте. Теге хатынның: «Баласыз хатын кемгә кирәк», - дигән сүзләре исенә төште. Булат аңардан аерылып башка хатынга өйләнсә? Ул моңарчы: «Булат миннән башка яши алмый, мин чибәр, ничек теләсәм, шулай борам», - дип, үз-үзенә ышанып яшәде. Бала юклыгына да кайгырмады, булыр әле, дип, табибларга да күренмәде. Бүген исә үз уйларыннан үзе курка калды. Булат ял көне кичен килмәгәч, бөтенләй шикләнә башлады. Байрас янына барып сорарга горурлыгы баш бирмәде. Дүшәмбе йөгерә-йөгерә эшеннән кайтып ашарга пешерде. Ире бүген дә кайтмаса, ялгызы нишләр? Булат соң кайтты. «Ашарга пешердем, ялгызым ашамадым, сине көттем» дияргә Фәридәнең кыюлыгы җитмәде, тәрәзә янына басып, урам күзәткәндәй басып торды. Менә хәзер Булат аны килеп кочаклар, гафу үтенер, дип уйлады. Ире берни дәшмәде, ашарга сорамады, йокы бүлмәсенә кереп, урын да җәймичә ятты. Фәридә ачуыннан шартлар дәрәҗәгә җитте, ләкин дәшмәде. Күңелендәге курку көчәйде. Элек Фәридә сөйләшми йөргән булса, хәзер Булат сөйләшмәде. Атна ахыры җитүгә, авылына кайтып китте. Бер түбә астында яшәүче чит кешеләр кебек, бер-берсенә эндәшүдән, бәрелеп китүдән курыктылар.
Сүзсез көрәш ике ай дәвам итте. Беркөнне, һич уйламаганда, Байрас килеп керде. Тегесен-монысын сөйләшкән булдылар.
- Онытмаган булсагыз, сигезенче мартта әнинең туган көне, кайтыгыз, - дип, икесен дә авылга чакырып китте.
Булат, бәйрәмдә әти-әнисенең кәефен төшермәс өчен, Фәридәгә:
- Кайтасыңмы, кайтсаң, тизрәк җыен, - дип, коры гына әйтеп куйды.
Фәридә, өйдәге тынлыктан, ялгызлыктан туеп, җәһәннәмгә китәргә әзер иде, иренең авылына кайтырга шатланып риза булды.
- Хәзер күчтәнәчләр алып керәм, - дип, кибеткә чыгып китте.
Алар кайтып кергәндә, ишегалдында Байрасның машинасы күренмәгәч, «Кайтмаганнар!» - дип, эчтән генә икесе дә җиңел сулап куйды. Өйгә кергәч, көтелмәгән хәл булды: Сөмбел мич алдында пәрәмәч пешереп йөри, Әлфис белән Азамат сөйләшеп-көлешеп утыралар. Булатны күреп, Азамат:
-Булат абый кайтты! - дип, кочагын җәеп, каршына йөгереп килде.
Булат бу юлы Сөмбелдән курыкмады.
-Нихәл, улым? - дип, Азаматны кочаклап алды.
Сөмбел ни әйтергә белми югалып калды. Шулай да ул үзен бик тиз кулга алды. Азамат, авылдан килгәч, Булат абыйсы белән дуслашуы турында сөйләгән иде. Байрас:
- Каршы килмә, абыйга болай да бик кыен, - дигәч, ул бөтен үпкәләрен эченә йотты, бала бүлешеп, тавыш чыгарып булмый бит инде.
Сөмбел, берни сиздермәскә тырышып: - Әйдә, узыгыз, мактап йөрисез, - дип елмайды. Яны белән борылган гына иде, Фәридәнең яңагына китереп суккандай булды, Булат та баскан урынында катып калды: Сөмбелнең эче шактый түгәрәкләнгән иде. Сөмбел, аларның хәлен сизеп, Фәридәне:
- Әйдә, түр бүлмәгә өстәл әзерлик. Хәзер Байрас та кайтып җитәр, әнине алырга киткән иде, -дип, икенче бүлмәгә алып чыгып китте.
Сөмбел әзерләп биреп барды, Фәридә олы бүлмәгә ташып торды, ачуы килсә дә, кушканны үтәде. Сөмбел аның белән дус кызыдай якын күреп сөйләште, ләкин бу Фәридәнең канын гына кайнатты. Кәтүк буе, тәпән кебек юан шушы нәрсәкәй бөтен кешене авызына каратып тора. Байрас әбисен алып килгән, җыелышып гөрләшәләр. Булат Фәридәнең әниләрен алып килү турында уйламады да. Дөньясын онытып, Азамат белән уйный. Байрас, бишкә бөкләнеп, Сөмбел каршында ничек булышырга белми тырышып йөри. Фәридә бүген ире белән дуслашырга өметләнгән иде, Сөмбелнең авырлы икәнен белгәч, өмете өзелде. Хәленнән килсә, Сөмбелне күз карашы белән үтерер иде, аны үзенең җан дошманы итеп күрде. Читтән генә ирен күзәтте: ул астан гына Сөмбелгә карап-карап ала, Азамат белән нидер сөйләшә, көлешәләр. Болар барысы Фәридәнең саруын кайнатты, ләкин түзәргә, берни сиздермәскә тырышты. Ничек кенә булмасын, Булат белән дуслашырга кирәк, кәтүк буе Сөмбелгә ике ир күпкә китәр. Кеше булмаганда, Сөмбелдән ачуын алмакчы булып:
Син бик тиз җитешкәнсең, авырыңны әйтәм, - дип, зәһәр генә елмайды.
Шулай килеп чыкты шул, бер-ике ел бала тапмам, эшләрмен әле, дигән идем.
Фәридә, сораганга үпкәләмә, ә ник сезнеке һаман юк? Бергә яшәвегезгә дә байтак, дөньягыз җитеш, нәрсә комачаулый? Бәлки берәр ярдәм кирәктер, син Юрий Петровичка күренеп кара әле, ул яхшы табиб.
Сөмбел үзе сөйләде, үзе Фәридәне күзәтте. «Әйе, Фәридә бик чибәр. Мин аның янында кем инде? Байрасның да тиңе шундый чибәр хатын булырга тиеш, миндә ни тапкандыр? Әгәр берәр вакыт, күзе ачылып китеп, шундый чибәрне очратса... Юк, алай булуы мөмкин түгел. Сөмбелнең ул мәхшәрне башка кичерәсе килми. Ул чакта ир-ат затыннан мәңгегә баш тартачак. Алар яхшы, күңелле яшәсәләр дә, ул әле һаман Байраска йөрәген ачарга курка. Булат та, аның авырлы икәнен белгәнче, яныннан бер адым читкә китмәде, иркәләп туймады. Ә нәрсә булып бетте? Юк, мин хәзер ике бала анасы, үземне рәнҗетергә юл куймам, хисләргә бирелмәм. Теге вакытта яралы йөрәгемне учыма тотып, төнге урам буйлап йөрүләремне, әрнүгә түзә алмыйча, поезд каршына чыгып басуымны һичбер вакыт онытырга тиеш түгелмен. - Ул шулай уйлар дәрьясына кереп батуын сизми дә калды. - Бик нык рәнҗеттең син безне, Булат, хәер, үзең дә бәхетле күренмисең, Сөмбел тапкан кирәксез бала белән уйныйсың...» Сөмбел үзенең Булатка карап утыруын сизмәде, чөнки ул аны күрмәде, бу вакытта ул артта калган газаплы үткәннәре эчендә яши иде. Аңарда Фәридәгә карата көнчелек хисләре уянмады, күңеле түреннән элекке мәхәббәт чаткыларын эзләде, анда да әллә нинди сәер тынлык, йөрәге аңа җавап бирмәде. «Сиңа булган кайнар хисләрем янып беткәнме, әллә улыма күчкәнме? Сине күреп, йөрәгем ашкынмый, син мине башка рәнҗетә алмассың».
Сөмбел, уйларыннан арынып, авыр сулап куйды. Үзенең Булат белән күзгә-күз карашып утыруларын аңлагач, йокысыннан уянгандай сискәнеп китте, угрылыкта тотылгандай, Байраска карады. Аның йөзе кара болыт, хатынының карашыннан ни аңлагандыр, Сөмбел иренең күзләрендә рәнҗү күрде. Нишләп мәхәббәт өчпочмактан тора икән?
Байрас бер сүз әйтмичә чыгып китте. Аның йөрәген соңгы вакытта бер үк сораулар борчый: «Һаман абыйны ярата микән? Күпме дәвам итәр? Аның түземлеге җитәрме?» Яшәгән саен Сөмбелне ныграк яратуын аңлый, ул аңа һава кебек кирәк. Бәлки бала тугач, Сөмбелнең аңа карата хисләре кабыныр, сабыр итәргә кирәк.
Байрас тышта, авыр уйларына батып, бик озак басып торды. Ишектән кемдер чыгып, аның өстенә җылы кием каплады. - Әйдә, Байрас, үзебезгә кайтыйк, монда бүген кеше күп. Чыгар машинаны, мин җыендым, Азамат хәзер киенеп чыга, - дип, Сөмбел кире кереп китте.
Юл буе сөйләшми кайттылар. Өйгә кайтып йокларга яткач, Байрас авыр сулап боргаланды, әйләнде. Сөмбел дә йокламады, ирен ничек юатырга белмәде. Сөмбел аның ниләр уйлап йоклый алмавын аңлады, ләкин Байрас кына хатынының йөрәгендә Булат урынын әкренләп яулый баруын сизми, әгәр белсә, болай боргаланмас иде. Сөмбел иренә таба борылып ятты, башын аның киң күкрәгенә салды да кысып кочаклады.
-Юкка газапланасың, үткәннәр артта калды. Син үткәнне уйлыйсың, ә мин киләчәкне. Син ялгышасың, берсе дә син уйлаганча түгел.
Байрасның йөрәге еш-еш тибә башлады, хатынын әкрен генә мендәргә җайлап салды, аның күзләрен күрәсе килеп ут яндырды.
-Сөмбел, минем ни уйлавымны каян беләсең?
- Битеңә язылган, авыр сулап ятуыңнан сизәм...
-Әйе, мин теләгеңә каршы өйләндем, сиңа яхшы ир булырмын, назлармын, иркәләрмен, йөрәгеңне яулармын, дип уйладым. Ә бүген шикләнеп калдым. Син абыйга шундый итеп карап утырдың, син аны һаман яратасың, газап утларында янасың, ахры. Мин бүген көчсезлегемне аңладым. Абый чит кеше түгел, аның белән кара-каршы көрәшеп, сугышып булмый. Сез очрашкан саен, җанымны ниндидер корт кимерә, көнләшүме бу, үзем дә аңламыйм, аңым томалана, туганнар икәнлегебезне дә онытам. Син мине ярата алмасаң, нишләрмен? Мин сине көннән-көн ныграк яратам, үзеңә әллә нинди тылсымлы көчләр белән тартасың. Син миңа һава, кояш кебек кирәк. Элекке еллардагы хисләр ул ярату булмаган икән. Мин сине бер яратып үпсәм, иркәләсәм, шул җитәр кебек тоела иде, ә хәзер синең бөтен йөрәгеңә хуҗа буласым килә, сине беркем белән бүлешәсем килми. Аңлыйсыңмы мине? Син бит мине акылдан яздырасың, Сөмбел, - дип авыр сулап, башын хатынының куе чәчләре арасына яшерде. - Мин элек берниаңламаганмын икән шул: йөрәгеңне яулый алмасам, калганы берни тормый икән.
Сөмбел Байрасның битен учларына алып, күзләренә карады:
- Булатка карасам да, мин синең хакта уйладым.
- Ниләр уйладың? Минем беләсем килә.
Юлыңда Фәридә кебек чибәр хатын очрап, сине миннән тартып алса, ничек яшәрмен? Синең кебек озын буйлы баһадирга шундый чибәрләр пар бит.
Ни сөйлисең син, Сөмбел? Шуңа күрә мине яратырга куркасыңмы? Каян килә башыңа андый уйлар? Әй Сөмбел, Сөмбел. - Ул хатынын кысып кочаклады, җиңел сулап куйды. - Мин сине беркайчанберкемгә алыштырмаячакмын. Курыкма, ач йөрәгеңне, аз булса да урын алыйм.
Ташкын суын ачкандай, хатынын җаны туйганчы үпте, иркәләде.
-Юк, мин сине бернинди чибәр кызларга алыштырмыйм. Йә Ходай, моннан да артыграк яратып буламы икән? Яндырып үтерәсең бит, - дип пышылдап, кайнар тыны белән Сөмбелне яндырды. Сөмбел каршы килмәде, бөтен җаны-тәне белән җавап бирде, иренең кайнар кочагында эреде. Шул мизгелдә аңын яшен кебек бер уй кисеп үтте: «Ходаем, үзең сакла шушы мәхәббәтне!»
* * *
Табигый юл белән бәбиләү мөмкин булмаганга, Юрий Петрович белән киңәшләшеп, бала тудыру көнен Сөмбел үзе билгеләде, һәр көнне санап, куркып яшәгән Байраска:
-Тагын ике атна вакыт бар, - дип, ялганларга мәҗбүр булды.
Сөмбел, кичтән больницага кереп, операциягә әзерләнде. Икенче көнне иртән ясасалар, ире килүгә барысы үткән булыр. Әйтсәң, ул мескен куркып, кеше генә борчып йөрер.
Байрас, кич белән Сөмбелне эштән алырга килгәч, кабул итү бүлмәсендәге шәфкать туташыннан:
Сөмбел Харисовна чыга алмый, - дигән җавапны ишетеп аптырады.
Нишләп чыга алмый?
Иртән генә операция ясагач, ничек чыга алсын?
Нинди операция? - диде Байрас, коты алынып.
Үзе таба алмагач, операция ясадылар.
Кайда ул? Ничәнче палата?
Икенче катта, унынчы палата.
Байрас баскычларны ике генә сикерде, - артыннан: «Анда керергә ярамый!» - дип кычкырып калган шәфкать туташының сүзләрен ишетмәде. Ул палата ишеген ачканда, Юрий Петрович белән шәфкать туташы Сөмбелнең беләгенә энәләр кадыйлар иде. Сөмбел үзе әллә аңсыз, әллә йоклый, анысын аңлап бетерә алмады. Байрас ак кәгазь төсенә керде, көч-хәл белән карават башына килеп тотынды, хатынының беләгенә кадалган энәдән күзен ала алмады.
Ни булды? Ни өчен? Әле ике атна бар иде бит, - дип тотлыга-тотлыга сорады, үзе куркуыннан егылыр дәрәҗәгә җитте.
Юрий Петрович, Байрасның хәлен аңлап:
Әйдәгез, чыгыйк, монда керергә ярамый, - диде.
Байрас урыныннан теләсә дә кузгала алмады, Сөмбелгә карап тик торды.
Аңа хәзер йокларга кирәк. Бар да яхшы. Әйдәгез, чыгыйк, иртәгә килерсез.
Сөмбелне әллә сөйләшкән тавышлар, әллә иренең тетрәнүе уятты, ул йокы аралаш:
Байрас, җибәр карават башын, йолкып алсаң, мин карават белән бергә таралам, - дип мыгырданды. - Сез аңа тынычландыра торган укол ясагыз, шунсыз китә алмас.
Байрасның артына энә белән төрттеләрмени:
-Юк, кирәкми, мин куркам, мин шунда гына торам, - диде.
Ярамый, микроб кертүең бар. Әйдәгез, мин сезгә балагызны күрсәтәм, - дип, доктор аны үзе белән алып чыгып китте.
Ул, исерек кеше кебек чайкала-чайкала, Юрий Петрович артыннан иярде, курку катыш сораулы күзләре белән докторга карады. Доктор көлеп җибәрде.
Сөмбел Харисовна хаклы, сез бик куркак икән. Ул, сезне жәлләп, операциягә керәсен әйтмәде. Кемегез бар икәнен белдегезме әле?
Байрас, «юк» дигәнне аңлатып, баш чайкады.
-Ай, егетем, куркак аю икәнсең, үзең тирә-якта иң көчле кеше саналасың. Кил әле монда, - дип, Юрий Петрович аны пыяла белән бүленгән бүлмә янына чакырды. - Бу яктан икенче бәби - сезнең кыз.
Сөмбел исән калырмы?
Калыр, калыр, борчылма. Ничек инде синең кебек куркак ирне калдырып китсен ул? Әнә үзеңә нинди матур кыз бүләк итте. Кызлар әтиләрен малайларга караганда ныграк яраталар. Син хәзер бар, кайт, ял ит, өйдә балагыз ялгызыдыр. Иртәгә иртән килерсең, борчылма, барысы да яхшы булыр.
Байрас төне буе йокламады, арлы-бирле йөреп таң аттырды. Азаматны мәктәпкә озатуга, больницага йөгерде. Сөмбел иренең киләсен күңеле белән сизде. Байрас куркып палата ишеген ачты, әкрен генә хатыны яткан карават янына чүгәләде, йоклый дип, тын алырга да куркып, аңа карап утырды.
Сөмбел:
-Мин бик ямьсезме? - диде дә борылып елмайды.
Байрас күз яшьләрен яшерә алмады, аның мендәренә башын салды.
-Тагын бер бала табам, дисәң, мин акылдан язачакмын.
Сөмбел иренең чәченнән сыйпады.
-Кара инде, ак чәчләрең барлыкка килгән.
Байрас:
-Башта чәч күп, ә син берәү генә, - дип, аның бармакларыннан үпте. - Мин кичә баланы күрдем, уемда гел син булганлыктан, берни аңламадым.
Сөмбел аның битен, күзләрен сыйпады.
-Кызың туды, ә син сөенмисең дә.
-Мин синнән башка беркем турында уйлый алмыйм. Син елмаясың, ә мин һаман синең өчен куркам.
Палатага Юрий Петровичның кергәнен сизмәделәр.
Ул арада шәфкать туташы баланы палатага китерде.
-Кап-кара кечкенә йомгак, әнисенә охшаган...
Сөмбел, Байраска карап:
-Мә, әтисе, үпкәләмә инде, малай бүләк итә алмадым, - дип, баланы аның кулына салды.
Алай димә, кемгә кирәк ул өй тулы малайлар. Аларны матур итеп киендереп тә булмый ич, - дип елмайды ире. - Кызыбыз өчен рәхмәт. - Байрасның йөзе яктырып китте, ул үзенең әти булуын аңлый башлады. - Мин сиңа ни бүләк итим икән?
Син безгә өй сал, әтисе, зур, якты өй. Һәр яклап кояш төшсен, тәрәзәдән агачлар, чәчәкләр күренеп торсын. Балаларыбызның туган йорты, аяк басар үз җирләре булсын.
Син мине гаҗәпләндерүдән туктамыйсың. Бөтен хатын-кыз шәһәр фатиры турында хыяллана, ә сиңа авыл өе кирәк.
Шәһәр фатиры аяк астындагы туган җирне алыштыра алмый, үз бакчаңда яланаяк йөрүгә ни җитә. Без кызым белән гөлләр үстерербез. Син безгә матур йорт сал, мин сиңа булышырмын, менә шундабезнең чын тормышыбыз башланыр.
* * *
Шул җәйдә үк Байрас, әтисе белән бергәләп, булачак йортка нигез салды. Учалы шәһәренең читендә Буранчы авылының пар нарат үсеп утырган җирен камап алдылар. Байрас шатланып: «Пар нараты ни тора, кисү юк, үссеннәр, шулаймы, әти?» - диде шатланып. Ирләр көн-төн шунда эшләде. Вакыт уза торды, кап-кара чәчле Айсылуга да бер яшь тулды. Азамат сеңлесен ничекләр генә итеп яратырга белмәде. Әнисе аңа:
Улым, син Айсылуга зур абый. Сез ике бөртек бертуган, беркайчан бу хакта онытма, - дигәч, абый булуы белән горурланып елмайды.
Әни, безнең Айсылу капка башындагы сыерчыкка охшаган, әйеме, һич тик тормый, үзе гел нидер бытылдый.
Байрас балаларын бик ярата, эштән аларны бик сагынып кайта, балалар, әтиләре ишектән күренүгә, муенына сарылалар.
Айсылу тугач, өч бүлмәле фатир биргәннәр иде, үз йортларын иркенләп өлгертергә уйладылар.
Балага бер яшь тулуга, Юрий Петрович авырып китү сәбәпле, Сөмбелне эшенә чакыртып алдылар. Сөмбелне күрүгә, карт табиб гафу үтенгәндәй итте.
- Сөмбел Харисовна, сезне борчыдым инде. Сөйләшәсе сүзләрем бик күп. Мин үземнең чиремне беләм, миңа ял кирәк, бәлки, дөньяда яшәргә дә күп калмагандыр, шуңа күрә сезгә ашыгыч рәвештә эшкә чыгарга кирәк. Менә бу дәфтәрдә минем кырык ел буена язып барган күзәтүләрем, кайбер ачышларым. Укыгыз, өйрәнегез, бәлки, сезгә кирәге чыгар. Безнең эштә бит әллә нинди көтелмәгән хәлләр килеп чыгарга мөмкин, сез барысына әзер булырга тиеш. Хатын-кызлар бүлеген сезгә тапшырырга телим. Мин сезгә ышанам.
Шулай итеп, Сөмбелгә һич уйламаганда эшкә чыгарга туры килде. Кара сыерчык баласын Гөлфия апа авылга алып кайтып китте.
- Гомер буе кыз бала үстерергә хыялландым, Алла насыйп итте, - дип, ул бик сөенде.
Баштарак яшь белгечкә тәҗрибәле табибтан башка эшләве кыенрак булды. Катлаулы операцияләр ясаганда, янында күзәтеп торучы, киңәш бирүче Юрий Петровичның булмавы Сөмбелне бераз куркыта иде. Ул, операция өстәле янына килеп баскач, Галимә апаның җитди йөзен күз алдына китерде һәм эшкә тотынды. Үз-үзенә ышанмаганнарны Уфага җибәрде. Хатын-кызлар арасында аның хакта «яхшы белгеч» дигән хәбәр тиз таралды.
Беркөнне аның янына Фәридә килеп керде.
Килдем әле, сине бит бик күп белә, яхшы дәвалый, диләр, бәлки, миңа да ярдәм итәрсең?
Әгәр миннән генә торса, кулымнан килгәннең барысын эшләргә тырышырмын, Фәридә.
Ул Фәридәне бөтен яклап тикшерде, ләкин, ни кызганыч, аның аналыгы җитәрлек дәрәҗәдә үсмәгән булып чыкты. Бу очракта бала табу мөмкин түгел икәнен Сөмбел бик тиз аңлады, ләкин Фәридәгә ничек әйтергә белми аптырады, җиңелрәк сүзләр эзләде. Күпләр, бу хакта ишеткәч, табибка ышанмыйлар яисә аны гаеплиләр.
- Фәридә, бу очракта медицина көчсез, мин сиңа берничек ярдәм итә алмыйм. Сине Ходай шулай яраткан, монда беркем дә гаепле түгел. Синең балаң булмаячак...
Сөмбел, шушы сүзләрне әйткәндә, үзен авыру каршында гаепле кебек тоя иде. Килендәше янында үзен ничек тотарга белмәде. Фәридә бермәлгә телсез калды, йөзе агарды, аннары усал итеп Сөмбелгә карады.
-Шатланасыңмы? Әйе, шатланасың, каргышым төште, дисеңме? Булмасын мин аның синнән башка да яхшы беләм. Алай бик яхшы табиб булгач, дәвала, булырлык яса. Син бит үзеңә нинди кирәк, кайсыннан кирәк, шулай табасың: берсеннән малай, икенчесеннән кыз. Син бит Арслановларның уртак хатыны.
Килендәшенең зәһәр чәчүен Сөмбел бар көчен җыеп, сабырлык белән тыңлады, башка җирдә булса, урынына бик тиз утыртыр иде, тик эштә кычкырышырга яхшы түгел. Ул, әкрен генә торып, тәрәзә каршына килеп басты.
-Әйтәсе сүзләреңне уйлап сөйлә, Фәридә, ахырдан үзеңә оялырга туры килмәсен. Аннары, урыны бу түгел, - диде Сөмбел, үзен тыныч тотарга тырышып.
-Оятмы, миңа оятмы?
Фәридә зәһәрләнеп тагын нидер әйтмәкче булган иде, Сөмбелнең ачулы карашын күреп, туктап калды.
-Әйтәсе сүзең булса, өйгә кил, монда килеп тавыш чыгарып йөрмә, хәзер үк чыгып кит. Мине рәнҗетеп кенә бала тумый, дөньяда ятимнәр бетмәгән, алыгыз да үстерегез.
Фәридә җавап кайтарганчы, сүз бетте дигәндәй, Сөмбел ишекне ачты.
-Сау булыгыз, мин сезгә ярдәм итә алмыйм, башка табибка барып карагыз.
Авылга кайткач, алар тагын очрашты. Сөмбел, тирә-якка тәмле ис чыгарып, бакчада коймак пешерергә тотынды.
-Сөмбел кайтканы әллә каян сизелә, - дип, тирә-күршеләр кереп чыкты. Кара бөдрә чәчле Айсылу - бөтенесенең шатлыгы, юанычы - әтисенең алдыннан төшмәде. Сөмбел Фәридәгә карап-карап алды, ул Азаматның уйнаганын күзәтә иде. Теге сөйләшү турында ирләренә сиздермәделәр. Бакчада икәү генә калгач, Фәридә Сөмбелнең каршысына килеп басты, аңа өстән генә карап:
Синең белән сөйләшәсем бар, - диде.
Нәрсә турында?
Азаматны безгә бир. Булат: «Миңа кеше баласы кирәкми, минем үз балам бар», - ди, шулай булгач, Азаматны безгә бир.
Сөмбел, бу сүзләрне ишеткәч, егылып китмәс өчен, кая тотынырга белмәде, башына суккандай булды, һава җитмәде, үзен тизрәк кулга алырга тырышты. «Бу нинди оятсызлык, хәерчегә якты чырай күрсәтсәң, ямаулык сорый, ди, бала белән аралашуга гына риза түгел, инде тартып алырга уйлыйлар». Сөмбелнең ачудан каны кайнады, йөрәге ярсыды, ә Фәридә, берни сизмәгәндәй, һаман авырткан җиргә басты:
-Ул Булатның малае, аның моңа хакы бар.
Бу сүзләр Сөмбелне тәмам чыгырыннан чыгарды.
-Югал күз алдымнан! - дип кычкырып җибәрүен үзе дә сизми калды. - Мин сиңа, йөрәгемнән өзеп, атасын бирдем, бала теләсәң, унны тап. Булатка бит мин тапкан бала кирәкмәде, аңа синеке кирәк иде, ә бала таба алмыйсың икән, монда минем гаебем юк.
Алар Фәридә артына килеп баскан Булатны күрмәделәр. Сөмбелнең бөтен тәне калтырады, хәле китте. Булатны күреп алды, ул нидер сизенеп, Сөмбелгә карап тора иде. Сөмбел ачу белән:
-Минем балаларым янына якын киләсе булмагыз! Аның балага бернинди хакы юк, ул малаен сиңа алыштырды! – дип кычкырды.
Ә мин балага атасының кем булуын әйтсәм, ул вакытта ни диярсең?
Дөресен әйтермен, әтиең сине җансыз бер таш курчакка алыштырды, диярмен, Аннан карарбыз, яраткан Булат абыйсы кемгә әйләнер? - Сөмбел Булатка бармак белән төртте. - Син карында чакта ук ул баладан баш тартканыңны оныттыңмы? Байрас кайтмаган булса, без икебез дә гүр иясе идек, ә хәзер сезгә бала кирәкме?
Аның тавышын ишетеп, бакчага Байрас белән кайнатасы килеп керде.
-Сөмбел, ни булды?
Байрасың хатынын мондый хәлдә беренче тапкыр күрүе иде: ул усал, ачуы йөзенә чыккан, кара күзләрендә ут уйный.
-Мине кан елатып, таптап уздың, алма кебек балаңнан баш тарттың, теләгеңә ирештең - бәхетең, мәхәббәтең үз кулыңда. Мин синнән берни сорамадым, үз яраларымны үзем бәйләдем. Ничек газаплануымны күреп тә жәлләмәдең, ул дип барысын аяк астына салып таптадың. Ә син, Фәридә, минем белән авыз чайкама, мин аны ертыла-ертыла синең өчен тапмадым. Булат, балага якын киләсе булма, бала яратасың килә икән, урам малайларын ярат, безнекенә тимә! Бик кирәк икән, дөнья тулы ятим бала - ал да тәрбияләп үстер!.. Әйдә, Байрас, балаларны машинага утырт, тизрәк китик моннан, берсен дә күрәсем килми.
Байрас, аптырап, хатынын кочаклап алды:
Башта тынычлан, аннары китәрбез.
Юк, хәзер үк! Азамат, кайда син? Машинага утыра тор, - дип, Сөмбел Айсылуны алырга ашыга-ашыга өйгә кереп китте.
Шәүкәт абый Байрасны:
Бар, улым, хатыныңа ярдәм ит, абыең белән үзем сөйләшермен, - дип, бакчадан чыгарып җибәрде. Булатка борылып:
Хатыныңны ал да кит моннан, ә син, килен, телеңне тыймасаң, Булатка бала табарлык хатын алып бирергә дә күп сорамам. Сөмбел, сез бәхетле булсын дип, барысыннан баш тартты, әгәр шулар белән дә исәпләшмисез икән, үзегезгә үпкәләгез. Сөмбелне рәнҗетәсең икән, бу йортның капкасы ябык сиңа, - диде, Фәридәнең күзенә карап. - Улым, әгәр элеккечә яшисең килсә, хатыныңны тәртипкә китер. Әхәзергә әнә китәсе юлыгыз, капка ачык. Улым, теләп алган язмышың, Ходайдан ни сорасаң, шуны бирде.
Байрас хатыны белән балаларын авылдан читтә урнашкан күл буена алып килеп туктады. Сөмбел, бер ноктага текәлеп, селкенмичә утыра бирде. Байрас:
-Әйдәгез, әниегезгә чәчәкләр җыеп бүләк итик, - дип, балаларын машинадан төшерде. Азаматка:
-Улым, миңа әниең белән сөйләшергә кирәк, син зур егет бит, сеңлеңне карап тор, - дигәч, тегесе үзен олы кеше итеп хис итте, баш селкеде.
Байрас Сөмбел янына кереп утырды, сүзсез генә аны кочаклап алды. Әллә жәлләүче, әллә яклаучы булганга, Сөмбел әкрен генә елап җибәрде. «Ул сирәк елый, еласын, эчен бушатсын», дип, Байрас туктатмады, балаларының уйнауларын күзәтеп, тыныч кына утырды. Хатыны тынычлана төшкәч, аның иягеннән күтәреп, күзләренә карады.
Сөмбел, без бергә, син шуны онытма. Борчу-кайгыларыңны миннән яшереп, үзең генә күтәреп маташма, без бөтен бер алма кебек яшәргә тиешбез. Кил әле үземә, син яралы кошка охшагансың, - дип иркәли-иркәли хатынын үпте. Алар балаларының килгәнен күрми дә калдылар. Азамат әтисе белән әнисенең үбешкәнен күреп:
Карама, карама, - дип, сеңлесенең күзен капларга тырышты.
Байрас, аларны күреп, кычкырып көлеп җибәрде.
-Аһ сине, кил әле, кызым, улым, кил син дә, - дип, икесен ике ягына утыртты.
- Их, рәхәт тә соң, нинди матур бу дөнья, әнисе! Мин бүген абыйларның кайгысын бөтен йөрәгем белән тойдым, Ходай үзе ярдәм итсен. Безне генә шушы бәхеттән аермасын, - диде, кызын алдында сикертеп.
Алар аланда куышлы уйнап, матур чәчәкләр җыеп, бик озак йөрделәр, Сөмбел тынычланды.
-Әйдә, кайтыйк, әткәйләр борчыла торгандыр. Сөмбел, син абый белән Фәридәгә рәнҗемә, Ходай аларны болай да нык рәнҗеткән. Безнекен генә күпсенеп күз тидермәсеннәр, ә калганын бергә җиңәрбез. Сөмбел, син бик көчле кеше. Ачуланган вакытта син үз бәбкәләрен саклап калырга тырышкан ана казга охшаган идең. Сине якынрак белгән саен, үземне кечерәк тоям.
- Алай димә, Байрас, миңа үземнән көчлерәк рухлы кеше кирәк. Бөтен җаным-тәнем белән сөелерлек, бөтен эч серләрем сыярлык, аларны аңларлык, ир генә түгел, иң якын дус та булырлык кеше кирәк. - Сөмбел үрелеп Байрасның күзләренә карады. - Син хаклы, арага җил-давыл кермәсен. Мин синең белән бик бәхетле, син шуны беләсеңме, сизәсеңме икән, Байрас, ишетәсеңме, мин бик бәхетле!
Хатынының һәрбер әйткән сүзе Байрасның йөрәгенә сайрар кош булып кунды, аның бу бәхеттән башы әйләнде, күзләре, иртәнге су өстен хәтерләтеп, мең төрле төстә ялтырады, иреннәре елмайды.
-Сөмбел, мин синнән бу сүзләрне бик озак көттем, аларның минем өчен никадәр әһәмиятле икәнен син үзең дә белмисең, - дип, Байрас күзләрен йомды, Сөмбелне яратып күкрәгенә кысты, балалар кызыксынып аларны күзәтте.
Тормыш юллары катлаулы, бигрәк тә гаилә тормышыныкы, аның борылмалары бик күп, һәр кеше дә ул борылмаларны җиңел генә үтеп чыга алмый: кемнеңдер сабырлыгы җитми, кемнеңдер акылы томалана. Бүген Байрас белән Сөмбел шул тормыш дигән озын юлның бер борылмасын югалтуларсыз атлап узды. Алар гомерендә мондый борылмалар күп булыр әле. Бүген шушы аланда бер-берләренә йөрәк серләрен ачты, алда яңа көн кебек кояштай олы якты мәхәббәт туачагы, тигез юллар булачагы билгеле иде.
Булатларның гына тормышы, болыт каплаган кояштай, сүнгәннән-сүнә барды. Булатның әтиләре каршында тавыш чыгарасы килмәде, үз өйләренә кайтып җиткәнче түзде, өйгә керү белән:
-Сөйлә, - диде Фәридәгә коры гына, - ни кирәк сиңа Сөмбелдән?
-Барысына да син гаепле, бала-бала, дисең, булмый безнең балабыз, булмаячак та, Сөмбел үзе шулай диде. Азаматны безгә бир, дидем. Син бит кеше баласы кирәкми, дисең, каян алыйм мин, булмагач, - дип елап җибәрде. - Мин бит күреп торам, шул баладан аерыла алмыйсың, аныңянында дөньяңны онытасың. Синең дә бит ул балага хакың бар, сөйләш Байрас белән, Сөмбелне күндерсен, - дип, иренең каршына килеп тезләнде, кәнәфидә башын иеп утырган Булат Фәридәгә тишәрдәй итеп карады.
-Мин сиңа бала тап, дидем, Сөмбелнекен тартып ал, димәдем. Мин улымны күпме телим - шулкадәр яратам, аның янында булам, мин шуңа риза идем, ә син бүген мине барысыннан мәхрүм иттең. Нинди кансыз кеше син, ул бит песи баласы түгел, сездә икәү, берсен безгә бир, дияргә ничек телең әйләнде? Минем бернинди хакым юк ул балага, Сөмбел дөрес әйтә, мин аны сиңа алыштырдым!
Булат хатынын бер кырыйга этте дә өйдән чыгып ук китте.
Фәридә:
Мине ташлап кая китәсең, китмә өйдән, качма миннән, - дип үксеп елады, күз яшьләре аша Сөмбелне каргады. Ул кайтканчы, алар бик әйбәт яшиләр иде, беткән идеме аңа башка гаилә, башка ир, ник бу дөнья шулай тыгыз соң? Фәридә үкси-үкси бик озак елады.
Булат шушы көннән соң тәмам югалып калды, үз эченә бикләнде, күзләре моңсуланды. Ул дөньяда яшәүнең ямен тапмады, кычкырып көлгән кешеләргә карап аптырады. Элек эче пошса, энесе белән сөйләшә, әтисе янына кайта иде, әтисе аны һәрвакыт аңлады, ә иң мөһиме - аның дөньядагы бар нәрсәдән кадерлерәк улы бар иде. Хәзер япа-ялгыз, ни энесе, ни әтисе, ни улы янына бара алмый. Сөмбел аны бөтенләй күралмас булды, теге көнне: «Балага якын килмә!» - дип, ничек ачынып кычкырды. Ул барысын да югалтты, ул беркемгә кирәк түгел. Көн-төн йөрәкне шушы уйлар талады, тирә-ягындагыларны күрмәде, үзен ялгыз утрауда калгандай хис итте. Әкренләп эштән эчеп кайта башлады. Арслановлар гаиләсендә эчкән кешеләр булмаганга, беркемнең башында «Булат эчә башлар» дигән уй тумады, әһәмият итүче дә булмады.
Салкын көз килде. Карлы яңгырлар да Булатның йөрәк януын баса алмады. Авылына күптәннән кайтканы юк, элек, ичмасам, улын шунда күрә иде.
Бер тәүлек эшләп кайткач, икенче көнне ялында кая барырга белми йөрде, йөрәк ярсуларын басар өчен, ике йөз грамм аракы эчеп алганнан соң, энесе яши торган йорт алдына килде. Ни өчен килгәнен үзе дә аңламады. Нәрсәгә өметләнеп килде? Укучылар мәктәптән кайта торган вакыт булганга, ишегалды бала-чага тавышы белән тулды. Шулчак кемдер:
-Булат абый! - дип кычкырды.
Булат бер көтү бала арасыннан таныш тавыш иясен эзләде, йөрәге еш-еш типте, үзе «улым, улым» дип пышылдады. Арттан берәү килеп кочаклап алды, үзе челтерәтеп көлеп җибәрде.
-Булат абый, нишләп торасың монда?
Булат:
-Азамат улым, - дип, малаен күтәреп алды. - Менә сине күрергә килдем, сагынып беттем үзеңне. - Яшьләрен күрсәтмәс өчен, күзен яшерде.
Әйдә, безгә керәбез, чәй эчәрбез, минем ашыйсы килә, әйдә, Булат абый, - дип, Азамат аның кулыннан тартты.
Юк, улым, кермим, әниең ачуланыр.
Кем? Әниме? Син кергәнгә әни ник ачулансын? Алай курыксаң, әнигә әйтмәбез. Әйдә инде.
Булатның улы белән аралашасы, янында озаграк торасы килгәнгә, ярый, ни булса шул булыр дип ризалашты. Белсәләр, үтермәсләр әле, үтерсәләр, кемгә кирәк мондый тормыш.
Әниеңә әйтмәсәң генә керәм.
И куркак, әйтмим, әйдә, - дип кычкырып көлде Азамат. — Шахмат уйнарбыз, яңа алымнар өйрәндем, сиңа да өйрәтермен.
Баланың күзләре ут янды, ярата иде ул Булат абыйсын, ул бит аның иң якын дусты.
Булат энесенең яңа фатирында әйберләр күчергәндә бер булган иде, башка килергә туры килмәде. Сөмбел фатирны һәрвакыттагыча зәвык белән бизәгән, бүлмәләрдәге гөлләр өйне гөл бакчасы иткән.
Азамат хуҗаларча аш җылытырга куйды, чәй әзерләде.
- Булат абый, әйдә, хәзер ашап алыйк, аннары уйнарбыз.
Ашап-эчкәч, бергәләп өстәл өстен җыештырдылар да дөньяларын онытып, шахмат уйнарга керештеләр. Булатның уйный белмәгәнен күреп, Азамат эче катып көлде. Улы яныннан китәсе килмәсә дә, Булат сәгатькә карарга онытмады: вакыт бишкә якынлаша иде.
Ярый, Азамат, мин китим инде.
Син тагын кайчан киләсең?
Килимме соң? - дип, идәнгә улы каршына чүгәләде.
Кил. Миңа синең белән бик күңелле, - дип, Булатның муеныннан кочаклады.
Әниең белсә, ачуланыр бит.
Ә без әнигә әйтмәбез.
-Алайса берсекөнгә килермен, - дип, улын кочып сөйде дә саубуллашып, үзалдына елмаеп кайтып китте. Шушы көннән башлап, аларның уртак серләре барлыкка килде. Азамат мәктәптә булган хәлләрне,әти-әнисенә сөйләмәгән серләрен дә Булат абыйсына сөйләде.
Булат улы янына барасы көнне авызына бер грамм аракы капмады, ә кайтышлый ике йөз грамм сала торган гадәте барлыкка килде. Өйдә аракы исе сизелә башлады. Булат йоклаганда саташып, Азамат белән сөйләшә. «Сөмбел, ачуланма инде» дигән сүзләр дә ишеткәч, Фәридә бөтенләй тынычлыгын югалтты. Беркөнне эштән сорап калып, ирен күзәтергә уйлады. Ире инде күптәннән аның янына килми, чит кешеләр кебек, һәркайсы үзалдына яши. Күңелендә «бәлки Сөмбел белән чуаладыр» дигән шик туды. Әйе, күзәтә торгач, чынлап та Булатның шунда йөрүе ачыкланды. Фәридә түзмәде, Байрасның эшенә шалтыратты, үзен танытмас өчен, тавышын үзгәртеп сөйләште.
- Син эштә вакытта хатының янына Булат килеп йөри, биш тулганда чыгып китә. Мин көн дә тәрәзәдән күреп калам.
«Хәзер карап карарбыз, ирең кайтып тотса, ничек җырларсың икән?» - дип, үз кылганына үзе шатланып куйды Фәридә. Байрасның башына китереп суккандай булды, бу сүзләргә ышанырга-ышанмаска белмәде. Кем булды бу? Ничек инде абыйсы андый эшкә бара алсын? Шулай да ул тиз генә җыенып, кайтырга уйлады, чыгып китәр алдыннан Сөмбелгә шалтыратасы итте.
-Сөмбел Харисовна операциядә, тиз генә бушамас, - диделәр.
Байрас кайтып кергәндә, Булат белән Азамат чәй эчеп утыралар иде.
-Менә ничек икән хәлләр, - диде Байрас, абыйсына карап.
Бала бер әтисенә, бер абыйсына карады, Булат абыйсының куркып калуын күреп:
-Без Булат абый белән шахмат кына уйныйбыз, ә ул әнидән курка. Әти, син әнигә әйтмәссеңме? — диде ялварулы тавыш белән.
Байрас:
-Ярый, уйнагыз, әйтмәм. Кая, мин дә чәй эчим, үтешли генә кергән идем, - дип, тизрәк китәргә ашыкты. Чыга-чыгышлый үзен ачуланырга тотынды. Яла яккан кешенең теле корысын, ә мин җүләр, шуңа ышанып күземне тондырып чабам. Сөмбел белсә, битемә төкерер.
Абыйсын да жәлләп куйды, ябыккан, картаеп киткән. Байрасны күргәч, әллә ничек куркып калды. Әйе, җан тартмаса, кан тартадыр, әнә бит Азамат әтисенә ничек тартыла, ничек якларга белми. Сөмбел кайтып күрсә, ни булыр, әйтүе дә кыен. Мескен абыйсы, үз улы белән кача-поса күрешергә килә. Нишләсен, башка чарасы юктыр, күрәсең. Әйдә, килсен, сагынадыр, ул да эштән Айсылуын бик сагынып кайта бит. Абыйга «килмә» дип әйтеп булмый, тизрәк йортның эшен бетереп күчәргә кирәк. Монда кем кергәнен, кем чыкканын йөз күз күзәтеп тора.
Җәй буе алар бергәләшеп өйнең эчен-тышын эшләделәр. Булат килде, Азамат алар янында йөрде. Байрас, абыйсының аракы белән мавыгуын сизеп:
Абый, эчмә, авырлыкларны алай җиңеп булмый. Улыңа нинди үрнәк күрсәтәсең, зур бит инде ул, аракы исе кәнфит исе түгел, аны кем дә яхшы аера. Бер кереп батсаң, чыга алмассың, әтиләргә кара кайгы булырсың. Сөмбел белсә, Азамат янына якын җибәрмәс, - диде.
Белсә, болай да җибәрмәс.
Ник белмәсен, белә, тик эчкәнеңне генә белми.
- Ярар, энем, тырышып карармын. Сезнең белән рәхәт, ә өйгә кайтып керәсе килми, эчкәч, җиңелрәк булып китә, кайтып йоклыйм. Аек башны авыр уйлар баса, дөньяның бер яме, бер тәме калмый. Байрас абыйсы өчен куркып куйды.
Дөньядан туярга ашыкма әле, абый. Без бергә бит, яшермә чиреңне, ни борчый сине, нәрсә җитми? Ник, нәрсәдер югалткан кеше шикелле, һәрвакыт башыңны асылындырып йөрисең?
Югалттым, энем, югалттым. Хәзер шуның газабын кичерәм. Яңасын башлап булмый, искесен ташлап булмый. Калганын сорама, үзең дә беләсең.
Өч ел дигәндә, өй әзер булды. Көзен, яфраклар саргайганчы дип, Байрас гаиләсен күчерергә уйлады. Башта Сөмбелнең үзен генә алып килеп күрсәтергә теләде.
-Әйдә, әнисе, минем эшкә бәя бир әле, - дип, хатынын җитәкләп өйгә алып керде.
Өй эчендәге нарат исе, буялмаган идән-түшәмнәрнең сары такталары, икенче катка күтәрелә торган сырлап, матурлап эшләнгән баскыч, иркен бүлмәләр, гөлләр куярга дип уйланылган киң тәрәзә төпләре һәркемне сокландырырлык иде.
-Әйдә әле, мин сиңа үзебезнең йокы бүлмәсен күрсәтим.
Байрас хатынын икенче катка алып менде. Янәшә урнашкан йокы бүлмәләреннән берсенең ишеген ачты.
-Рәхим итегез, Сөмбел ханым, бу безнең мәхәббәт оябыз. — Хатынын бик матур бүлмәгә алып керде, үзе аны кочаклап: - Ошыймы? Тәрәзә урманга карап тора, ишегалды да күренә. Йә, ничек? - дип, үзенә таба борды, иелеп Сөмбелнең күзләренә карады. - Теләсәң, өченче кат та төзим, аннан айга юл салам, сине шунда алып менеп яратырмын, - дип, күзләрен ялтыратты. - Тик син әйт кенә.
Сөмбел бу пышылдауларның, күз ялтыратуларның ни белән бетәчәген белә иде.
- Сабырсызланма, картлар җыеп, Коръән укытыйк, күзеңне аннары ялтыратырсың.
-Шулай да сине бер генә үпсәм, гөнаһ булмас бит. Әгәр дә сиңа мин салган өй ошаса, миңа бер наз бүләк ит, - дип, хатынын кысып кочаклады.
Сөмбел каршы килмәде, үрелеп, иренең ирененнән үпте, пышылдап:
-Миңа бик ошый, монда бар нәрсә синең кебек матур. Мин бу өйне һәрвакыт монда кайтасың килеп торырлык итеп бизәрмен, аның һәр почмагы елмаеп торыр, - дип, иренең күкрәгенә башын куйды.
Миңа шундый рәхәт. Байрас, иртәгә, беләсеңме, нинди көн?
Юк, белмим.
Без кушылганга биш ел була. Шул биш елда балабыз туды, өй салдык, кеше арасында дәрәҗәгә ирештек.
Әйе, гомер биш көн кебек кенә үткән дә киткән, барысы да бар, күз генә тимәсен, мин тормышымнан бик канәгать.
Алар бер атнадан яңа өйгә күчеп чыктылар, хәзер үз дөньялары белән яшиләр. Бакчаларына Чиләбе питомнигыннан төрле җимеш агачлары кайтардылар, агачларны һәркемгә атап утырттылар.
Азамат:
-Булат абыйга да утыртыйк, - дип, бер алмагач алып килде.
Сөмбел белән Байрас бер-берсенә карашып алдылар.
-Ярый, китер, улым, менә монда синеке янына утыртыйк. Аннары Әлфис абыеңа утыртырбыз.
Шулай итеп, әкренләп, Учалы янындагы Буранчы авылында яңа урамнар үсеп чыкты. Үз өйләре белән яшәргә теләүчеләр Сөмбел белән Байрас кына булмаган икән, авыл күзгә күренеп зурайды.
Яңа елда өй туе уздырдылар, ихата уртасында калган наратларны бизәделәр. Язын Сөмбел бакчасына бөтен тирә-якның күз явын алырлык чәчәкләр утыртты. Барысы әйбәт кенә барса да, Сөмбелнең җанына Булат тынгылык бирмәде. Ул йә эшкә киткәнче, йә эштән соң энеләренә килә торган булды. Азамат белән икәү әллә нәрсә эшлиләр, үзара нидер сөйләшәләр. Сөмбел аны күрмәмешкә салынды. Соңгы вакытта Булат әллә ничек кызганыч күренә иде, ул Сөмбелнең күзенә чалынмаска тырышты. Ул көн дә диярлек килде, соң гына кайтып китте, Азамат аны борылышка кадәр озата торган булды.
Беркөнне Сөмбел тәрәзәдән аларны күзәтеп торды. Булатның кулларын болгый-болгый сөйләвен күреп, аптырап китте. Иренең килеп басуын сизмәгән икән:
Әйе, кызганыч, - дигән сүзләреннән сискәнеп куйды.
Бәй, кайтканыңны ишетмәдем.
Кайттым. Комачауламыйм дип тизрәк кереп киттем, жәллим мин абыйны, ярдәм генә итә алмыйм. Бәлки, син сөйләшеп карарсың?
Нәрсә дип? Булат бүген әллә нинди сәер күренә.
Ул нык эчә башлады, хәер, күптән инде. Сөйләшеп тә карадым... Ул Азаматтан ерак яши алмый, өенә кайтып ямь тапмый, мин аңа ничек ярдәм итәргә белмим. Бөтен өмет синдә генә, Сөмбел, бәлки сине аңлар, тик кума гына, аннары бөтенләй юкка чыгар, әле әзрәк булса да бала тотып тора.
Кара әле, Байрас, аңа дип атап утырткан алмагач та үсеп китә алмый интегеп утыра, әйтерсең лә, Булатның хәлен аңлый. Азамат беркөнне: «Әни, бу алмагач нигә үсми икән, үләм-үләм дип утыра», - ди. Хикмәт, боларның өчесен ни бәйли? Нинди сүзләр табыйм соң мин аңа?
Тап, Сөмбел, тап, син бит табиб, син һәрвакыт кирәкле сүзләрне таба белдең, егылганны кыйнамыйлар, ярдәм ит, - дип, Байрас Сөмбелнең күзләренә ялварып карады. - Әткәй белән әнкәй хакына. Алар моны белсә күтәрә алмаячак, безнең нәселдә эчкечеләр юк бит, үзең беләсең.
Сөмбел, уйланып, ишегалдына чыкты.
-Азамат, кер әле, улым, әтиең чакыра, - дип, улын өйгә кертеп җибәрде.
Булат, Сөмбелнең тавышын ишеткәч, тиз генә бакчага кереп китте, өй ышыгына барып басты. Сөмбел әкрен генә килеп аның беләгеннән тотты.
-Качма, барыбер тычкан кергән тишеккә сыймассың.
Булат баскан урынында таш кебек катып калды. Сөмбел аның каршына килеп басты. Булатның әллә күп эчүдән, әллә кеше төсле йокламаудан күз кабаклары шешенгән, кайчандыр матур булган зәңгәр күзләр хәзер болганчык су төсен хәтерләтә, чәчләренә чал төшкән. Сөмбелнең йөрәге кысылып куйды. «Ни булды сиңа, Булат, ник болай таушалдың?» - диясе килде.
Сөмбелнең кайнар күз карашы Булатны көйдерә иде, ул аңа туры карарга курыкты. «Эләктем, хәзер мине куачак», - дип уйлады.
Әйдә, Булат, ачыктан-ачык сөйләшик әле. Ун елдан артык вакыт үтте, кайчан да булса бер сөйләшергә кирәктер бит безгә, кил, утыр каршыма, - дип, бакчадагы өстәл янына чакырды. Булат кулларын кая куярга, күзләрен кая яшерергә белмәде.
Булат, ник болай угры кебек качып йөрисең? Киләсең, өйгә кермисең, бу бит минеке генә түгел, энеңнең дә өе, синең өчен безнең ишек һәрвакыт ачык. Әллә эчә дә башлагансың инде, йөзең талчыккан, канатлары сынган кош кебек иңбашларың асылынып төшкән. Ни җитми сиңа, нәрсә югалттың? Сөйлә, аңлармын.
Булат Сөмбелгә карады.
-Бәхетне бер югалтсаң, табып булмый икән, ул синең белән бергә китте. Теге вакытта син еладың, хәзер мин елыйм. Синең каргышларың йөзе белән төште. Син безнең өйдә яшәгән чакта булган икән ул бәхетле мизгелләр... Син китеп югалгач, юксына башладым, өйләнгәч, онытырмын дип уйладым. Карт алмагач төбендә, бала белән сине сагынып, мин бик күп еладым. Әти аңлый иде мине: «Ялгышасың, улым, үкенерсең - соң булыр, баланы жәллә», - диде. Эх, яшьлек, үкенечтән үлеп булмый. Сөмбел, менә аяклар үзләре алып килә сезгә. Үзем киләм, «Балага якын килмә!» диярсең дип, үзем куркам. Азамат - минем бу дөньяда бердәнбер юанычым. Жәллә димим, хакым юк, рәнҗеттем сине, хәзер шуның уңышын җыям. Кичер мине, Сөмбел, кичерә алсаң. Энем булса да, Байраска көнләшеп карыйм мин, ул күпкә акыллырак булып чыкты, мин генә сукыр булганмын. Мин хәзер синең белән үткән еллар хатирәсендә яшим, Азаматны бер көн күрмәсәм дә авыр. Тормыштагы кайбер хаталарны төзәтеп була, тик минекен генә түгел, - дип, авыр сулады, бармакларын агара башлаган куе чәче арасына батырды. - Яратканмын икән мин сине, Сөмбел, тик соңлап аңладым. Булдыра алсаң, китергән газапларым өчен кичер мине...
Икесенең дә тамак төбенә төер утырды, күзләренә яшь тулды, бер-берләренә текәлеп карадылар. Сөмбел күкрәк тутырып тын алды.
Булат, тыңла әле, мин сине беркайчан каргамадым. Рәнҗедем, еладым, тик каргамадым. Барысына үземне гаепләдем. Син миңа өйләнгән булсаң, без икебез дә бәхетсез булыр идек. Син үзеңнең тормышка ашмаган хыялыңны сагынып, ә мин көчләп тагылган хатын булып кимсенеп яшәр идем, укымаган бер надан булыр идем. Мин сине каргамадым, Булат, син яратмагач, үземне яратырлык кеше түгел дип уйладым. Менә инде ничә ел Байрас белән яшим, ләкин мин аны сине яраткан кебек яратырга куркам. Ул барысын да сизә, әмма сабыр гына көтә бирә... Синең болай йөрүең җанымны талый, йөрәгемә тынгылык бирми, үземне гаепле кеше шикелле хис итәм.
Килмә, дисеңме?
- Юк, алай димим, кил, өйгә кер, качкын кебек йөрмә һәм эчүеңне ташла. Балабыз хакына, үтенеп сорыйм, эчеп юкка чыкма. Бала алыгыз, көн саен күпме бала ятим кала, бер ятимне бәхетле итсәгез, үзегез дә бәхетле булырсыз. Озакламый Азамат үсеп чыгып китәр, ул вакытта кая барырсың? Алыгыз бала, үзем ярдәм итәрмен, ә Фәридәне бала таба алмаганга гаепләмә, Ходай шулай яраткач, нишләсен? Син бит аны яратасың, ә яраткан кешеләрне бөтен кимчелекләре белән яратырга кирәк. Син аны аңларга, ярдәм итәргә тырыш. Мин бала тапсам да ярата алмадың, ул таба алмый дип ташлама, хата бер була. Эчүеңне ташла, Арслановлар нәселендә эчкән кеше юк, син эчсәң, синнән күреп, улың эчә башлар. Әнә теге кечкенә алмагачны Азамат сиңа атап утырткан иде, күрәсеңме, ул да чирли, бала агачның начар үсүенә бик борчыла. Син терелсәң, ул ныгып китәчәк. Китергән корбаннарың юкка булмасын, син бәхетле булсаң, мин дә бәхетле булырмын. Байраска, курыкмыйча, йөрәгемне ача алырмын. Мине берни күрми димә, мин синең һәр адымыңны күзәтеп торам, онытма, мин синең бердәнбер балаңның анасы, улың үзеңә охшаган, мин аның киләчәген кайгыртам, начарлыкка өйрәтсәң, мәңге кичермәм.
Алар бакчада бик озак утырдылар, Байрас та чыгып, алар арасына катышмады. Бу эчкерсез сөйләшү бәлки Сөмбел белән Булатка күптән кирәк булгандыр, икесе дә җиңеләеп калдылар, уртада торган киртә юкка чыкты.
Беркөнне Сөмбел, нидер уйланып, тәрәзәдән карап торды да:
Кара әле, әтисе, әнә каршыда нинди буш урын. Әйт Булатка, салсын шунда бер йорт, йөрмәсен ике арада тинтерәп, - дип, үз янына ирен чакырды.
Әйе шул, бик әйбәт урын, үзе белән сөйләшергә кирәк.
Булатка әйткәч, ул бик җентекләп әлеге урынны килеп карады, озак кына әйләнеп йөргәннән соң:
-Нәрсә, улым, мин дә шунда өй салыйммы? - дип елмайды.
Азамат сөенде генә.
-Ничек шәп булыр, сиңа төнлә өеңә кайтырга кирәк булмаячак.
Булат, Сөмбел белән Байраска карап:
-Сез каршы килмәсәгез, мин риза, - дип елмайды. Аның тормышка карашы үзгәрдеме, күңелендә өмет уяндымы, ничек кенә булмасын, Булатның күз карашы хәзер ачык һәм тыныч иде.
Алайса килештек, абый, урынны барып сөйләшәбез дә быел ук өйнең нигезен салып калдырабыз.
Ай, шәп була, - диде Азамат, шатланып, Булат абыйсын кочаклап алды, - мин дә сезгә булышам.
Азаматка тиздән унике яшь тула, Арслановларга охшап, эре гәүдәле булмакчы. Сөмбелнең, миңа охшап кечкенә булып калмасын, дип куркулары бушка булды. Айсылу исә кәтүк, үзе тиктормас, чегән баласы кебек кап-кара, ә күзләре зәңгәр, ут чәчеп торалар. Сания апа аны Сөмбелгә охшата. Айсылуны еш кына авылга Сания апа янына кайтаралар, ике як та үпкәләмәсен өчен, алмаш-тилмәш кайтарырга тырышалар.
Сөмбелнең эше үз җае белән барды. Хәзер инде ул кичәге яшь өйрәнчек белгеч түгел, ә дәрәҗәле, эшен яхшы белә торган табиб. Урамда күпләр аны танып исәнләшә, рәхмәт әйтеп китәләр. Аның кул астында күпме бала дөньяга килде, күпме хатын-кызны авыр чирдән коткарды. Ярата иде ул эшен, һәрвакыт кешеләргә мөлаем һәм ягымлы булды.
Сөмбел белән Байрас ничек кенә матур яшәмәсеннәр, гаилә тормышы сынаулары аларны да урап узмады. Дус бар, дошман бар дигәндәй, кемдер аларның тормышын бик тә бозарга тырыша иде.
Сөмбел «Байрас үзенең эшендә яшь кыз белән йөри» дип язылган әллә ничә хат алды. Бу хатларны укыгач, йөрәге кысылып куйды. Бик озак һушына килә алмый торды, көч-хәл белән үзен кулга алып, хатны ертып, мичкә ташлады. Иренә берни сиздермәде. Үз йортларына күчкәч, килмәс дип уйласа да, хатлар дәвамлы килә торды.
Беркөнне Байрас, эштән кайтканда, почтаны үзе алып керде. Гәзитләр арасыннан килеп чыккан хатны әйләндереп карады, Арсланова Сөмбелгә дип язылганын күреп, хатынына сузды. Конвертта, гадәттәгечә, кире адрес күрсәтелмәгән иде. Сөмбелнең йөзе агарып китте, хатны укып та тормастан мичкә ташлады, үзе икенче бүлмәгә үк чыгып китте. Байрас аптырап калды, хатынының хатны күреп каушап калуын, аның нидер яшерергә тырышуын аңлап алды. Тизрәк мичтән хатны тартып чыгарды да ачып укый башлады. Үзенең дә йөзеннән каны качты, анда язылган сүзләр башына сыймады. «Синең ирең үз сәркатибе белән йөри, ул озакламый сиңа үзенең сөяркәсен бәбиләтергә алып киләчәк. Байрас минеке генә дип яшәмә, бу шәһәрдә аның вакытлы хатыннары күп, син генә берни сизмисең...»
Байрас хатны кат-кат укыды, нидер аңларга тырышты. Хатны Сөмбел укымады, димәк, аңа мондый хатларның беренче тапкыр гына килүе түгел. Ул, хатны тотып, Сөмбел янына чыкты, куллары калтырады, ачудан тешен кысты. Үзен-үзе кочаклап, тәрәзә янында басып торган хатынының артына килеп басты.
Кайчаннан килә мондый хатлар?Сөмбел эндәшмәде.
Ник дәшмисен, кайчаннан?
Ике ел, бәлки күбрәктер.
-Ике ел? Ник мин берни белмим?Ул Сөмбелне үзенә борды, күзенә карарга тырышты.
- Сөмбел, минем сиңа беркайчан да хыянәт иткәнем юк, бу ялган, ышан миңа.
Ул, Сөмбелнең ияген күтәреп, күзләренә карады. Сөмбелнең күз карашында тирән әрнү чагыла иде.
-Сөмбел, җәфалама үзеңне, Ходай шаһит, дөньяда бөтен җаным-тәнем белән яраткан кешем - ул син! Ни өчен син бөтен авырлыкны үзең күтәрергә тырышасың? Ник әйтмисең? Ник үз-үзеңне өзгәлисең?Синең алда минем намусым чиста, ышан миңа. Син минем иң кадерле кешем.
Сөмбел Байрасның кулыннан хатны тартып алды, берсүзсез берничә кисәккә ерткалап, иренең учына кире салды.
-Гөнаһың булмаса, акланып маташма, ә хатны кайдан алдың, шунда ташла. Үзең әйткәнчә, барысына да Ходай шаһит, олы мәхәббәт вакланмый ул.
Кайчандыр Галимә апасы аңа бернәрсәне бик яхшы аңлатты. Әнвәр абыйсы бик чибәр кеше, шуңа Сөмбел:
Галимә апа, син көнләшмисеңме? - дип сораган иде.
Чибәр ир белән яшәү бик авыр ул, үскәнем, ник көнләшмәскә, көнләшәм, тик сиздермим. Безнең араны бозарга теләүчеләр бик күп булды, кайсы хатын-кызның таза, чибәр ир куенында йоклыйсы килмәсен? Бик кыю ханымнар бар, үз теләкләренә ирешү өчен нинди генә юллар тапмыйлар, кайбер ирләр шул тозакка эләгүләрен сизми дә калалар. Аннары, ирләр – ирләр инде, кырын караган саен, ирдән аерылып булмый бит. Ул икенче хатынга китсә, син үзең шул хатын хәлендә каласың. Кеше ялгыз яши алмый, ул вакыт узу белән үзенә пар эзли башлый, чөнки табигать кешене шулай яраткан.
Ничек яшәргә соң, апа? Барысын да кичерергәме?
- Кичерә алсаң кичерергә. Кеше гашыйк булган вакытта башын югалта, кеше үз гомерендә мең тапкыр гашыйк булырга мөмкин. Кызганычка каршы, гаиләле кешеләргә дә кагыла гыйшык уты, менә шунда сынала инде мәхәббәт, чөнки әкренләп теге ут сүнә, ә мәхәббәт кала бирә. Мондый гыйшык давылларыннан исән чыкканнар үз мәхәббәтләренә икеләтә көч белән кире кайта. Икесенең берсе, кичергәне, сабыр гына көткәне өчен, гомере буе мең рәхмәтле булып яши. һәркемнең бәхетле буласы килә, кем нинди юллар белән ирешә инде, анысын үзе сайлый. Ә ирең читкә карамасын дисәң, назыңны, татлы телеңне жәлләмә, кая барса да, үземнекенә җитми дип, сагынып кайтырлык булсын. Кешеләр, бигрәк тә ирләр, өйдә күрмәгән назны читтән эзлиләр. Алар өйгә ял итәргә кайталар, ә өйдә тавыш, аны-моны таләп итәләр, үз-үзен карамый торган хатын да булса... Ә сөяркә юкны бар итеп өстәл әзерли, матур эчке киемнәрен кия, чәчләрен ясап, бизәнеп, елмаеп каршы ала, иркәли, назлый, күгәрчен кебек гөрли, күккә күтәреп мактый, ул ир, чынлап та, үзен дөньядагы иң яхшы егет солтаны итеп хис итә. Өйдә үзен хатыны санламый дип уйлый, сырт кабартып чыгып киткән була, ә уртак тормыш тавышсыз гына булмый, бергә яши башлагач, анда да шул ук хәл кабатлана. Тормышның сикәлтәләре бик күп, аларны шома гына үтеп булмый, бигрәк тә хатын-кызга акыллы, сабыр булырга кирәк.
Сөмбел Галимә апасының бу киңәшләрен хәтереннән чыгармаска тырышты, беренче ике хатны алгач та апасыннан киңәш сорап язды. Галимә апасыннан: «Дошманнарга сөенергә ризык бирмә, йөрәгеңне тыңла, тагын да яхшырак яшәргә тырыш», - дигән җавап килде. Әйе, Байрас һәрвакыт игътибарлы һәм яхшы ир, балалар өчен үлеп тора. Буш вакытында, эштән соң өй эшләре белән шөгыльләнә. Төшке аш вакытында, биш минутка булса да, Сөмбел янына килеп, юк-бар сөйләп, кеше күрмәгәндә, бер кочаклап китә. Бу инде гадәткә кереп китте, хәзер сәгать уклары уникегә якынлашса, Сөмбел үзе дә, бүген килерме, дип көтә башлый. Шуңа күрә аның әллә ни шиге юк. Галимә апасы әйткәндәй, дошманнарга чәйнәргә азык бирмим дип, Байрастан берни сорамады, аңлату таләп итмәде. Бүген хат, һич уйламаганда, Байрас кулына эләккән.
Урамнан кергән Айсылу, йөгереп килеп, әтисенең аягына сарылды.
-Әтием кайткан, әтием, - дип сикергәләде.
Байрас кызын күтәреп алды, кара бөдрә баш әтисенең муеныннан кочаклап, «чүп-чүп» битеннән үпте. Нишләптер әтисе бүген көлмәде, бала аптырап әнисенә карады.
Әни, әтине ачуландыңмы әллә? Ник ул көлми?
Юк, кызым, әтиеңнең ашыйсы килә, бар, абыеңны чакыр, кичке ашка утырабыз.
Сөмбелнең башында бер генә уй: ул, кеше сүзенә карап, балаларын ата назыннан мәхрүм итмәячәк. Байрас әтисенә - Шәүкәт абыйга охшаган, бала җанлы кеше. Сөмбел иренә ышана.
Алар, һәрвакыттагыча җыелышып, кичке аш ашадылар. Байрас тирән уйга чумды. Ник Сөмбел хатлар турында алдан әйтмәгән? Берәү булса, елар, аңлату таләп итәр иде, ә ул эндәшмәгән. Ничек аңларга, Сөмбел аңа битарафмы, әллә хаталар кабатлана, дип яшиме? Булат белән ялгышкан кебек ялгыштым, бу юлы да алдадылар, дип яшиме? Болай булса, Сөмбел мине беркайчан да яратмаячак. Кем генә булмасын, хатны язган кешене каһәр суксын, үз явызлыгы үзенә кайтсын! Бу дөньяда ул һичнәрсәдән курыкмый. Аның бөтен курыкканы - Сөмбелне, балаларын югалту. Күпме еллар ул Сөмбелнең мәхәббәтен яуларга хыялланды, хәзер инде өметен бөтенләй өзде. Кулы өстендәге бәләкәй кул аны уйларыннан арындырып җибәрде.
-Әтисе, ашың суына.
Байрас башта хатынының кулына, аннары күзләренә карады. Ике пар күз бер-берсен аңларга тырышты.
Сөмбел, эшен бетереп, йокы бүлмәсенә кергәндә, Байрас, өстен салмаган килеш, һаман уйга чумып утыра иде. Сөмбел аның янына килеп утырды, алар күпмедер вакыт икесе дә сүзсез утырдылар.
Сөмбел, ник әйтмәдең?
Сине борчыйсым килмәде.
Ә үзең борчылмадыңмы?
Борчылдым, еладым, урамга чыгарга оялдым, сине берәрсе белән күрсәм, егылып китәрмен шикелле тоела иде. Бәлки, син чынлап та гашыйк булгансыңдыр, синең кебек көчле кеше яшермәс, дөресенүзең әйтерсең, дип уйладым.
Сөмбел, Байрасның күзләренә күтәрелеп карап: - Син ышанырга куштың, мин ышандым, - диппышылдады. - Әгәр син башканы яратсаң, минем күз яшьләрем генә сине тотып кала алмаячак. Мин үткәнемне яхшы хәтерлим, ул чакта күз яшьләрем елга булып акты, ә аны туктата алмадым, сине дә шулай...
Сөмбел, әй, Сөмбел, син һаман миңа ышанмыйсың. Йә бүген, йә иртәгә барыбер ташлап китәр, дип уйлыйсың, шуңа күрә йөрәгеңне ачарга, яратырга куркасың, һаман артка әйләнеп карыйсың, хатирәләреңне оныта алмыйсың, миңа ышанмыйсың.
Мин сиңа ышанам.
Ышанасың, ләкин син мине яратмыйсың.
Сөмбел эндәшмәде. «Минем сине югалтасым килми» дип уйласа да, кычкырып әйтмәде, эш сүздәмени.
Байрас хатынын бик ярата, аның һәр адымын, һәр эшләгән эшен, кузгалып китүләренә кадәр астан гына күзәтеп соклана иде. Теге көннән соң бер атна үзара сөйләшмәделәр. Байрас, гадәттәгечә, хатынын һәркөнне эшеннән кереп алды, юл буе сүзсез генә кайттылар, болай үзләрен газаплаулары беренче тапкыр иде. Сөмбелнең эшендә көтелмәгән хәл килеп чыкмаса, бу газапланулар кайчанга кадәр дәвам иткән булыр иде, билгесез. Больницага яшь бер кыз баланы алып килделәр. Кулдан бала төшертмәкче булган, шуның нәтиҗәсендә күп кан югалткан бу кызны коткару өчен Сөмбел хәленнән килгәннең барысын да эшләде, кан да салып карадылар, тик соң иде шул, ярдәм итә алмадылар. Яшь кызның гомере шулай өзелү бик тә аяныч иде. Теге вакытта аның гомере өчен Юрий Петрович күпме көрәште, барыбер җиңде, Сөмбелне аякка бастырды. Ул исә кара тиргә батты, ә коткара алмады. Сөмбел эшли башлаганнан соң булган беренче үлем... Бу хәл аны тетрәндерде, үз бүлмәсенә бикләнеп, туйганчы елады. Мондый вакыйга аның башыннан да үтте, әмма аны ниндидер могҗиза коткарып калды бит. Кызның әнисенә ни дияргә, ничек күзенә карарга? Йә Ходаем, үзең ярдәм ит, үлем белән күпме генә очрашырга туры килсә дә, аңа күнегеп булмый, җиңел генә үткәреп булмый. Табиб исән калганнар белән бергә кайгыра, алар алдында үзен гаепле хис итә.
Сызылып таң ата, яңа көн туа, кемнәргәдер шатлык, кемнәргәдер кайгы-хәсрәт алып килә. Бу кыз өчен инде башка беркайчан да таң атмаячак, ул мәңгелек төн иленә китте, урыны оҗмахта булсын. Шулай, кызлар гомере - чәчкә гомере, кичтән өзәләр, иртәнгә сула, ә сулгач, җиңел генә чыгарып ташлыйлар. Кемне гаепләргә? Өзүченеме, өздерүченеме? Әгәр кыз исән калган булса, Сөмбел аңа үзенең үткәннәре хакында сөйләр, гаиләсе, балалары белән таныштырыр, тормышның матур яклары да барлыгын, мәхәббәтнең татлы көннәрен, төннәрен аңлатыр иде. Берни аңларга өлгермичә дөньядан китеп барган кыз бала өчен йөрәге әрнеде. Сөмбел утны кабызмыйча гына тәрәзә янында озак басып торды. Сызылып аткан таң яктысында тәрәзәдән таныш машинаны күреп, күңеле күтәрелеп китте. Йә Ходаем, әле дә син бар бу дөньяда! Сөмбел киенеп урамга чыкты, Байрасны йоклыйдыр дип уйлап, әкрен генә машинага якынлашты. Юк, Байрас йокламаган, Сөмбелнең каршысына чыгып басты, аның талчыккан йөзендә ару, борчылу чагылды. Авыр чакта ире аңа һәрвакыт ярдәмгә килә, менә бүген дә Сөмбел өчен борчылган, көткән, матур зәңгәр күзләрдән аның эчке дөньясын укырга була, анда күпме наз, ярату...
Сөмбел каршысында басып торган иренә яшьле күзләре белән карады:
-Байрас, әле дә ярый син бар бу дөньяда. Мин бит синнән башка бер көн дә яши алмыйм. Дөньядагы иң матур күзләр, иң татлы иреннәр синдә генә, кадерлем. Мин сине үлеп яратам, бик күптән яратам, минсине беркемгә бирмәячәкмен. Гомер белән үлем каш арасы, аның һәр мизгелен матур итеп, кадерләп яшәргә кирәк.
Бу сүзләрне ишетер өчен Байрас һәр төнне шушы тәрәзә каршында кунарга әзер иде. Әллә таң кинәт атты, әллә йөрәге күптән көткән шифасын алды, дөнья яктырып киткәндәй тоелды. Байрас, тын алырга куркып, хатыныннан күзен ала алмады, аның күзләре күктә кабынган ике йолдыз булып ялтырады.
Тагын бер генә кабатлачы, Сөмбел.
Синсез бу дөньяда яшәүнең мәгънәсе юк. Син миңа шушы яңа аткан таң кебек кирәк. Мин сине беркайчан беркемгә алыштырмыйм, син минем иң кадерле кешем.
Байрас хатынын кочагына алды, күкрәгенә кысты. Алар шулай озак басып тордылар. Ике йөрәк бергә кушылып типкән чакта сүзләр урынсыз.
-Сөмбел, Сөмбелем минем, күктәге буй җитмәс йолдызым.
Ул аның иреннәрен эзләп тапты. Еллар белән матурлыгын да, тәмен дә югалтмаган чия кебек иреннәр бу иртәдә тагын аныкы, ул аларны үлгәнче яратып туймаячак.
* * *
Ике ел дигәндә, күмәкләп тырыша торгач, Булатның өе әзер булды. Алар хәзер Байрасларның күршеләрендә яшиләр. Фәридә башта:
Сөмбелгә күрше булып бармыйм, — дип киреләнсә дә, Булат:
Бармасаң, кал, - дип, үзе генә күчеп чыкты.
Фәридә ялгызы нишләсен, яши торгач, Булат кебек ирләрнең урамда аунап ятмаганын яхшы аңлады. Яңа өйгә яңа хуҗабикә табылмагае дип, җыенып, үзе килде.
Фәридәнең күченүен белгәч, Сөмбел Айсылуга абыйсы белән апасын үзләренә кичке ашка чакырып чыгарга кушты. Фәридә керергә теләмәсә дә, Булат җыенгач, каршы төшмәде. Аның ире монда күптәннән үз кеше икән. Сөмбел белән күптәнге дуслар кебек сөйләшәләр. Фәридә ни әйтергә, үзен ничек тотарга белмичә, бер читтә тыныч кына утырды. Азамат һәрвакыттагыча, кысыла-кысыла, Булат абыйсы янына кереп утырды. Фәридә астан гына өстәл артындагыларны күзәтте. Азамат үскән саен Булатка охшый бара, тик чәчләре генә озын.
Әти, иртәгә Ахунга, бабай янына кайтып килим әле, менә Булат абый да кайта, - дип, Азамат иңбашы белән Булатка төртте. Булатка ризалашырга гына калды. Иртәгә шимбә, Азамат кичке уенгакайтырга ашыга.
Нигә кайтасыз? - дип сораган булды Байрас, сәбәбен бик яхшы белсә дә.
Әй, бабай кайтырга кушкан, эш күп, ди.
Азамат, ярдәм сорагандай, Булатка карады.
Әйе, - диде Булат, кызарып.
Син бит иртәгә беркая бармыйм, әйберләр ташыйбыз, дигән идең түгелме? - дип, сүзгә Фәридә кушылды.
- Кайгырма, Фәридә апа, ташырбыз, без кичкә генә кайтабыз, анда бабай көтә. Байрас тыңлап торды да: - Кичке уенга Булат абыеңны гына йөрткәнең җитмәгән, хәзер инде бабаң да сезгә иярә башладымы? И мескен әти, аның кебек картлар йоклаганда, ул кичке уенда йөри, күрәсең, - дип көлеп җибәрде.
Сөмбел дә елмаеп куйды, ул Булатның улын авылга алып кайтып, йокламыйча, төн буе Азаматны көтеп утыруын бик яхшы белә.
- Улым, имтиханга әзерләнер идең. Сөмбелнең улы белән кара-каршы утырып, ныклап сөйләшәсе бар, тик нәрсәдән башларга белми. Ун ел вакыт үтеп китте, улы үсеп җиткән егет булды, йөзе Булатка охшаса да, елгырлыгы белән Байраска тарта, кызлар башын бик иртә әйләндерә башлады. Авылга ашкынуы шуның өчен генә, Ахун - зур авыл, яшьләр күп, кызлар чибәр. Улының китәр көннәре якынлашуын уйласа, Сөмбелнең күзенә яшьләре тула. Ярый, авылдан килгәч сөйләшермен, бүген Фәридә белән сөйләшергә кирәк, дип, күңеленә салып куйды. Барысы да ашап-эчеп, өстәл яныннан таралышкач, Сөмбел Фәридәгә эндәште.
- Фәридә, син уңайсызланып торма, без бит синең туганнар гына түгел, ут күршеләр дә. Без Байрас белән төрле вакытта кайтабыз, шуңа күрә Айсылуга күз-колак булып торырсың инде. Безнеңишекләр сезгә һәрвакыт ачык, миңа ачу, үпкә саклама, тату яшик, кайчан телисең, шунда рәхим ит.
Фәридә Сөмбелнең сүзләреннән сикереп төшмәсә дә, аңа монда бар нәрсә ошады, өйдә ялгыз утыру түгел, әкренләп күнекте.
Сөмбел генә үз-үзенә урын таба алмый йөри, озакламый аның улы, күз карасы, төп йортны ташлап чит җирләргә китәчәк. Июльдә Әнвәр абыйсы белән Галимә апасы Азаматны алып китәргә кайтачаклар. Сөмбел кич белән улының бүлмәсенә керде.
-Әйдә, улым, зурларча бер сөйләшик әле, - дип сүз башлады. - Зур әтиеңнәрдән хат килде, алар сине алып китәргә кайтачаклар. Синең киләчәгең алар кулында, ә аларның киләчәге синең кулыңда. Үткәннәребез белән без аларга бурычлы, шуңа күрә, улым, син олы юлга җыен, син укырга тиеш.
-Әни, мин барысын хәтерлим, тик минем сездән аерыласым килми. Мин бернәрсәне аңламыйм: ни өчен без анда яшәдек, әти ничек җибәрде? Ник син аларга сүз бирдең?
Сөмбел улын кочаклап алды.
-Минем бик укыйсым килде, әтиеңнән качып киттем, шулай килеп чыкты инде, улым.
Сөмбел, улын никадәр яратса да, бөтен дөреслекне аның каршында ачып сала алмый, соңрак бәлки үзе аңлар, хәзер белсә, Булатны кичермәячәге күренеп тора.
- Улым, миңа рәнҗемә, яшь чакта барысын да уйлап бетереп булмый, ул вакытта минем өчен бердәнбер юл шул иде. Биргән сүз ул алган бурыч шикелле - гомер буе өстеңдә асылынып тора. Мин4928870586422500 алган бурычны сиңа түләргә туры килә. Нык бул, ир бул, ләкин үтенечемне кире какма, балам. Миңа да җиңел түгел, күз алдымнан югалсаң, ничек яшәрмен?
Алар кочаклашып, уйга батып бик озак утырдылар, күп нәрсәләр турында сөйләштеләр, елаштылар. Азамат, әнисенә күз яшьләрен күрсәтүдән оялып, гаражга, тимер-томыр арасына чыгып китте. Аңа җиңел түгел, аның моңда сөйгән кызы, дуслары кала. Булат абыйсы берүзе нишләр, тагын эчә башласа, кем коткарыр? Теге вакытта Азамат аны гел саклап йөрде, әнисе күрмәсен дип, йә печәнлектә, йә чоланның караңгы почмагында яшереп йоклатты. Нишләптер, Булат абыйсы аның әнисеннән курка иде. Берсендә Булат абыйсын печәнлеккә алып кергәндә, әтисенә эләктеләр. Әтисенең күз карашыннан аның ни әйтәсен аңларга өйрәнгән Азамат үзен гаепле итеп хис итте. Әтисе күп сөйләшми, әйткән сүзе алтын бәһасенә тора.
Әнигә әйтмә инде, әти, - дип ялварды.
Абыйны эчүеннән әниең генә туктата ала, - диде нишләптер әтисе.
Кем ташлатса да, эчүеннән туктады Булат абыйсы. Шулай да: «Яңадан эчә башласа, - дигән уй һич тынычлыкта калдырмады Азаматны. - Мин киткәч, кем карар аны?»
Нинди уйлар басты башыңны? Эндәшәм, ишетмисең.
Булат абый, ике атнадан мин китәм.
Кая, озаккамы?
Белмим, әни бөтенләйгә, ди.
Ничек бөтенләйгә? Кая китәсең? - диде Булат, көтелмәгән җаваптан аптырап.
Шулай, әни сүз биргән. Мин зур әтиләрдә укырга, яшәргә, аларны үлгәнче карарга тиеш. Белмим, ник әти безне анда җибәргән, ник әби алып калмаган? Менә хәзер гомер буе яшә инде читтә, минем китәсем килми, ә әни барырга кирәк, ди.
Булат ни әйтергә белми катып калды, баланың сүзләре аяз көндә яшен шартлау белән бер иде.
-Мин әниең белән сөйләшимме? Бәлки, җибәрмәс, кире уйлар.
-Юк, әни биргән сүзендә тора торган кеше, әйткән сүз - алган бурыч, ди, үтәргә кирәк. Менә берүзең каласың, Булат абый. Булат авыр сулап:
-Алай әйтмә, улым, болай да авыр, - диде, Азаматны юатырлык сүз таба алмыйча.
Булат барыбер Сөмбел белән сөйләшеп карарга уйлады. Бакчада эшләп йөргән Сөмбел янына керде, сүзен нидән башларга белми:
-Сөмбел, - дип туктап калды, ялварып күзләренә карады.
Сөмбел аның нәрсә әйтергә теләгәнен шунда ук аңлап алды.
-Кирәкми, Булат, миңа да җиңел түгел. Икенче яктан кара: башкалар армиягә китәчәк, ә ул укырга, ни аермасы бар? Бик сагынсаң, янына барырга була, - дигән булды, үзенең исә тавышы калтырады, күзләре яшьләнде.
Булат тамагына утырган төерне йотып:
Аның китәсе килми, - дип, улын якларга тырышты.
Теге вакытта минем дә китәсем килмәде, ул чакта син мине туктатмадың, хәзер соң инде, мин биргән сүземнән кире кайтмаячакмын.
Сөмбел үзе өчен күптән инде барысын да хәл итте. Азамат киткәч, бүлмәсе бушап калачак, аны сагынып акылдан язарга мөмкин. Ул бит балакаен ары үтсә дә, бире килсә дә, башыннан сыйпап калырга гадәтләнде. Улы, җиткән егет булуга карамастан, рәхәтләнеп иркәләнә, үзе дә әнисен кочаклап үбә. Болар барысы сагынып искә алырга гына калачак. Шуңа күрә бу зур өй бушамасын дип, үз теләге белән авырга узды, ләкин беркемгә белгертәсе килмәде. Дөресрәге, улыннан уңайсызланды. Байрас белсә, тагын кайгыра башлар, дип курыкты.
Көткән көн килеп җитте, Әнвәр абыйсы белән Галимә апасы кайтты. Аларның кайтуы олы бер бәйрәм булды. Галимә апасы Сөмбелләрнең мул тормышына сокланып туя алмады, кич икәү генә калгач, сеңлесеннән:
-Йә, үскәнем, ничек соң тормышлар, чибәр ир белән яшәүләре авыр түгелме? - дип көлде.
Үзең күрәсең, Галимә апа, ышанып яшәгәч, әллә ни авырлыгы юк.
Күрәм, мин синең өчен бик шат, дөньяңны бик матур коргансың, оҗмах оясы. Эш ягы ничек?
Җиңел түгел, апа, бөтенесе миңа карап тора. Карт остазым гүр иясе булгач, әллә ни таяныр кешем калмады, сезнең өйрәткәннәрне һәрвакыт истә тотып, сезгә рәхмәт укып эшлим. Шулай да миңа остаз бик кирәк шул, сез киткәнче, күп мәсьәләләрне хәл итәсем килә.
Яхшы, үскәнем, сорауларыңны бергә хәл итәрбез. Барысын да үзем беләм, дисәң, ышанмас идем, чын күңелдән тырышып эшләгән кешенең соравы күп була. Димәк, эшеңне яратып башкарасың,безнең тырышлыклар юкка китмәгән.
Юк, апа, бушка түгел, мин гомерем буе сезгә рәхмәтлемен.
Ә бу өченчесен кайчанрак алып кайтырга җыенасың?
Галимә апа, синнән бернәрсә яшереп булмый...
Юкка гына кырык ел хатын-кызлар табибы булып эшлимме мин?
Мин сине көттем, апа, тик зинһар, беркемгә сиздерә күрмә.
Икенче көнне алар Сөмбел эшләгән больницага килделәр. Кечкенә Учалы шәһәре өчен җыйнак, мәһабәт бина урман янында урнашкан. Боларның берсе дә Галимә апа күзеннән читтә калмады.
-Бигрәк матур җирдә эшлисең, нинди чисталык, тынычлык, урманы гына ни тора. Зур шәһәрләрдә мондый тынлык юк шул.
Сөмбел аны үз бүлмәсенә алып керде, берничә авыру тарихы белән таныштырды, сөйләшәсе, киңәш сорыйсы мәсьәләләре бик күп иде. Галимә апа иң беренче эш итеп Сөмбелне карады.
- Мин сине китәр алдыннан кабат карармын, - дип, төгәл бер сүз әйтмәде. Кабат карагач, Галимә апа:
- Сөмбел, бәлки үзең дә сизәсеңдер, монда ике йөрәк тибә, игезәкләр булачак. Ахырга кадәр күтәрә алырсыңмы икән? Яраларың иске булса да, зурлар, вакытыннан алда ачылу куркынычы бар. Авыроперацияләргә алынма, үзеңне сакларга тырыш. Әгәр каршы килмәсәң, бәбиләтергә үзем киләм, иреңә Яңа елга бүләк булыр, - дип, сеңлесен шатландырды.
Сөмбел бик канәгать елмаеп куйды. «Ире белми шул әле, белсә, хәзер чирли башлаячак. Ул һәрвакыт мине үләр дип курка, әле икәү икәнен белсә, каравыл кычкырыр». Ул, Байрасның йөзен күзалдына китереп, кычкырып көлеп җибәрде.
Сөенер димә, апа, коты алыначак, берүк әйтми тор, сез киткәч, үзем әйтермен. Минем бит җиткән улым бар, аңардан оят.
Әйт әле, Сөмбел, син бәхетлеме?
Бик бәхетле, апа. Байрас кебек ирләр күбрәк булса, күпме хатын-кыз бәхетле булыр иде. Минем аңа бер малай бүләк итәсем килә. Азаматның да бүлмәсе буш тормасын.
- Яхшы эшләгәнсең, андый сау-сәламәт ирләрдән күбрәк тусын иде әле үзләре кебек таза, нык балалар, бу дөнья күпкә ямьлерәк булыр иде.
Сөмбел вакытны күпме генә сузарга тырышмасын, улы китәсе көн килеп тә җитте. Өй эче иртәдән ыгы-зыгы килде, Булат бер керде, бер чыкты, үз-үзенә урын тапмады. Чиләбегә кадәр озатасы булгач, ул да юлга җыенды. Байрас:
Син, әнисе, өйдә кал инде, абый барсын, - дигәч, Сөмбел улы белән өйдә генә хушлашты.
Улым, яхшы кеше бул, йөземә кызыллык китермә, укы, зур кеше бул, яманнан ерак тор, безне онытма, - дип, улының күкрәгенә башын салды. - Хәерле юл, улым, китәр сәгатең җитте.
Сөмбелнең йөрәге сыкрады, ул бит улы белән ниләр генә күрмәде, ләкин аларның беркайчан аерылышканнары булмады. Баш бала гына шулай кадерле микән, әллә кайсы китсә дә шулаймы? Баскычтан төшкәндә, аның йөзе ап-ак иде, Галимә апасы, хәлен аңлап, тизрәк дару каптырды.
- Тынычлан, ярамый болай, карыныңдагыларны уйла, әйдә, кереп ят, - дип кертеп яткырды. Сөмбел елап яткан җиреннән йокыга китте.
Азаматны озатып кайткан Байрасны каршы алучы булмагач, ул, бүлмәләр буйлап, хатынын эзләп китте. Азамат бүлмәсендә йомарланып яткан Сөмбелгә сокланып карап торды. Еллар ямьсезләмәде хатынын, киресенчә, сабырлык, сөйкемлелек өстәде. Ярый, йокласын, уятмыйм, аңа бүген бик авыр. Айсылуны Фәридә алып чыккан, күрәсең, әйдә күренми. Байрас, Сөмбелне уятмаска тырышып, әкрен генә беренче катка, аш бүлмәсенә төшеп утырды, чәй куйды. Ул бүген үзе дә бик арыды, Учалы-Чиләбе арасы якын юл түгел. Азаматның өйдән чыгып китүе авыр тәэсир калдырды, көн дә күз алдында йөргән балаңнан аерылу бик кыен икән. Шулай уйларга батып утырып, хатынының икенче каттан төшүен ишетмәде. Сөмбел аның янына килеп утырды, алар сүзсез генә бер-берсенә карашып тордылар. Байрас кулын сузып:
Кил әле үземә, әллә сине күрмәгәнгә ай булды инде, сагынып беттем, - дип, хатынын алдына алып утыртты, чәчләреннән сыйпап, күзләреннән үпте. – Өстәл артында утырганда, әллә ничек серлеитеп елмаясың, күзләрең белән мине әллә кайларга чакырасың, өй тулы кеше булмаган булса, мин сине шунда ук яраткан йә йокы бүлмәсенә алып менеп киткән булыр идем.
Ә хәзер нәрсә комачаулый?
Чынлап та, без икәү генә бит, - диде дә Байрас хатынын шашып-шашып үпте, яратып туя алмады.
Сөмбел, бервакыт шушы иркен өйдә икәү генә утырып калырбызмы икән? Гомер ничек тиз уза, тагын алты елдан Айсылу чыгып китәр. Без бу зур өйдә нишләрбез?
Сөмбел, серле итеп елмаеп, иренә карады.
Берсе китсә, икенчесе килер.
Кайчан була бит әле ул?
Яңа елга, әтисе. Алла теләсә, Азаматның бүлмәсе буш булмас.
-Ник алай дисең, кем килә?
Сөмбел, елмаеп, Байрасның кулын үзенең эченә куйды.
- Кем икәнен белмим, әмма мин сиңа охшаган малай алып кайтырга телим. Кирәкми, димә. - Сөмбел иренең күзләренә карады. - Сизмисеңмени, күрмисеңмени, әтисе?
Байрас, бу сүзләрне ишеткәч, тораташ кебек катып калды, зур итеп ачылган күзләре белән хатынына текәлде, бераздан көчкә телен әйләндереп:
-Сөмбел, ни сөйлисең? Кирәкми, бер исән җирең юк бит, - дип кенә әйтә алды.
Сөмбел Байрасның куркынган кыяфәтеннән көлеп җибәрде.
-Тагын чирли башладыңмы, куркак куяным? Курыкма, минем әле кисәр урыным бар, бер бәби алып кайтып сөендерим үзеңне. Синең өчен тәнем дә, җаным да жәл түгел, - дип, иренең муеныннан кочаклап алды.
Байрас, хатыны тагын бер бала табар, дип уена китермәгән иде, шуңа бу хәбәрне ничек кабул итәргә белми аптырап калды, әйтер сүз тапмады, күңеле тулды.
-Сөмбел, ни өчен шундый авыр газапка барасың?
- Мин сине бик яратам, ә яраткан кешеңнән бала табу - үзе бәхет, яраткан ярыңны сөендерү - тагын бер бәхет.
-Мин синең өчен куркам. Үзең күрәсең, сөенә дә алмыйм. Шул куркуым аркасында чын җүләргә әйләнәм, син бәбиләп өйгә кайтканчы котым алынып яшим. Сөмбел, кадерлем, син шундый кечкенә, син минем йолдызым...
Байрас, хатынын кадерләп кенә күтәреп, үзләренең йокы бүлмәсенә алып менеп китте. Бик кадерле иде аңа хатыны, Ходайдан ялварып, сорап, көтеп алган мәхәббәте. Әйе, ул бик бәхетле ир! Мене хәзер алар өенә тагын шатлык килергә тора, килсен, бәхете белән килсен, тик сөекле хатыны гына исән булсын.
Байрас, шул көннән башлап, хатынын ничек сакларга белмәде, өрмәгән җиргә утыртмады. Аның зәңгәр, һәрвакыт җитди, тынгысыз күзләрендә Сөмбел өчен борчылуы күренә иде.
Әтисе, елмай әзрәк, курыкма, сүтелмәм, - дип, хатыны аны тынычландырырга тырышты.
Алла сакласын, әнисе, сүтелә күрмә. Болай да ул яраларга ничек түзәсеңдер?
Синең кебек яклаучы, саклаучы булганда, ник түзмәскә, түзәм, әтисе, түзәм.
Барысына түзде Сөмбел, карындагы балалар көн белән түгел, сәгатьләп үстеләр.
Бер ай дигәндә, Азаматтан хат килде.
«Әни, минем өчен борчылма, миңа бу шәһәр бик ошады. Мондагы табигать искитмәле матур, җылы, бик күп төрле җиләк-җимеш агачлары үсә. Ләкин шулай да, әни, син пешергән ипи белән токмачлы ашны сагынам. Сездә көздер инде, ә бу якларда һаман җәй, белмим, кышсыз ничек яшәрмен? Янымда булган чакта берни сизмәгәнмен, әнием, нинди кадерле син миңа. Ашыйбыз, уйныйбыз, йөгерәбез, башта төрле уйлар, тормыш гел шулай барыр кебек тоела... Ә хәзер мин һәрвакыт сезне уйлыйм. Яныңда булсам, үзеңне йөз тапкыр кочаклап үбәр, «әни, син минем дөньядагы иң кадерле кешем» дияр идем. Монда тәмле ашыйм, йомшакта йоклыйм, тик башымнан сыйпарга синең кулларың җитми, әнием».
Сөмбел улының хатын елый-елый укыды, күңеленнән аның белән сөйләште: «Түз инде, балам, мин синең хәлләреңне бик яхшы аңлыйм. Мин аңламый, кем аңласын сине, улым. Чит илнең чәчкәләре матур булса да, туган якның әреме дә тәмле».
Ашыгып, Булат килеп керде.
-Айсылу Азамат абыйсыннан хат бар, дигән иде.
Сөмбел күз яшьләре аша елмаерга тырышты.
Әйе, бар, менә монысы сиңа дип язылган, - дип, Булатка аерым конверт сузды.
Алып чыгып укыйм әле, ә син ник елап утырасың?
Бала туган ягын сагына, миңа бик таныш бу хәлләр, түзәргә кирәк, - диде дә авыр гына урыныннан торып китте.Аңа карап торган Булат, үз күзләренә ышанмыйча, кабат Сөмбелгә текәлде.
Сөмбел, - диде ул, күзен аңардан аера алмыйча.
Сөмбел Булатның ни әйтергә теләгәнен бик яхшы аңлады, уңайсызланып, битләре кызарып чыкты, кулы белән эчен каплады, җилкәсен җыерды.
Ник аптырыйсың, шулайрак хәлләр, бу зур өйдә икәү калсак, нишләрбез...
Булат, ни әйтергә белмичә:
-Әйе шул, - дигән булды.
Тиздән Азаматка унҗиде тула, ә Сөмбел бала табарга җыена, ярамый, дисәләр дә таба бирә. Бу минутларда ул әллә үзен жәлләде, әллә энесеннән көнләште. Шулай бераз таптанып торды да урамга чыгып китте, чыккач та зиһенен җыялмый торды. Башында һаман бер уй кайнады. Сөмбел тагын бала алып кайта, ә аларга Сөмбел тапкан балалар белән юанырга гына кала. Булат ничә еллар инде кайчандыр югалткан мәхәббәтенең кечкенә очкынында җылынып яши. Сөмбел - сабыр, акыллы хатын, килгән һәр кешене якты йөз, сый-хөрмәт белән каршы ала, озатып кала. Алар бөтенесе шул кечкенә Сөмбел җылысына сыенып яшиләр. Булат аны ерактан күзәтеп, аңа сокланып яши, еллар үткән саен Сөмбелнең сөйкемле яклары гына ачыла бара. Булат көн дә энеләренә юкны бар итеп кереп чыга. Сөмбел аны кичерде, чөнки аның мәхәббәте хәзер
Байрас. Ул аңа яратып: «Әйеме, әтисе», - дип, күзләренә генә карап тора. Булат боларның барысын астан гына күзәтә. «Әтисе» дигән сүзне аңа һичкайчан беркем әйтмәячәк. Булат, үз уйларына чумып, утын сараенда бик озак утырды, өйгә керсә, Фәридә барысын аңлар шикелле тоелды. Ул кинәт кесәсендәге хатны исенә төшерде, ашыгып, улының хатын укып чыкты. «Булат абый, барыгызны да шундый сагындым, ничек түзәргә инде? Син минем мотоциклны майлап, караштырып тор... Их, Булат абый, Ахунга тагын бер генә кичке уенга кайтыр идем», - дигән. Ике бит тутырып язган хатны укыганда, Булатның, улын жәлләп, йөрәге әрнеде.
«Әй улым, синнән башка миңа да бу дөнья ямьсез шул. Әниең түзәргә кирәк, ди, түзик, улым, ул түзә, без дә түзик...»
* * *
Сөмбел беренче кар белән ялга чыкты. Курыкканга куш күренә, ди, Байраска хатыны айлап түгел, көнләп юаная барган шикелле тоелды, иске яралары сүтелә күрмәсен дип курыкты. Декабрь башында түзмәде, Галимә апага шалтыратты.
-Апа, кыен булса да килеп җит, Сөмбел тау хәтле булды, зинһар, ярдәм ит, - дигәч, Галимә апалары озак көттермәде, кайтып та җитте.
Сөмбелне ике атна урыныннан торгызмады, үзе карады. Чынлап та куркырлык сәбәпләр бар иде: иске яралар тартылган, юкарган.
Декабрь урталары җиткәч, урындагы табиблар белән киңәшеп, вакытыннан алдарак булса да бәбиләтергә уйладылар. Сөмбел Байраска операция көнен әйтмәүләрен үтенде. Ире болай да больница юлын көненә әллә ничә таптый, операция икәнен белсә, китмәс тә. Иртән Байрас килеп киткәннән соң, Сөмбелне операциягә алып керделәр. Галимә апасы:
-Ирең килгәнче, өлгерәбез, - дип елмайды.
Әйе, өлгерделәр, дөньяга сау-сәламәт ике малай аваз салды. Сөмбелнең теләге кабул булды, иренә Яңа ел бүләге әзер иде.
Эштән соң килгән Байрасны Галимә апасы, ак халатларга урап-чорнап, Сөмбел яткан палатага алып керде. Яңа гына наркоздан айнып күзен ачкан Сөмбел авызына маска, башына ак башлык, өстенә ак халат кигән иренә карап:
Син нинди матур доктор булыр идең, - дип елмайды.
Юк, монда миңа ярый торган халат юк, аннары, үзең дә беләсең -энәдән куркам ич мин. Хәлең ничек? - дип, кулын Сөмбелнең эченә куйды, ничек куйды, шулай тартып алды. - Сөмбел, - диде хәлебетеп, - таптың дамы?
Аларны читтән күзәтеп торган Галимә апа, елмаеп, Байрасны кулыннан җитәкләп, ике кечкенә кровать янына алып килде.
Менә күр хатыныңның Яңа ел бүләген.
Ә кайсысы безнеке?
Икесе дә сезнеке.
Ничек икесе дә?
Байрасның гаҗәпләнүдән түгәрәкләнгән күзләрен күреп, Галимә апа кычкырып көлеп җибәрде.
-Нигә аптырыйсың? Мондый хәлләр еш була.
Байрас бер балаларга, бер Сөмбелгә карады.
Икәү булганнармы? Йә Ходаем, Сөмбел, ничек түздең? - дип, карават янына килеп тезләнде. - Әнисе, ничек түздең, яраларың авыртадыр.
Ник, әтисе, кемнәр, дип сорамыйсың?
-Кемнәр булса да ярый, иң мөһиме - үзең исән калгансың. Икәү диген, ә, башка сыймый!
Ул, торып, яңадан балалары янына килде, аларга озаклап карап торды.
Чынлап та, кемнәр соң болар?
Малайлар, әтисе, икесе дә малайлар.
Берсе кыз булса да, яхшы булган булыр иде. Кызлар әтиләрен күбрәк яраталар бит. Ярар инде, рәхим итегез безнең дөньяга, балалар, - дип елмаеп, Сөмбел янына килде.
Әнисе, күпме рәхмәтләр әйтсәм дә, аз булыр төсле. Ходай сине миңа үзе бүләк итте, мин синең яныңда бик бәхетле. Синнән башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм, син минем иң кадерлекешем. Әнисе, мин кайтып Айсылуны, әтиләрне, абыйларны сөендерим әле. Бүген бит дөньяга Арсланов нәселенең дәвамчылары туды. Нинди шатлыклы көн! Сөмбел, син минем батырым, мәхәббәтем минем, кара карлыгачым минем!
Байрасның шатлыгы эченә сыймады, Сөмбеленең аңа нинди зур бүләк ясаганын бөтен барлыгы белән аңлады, сөенеченнән күзләре ялтырады.
Сөмбел иренә карап сокланды. Байрасның егетләрчә төз басып, матур башкаен горур тотып йөрүе, һәр сүзен өздереп сөйләшүе, зәңгәр күзләре, назлы елмаюы, тезелеп торган ап-ак тешләре, ияк очындагы кечкенә чокыры - барысы, барысы да Сөмбел өчен кадерле, якын иде.
Яшьтән җитәкче урыннарда эшләгәнгәме, кайберәүләргә ул кырыс кебек тоела, чөнки үзенең бер карашы белән теләсә кемне бик тиз урынына утырта. Әйткән сүзендә тора белгәне, кешене рәнҗетмәгәне өчен, директорлары лаеклы ялга киткәндә, үз урынына Байрасны тәкъдим итте. Хезмәттәшләре каршы килмәде, бертавыштан аны җитәкче итеп сайладылар. Байрас:
Әнисе, директор хатыны буласың киләме? - дигәч, Сөмбел:
Юк, Байрас хатыны гына буласым килә, - дип көлде.
Башкаларга кырыс кебек күренсә дә, Байрас нечкә күңелле, гаилә җанлы кеше. Сөмбел өчен ул - диңгез уртасындагы маяк.
Бала табып, бер атна үткәч, Сөмбел янына аның урынына калган бүлек мөдире килде.
Бер яшь хатын баласыннан баш тарта, хәтта имезергә теләми. Нишлибез? Ташлап чыгып качмагае...
Ире бармы?
Юк, ирсез тапкан.
Әнисен чакыртып сөйләшегез.
Әни алырга кушмый, ди.
Ярый, иртәгә үзем кереп сөйләшеп карармын. Нишлисең, дөньяда кәккүкләр бетмәгән шул.
Икенче көнне Сөмбел кыз яткан палатага керде. Шәфкать туташы ымлап кына кыз яткан урынга күрсәтте.
Исәнме, үскәнем, синең белән сөйләшәсем килә.
Бәйләнмәгез миңа, минем беркем белән сөйләшәсем килми.
Әгәр башкалар алдында сөйләшәсең килмәсә, әйдә минем белән.
Кыз теләр-теләмәс торып басты. Озын буйлы, кара бөдрә чәчле, шомырт кара күзле бу кыз бик чибәр иде. Ул Сөмбел артыннан иярде, алар икенче палатага керделәр.
Утыр, әйдә, сөйләшик әле. Сеңлем, ник син балаңны имезергә теләмисең?
Сезнең минем баламда ни эшегез бар?
Үскәнем, мин шушы больницада ун ел эшлим, шул вакыт эчендә әле беркемнең дә бала калдырып чыкканын күргәнем булмады. Син минем олы улым белән бер яшьтә генә бит, кем сине олылар белән болай дорфа сөйләшергә өйрәтте? Үзең коткарыгыз дип килгәнсең, ә хәзер котылгач, яхшылап сөйләшәсең дә килмиме?
Мин баланы алмыйм. Мин әле яшь, кая куйыйм ул баланы? Әни, бала күтәреп кайтма, диде.
Ә әтисе?
Аның үзенең гаиләсе бар, ул барыбер миңа өйләнмәячәк. Аңа кирәкмәгәч, миңа да кирәкми.
Нигә алайса ике айлык чагында ко тылмадың?
Аборттан соң башка бала булмаска мөмкин, диделәр. Соңрак кияүгә чыккач, бәлки бала кирәк булыр, әлегә кирәкми.
Балаңның атасын яратасыңмы?
Яратам кебек инде.
Яраткан кешедән тапкан баланы да яраталар бит. Баланың атасы сиңа ничек карар? Мәхәббәтегез нишләр? Бала кем кулларына эләгер? Син бу хакта уйлыйсыңмы?
Китапта гына ул мәхәббәт. Яратса, хатыныннан аерылыр иде, ул, хатыным, балаларым, ди. Яшәсен шунда үзенең карт шайтаны белән.
Ник соң гаиләле кеше белән чуалдың? Гаиләсе, балалары бар икәнен белмәдеңме?
Белдем, аның акчасы күп, машинасы шәп, туйдырды бу хәерчелек. Бала тапсам, өйләнер, дип уйладым, ә ул миңа, аборт ясат дип, акча бирде дә гаиләсе белән ялга китеп барды. Акчасын туздырдым, баласын калдырдым.
Тыңла әле мине, сеңлем, бәби ул песи баласы түгел, син тапкан баланы кем карарга тиеш, дип уйлыйсың? Кем имезергә тиеш? Ул бит ач, менә син үзең кайчан телисең, шунда ашыйсың, аның ни гаебе бар? Бөтен кеше Яңа елга өйләренә кайтып китәчәк, ә ул ялгызы монда калырмы? Аның теле булмаса да, ул үзенең йөрәге белән синең шушы кыланмышыңны сизә, рәнҗер дип тә уйламыйсыңмы, бала каргышыннан да курыкмыйсыңмы? Киләчәктә олы мәхәббәт килер, юлыңда яхшы кеше очратырсың, ул сине дә, балаңны да яратыр, калдырма балаңны. Син үзең дә әниеңнең күкрәк сөтен имеп үскән кеше, үкенерсең бервакыт, соң булыр. Яраткан кешең моны белсә, үзеңне ташлап китәр. Вакыт узар, олыгаерсың, акыл җыярсың, менә шулчак балаңны эзли башларсың. Минеке түгел микән дип, урамдагы һәр баланың күзенә карарсың, таба алмассың, чәчеңне йолкып еларсың. Кияүгә чыгып, башка балаларың булса да, беренче балаң җаныңа тынгылык бирмәс, төшләреңә кереп йөдәтер. Балакаем, акылыңа кил, үкенерсең.
Апа, җанымны талкыма, баласыз хатыннар бетмәгән, берәрсе алыр да үстерер, бик жәлләсәң, үзеңә ал. Мин ун җиде яшемнән бала карап өйдә утырырга җыенмыйм. Кемгә кирәк - шул алсын.
Эзләрсең, ничек кенә эзләрсең, менә шунда елап минем яныма килерсең, баламны бер генә күримче, диярсең, соң булыр. Әйе, алучылар булыр, алырлар да үз кызларыдай кадерләп үстерерләр. Бәлки, ул киләчәктә зур кеше булыр, әти-әнисе аның белән горурланыр. Яшьлектәге хаталарың йөзе белән газап булып кайтыр, мин ул чакта берни белән ярдәм итә алмам. Яхшылап уйла, син хәзер бала түгел, син хәзер ана, оялма да, курыкма да, буласы булган. Балаңны ташлау тормышыңдагы иң зур хатаң булыр, уйла, әле соң түгел.
Уйладым инде, күп уйласаң, тиз картаясың. Мин бу хакта башка сөйләшергә теләмим, - диде дә кыз ишекне шапылдатып ябып чыгып китте.
-Эх, җүләр яшьлек, бик сөйләшәсең килер, соң булыр...
Галимә апасы бу сөйләшүгә катнашмады, Сөмбел хаклы, соңыннан күпләр үз балаларын эзлиләр, үкенәләр, елыйлар. Ходай андыйларга җәзасын каты бирә, аларда аналык хисен уятып, җан тынычлыкларын ала, менә шул вакытта кәккүк аналар өчен «кыямәт көне» башлана.
Галимә апа, шәфкать туташына әйтегез, ул баланы монда алып килсен, карыйм әле.
Ни уйладың, Сөмбел?
Мин ул баланы Булатларга алам.
Аларга кирәкмәсә?
Үземә булыр, ике янына берәү сыяр әле.
Кечкенә төргәкне алып килделәр. Баланы кулына алу белән Сөмбел күз яшен тыя алмады.
-И сабыем, кил әле үземә.
Ул, баланы таратып, бар җирен карап чыкты, сау-сәламәт бала. Юеш чүпрәкләрен алыштырды, өйдән алып килгән иң матур җылы чүпрәкләргә төрде, күкрәгенә якын китерде, бала, шуны гына көткәндәй, бик тәмләп, тагын кайчан эләгә дип, ашыга-ашыга имәргә тотынды.
-Калсын монда, алып китмәгез, - диде баланы алырга кергән шәфкать туташына.
Баланың әнисе белән дә, әбисе белән дә сөйләшү уңай нәтиҗә бирмәде, кемгә кирәк, шул алсын, диделәр.
Сөмбел Байрасын көч-хәл көтеп алды, ир башыннан сикерергә ярамый, уртак салып сөйләшергә өйрәнгән Сөмбел.
-Әтисе, шушы баланы Булат белән Фәридәгә алыйк. Алар риза булмаса, үзебезгә алырбыз. Бигрәк жәл, әнисе ташлап китте, -дигәч, Байрас баланы кабат-кабат килеп карады, шул сабыйны ничек жәлләмичәташлап киттеләр икән, дип аптырады. Һәр баласы өчен җанын бирергә әзер торган Байрас риза булды.
-Ярый, әнисе, алып кайтыйк, ахырдан күз күрер. Миңа да абыйлар алдында читен, кешене үртәгән кебек, бездә икәү, аларда берәү дә юк. Азамат киткәч, абый бөтенләй төшенкелеккә бирелде, бәлки, аңа да җан керер.
Яңа ел алдыннан Байрас Сөмбелне бер кочак бала белән больницадан алып чыкты. Айсылу, бу хәтле баланы күреп:
-Энекәем, бу кем балалары? Кеше бер бала алып кайта, ә син өчне алып кайткансың, - дип шаккатты.
Менә башланды тамаша: берсе еласа, икенчесе кушылды, анысына өченчесе, Азаматның бүлмәсе дару, чүпрәкләр белән тулды. Бер көн эчендә өч балага апа булган Айсылу:
-Мин берсен генә карыйм, - дип, бер бәбине үз бүлмәсенә алып чыгып киткән иде, елагач кире кертте.
Моңа кадәр әтисе белән әнисенең бер бөртек иркә кызы булып яшәгән Айсылу, бөтен игътибар бәбиләргә күчкәч, үзен кирәксез кебек хис итте. Кызының үпкәләгәнен иң беренче әтисе сизеп алды.
-Кара әле, әнисе, безнең Айсылу ничек зур үсеп китте, сиңа булышчы, энеләренә апа булды.
Сөмбел, эшнең нидә икәнен аңлап:
-Кил әле, кызым, син безнең иң матур, иң зур, иң акыллы кызыбыз бит. Менә энеләрең бераз үссеннәр, алар сине безгә караганда да ныграк яратачак, «апа, апа» дип, яныңнан китмәячәк, кызым, - дип, Айсылуны кочаклады.
Әти-әнисе сүзләреннән Айсылуның кәефе күтәрелеп китте.
Кичен, хәл белергә дип, Булат белән Фәридә керде. Башта җыелышып чәй эчтеләр, Байрас, ничек сүз башларга белми, хатынына карап алды. Сөмбел бераз уйланып торгач, кунакларны, бәбиләр карарга дип, өске бүлмәгә чакырды. Алар кергәндә, кроватьта ике кечкенә малай гына йоклап ята иде.
-Бәй, өченчесе кая?
Кечкенә кызны Айсылу үз бүлмәсенә алып чыккан булган икән.
Кызым, ул курчак түгел, алай уйнама. Әйдә, кызым, бу бәбине Фәридә апаңа бирик, аларга да кирәк бит, - дигәч, Айсылу елмаеп:
Әйдә, бусы күбрәк тә елый, - дип, кечкенә кызны әнисенә бирде.
Сөмбел, баланы күтәреп, Фәридә каршысына килеп баскач, аптырап калдылар, ике малай, дигәннәр иде ич.
-Алыгыз шушы баланы, аның беркеме юк. Бала да, үзегез дә бәхетле булырсыз. Үстерегез, исем бирегез, өегезгә ямь иңәр.
Булат белән Фәридә, көтелмәгән хәлдән аптырап, бер-берсенә карашып алды.
- Алыгыз, абый, ятим бала ул, әнисе ташлап киткән. Сез аямасагыз, үзебез алабыз.
Сөмбел әкрен генә баланы Фәридәнең кулына салды.
-Ал, кызың булсын, курыкма, үзем булышырмын, икәү карарбыз.
Ал биләүгә күз яшьләре тамды, Фәридә кулындагы биләүне күкрәгенә кысты, үзе, ялварып, Булатка карады.
-Алыйк, - диде, күз яшьләренә буылып, - миңа бала кирәк, - дип пышылдады, - минем дә әни буласым килә, алыйк, Булат, - дип ялварды.
Һәрвакыт горур, үлсә дә күз яшен күрсәтми торган Фәридәне мондый хәлдә әле берәүнең дә күргәне юк иде. Хатынын жәлләп, Булатның йөрәге әрнеде, үзенең дә күңеле тулды, тамагына утырган төерне авырлык белән йотып:
-Алыйк, - диде.
Фәридә күз яшьләре аша елмайды.
-Син дә әти булырсың.
Алар сораулы караш белән Сөмбелгә текәлде, икесе бер тавыштан дәште:
-Безгә хәзер нишләргә кирәк? Сөмбел белән Байрас, өсләреннән зур йөк төшкәндәй, җиңел сулап куйды.
-Сезгә бик күп кәгазь җыярга туры киләчәк. Фәридә бала белән өйдә утырыр, әлегә мин имезермен, үсә төшкәч, үзегез ашата башларсыз. Азаматның бүлмәсе буш, шунда яшәп тора аласыз, барыбер имезергә безгә керәчәксең бит. Бәхетле ата-ана булыгыз, акыллы кыз итеп үстерегез, сезнең өегез бала тавышыннан гөрләп торсын, - дип елмайды Сөмбел.
Менә шулай, уйламаганда-көтмәгәндә, Булатлар өенә дә җан керде, алар бер атна буе кирәкле кәгазьләр артыннан чапты. Кичен, барлык ару-талуларын онытып, бала тирәсендә бөтерелделәр. Фәридә көнгә берничә тапкыр кызын Сөмбелләргә имезергә алып керде. Бала ими әнисен сагынып керә, кечкенә куллары белән чәбәкли-чәбәкли имә. Баланың шулкадәр яратып, тәмләп күкрәк сөтен имүен күреп, Фәридәнең күкрәкләре сызлап куя иде. Их, шул бала имезү тойгыларын бер татысаң иде! Бервакыт, өйдә кеше күрмәгәндә, кызына күкрәген каптырып карарга булды. Ләкин сабый суырып кына карады да, сөт булмагач, кычкырып елап җибәрде. Фәридә, баланы алдавына оялып, Сөмбелләргә йөгерде...
Кичләрен барысы бергә Байрасларда җыелалар. Өч баланы уртага утыртып, аларны карап утыралар. Ике тамчы су кебек охшаш Азат белән Саматны әниләре генә аера. Кечкенә Гүзәл малайларга караганда терерәк булып чыкты, әле берсен, әле икенчесен төртеп ега, Сөмбел янына килеп, ими сорый. Малайлар кайда нәрсә яшерелгәнен яхшы белә, алар да кыздан калышмый.
Балаларга яшь тулды, тормыш шулай әкрен генә үз эзеннән баруын дәвам итте.
Ял көне иртән, йөгерүдән тыны бетеп, Булат килеп керде.
-Сөмбел, әйдә әле тизрәк, Фәридәгә әллә нәрсә булды, кичәдән бирле күңеле болгана, тора да, ашый да алмый, - дип, Сөмбелне ашыктыра-ашыктыра үзләренә алып керде.
Сөмбел Фәридәне җентекләп карады, куркыныч бернәрсә тапмады, күңеленә килгән шиген сиздермәде, күңел болгануны баса торган дару бирде.
-Әйдә инде, Фәридә тагын чирләде бит, - дип, бер-ике көннән Булат кабат кереп җитте.
Сөмбел, Фәридәне карагач, елмаеп куйды.
Сөмбел, ник көләсең? Үләм бит, - дип ыңгырашты Фәридә.
Үлмисең, әле яши генә башлыйсың. Ятимне бәхетле итсәгез, үзегез дә бәхетле булырсыз, дип әйттем бит мин сезгә. Курыкма, теге вакытта шикләнгән идем, хәзер шигем калмады. Син бәбигә узгансың, Алла теләсә, җәйгә тагын әти-әни булырсыз,
Булат лып итеп урындыкка утырды.
Сөмбел, ни сөйлисең? Ялгышмыйсыңмы?
Булат, бу сезгә, ятимне сыендырганыгыз өчен, Ходайның рәхмәте. Соңлап булса да, ана булу, бала имезү теләге организмга көч биргән. Котлыйм сезне, мин сезнең өчен бик шат. Җәйгә эшкә чыгам, үзем бәбиләтермен.
Исән кешегә гомер бик тиз уза, җәйдә Булатның улы туды. Сөмбел Булатның кулына баланы салганда:
-Мин хәзер синең өчен тыныч, үткәннәрне оныт, киләчәк белән яшә, Булат, - диде.
ЭПИЛОГ
Шәүкәт абыйның капка төбенә бербер артлы машиналар кайтып тезелде, ишегалды бала-чага белән тулды. Хатын-кызлар кайчандыр Сөмбел үстергән бакчага матур итеп табын әзерләде, Байрас белән Булат яңа урындыклар урнаштырды.
Бүген Шәүкәт абыйга җитмеш яшь, балалары аның туган көненә җыелды, ләкин нишләптер төпчек улы Әлфис кенә күренми, аптырагач, капка төбенә чыгып утырды, аңа оныклары иярде.
-Балалар, йөгермәгез, егылырсыз.
Тиктормас малайлар, аның сүзен колакларына да элмичә, арлы-бирле йөгерештеләр, Гүзәл дә алардан калышырга теләмәде. Бу малайларны ничек аералар икән, икесе дә бер тамчы су кебек әтиләренә охшаганнар, ә бу бөдрә чәчле курчак гел Фәридә инде, үзеннән туган диярсең.
-Әй, башкисәрләр, менә кесәмә бер тәмле әйбер яшердем, тапсагыз, үзегезгә була.
Балаларны янында тотуның бер хәйләсе иде бу. Балалар бабайның кесәләренә тыгылды.
-Эзләгез, яхшылап эзләгез, үзе кечкенә, үзе шундый тәмле.
Балалар белән кайнашса да, үзе юлдан күзен алмады. Төпчеге утызга җитте, әле һаман өйләнергә уйламый, кемне эзлидер?
Әлфис, югары уку йортын тәмамлагач, сәүдә белән шөгыльләнә башлады, хәзер үзенең кечкенә генә бер фирмасы, Уфада фатиры, яхшы машинасы бар. Бар әйбере җитешле, ә менә өйләнми йөри бирә. Шәүкәт абый, улы кайткан саен, артыннан берәрсе ияреп кермәс микән дип, өметләнеп ишеккә карый.
-Бабай, юк бит, син алдыйсың, - дип, Гүзәл бабасын тарткалый башлады.
-Бар, бар, әйбәтләп эзләгез, кесәне генә тишмәгез.
Урам буйлап тузан туздырып килүче бер машина күренде, чирәм чүпләп йөргән казлар тирә-якка чәчелде.
-Кайсы юньсезе шулай чаба, бөтен кешене тузанга батырып, бала-чага йөреп тора, - дип, Шәүкәт абый уйлап та өлгермәде, теге хәтәр машина алар капка төбенә килеп туктады.
Капкадан балалары янына чыгып килүче Сөмбел:
-Әбәү, кем бу тузан туздырып йөри, - дип, кайнатасы янына килеп утырды.
Зур матур машинадан ак костюм-чалбар кигән бик чибәр, озын буйлы егет төште.
Көтәсезме? Исәнмесез!
Бәй, Солтаным бит. Әткәй, Әлфис тагын машинасын алыштырган, ә без танымый торабыз.
Нәрсә күзеңне тондырып чабасың? Бөтен кешене тузанга батырдың бит, - дигән булды Шәүкәт абый, малаен шелтәләп.
-Ашыктым, әткәй, әнә, кунаклар ашыктыра бит. Сөмбел апа, кара әле, кемне алып кайттым.
-Исәнме, әни, - дигән тавышка Сөмбел сискәнеп китте һәм:
Улым, Азамат, - дип, урыныннан тормакчы булды.
Әнием, - дип, егет әнисе каршына килеп тезләнде. - Әнием, бәгырем.
Улым, кайттыңмы, балам, күз нурым, - дип, әнисе аның башын күкрәгенә кысты, күзеннән яшьләре тамды.
Азамат әнисенең күзләреннән үпте, үзенең дә күзләре яшьләнде. Сөмбел улының битен куллары белән тотты:
-Балам, - дип, күзләренә карады. - Нинди чибәр егет булгансың, кая, туйганчы бер карыйм әле үзеңә.
Улын күрмәгәнгә дүрт ел булган. Азаматка чын ирләр төсе кергән, битләре кояшта каралган, куе кара чәче матур итеп кистерелгән, зәңгәр күзләре янып тора. Ул Булатның яшьлеген кабатлаган, әтисенең чибәрлегенә әнисенең сөйкемлелеге кушылган.
Сөмбелнең күз яшьләрен күреп, игезәкләр, тиз генә бабалары алдыннан төшеп, икесе ике яктан әниләренең беләгенә ябыштылар. Гүзәл, апасын елаткан абыйга усал итеп карап:
-Тимә! - дип, аның җиңеннән тартты. Сөмбел уңайсызланып кына олы улына карады.
Улым, үпкәли күрмә, алар бәләкәй бит әле. Менә бусы Азат, монысы Самат энең, ә бу матур кыз - Гүзәл. Балалар, тыныш булыгыз, бу - олы абыегыз Азамат. Мин аны бик яратам, сез дә яратыгыз.
Ну, баегансыз, әни, - дип башын селкеде Азамат, бабасы янына килеп.
-Исәнме, бабай, мине онытмадыңмы, оныкларың күбәйгән бит?
Алай димә, улым, син иң кадерлесе, балам, син бит беренче, баш онык, синең урыныңны берәү дә ала алмый. Уз түргә, улым.
Әти, монда тагын бер кунак бар әле, - дип, машинаның арт ишеген ачты Әлфис. Машинадан уртача буйлы, кап-кара, бик сөйкемле кыз чыкты, ул кайсыдыр ягы белән Сөмбелнең яшьлеген хәтерләтте.
-Әти, таныш бул, булачак киленең Алия.
-Хуш киләсең, кызым, түргә уз. Менә кемгә охшаган кызны эзләгән улы! Күпме охшаган икәнен еллар күрсәтер, Сөмбел Сөмбел инде ул...
-Әйдәгез, әйдә, йортка керегез, башка килер кеше калмады, - дип, Шәүкәт абый капканы ачты...

Приложенные файлы

  • docx 15580405
    Размер файла: 454 kB Загрузок: 286

Добавить комментарий